Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең 2005 елның 25 мартында өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унөченче утырышында ясаган программ чыгышы

2005 елның 25 марты, җомга
Хөрмәтле халык депутатлары!

Хөрмәтле Фәрид Хәйруллович!

Хөрмәтле Сергей Владиленович!

Әһәмияте ягыннан республикабыз тормышында тулы бер чорны эченә алган бүгенге гаять мөһим вакыйгага кадәр булган хәлләр сезгә яхшы мәгълүм. 9 мартта Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин белән очрашу вакытында мин күп тапкырлар үземнең киләсе президент сайлауларында катнашырга теләмәвем хакында белдерсәм дә, миңа тагын биш ел республиканы җитәкләү кирәклеге турында уртак карар кабул ителде. Шунысын да әйтергә тиешмен, бу очракта бу минем шәхси карарым гына түгел иде, ул язмышлар хәл ителгән көннәрдә үзләренең киңәшләре белән заман таләбенә җавап бирерлек чишелешләр табарга сәләтле кешеләр белән конкрет вәзгыятьне уртага салып сөйләшү нигезендә кабул ителде. Россия Президенты ассызыклап әйтеп киткәнчә — мәсьәләнең хакы — Татарстан Республикасындагы социаль-сәяси һәм икътисадый тотрыклылык. Карарның көтмәгәндә кабул ителүенә килгәндә, ул законнарның кичекмәстән һәм икеләнеп тормыйча, җирле үзидарә органнарын да кертеп, бердәм команда формалаштыруга керешү өчен әлеге адымны ясау мөмкинлеге бирүе белән аңлатыла. Сүз буйсыну яисә «аркан тартышу» хакында түгел, ә безнең тарафтан кабул ителә торган карарларның хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә бердәм эшләвен тәэмин итү турында бара.

Хөрмәтле халык депутатлары!

Минем киләчәк эшчәнлегем Программасы башлыча 2005 елга һәм якындагы биш елга Дәүләт Советына еллык Юлламада билгеләнгән бурычларга нигезләнә.

Юллама текстының Сезгә таратылуын, ә ел башында министрлыклар һәм ведомстволарның коллегияләре, район һәм шәһәр администрацияләре башлыклары хисап тоткан сессияләр узуын игътибарга алып, Россия Федерациясенең бердәм сәяси һәм икътисадый җирлегендә республикабыз үсешенең фәкать иң принципиаль юнәлешләренә генә тукталырга телим.

Россия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затларына вәкаләтләр бирүнең федераль законнар нигезендә билгеләнгән яңа тәртибе Татарстан Республикасы Конституциясенә тиешле үзгәрешләр кертүне таләп итте. Федераль үзәк тарафыннан күрелгән чаралар илнең иминлеген тәэмин итүгә һәм дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән дип исәплим. Аларны федерализмнан баш тарту дип карарга ярамый. Хәзерге Россия фәкать федератив, демократик дәүләт буларак кына үсәргә мөмкин. Шуның белән бергә гамәлгә ашырыла торган федераль административ реформаларның кимчелекләре дә торган саен ачыларак төшә. Һич тә акланмаган күләмдә федераль министрлыклар һәм агентлыкларның территория идарәләре барлыкка килде. Алар республика ведомстволары эшен кабатлап кына калмыйча эштә бер-берсенә комачаулыйлар да. Мәсәлән, Татарстан Республикасында бөтен табигатьне саклау өчен җаваплы бер генә экология министрлыгы бар иде, хәзер исә биш федераль структура пәйда булды һәм алар табигатьне аслап-өсләп үзара бүлешә башладылар. Шуның аркасында эш тәмам буталып бетте. Шул ук вакытта, безнең тәҗрибәне исәпкә алып, үзен аклаган икеле буйсыну схемасы нигезендә кайбер министрлыклар белән федераль һәм уртак вәкаләтләрне башкаруны Татарстан органнарына тапшыру хакында килешү бар. Россия Федерациясе Президенты тәкъдиме буенча регионнар башлыкларына хакимият вәкаләтләрен бирү шартларында бу аеруча актуальләшә. Әлеге гамәл ил буенча игълан ителгән административ реформаларның максатын аңлауда ачыклык кертер иде. Бу шартларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тиешле федераль органнар белән бергәләп мондый хезмәттәшлек итү механизмнарын эшләүне дәвам итү зарур. Шундый ук проблема территория органнары буенча өлешчә безнең республикада да бар. Аларга да җирле хакимият органнары эшчәнлеген кабатлаудан котылырга кирәк.

