Агымдагы елда республика хакимияте тармакларының мөһим вәкилләреннән берсе булган Татарстан Республикасы Конституция судын сайлауга 5 ел тула. Безнең гражданнарыбыз Татарстан Республикасы Конституциясе гарантияләгән хокукларын яклауны сорап Конституция судына турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын белеп торырга тиешләр.Киләчәктә әлеге органның роле тагы да үсәчәк.
Кеше хокуклары буенча Вәкил институты Татарстан Республикасында кеше хокукларын һәм ирекләрен яклауны гарантияләүне көчәйтүгә ярдәм итәргә тиешле башка структуралар арасында үзенең лаеклы урынын алды. Казанга кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары Альваро Хиль-Роблесның һәм шулай ук Европа Советы ассамблеясы парламенты делегациясенең килүе мөһим вакыйга булды. Кунаклар милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең Татарстанда үрнәк дәрәҗәдә торуын күрсәттеләр. Алар шулай ук хәзерге заманның их катгый таләпләренә җавап бирә торган документ буларак кеше хокуклары буенча вәкил турында Татарстан Республикасы законын аерым билгеләп үттеләр. Шул ук вакытта кеше хокуклары буенча Вәкилгә хөкүмәтнеке булмаган хокук саклау оешмалары белән эшне активлаштырырга кирәк.
Татар әлифбасын латинга күчерүгә бәйле рәвештә федераль Конституция һәм республика Югары судлары тарафыннан чыгарылган билгеләмәне Татарстан җәмәгатьчелеге сәяси акт буларак кабул итте. Сүз уңаенда, Төп Законның һәр хәрефен сакларга бурычлы РФ Конституция суды үзе дә кабул ителгән карарның сәяси-хокукый характерда булуын таный. Без законнарны ихтирам итә торган гражданнар,туган телне үстерү халыкның аерылгысыз хокукы булуын һәм фәкать республика компетенциясенә керүен яхшы аңласак та, әлеге судларның карарына буйсынырга мәҗбүрбез. «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында республикабызның халыкара элемтәләрен үстерү максатында, татар теленең Россиядән читтә - ерак һәм якын чит илләрдә дә киң таралуын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгына һәм Элемтә министрлыгына, дөньякүләм танылган IBM һәм Microsoft программ продуктлар җитештерүчеләрне җәлеп итеп, Linux һәм Microsoft программ продуктларын татар теленә локальләштерүнең пилот проектын төзү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.
Парламент эше фәкать законнар чыгару белән генә чикләнмәскә тиеш. Демократик институтларны аякка бастыруда аның роле гаять мөһим. Граждан җәмгыяте буш урында пәйда була алмый. Барлык дәрәҗәдәге хакимиятләр белән турыдан-туры сөйләшүләр алып бару юлы белән безгә аны үзебезгә төзергә кирәк. Парламентарийларга башкарма хакимият, фән әһелләре, эшмәкәрләр даирәсе, барлык институтлар белән ачыктан-ачык һәм даими төстә фикер алышу режимында эшләргә өйрәнү зарур.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына башка регионнарның закон чыгаручылары белән берлектә уртак башлангычларны федераль дәрәҗәгә күтәрүгә ирешү мөһим.Илнең Федераль Җыенындагы Татарстан илчеләре республика мәнфәгатьләрен үҗәтрәк һәм принципиальрәк якларга тиешләр.
Демократик ирекләр яшәп килгән шартларда массакүләм мәгълүмат чаралары дәүләт һәм җәмгыять арасында үзара хезмәттәшлек урнаштыруның мөһим каналы булып тора. Алар халыкның уй-фикерләрен, кәефен шактый киң чагылдыралар.
Вакытлы матбугат белән тәэмин ителү җәһәтеннән Татарстан Республикасы, элеккечә, Россия Федерациясендә алдынгылар сафында. Бүген меңгә якын массакүләм мәгълүмат чарасы татарстанлыларга төрле мәгълүмат тарата,гаять киң фикерләр палитрасы тәкъдим итә. Узган ел массакүләм мәгълүмат чараларының хакимият һәм граждан җәмгыятендәге башка структуралар белән үзара багланышлар формасын һәм ысулларын билгеләүдә безнең гамәлләрнең дөреслеген тулысынча раслады.
