Федератив дәүләт төзү авыр. Әмма унитар дәүләткә юл ачу тарихи хата булыр иде, ул Россия үсешен тоткарлаячак кына. Россия өчен үсешнең гади юлларын эзләргә ярамый.
Татарстан мөстәкыйльлелеге темасын дәвам итеп, мин Сезгә тагын шуны әйтә алам: безнең республика территориясендәге барлык милекнең хуҗасы – Татарстан халкы. Без кемгәдер, килеп, безнең милекне очсызга гына яки ваучерга сатып алуына юл куймадык. Без, Россия ваучерларыннан тыш, Татарстанның да ике ваучерын өләштек әле. Әмма шул ук вакытта һәркемгә хосусыйлаштыру кертемнәре ачып, аларга мораторий игълан иттек. Без моны кешеләргә: "Бу – сезнең милкегез, әмма илдә 1000 процентлы инфляция хөкем сөргән бер мәлдә бу кәгазьләрдән файдаланырга ярамый, юкса сез үз милкегезне тиенгә алыштырган булып чыгачаксыз", – дип аңлаттык. Мораторийны без өч елдан соң, инфляция бераз "кысага" кергәч, бетердек. Мондый адым үзен тулысынча аклады. Шулай итеп, ил язмышын хәл итә торган фабрикаларны, заводларны, ягъни икътисадның чиктән тыш мөһим тармакларын беркемгә дә юк-бар бәягә бирмәдек. Бу да – мөстәкыйльлекнең дәвамы. Без игълан иткән хокуклардан башка моны эшләү мөмкин булмас иде.
Бөтенләй башка өлкәдән яхшы мәгълүм бер мисал китереп үтәсем килә. Үзгәртеп корулар башланганчы, Казанда бары тик бер татар мәктәбе бар иде, анысы да тулы түгел иде. Ике дәүләт теле турында республика законын кабул итмәсәк барысы да шулай калган да булыр иде. Хәзер мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ике тел: татар һәм рус теле өйрәтелә. Әле күптән түгел генә Россия Конституциясе суды да үзенең карары белән моның законга каршы килмәгәнлеген таныды. Дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне тормышка ашыру бик күпне бирә, һәм без аннан баш тартырга ниятләмибез. Без бит бу нигездә җимерү юлыннан түгел, ә иҗади үсеш юлыннан алга барабыз.
Без Россиядә барыбыз да бер үк кыяфәтле дә, бер үк фикерле дә түгел, без – төрле. Моны исәпкә алмый ярамый. Әгәр бу хакта үзебез, ягъни һәр халык үзе әйтмәсә, безне беркемнең дә ишетәсе килмәячәк. Без проблемаларыбыз турында, милләтебезне саклап калу өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында үзебез сөйләргә тиешбез. Һәм моңа бурычлыбыз да әле.
Заманында илебезнең дәүләт эшлеклеләре турында мондый мәзәк йөри иде. Хрущев утырган поезд барганда туктап калган, ди. Шуннан соң Хөкүмәт башлыгы, барыгыз да чыгыгыз, кичекмәстән төзәтеп, алга таба барырга кирәк, дип боерык бирә. Брежнев барган поезд туктап калгач, ул, игътибар итмәгез, әйдәгез, үзебезне барган сыман хис итик, дип әйтә ди.
Без Брежнев поезды хәлендә калып, Россиядә милли проблема юк кыяфәте чыгарырга тиеш түгел. Без милли сәясәт белән шөгыльләнергә тиеш. Безне Америка Кушма Штатлары яки башка илләр белән чагыштырырга кирәкми. Аларда кайчандыр башка җирләрдән килеп төпләнеп, яңа ватанга ия булганнар яши. Ә без торган җир – безнең туган җиребез ул, аның үз традицияләре, теле, мәдәнияте бар. Шундый вакыт килер, Россиянең күпмилләтле булуы Россия Федерациясен башка илләрдән уңай яктан аерып торган сыйфатына әйләнер. Әмма дәүләттә кемдер моның белән шөгыльләнергә тиештер бит? Ә без министрлык исемендәге "милли" сүзеннән куркабыз.
Мин Владимир Анатольевич моны аңлыйдыр һәм тырышадыр дип уйлыйм. Аны мин Петербург губернаторы булып эшләгән чорыннан ук беләм, аның иҗтимагый оешмаларга мөнәсәбәте хәерхаһлы. Бу сүздә генә түгел, эштә дә шулай. Ул "якут тамгалы" кеше. Аның үзенчәлекле тирәлекле Ленинград, Петербургта эшләве һәм яшәве дә бик әһәмиятле. Мин бу шәһәргә һәм анда яшәүчеләргә карата зур хөрмәт хисләре кичерәм.