Узган елда Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләрне бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында Шартнамәгә кул куюга 10 ел тулды. Кайбер сәясәтчеләр әле һаман Шартнамә мөнәсәбәтләренең кирәклеге хакында бәхәс куертырга маташалар. Тирәнгә кереп тормыйча тагын бер кат кабатлый алам – Татарстандагы сәяси һәм социаль тотрыклылык – Шартнамәнең күркәм гамәли нәтиҗәсе ул. Без аның нигезендә үзебезнең хосусыйлаштыру программабызны эшләдек һәм «олигархларга» юк бәядән республика милкен сатып алырга мөмкинлек куймадык.Шартнамә безгә Адреслы социаль яклау программасын, Республиканы тоташтан газлаштыру, Тузган торакны бетерү программасын гамәлгә ашырырга, юллар һәм күперләр төзүне җәелдерергә, халыкара элемтәләрне үстерергә һәм башка бик күп матур эшләр эшләргә мөмкинлек бирде.

Шартнамә - тарихи документ, ул үзенең әйтеп бетергесез зур ролен уйнады. Ул федераль үзәк һәм субъектлар арасында вәкаләтләр анык кына бүленмәгән, базар икътисады шартларында идарә итү системасы формалашмаган күчеш чоры өчен эшләнгән иде. Яңа шартларда Шартнамәнең республика үсешенең хәзерге чынбарлыгын исәпкә алган варианты кирәк. С.В.Кириенко һәм Ф.Х.Мөхәммәтшин җитәкләгән федераль үзәк катнашындагы эшче төркем Шартнамәнең яңа редакциясен әзерли, ул июльгә үзенең законлы көченә керер дип өметләнәбез.

Бу чакырылыш республика парламенты үзенең эшчәнлеген яңа принципларда гамәлгә ашыра, анда «Бердәм Россия» һәм КПРФның партия фракцияләре, «Татарстан – яңа гасыр» депутатлар төркеме пәйда булды. Күппартиялелек парламент эшенә бәхәс, фикер төрлелеге кебек демократик элементлар алып килде. Иң мөһиме - Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителә торган карарларның гражданнарыбыз ихтыяҗларына һәм мәнфәгатьләренә җавап бирүе. Сүз монда җирле үзидарәдә, торак-коммуналь даирәдә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау системаларында башланган реформаларны хокукый тәэмин итү, күпчелек сатып алырлык торак базары төзү һәм социаль ипотеканың хокукый базасын формалаштыру, җир реформасын тәмамлау хакында бара.

Парламент эше фәкать законнар чыгару белән генә чикләнмәскә тиеш. Аның роле демократик институтларны аякка бастыруда хәлиткеч дәрәҗәдә зур. Граждан җәмгыяте буш урында пәйда була алмый. Аны барлык дәрәҗәдәге хакимиятләр белән ачыктан-ачык сөйләшү юлы белән төзергә кирәк. Парламентарийларга халык, башкарма хакимият, фән эшлеклеләре, эшмәкәрләр даирәсе, барлык демократик институтлар белән турыдан-туры һәм даими төстә фикер алышу режимында эшләргә өйрәнергә вакыт җитте.

Җәмгыять һәм хакимият арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне җайга салуда Татарстан Республикасының сәяси һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре җыены (Җәмәгать палатасы) мөһим роль уйный алыр иде. Аны формалаштыру социаль әһәмияткә ия башлангычлар белән чыгу өчен даими канал ачарга мөмкинлек бирәчәк, хакимиятнең һәм аның тарафыннан алып барылган сәясәтнең ачыклыгын тәэмин итүдә булышлык күрсәтәчәк. Хакимият белән яшьләр арасында файдалы хезмәттәшлек урнаштыру, үзара аңлашуга ирешү аерым игътибар таләп итә.