Икътисадта хәрәмләшүгә юл куймауның мөһим коралы буларак саф акчага корылмаган акча әйләнеше өстенлекле роль уйнарга тиеш. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, Татарстан Республикасы Милли банкына Татарстан Республикасы Банклар ассоциациясе белән берлектә тиешле кагыйдәләр эшләү зарур.
Хезмәт хакын һәм акча керемнәрен күтәрү программасын, пенсия системасы реформасын уңышлы гамәлгә ашыру, рәсми теркәлгән хезмәт мөнәсәбәтләре булган һәм салым түләгән оешмаларны торак төзелешен үстерүнең республика программаларын гамәлгә кертүгә җәлеп итү, тулы булмаган эш көне яисә эш вакытының күчемле графигын куллану нигезендә эш урыннары булдыру шулай ук «соры» хезмәт базарында эшләүчеләр санын киметү өчен тиешле шартлар тудырачак.
Бик кызганыч, ләкин эшче көчләргә сорауны, аеруча республиканың кечерәк шәһәрләрендә һәм районнарында, стимуллаштыру буенча чаралар җитәрлек дәрәҗәдә күрелми. Ә республика буенча тулаем алганда исә, хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты (эшсезләр санының оешмалар тарафыннан хезмәткәрләргә ихтыяҗ буенча ясаган белдерүләренә нисбәттә) узган ел дәрәҗәсендә кала һәм бер вакансиягә ике кеше тәшкил итә. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә республика инвестиция программасын формалаштыру принципларын тулысынча кабат карап чыгарга кирәк. Яңа эш урыннары булдыру, акчалар бүлгәндә аның төп өстенлекле критерийларына әверелергә тиеш.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күрелгән чаралар һәм хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау буенча республика программасын , шулай ук хезмәтне саклау өлкәсендә тиешле территория һәм тармак программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республикада уңай үзгәрешләр күренә башлады. Соңгы өч елда производствода зыян күрүчеләр саны 45 процентка, үлем-китемгә китергән зыян күрүчеләр саны 28 процентка кимеде. Шул ук вакытта производствода травма алу дәрәҗәсе тулаем Россия Федерациясендәге шушындый ук күрсәткеч белән чагыштырганда 33 процентка түбәнрәк һәм Идел буе Федераль округы белән чагыштырганда 28 процентка түбәнрәк булды. Болар бар да хезмәтне саклау өлкәсендә проблемаларны хәл итүгә программ-гамәлләр файдалануның нәтиҗәлелеге хакында сөйли.
Ләкин, әүвәлгечә, мәгълүм күләмдә борчу тудырган проблемалар да бар әле. Республиканың авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау өлкәсендә яшәп килгән проблемалар аеруча зур борчу тудыра. Шулай ук шәхси милеккә нигезләнгән оешмаларда производство травмалары дәрәҗәсе югары. Ул дәүләт предприятиеләре белән чагыштырганда 2-3 мәртәбә зуррак. Кече предприятиеләр саны шактый арткан төзелеш даирәсендә үлемгә китергән травмалар саны аеруча югары. Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгына профсоюзлар белән берлектә әлеге «аерым» даирәләрне махсус контрольгә алырга кирәк.
Моның, тулаем алганда, алдагы ел белән чагыштырганда 2,2 мәрбәтә зуррак булуын ассызыклау мөһим. Әлеге салымнар исәбенә республика һәм район әһәмиятендәге мәдәният объектларын реконструкцияләү, шул исәптән Качалов исемендәге театрда, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, Татарстанның Милли музеенда колачлы эшләр алып барылды. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын, Яр Чаллы һәм Бөгелмә драма театрларын, Яр Чаллыдагы орган залын реконструкцияләү эшләре гамәлгә ашырылды. Республикада мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча чаралар уңышлы гамәлгә ашырыла. Республиканың 20 районында 28 яңа мәдәният учреждениесе сафка бастырылды.