– Владимир Анатольевич Яковлевның нинди "якут тамгасы" бар соң?
– Ул Якутиядә туган. Хәзер ул, Кавказда эшләп алганнан соң – бу да бик мөһим, Мәскәүгә кайтты. Аның характеры һәм үҗәтлеге белән яхшылыкка өметләнергә мөмкин. Ә без, төбәк җитәкчеләре, аңа булышырбыз. Тик бу гомумән дәүләт сәясәтенә бәйле, чөнки министрлык бик мөһим роль уйнаса да, дәүләтнең сәяси ихтыярын үти.
– Сүз уңаенда дәүләтнең сәяси ихтыяры турында. Бөтендөнья татар конгрессы татар язуын латинга күчерү турында карар чыгарган иде. Россия Дәүләт Думасы, соңыннан Конституция суды моны тыйдылар.
– Россия Федерациясе Конституция суды бик авыр хәлдә калды һәм ул, минемчә, үзе дә канәгать булмаган карар кабул итте.
– Гомумән, бәхәснең асылы нидә?
– Әлеге хәлдән чыгу юлын суд озак эзләде. Халыкара декларацияләргә, Россия Федерациясе Конституциясенә туры килүче хокукларыбызны, халыкның хокукын танудан тыш моннан башка лаеклы чыгу юлы юк иде. Әмма, кызганычка, Конституция судына кайчагында, мин әйтер идем, бигүк сәяси яктан чиста булмаган карарлар кабул итәргә туры килә. Кабул иткән хокукый карар бәхәсле булып калды. Әгәр Конституция суды хокукыбызны якласа һәм хокукларыбызны кысучы телләр турындагы РФ Законына төзәтмәләрне кире какса да, татарларның шундук латинга күчүләре шикле, дип мин бер тапкыр гына кабатламадым. Мин әлеге мәсьәлә безнең өчен һаман саен бәхәсле булып кала бирә дип саныйм. Латинга күчү турындагы карарны Беренче татар конгрессы кабул итте һәм аны кабул итү бик хис-тойгылы булды. Ул чагында без беренче мәртәбә дөньяга сибелгән татарларны Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына җыйдык. Алар бөтенесе бергәләп "Туган тел" җырын башкардылар, күпләренең күзендә яшь иде. Менә нәрсә ул кеше өчен туган тел. Бу тетрәндергеч хәл иде. Туган тел мохитендә яшәгәнгә, без – Татарстанда яшәүчеләр моны сизмибез. Мин, мәсәлән, ун сыйныфны да татарча укыдым. Минем өчен татар теле табигый, хәтта әйтер идем, көндәлек тел. Ә конгресс вакытында мин телнең язмыш тарафыннан Татарстаннан читтә яшәргә мәҗбүр булганнар өчен ни дәрәҗәдә кадерле булуын аңладым. Шунда ук без чит илләрдә яшәүче татарларның туган телләрен бездән яхшырак белүләрен дә күрдек. Ватаннарыннан еракта яшәсәләр дә, алар телләрен саклап калганнар һәм бу нәрсә тагын да ныграк тетрәндерде. Менә шушындый шартларда татарлар конгрессы латинга күчүне бертавыштан яклады һәм без әлеге бердәм карарга буйсынмый кала алмадык.
Аны ничек тормышка ашыру – икенче мәсьәлә. Бу турыда республикада закон кабул ителде, ә бәхәс кабынып кына китте. Ул хәзер дә дәвам итә. Әлеге мәсьәлә буенча минем дә фикерем бер төсле генә түгел. Латин әлифбасы, чынлап та, татар теленә ныграк туры килә, ул аның үзенчәлекләрен һәм аһәңен яхшырак бирә. Әмма латин әлифбасына Татарстанда гына күчелсә, ә башка РФ субъектларында бу кабул ителмәсә, ул чагында без төрткелгә килеп эләгәбез. Без үз кулларыбыз белән барлык татарларның өчтән ике өлешен – республикабыздан читтән яшәүче ватандашларыбызны читкә тибәрәбез дигән сүз. Мондый проблема бар һәм шуңа күрә без ашыкмыйбыз. Латин әлифбасын файдалану тәҗрибәсен дәвам итәчәкбез – бу безнең хокукыбыз.
Кириллицадан ваз кичәләр дип, безне сепаратчылыкта гаепләргә кирәкми. Балаларыбыз ике дәүләт телендә белем ала – рус теле кириллицада өйрәнелә һәм алар кириллицаны теләсә нинди очракта да беләчәкләр. Әгәр татар теле кайчан да булса латин язуына күчсә, димәк, латинны да беләчәкләр дигән сүз. Яңа язуга күчү – татарларның эчке проблемасы, чөнки шул ук вакытта без Россиядән читтә яшәүче барлык татарларның да ихтыяҗларын канәгатьләндерәбез. Әгәр без немец яки инглиз телен латин әлифбасы буенча өйрәнәбез икән, бу да сепаратчылыкка керәме?! Димәк, кем хәзерге вакытта латин язуын куллана – алар да сепаратистлармы?