Безнең республикада милләтләр һәм диннәр арасында тынычлык һәм татулык саклауга традицион рәвештә аерым игътибар бирелә. Халык санын алу йомгаклары буенча Татарстанда сан ягыннан 10 мең кешедән артып киткән сигез милләт исәпләнә. Татарлар халыкның гомуми санына нисбәттә 53 процент чамасы тәшкил итә, руслар – 40 процент тирәсе. Сан ягыннан шактый күп халыклар исәбенә чуашлар, удмуртлар, украиннар, мордвалар, марилар һәм башкортлар керә.Әзәрбайҗан, әрмән, таҗик, үзбәкләр саны артты. Икътисад үсеше яңа эшче көчләр таләп итәчәк һәм безнең республикага килүчеләр үзләрен чит кешеләр итеп тоймаска тиеш. Үзенең статусын легальләштерү , тел өйрәнү, эшкә урнашу, торак сатып алу мигрантлар өчен аеруча актуаль мәсьәләләр.

Дини тормыш һәм динара мөнәсәбәтләрнең торышы республикада гомуми социаль вәзгыятькә шактый зур йогынты ясый. Дөньяда ислам-христиан мөнәсәбәтләренең кискенләшүенә борчылу арта барган заманда без тыныч яшәү үрнәге күрсәтәбез. Моны узган ел Казанда булып киткән Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары да, Европа Советы ассамблеясе парламенты делегациясе дә бертавыштан билгеләп үттеләр. Мәгариф системасында, нәшрият эшчәнлегендә җәдитчелек традицияләрен дәвам итү, аларны республикада гына түгел, ә бөтен илебездә киң җәмәгатьчелек арасында тарату аеруча мөһим. Ваһһабчылыкка һәм республика өчен чит булган төрле замана шаукымнарына каршы торучы хәзерге ислам мәгарифенең методик һәм фәнни үзәге буларак, бу эшне Россия Ислам университеты башлап йөрергә тиеш. Университетның аякка басу чоры узды һәм без бүген аңардан сизелерлек уңай нәтиҗәләр көтәргә хаклы.

Россия Федерациясендә беренче булып республикада «Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе» эшләнде. Хәзер без бу күренешнең никадәр зур колач алуын һәм ни дәрәҗәдә катлаулы булуын күз алдына китерәбез. Коррупция белән көрәшүне беркөнлек компания диеп кенә карарга ярамый, ул төрле ведомстволарның, җәмәгатьчелекнең һәм матбугатның бик җентекләп һәм кулга-кул тотынышып эшләвен таләп итә. Якын араларда Иминлек советы кысаларында әлеге стратегияне гамәлгә ашыру механизмы каралачак һәм кабул ителәчәк. Без бу юнәлештә төрле яклап иң кискен чаралар күрергә әзер.

2005 елда җирле үзидарә реформасы төгәлләнү чорына аяк баса. Яңа федераль закон муниципалитетлар шөгыльләнергә тиешле җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә тулы ачыклык кертте. Шушы чаралар нәтиҗәсендә хакимият халык ихтыяҗларына якыная төшәчәк.

Тормыш безнең җирле хакимиятне оештыруга карата фикерләребезнең нигезле булуын тулысынча раслады.Башка күп кенә регионнардан аермалы буларак, без идарә итүнең оптималь дәрәҗәсен саклап калу белән беррәттән, икътисадны һәм социаль даирәне реформалаштырып, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә структуралары арасында вәкаләтләр алмашу өчен тиешле матди-техник нигез дә салуга ирештек.

Агымдагы ел ахырында бездә беренче мәртәбә идарә итүнең муниципаль институтлары шәһәрләр һәм районнар дәрәҗәсендә пәйда булачак. Без Сезнең белән бергәләп, бу дәрәҗәдәге тулы хокукка ия муниципаль хакимият формалаштыру чорында, Татарстан Республикасы Президенты фикерен исәпкә алып, муниципаль төзелмә башлыкларын- аларның мөрәҗәгате буенча җирле Советлар тарафыннан сайлау тәртибен тәкъдим итәбез. Сайлауларның мондый схемасы Татарстанның муниципаль реформага «шома» керүен тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.