Татарстанның мәдәниятен һәм сәнгатен дөньяның мәдәни мәйданына алып чыгу республика мәдәниятенең Россия һәм халыкара базардагы мәгълүм казанышы саналырга лаек. Ф.Шаляпин исемендәге опера сәнгате һәм Р.Нуриев исемендәге классик балет буенча уздырыла торган халыкара фестивальләр күп еллар дәвамында халыкара әһәмияткә ия вакыйгага әверелде. Узган ел «Европа-Азия» хәзерге заман музыкасы Халыкара фестивален, халык уен коралларында уйнаучы яшь башкаручыларның ХШ нче ачык конкурсын һәм җырчыларның С.Сәйдәшев исемендәге төбәк конкурсын уздыру белән истәлекле булды. Казанда беренче мәртәбә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбург театрлары тарафыннан куелган һәм илебезнең мәдәни тормышында сизелерлек вакыйгага әверелгән «Алтын битлек» милли театр бүләге лауреатларының спектакль номинантларын күрсәтү вакыйгасы булды.
В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының 200 еллыгын, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының 100 еллыгын, «Татар кино»сының 80 еллыгын, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең 70 еллыгын, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының 70 еллыгын бәйрәм итү республикабыз тормышында мөһим вакыйгалар булды дисәк ялгышмабыз.
Узган елда үткән Мари Эл Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре, Татарстан Республикасында Чуваш әдәбияты көннәре, Татарстан Республикасында Германия көннәре, Казагыстанда Россия көннәре кысаларында Казагыстанда Татарстан Республикасы көннәре, Төркиядә Татарстан Республикасы көннәре һәм Казанда Швеция мәдәнияты көннәре - милләтара мәдәни элемтәләр өлкәсендәге аеруча күләмле мәдәни акцияләр дип саналырга хаклы.
Яңа перспектив проектларны гамәлгә ашыру максатында танылган иҗат коллективларына ярдәм итү өчен грантлар бирү системасын кертү.
Татарстан Республикасы мәдәнияте продуктларының Россия һәм Халыкара базарларда конкуренциягә сәләтен күтәрү, Татарстан Республикасы мәдәниятен һәм сәнгатен дөньяның мәдәни процессларына кушу.
Физкультура һәм спортны үстерү халыкның тормыш сыйфатын сәламәтләндерү һәм яхшыртуда, җәмгыятьтә тотрыклылыкка ирешүдә гаять мөһим фактор. 2004 елда Татарстан Республикасы спортчылары Россия, Европа, Дөнья чемпионатларында һәм беренчелекләрендә, шулай ук халыкара турнирларда 398 медаль яуладылар, шуларның 138 е – алтын медаль. 2004 елда спортның уен төрләре буенча Татарстан Республикасы командалары спортчылары югары күрсәткечләргә ирештеләр: чирәмдә хоккей уйнау буенча «Динамо» клубы икенче мәртәбә Россия чемпионы титулын яулап алды; «УНИКС» клубы 2004 елның Россия кубогына ия булды һәм шулай ук Россия чемпионатының көмеш призеры һәм FIBA – Европа лигасында Европа кубогын яулады; «Ак барс» хоккей клубы Россия Федерациясе чемпионатында өченче урынны, «Ладья» хатын-кызлар командасы һәм «Ладья- Казан 1000» ирләр командасы клуб командалары арасында шахмат буенча Европа чемпионатында өченче урынны яуладылар; волейбол буенча «Динамо» клубы 2004 елда Россия чемпионатының супер лигасында өченче урынга чыкты һәм Россия кубогын отты.
Узган елда Татарстан Республикасында дәрәҗәле бөтенроссия һәм халыкара ярышлар уздырылды. Беренче мәртәбә җиңел атлетика буенча «Бертуган Знаменскийлар истәлегенә» җиңел атлетика буенча халыкара ярышлар, хатын-кызлар арасында шахмат буенча Россия чемпионатының супер финалы һәм башкалар уздырылды. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү елы башында туплы хоккей буенча ХХУ дөнья чемпионаты уңышлы төстә узып китте.
Татарстан Республикасы спортчыларының казанышлары, эре спорт чаралары республиканың абруен күтәрү өчен генә түгел, халык арасында, аеруча балалар һәм үсмерләр арасында физик культураны, спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен дә кирәк.