– Бәлки эш монда латин әлифбасында гына түгелдер?
– Латин әлифбасында гына түгел шул. Шулай булмаганда, бездә немец яки инглиз телләре кириллицада өйрәнелер иде. Әйтергә кирәк, бу менә дигән контртәкъдим булыр иде – тагын да ныграк илне ныгытыр иде. Ни өчен соң без куркабыз, ни өчен соң бер-беребездән шикләнәбез? Бу берникадәр дәрәҗәдә кешеләрне рәнҗетә дә. Кешеләрнең уй-фикерләрен тыеп булмый бит.
– Мәктәпләрдәге тәҗрибәнең асылы нидә?
– Без балаларның латинны ни дәрәҗәдә тиз үзләштерүен өйрәнәбез. Нәтиҗәләр менә дигән. Аларга туган телләрен латин язуында өйрәнүе җайлырак. Мәскәүдән теләк белдерүчеләр безгә килеп, балаларның кириллицаны оныту-онытмауларын тикшереп китә алалар. Мин барлык шикләнүчеләрне ачык дәрескә чакырам.
– Татарлар таралып яшәүче халык. Татарлар Татарстаннан читтә Татарстандагыга караганда күбрәк яши. Мәскәүдә Казандагыга караганда татарлар күбрәк яши, диләр. Моннан проблемалар туамы? Алар ничек хәл ителә?
– Үз республикаларыннан читтә татарлар гына да яшәми. Шуңа күрә без, дәүләт милли сәясәте кирәк, дибез. Мәскәүдә күптән түгел генә атаклы Асадуллаев йортын татар милли үзәгенә бирү турында карар кабул ителде. Без анда башкаланың барлык татар җәмәгатьчелеген җыйдык, Юрий Михайлович Лужков килде, бик кызыклы әңгәмә булды. Мин һәрвакыт болай дип ассызыклыйм: әгәр барлык төбәкләрдә дә милләтләргә карата Мәскәүдәге сыман сәясәт үткәрелсә, без әлеге этапта Россиядә дәүләт милли сәясәте бар, дип әйтә алыр идек. Тик әлегә бу аерым төбәк җитәкчеләреннән, бу очракта башкала мэрына бәйле. Мәскәүгә карата мөнәсәбәтебез ничек кенә булмасын – ә анда бик күп килгән, вакытлыча яшәүчеләрдән торган катлаулы мегаполис булса да – анда теге яки бу дәрәҗәдә тынычрак булуын танырга тиешбез. Лужковның әлеге юнәлештәге эшчәнлеге, аның милли проблемаларны аңлавы кешеләрдә рәхмәт хисләре генә уята. Әмма без башка зур шәһәрләрдәге тискәре мисалларны да беләбез. Шуларның кайберләрендә, мәсәлән, мөселманнар берничә ел дәвамында мәчет төзү өчен урын ала алмыйлар. Без Татарстанда беренчеләрдән булып дин тотучыларга синагоганы кайтардык. Бу факт татарстанлылар тарафыннан гына түгел, ә бәлки Россия һәм дөнья дәрәҗәсендә яһүд халкы вәкилләре тарафыннан да танылды. Без шулай ук кирханы да кайтардык, православие храмнары һәм мәчетләр турында әйтеп тә торасы юк инде. Әгәр син үз традицияләреңне телеңне, үз милләтеңне хөрмәт итәсең икән, башкаларны да хөрмәт ит, шул чагында гына тынычлык һәм теләктәшлек хөкем сөрер. Бу – нигезләрнең нигезе.
– Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин 2000 елда ук Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү дәүләт комиссиясе рәисе булырга ризалык белдерде. Аның бу адымы республика халкы тарафыннан рәхмәт хисләре белән кабул ителде. Бу – күпмилләтле ил Президентының игътибарга лаек адымы. Бу – хакимиятнең башка федераль органнары өчен үрнәк булып торырга тиеш, алар башка барлык халыкларга карата эшчәнлекләрендә, кайда гына булмасын, шуннан чыгып эш итәргә тиешләр. Хөрмәт казану өчен барысын да эшлә. Шунда без көчле булачакбыз. Безгә бердәм рух кирәк, шул чагында без кемнең нинди милләттән яки конфессиягә каравы турында уйлап тормыйча, берләшәчәкбез. Бу мөмкин нәрсә, мин моңа кайчандагыга караганда да ныграк ышанам.