Халыкның уй-фикерләрен, кәефен шактый киң чагылдырып, демократик ирекләр яшәп килгән шартларда массакүләм мәгълүмат чаралары дәүләт һәм җәмгыять арасында үзара хезмәттәшлек итүнең мөһим каналы булып тора. Вакытлы матбугат белән тәэмин ителү җәһәтеннән Татарстан Республикасы , элеккечә, Россия Федерациясендә алдынгылар сафында. Бүген меңгә якын массакүләм мәгълүмат чарасы татарстанлыларга төрле мәгълүмат тарата, гаять киң фикерләр палитрасы тәкъдим итә. Массакүләм мәгълүмат чаралары киләчәктә дә республикада үзләрен бик яхшы хис итәргә тиеш һәм без, үз чиратыбызда, алар белән файдалы хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәбез. Кайчакта журналистлар, бигрәк тә Мәскәү газеталарына кушымталарда, республика хакында ачыктан-ачык ялган язалар, ә бездә әлеге ялган тамыр җәяргә өлгергәнче аны дәлилле төстә кире кагырга батырчылык иткән басма табылмый. «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентылыгының бурычлары хакында без узган елгы Юлламада конкрет сөйләшкән идек инде. Алар бүген дә актуаль булып кала. Без Журналистлар берлегеннән сан күрсәткечләреннән сыйфат күрсәткечләренә күчүне көтәбез.

Бу ел безнең барыбыз өчен дә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы белән истәлекле. Татарстан Республикасында 350 меңгә якын кеше сугыштан әйләнеп кайтмады, сугышка киткәннәрнең һәр икенчесе диярлек һәлак булды. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү - безнең изге бурычыбыз. Федераль үзәк белән бер үк вакытта республика, урыннардагы барлык хакимият органнары Бөек Ватан сугышында катнашучыларның матди хәлен яхшырту һәм бөек Җиңүнең юбилеена лаек колачлы бәйрәм чаралары оештыру буенча күп кенә нәтиҗәле чаралар күрәләр.

Казанга 1000 ел тулу – аеруча зур әһәмияткә ия иҗтимагый-сәяси вакыйга.Юбилей күпгасырлык цивилизациянең тантанасы, Көнчыгыш һәм Көнбатышның рухи-мәдәни симбиозы буларак, безнең төбәкнең кабатланмас тарихи миссиясен тануны аңлата. Башкалабыз кызу темплар белән үзгәрә, матурлана. Зур күләмдә төзелеш эшләре башкарылды. «Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү» буенча федераль максатчан программада билгеләнгән күп чаралар гамәлгә ашырылды. Эзлекле рәвештә тантаналы чаралар программасы гамәлгә ашырыла. Вакыт аз калып бара – ышанычлы итеп ашыгырга кирәк. Сезнең белән безнең өчен – бу җитлеккәнлеккә имтихан.

Хөрмәтле халык депутатлары!

Безнең тарафтан кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә промышленность үсешенең нәтиҗәлелеген тәэмин итүгә, дәүләт идарәсе системасын оптимальләштерүгә алган курс гамәлдә үзенең яшәргә сәләтле булуын раслады һәм шуңа күрә дәвам иттерелергә тиеш.

2004 елга Юлламада стратегик бурыч итеп татарстанлыларның тормыш сыйфатын халыкара стандартлар дәрәҗәсенә күтәрүне тизләтү бурычы куелган иде. Бу максатта махсус агрегирлаштырылган индикатор (Россия Федерациясендә әлегә мондый күрсәткеч юк) эшләнде һәм республика, территория планлаштыру системасына кертелде. Индикатор безнең халыкның тормышына бәйле барлык мөһим компонентларны исәпкә ала (керемнәр дәрәҗәсе, сәламәтлекнең торышы, тормышның кыйммәте, торак шартларының кешеләр ирешә алырлык дәрәҗәдә булуы, инфраструктур яктан тәэмин ителеш, экологик иминлек дәрәҗәсе, хокук саклау системасының торышы, хакимияткә карата ышаныч һ.б.лар).

Хәзерге вакытта без тормышның сыйфат дәрәҗәсе буенча әлеге критерийлар нигезендә Көнбатыш Европа илләрендәге шундый ук күрсәткечләрдән өчтән бергә артта калып барабыз. Безнең бурыч – якындагы биш елда әлеге төп күрсәткечләр арасындагы бу аерманы бетерү. Проблеманың шул рәвешле куелуын исәпкә алып,Татарстан Республикасы Икътисад һәм промышленность министрлыгына тиешле яңартылган программа әзерләү зарур.