Республикада массачыл спортны үстерүдә физкультура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүчеләрнең тотрыклы төстә елдан-ел арта баруы күзәтелә. Ул ел башына республика халкының 14,9 процентын (561,9 мең) тәшкил итә.(Россия Федерациясендә 9,3 процент). Бу спорт корылмаларында, тору урыннарында аерым предприятиеләрдә сәламәтләндерү эшен оештыру хисабына үсә. Ләкин «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте, «Түбән Кама Нефть Химиясе», «Татстрой» ачык акционерлык җәмгыятьләре кебек эре предприятиеләр тәҗрибәсен активрак кертү зарур. Аларда барлык подразделениеләрдә физкультура-масса эше комплекслы куелган һәм барлык бүлекчәләргә барып җитә, гаиләләр өчен спорт чаралары уздырыла. Милекнең формаларына бәйсез рәвештә, барлык предприятиеләр җитәкчеләренең дә физкультура һәм спортка салынган акчаның икътисадый яктан файдалы булуын аңлауларына ирешергә кирәк. Спорт һәм физкультура эшләүчеләрнең күңел көрлеген тәэмин итә, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерә.
Һәр районда һәм шәһәрдә диярлек спорт корылмалары төзелә башлады яисә аларны төзү тәмамланып килә. Фәкать соңгы дүрт ел эчендә генә дә аларның саны меңгә диярлек (954) артты. Спорт корылмалары санының үсү динамикасы һәм физик культура һәм спорт даирәсендәге казанышлар новаторлык проектларын гамәлгә ашыру, дәүләт органнары, шәхси сектор һәм коммерция структураларының нәтиҗәле хезмәттәшлеге, шәһәр һәм район администрацияләре җитәкчеләренең тырышлыгы аркасында мөмкин булды.
Туризм үсеше. Татарстан Республикасының абруен күтәрүдә, республиканың Россия һәм халыкара базар системасына интеграцияләнүендә мөһим факторга әверелергә тиеш.
Һәркем ала алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү
2004 елда республикада эпохаль социаль программаны – Тузган торакны бетерү программасын гамәлгә ашыру уңышлы төгәлләнде. Әлеге программа кысаларында, 1996 елдан башлап 49 меңнән артыграк гаилә торак белән тәэмин ителде. Россия регионнары арасында Татарстан торак төзелеше буенча әйдәп баручылар рәтендә тора. 2004 елда республикада 1750 мең кв метр торак сафка бастырылды. Мохтаҗ буларак чиратта торучылар исәбеннән торак алган гаиләләр өлеше Татарстан Республикасында 7,3 процент (узган елда 6,9 процент), ә Россия Федерациясе буенча уртача 5,1 процент тәшкил итте. Ләкин шулай да гражданнарны артык кыйммәт булмаган уңайлы торак белән тәэмин итү, әүвәлгечә, иң актуаль бурыч булып кала.
Торак шартларын яхшырту һәм торак алу мөмкинлеге — республика халкының күпчелеге өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бик күп яшь гаиләләр, бюджет даирәсе хезмәткәрләре финанс мөмкинлекләре җитәрлек булмау аркасында торак сатып ала алмыйлар. Бу, үз чиратында, республикадагы демографик хәлгә һәм социаль вәзгыятькә тискәре йогынты ясый.
Эшләүче халыкның күпчелеге өчен торак сатып алу мөмкинлеге тәэмин итү мөһим, монда халыкның туплаган акчалары һәм торак кредитлары зур роль уйнарга тиеш. Шулай ук аз керемле гражданнарга социаль торак бирүне гарантияләү зарур.
Татарстан Республикасы Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгына тышкы икътисадый сәүдә хезмәттәшлеге турында төзелгән килешүләргә тәфсилле тикшерү уздырырга кирәк. Килешүләр күп, ләкин алар барысы да тулы күләмендә эшләми. Аларга контрольлек итү механизмнары эшләнмәгән. Шуңа күрә аларга төгәл итеп бәя кую зарур.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә 41 Сәүдә Йорты һәм Татарстан Республикасының 23 вәкиллеге эшли. Вәкиллекләр күп, ләкин аларның барысы да нәтиҗәле һәм тырышып эшли алмый әле. Алар эшчәнлеген бәяләүдә анык күрсәткечләр юк.
Оештыру характерындагы проблемалар да бар. Тышкы икътисадый инвестиция контрактларын һәм тышкы икътисадый эшчәнлеккә ташламалы кредитлар бирү механизмын эшләү буенча күрсәтмә бирелгән иде. Болар тышкы сәясәт уздыруның төп чаралары. Ләкин аларны гамәлгә ашыру бик акрын бара. «Инвестиция-венчур фонды»н һәм « Залог-иминият тотрыклыландыру фонды»н төзегәч кирәк булган оештыру шартлары туа һәм Хөкүмәткә, аларның эшен регламентлаганда югарыда атап кителгән чараларны гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кирәк .
Күргәзмә-ярминкә эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен барлык җаваплы министрлыкларга һәм ведомстволарга якын араларда 2008 елга кадәр Татарстан Республикасында күргәзмә-ярминкә эшчәнлеген үстерүнең комплекслы программасы проектын эшләп бетерү зарур.
Өстенлекле секторларга ярдәм күрсәтү
Республиканың промышленность сәясәте республиканың динамикалы төстә һөҗүмчән үсүен формалаштыручы түбәндәге төп даирәләргә ярдәм итүгә юнәлдерерлергә тиеш:
Узган елда 2004-2010 елларга Татарстан Республикасында инновация эшчәнлеген үстерүнең республика программасы кабул ителде. Бу даирәдә бүгенге этапта төп бурычлар булып:
Татарстан Республикасы Икътисад һәм промышленность министрлыгы, кайбер башка республика структуралары кебек үк, ни кызганыч, икътисадый һәм социаль сәясәтнең төп мәсьәләләрен хәл итүдән күпмедер күләмдә читләште. Алар үзләренең төп вазыйфаларын төрдәш, ярымдәүләт карамагында булган яисә вәкаләтләр бирелгән структураларга тапшыралар (фаразлау һәм норматив база эшләүне - Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәгенә, икътисадый программалар эшләүне - тармак министрлыкларына, ведомстволарына һәм фәнни коллективларга, промышленность кооперациясе буенча – Субконтрактация үзәгенә, дәүләт сатып алулары буенча — Дәүләт заказлары буенча агентлыкка һ.б.)
Шуңа күрә министрлыкларга еш кына төп эшкә зыян китерә торган күпсанлы мәшәкатьләр өстәлә. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә хәлгә җентекләп анализ ясарга һәм теге яки бу ведомство эшчәнлегенә тиешле төзәтмәләр кертергә кирәк.
Ягулык-энергетика комплексы
Ягулык промышленносте. Дөнья базарында нефтькә бәянең югары торуы аркасында узган ел Татарстан Республикасы нефть промышленносте предприятиеләре өчен уңышлы булды. Алар озак вакытка исәпләнгән үсеш программасын һәм республиканың барлык социаль программаларын гамәлгә ашыруда актив катнаштылар. Җитештерү чыгымнарын киметү һәм нефть чыгаруны арттыру буенча бурычлар уңышлы үтәлде. Тулаем алганда, Татарстан Республикасының нефть чыгару тармагында җитештерү темпларының үсүе 2003 елгы дәрәҗәгә нисбәттә 102,5 процент тәшкил итте.Яңа технологияләр кертү, җитештерүне үзгәртеп кору — болар бар да яңа скважиналардан нефть чыгару күләменең уртача күрсәткечен тәүлеккә 6,7 мең тоннага җиткерү мөмкинлеге бирде.Инвестицияләр салу өчен шартлар яхшырды «Татнефть» ААҖ-ендә агымдагы капиталлашу дәрәҗәсе күтәрелде: ел башындагы 2,6 млрд.тан 3,22 млрд. долларга кадәр (2004 ел ахырына). 2004 елда «Татнефть» ААҖ Директорлар советы составына беренче мәртәбә чит ил акционерлары кертелде.
Кече нефть компанияләре дә 2004 елда тотрыклы темплар белән үсте.Алар тарафынан чыгарылган нефть күләме республика буенча чыгарылган барлык нефтьнең 16,1 процент тәшкил итте һәм бу компанияләр аның күләмнәрен ышанычлы төстә үстерә баралар.
2004 елда эзләү-разведкалау максатында 81,5 мең метрдан артык скважина борауланды, 3 чыганак ачылды. Нефть запаслары үсеше 33,3 млн. т. тәшкил итте,ягъни нефть запасларын торгызу тәэмин ителде.
Ләкин бу өлкәдә барысы ал да гөл генә түгел.Үзебездә башкарылган геология - разведкалау эшләре исәбенә үсешнең түбән булуы шул хакта сөйли, әлеге күрсәткеч фәкать 4,7 млн. т. тәшкил итә (гомуми үсешкә нисбәттә 14 процент). Запасларның калган үсеше элек ачылган һәм эксплуатацияләнә торган чыганаклардагы запасларны кабат бәяләү исәбенә алынды. Икенче төрле итеп әйткәндә, алдагы елларда башкарылган разведкалау эшләре исәбенә. Тагын шунысы мөһим, үзебездә башкарылган геология-разведкалау эшләре исәбенә запасларның үсеш өлешенең тотрыклы төстә кимү тенденциясе күзәтелә.(1991-1995 еллардагы 32 проценттан агымдагы бишьеллыкта 11 проценка кадәр). Моның сәбәпләреннән берсе - республиканың җир асты байлыкларын эзләүнең гаять колачлы башкарылуында, шуның аркасында геология-разведкалау эшенең нәтиҗәлелеге объектив рәвештә сизелерлек кими. Ләкин дәүләт тарафыннан «уен кагыйдәләрен» үзгәртү белән бәйле субъектив характердагы башка сәбәпләр дә бар һәм алар, беренче чиратта, геология-разведкалау эшләрен финанслауга дәүләт финанслары күләменең кискен киметелүе белән характерлана.
Эксплуатацияләнә торган төп чыганакларның соң дәрәҗәдә ярлылануыннан гайре дә (запасларның 80 проценты алынган),нефть компанияләренең эш шартлары кыен чыгарыла торган нефть өлешенең артуы, ягъни нефть запаслары структурасының начараюы белән катлаулана. Бүген Татарстан Республикасында авыр чыгарыла торган нефть 80 процент тәшкил итә,ә ул Россия буенча тулаем 55 процент кына.
Бу шартларда республика җирләрендә нефть запасларын торгызуны тәэмин итү өчен разведкалау максатында тирән бораулау күләмнәрен планлы төстә арттырырга, аны кыр шартларында башкарыла торган геофизик эшләр күләме белән балансларга, геология эшләре нәтиҗәләрен гомумиләштерү өлкәсендә фундаменталь тикшерүләр уздырырга, нефть ятмаларының урнашу закончалыкларын өйрәнергә, нефть һәм газ җәһәтеннән урынның перспективалылыгын нигезләргә һәм геология-разведкалау эшләренең юнәлешләрен билгеләргә, нефть эзләү белән бәйле барлык процессларның методикасын камилләштерергә һәм оптимальләштерергә кирәк.
Бер ук вакытта эксплуатацияләнә торган чыганакларны өстәмә рәвештә разведкалау методикасын тагын да камилләштерергә һәм үстерергә, нефть запасларын арттыру максатында нефть чыгаруны яхшыртуның яңа ысулларын табарга кирәк.
«Татнефть» ААҖнә, компаниянең нефть чыгару структурасыннан профильсез эшчәнлек төрләрен чыгару буенча тиешле гамәлләр кылып, компанияне реструктурлаштыру проблемасын хәл итүне тизләтергә, ә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, «Татнефть» ААҖ нең бушатыла торган җитештерү куәтләрен файдаланып, нефть районнарында кече һәм урта бизнесны үстерү өчен шартлар тудыру буенча чаралар күрергә кирәк.
Республика предприятиеләренең техник һәм кадрлар потенциалын Татарстан Республикасыннан читтә нефть чыгару өчен файдалану мөмкинлеге сизелерлек резерв булып кала. Моның өчен «Татнефть» ААҖнә, «Нефтеконсорциум» ЯАҖнә бәйсез нефть компанияләре белән берлектә Оренбург, Самара, Ульяновск, Пермь өлкәләре, Калмыкия һәм Россиянең башка районнарындагы булган техник, кадрлар һәм фәнни потенциалны файдаланып һәм шулай ук ресурслар базасын киңәйтү һәм яңа нефть газ чыгару куәтләре төзү максатында Иранда, Сүриядә, Оманда һ.б. перспектив районнарда Татарстан Республикасыннан читтә нефть һәм газ чыганакларын эзләү разведкалау һәм үзләштерү буенча эшләрне активлаштыру зарур.
Бу максатта төрле категория кулланучылар арасында энергия чыганаклары бәяләре белән җылылык һәм электр энергиясе бәяләре арасындагы аерманы аралаштырып субсидияләштерүне кыскарту мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Шулай ук энергия ресурслары җибәрергә теләгән һәм аларны дөрес файдаланган кулланучыларга стимул бирүне күздә тоту зарур. Күрсәтелгән чараларны үтәү энергия тарифлары динамикасын инфляция индексын газга бәяләр үсүе индексы белән чикләү мөмкинлеге бирәчәк.
Агропромышленность производствосы
Узган ел авыл хуҗалыгы тармагында тотрыклылык сакланды һәм мәгълүм күләмдә үсеш күзәтелде. Барлык төр хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 57 млрд. сумнан артып китте, бу Россия Федерациясендә җитештерү күләмнәре буенча өченче күрсәткеч. 2004 елда тармакның үсеш темплары 103,3 процент тәшкил итте, соңгы биш ел нәтиҗәләре буенча да шундый ук үсеш темплары саклана, гомуми үсеш 30 процент тәшкил итә.
Узган елда ашлыкның тулаем җыемы 4,2 млн. тоннадан артып китте. 480 мең тонна кыйммәтле азык-төлек бодае әзерләнде, ул республика ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә.
Яңа сортлар һәм алдынгы технологияләр кертү исәбенә узган елда шикәр чөгендере чәчү тарихында беренче мәртәбә 1,8 млн. тонна шикәр чөгендере җыеп алынды, аңардан фәкать республикада гына да150 мең тонна шикәр комы эшләп чыгарылачак. Республика шикәр комына, бәрәңгегә, яшелчәгә булган ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә.
Терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру дәвам итә. 2004 елда 1,5 млн. тоннадан артык сөт җитештерелде, җитештерү 305,8 мең тонна ит (тере авырлыкта), шул исәптән, махсус предприятиеләрдә 40 мең тонна кош ите җитештерелде, бу 2003 ел белән чагыштырганда 19 процентка югарырак.
Узган елда 2004-2010 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясен үстерүнең республика программасы кабул ителде. Анда кулланучылар кооперациясенең Татарстанның авыл җирләрендәге регион базарындагы яңа урыны , конкрет юнәлешләре билгеләнде.
Авыл хуҗалыгы бизнесе инвесторларны да нык кызыксындыра башлады. Бүген «Татфондбанк» АНКБ ААҖ, «Кызыл Шәрык» ААҖ, «Камазернопродукт» ААҖ, «Кулон» ЯАҖ, «Татарстан сөте» ААҖ, «Татар икмәк продуктлары» ХК ААҖ, «Чаллы-Икмәк» ААҖ, «Полимекс» ҖЧҖ һәм башка структуралар тарафыннан 1,2 млн. га җир эшкәртелә. Инвесторлар үзләренең агрофирмаларын дөнья стандартларына туры килгән югары җитештерүчән техника һәм җиһазлар белән комплекслы тәэмин итәләр. Бу шартларда аграр тармакка, шәһәр һәм район администрацияләренә инвесторларны авыл хуҗалыгы производствосына җәлеп итү, социаль инфраструктураны үстерү һәм авыл халкын эш белән тәэмин итү өчен кулай шартлар тудыру мөһим.
Ләкин, чынлыкта, дәүләт заказын планлаштыру һәм формалаштыру системасын тулаем Россиядәге кебек үк Татарстан Республикасында да уздырыла торган промышленность сәясәтен күпмедер дәрәҗәдә исәпкә алмыйча гамәлгә ашырыла. Нәтиҗәлелек әлегә виртуаль характерда, бюджетның чыгымнар өлеше структурасында көтелгән экономия һәм үзгәрешләр күзәтелми. Бушаган средстволарны башка максатларда файдалану мөмкинлеге бирә торган механизмнар бүгенгә кадәр юк.
Конкурслар уздыру процедураларының озакка сузылуы аркасында хастаханәләр, балалар бакчалары өчен продукция җибәрү еш кына өзелеп тора.
Татарстан Республикасында товар һәм хезмәтләр сатып алуны планлаштыру Татарстан Республикасы Икътисад һәм промышленность министрлыгы тарафыннан башкарылырга тиеш. Дәүләт сатып алуларының структурасын, вәкаләтләрне, эшләү һәм үсеш шартларын, теге яки бу кабинетка «бәйсез» рәвештә, нәкъ менә шушы министрлык билгеләргә тиеш.
Республика, район, яисә шәһәр заказларын урнаштырганда конкрет товарны министрлыкның яисә районның сатып алуы ул кадәр мөһим түгел. Дәүләт заказының район яисә шәһәр территориясендә кирәкле товар җитештерүгә, аның конкурентлык позициясенә актив йогынты ясавы мөһим. Дәүләтнең җайга салу функциясе шуннан гыйбарәт тә.
Җирле товар җитештерүчеләргә республика бюджеты средстволары исәбенә контракт бәясенә өстәмә рәвештә бәя преференцияләре бирүгә аерым игътибар таләп ителә. Бюджет преференцияләренең җирле бюджетның салым керемнәренә ни рәвешле йогынты ясавына икътисадый анализ эшләү мультипликация эффекты бирә һәм бу соңгысы преференцияләрнең үзләре нигезендә индуцияләштерелгән җирле салымнарның артуына китерә.
Дәүләт средстволарын һәм мөлкәтен файдалануга контроль
Соңгы елларда Россия Федерациясендә дә, Татарстан Республикасында да бюджет системасын реформалаштыру дәвам итә.Бюджет процессында катнашучыларның составы, вәкаләтләре үзгәрә, аны җайга салуның яңа чаралары кертелә. Федерация дәрәҗәсендә финанс ресурсларын тагын да үзәкләштерү, Россия Федерациясе субъектлары бюджетларының һәм җирле бюджетларның керем базасы кимү, ә чыгым йөкләмәләре арту гамәлләре бара.
Әлеге реформа, шиксез, Татарстанның социаль-икътисадый хәленә дә йогынты ясаячак, ләкин без аның республикада халыкны социаль яклауга һәм социаль инфраструктурада ирешелгән казанышларга тискәре йогынты ясавына юл куярга тиеш түгел. Моның өчен булган финанс ресурсларын тагын да нәтиҗәлерәк файдалану, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның чыгымнарын оптимальләштерү таләп ителә. Татарстан Республикасы территориясендә бюджет процессының бөтен этапларын колачлаган дәүләт-финанс контроле системасын тиешенчә яңартып һәм камилләштереп кормыйча без моңа ирешә алмаячакбыз. Шуңа күрә бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып барырга кирәк.
Бу мәсьәләне, беренче чиратта, 2004 елда төзелгән Татарстан Республикасы Хисап палатасына хәл итәргә туры киләчәк. Аның беренче адымнары, 2005 елга республика бюджетын формалаштыруда, кайбер министрлыклар һәм ведомстволарда, республика районнарында бүлеп бирелгән финанс ресурсларын файдалануны тикшерү буенча уздырылган аудитларда катнашуы бездә әүвәлгечә финанс дисциплинасын бозу, эш урынын усал ният белән файдалану, акча туздыру һәм бюджет средстволарын максатчан файдаланмау күренешләре булуын күрсәтте.Дәүләт милкен рациональ файдаланмау, аңа дөрес бәя билгеләмәү фактлары шактый еш очрый. Без дәүләт заказын урнаштыруга бәйле рәвештә аукционнар һәм тендерларның ачыклыгы буенча предприятиеләр һәм оешмаларның дәүләт акцияләре пакетыннан керемне еш кына тулы күләмендә алып бетерә алмыйбыз. Бу хакта күп мәртәбә сөйләнсә дә, әлеге проблеманы хәл итүгә тагын бер кат басым ясыйсым килә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына шулай ук барлык министрлыкларның һәм ведомстволарның, республика шәһәрләре һәм районнарының республика бюджетының керемнәр һәм чыгымнар статьяларын үтәүләренә ныклы эчке контроль ясарга кирәк.
Татарстан Республикасының иң югары контроль органы буларак Хисап палатасы республиканың барлык контроль - ревизия органнары эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итәргә, бюджет чыгымнарын файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрүгә реаль йогынтысы ясарга бурычлы.