Хезмәт хакы һәм акча керемнәре тормышның сыйфатын билгеләүче төп күрсәткечләр. Республикада аларны үстерүне тәэмин итү, хезмәткә түләүдә һәм керемнәрдә яшәп килгән аерманы киметү өчен нәтиҗәле чаралар күрергә вакыт җитте. Без кризис чорларында бирешмәдек, тотрыклылык тәэмин иттек, хәзер конкурентлыкка сәләтле икътисадый үсеш өчен шартлар тудыру өстендә эшлибез. Хезмәт кешесенә яшәү минимумыннан да кимрәк хезмәт хакы түләп аларны социаль пенсиягә озатканда без үзебезнең максатларыбызга ирешә алмаячакбыз. Әгәр эш бирүче үз хезмәткәрләренә минималь куллану бюджеты дәрәҗәсендә хезмәт хакы тәэмин итәргә сәләтсез икән, ул үзенең урынын булдыклырак коллегаларына бирергә тиеш. Бу мөһим проблеманы хәл итүне кичектерергә ярамый.

Хөкүмәткә 2005-2006 елларда бюджет даирәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын күтәрү буенча тамырдан үзгә яңа чаралар күрергә кирәк. Беренче чиратта аны уртача базар дәрәҗәсенә җиткерү исәбенә - бердәм тариф челтәреннән аларның эшчәнлеге белән бәйле үзенчәлекләрне максималь төстә исәпкә ала торган тармак системаларына күчү юлы белән. Мәгариф, сәламәтлек саклау,мәдәният һәм фән кебек иң мөһим өлкәләрдә республиканың интеллектуаль элитасын кабат торгызу өчен шартлар тудыру мөһим. Авыруның сәламәтлеге турында кайгыртучы һәм аның тормышын коткаручы табиб, коллегалары һәм укучылар арасында зур абруйлы укытучы үзенең квалификациясенә, талантына һәм керткән хезмәтенә лаек хак алырга тиеш. Бердәм тариф челтәренә нигезләнгән тигезләштерү системасы фәкать качып-посып түләүләрнең киңрәк таралуына гына ярдәм итә. Бүгеннән башлап безне мондый практика һич тә канәгатьләндерми.

Татарстан Республикасы социаль даирәгә зур игътибар күрсәтүе белән һәрвакыт аерылып торды. 2005 елга ташламаларны һәм торак –коммуналь хезмәтләр даирәсендәге ярдәмнәрне акчага алмаштыруны исәпкә алып, әлеге максатлар өчен чыгымнарның моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә үсеше планлаштырылды.Ул узган елга нисбәттә 2,1 мәртәбә артачак. Социаль даирәгә чыгымнарның чагыштырма күләме берләштерелгән бюджет чыгымнарының гомуми күләмендә шулай ук 53 процентка артты һәм 31 миллиард сумнан күбрәк тәшкил итә, яисә республикада яшәүче бер кешегә 8300 сум туры килә. Бу күрсәткеч Идел буе федераль округының күп субъектлары белән чагыштырганда сизелерлек югары.

Республикада уздырыла торган социаль реформалар кысаларында 2005 елдан башлап торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә халыкка дәүләт ярдәме күрсәтүнең барлык төрләрен акчалата түләүләргә күчерү турында бик катлаулы һәм җаваплы карар кабул ителде. Моның өчен тарифлар үсү процессын җиңеләйтү мөмкинлеге биргән өстәмә төбәк стандарты кертелде. Дәүләт ярдәмен чыннан да бу ярдәмгә мохтаҗ кешеләр алырга тиеш. Безнең төп бурычыбыз шул.

Россия Федерациясе Хөкүмәте бәяләмәсе буенча безнең республикада социаль реформалар җәһәтеннән эшләнгән чаралар эзлеклерәк булып чыкты. Федерациянең барлык субъектларына субсидияләрне конкрет кешегә җиткерү буенча Татарстанда тупланган уңай тәҗрибәне өйрәнергә һәм таратырга кушылды . Без моны торак-коммуналь хуҗалык даирәсендә башкарылырга тиешле зур эшләрнең башы гына дип исәплибез.

Бик кызганыч, ләкин тарифларның үсүе белән беррәттән, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сизелерлек яхшыруы күзәтелми әле. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына шәһәр һәм район администрацияләре белән берлектә халыкка торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча дәгъваларны карау эшен тамырдан үзгәртеп корырга кирәк. Киләчәктә хезмәт күрсәтү бәяләренең үсеш темпы инфляция темпларыннан артмаска тиеш. Агымдагы елда безгә әлеге кагыйдәне Татарстан Республикасы Законы нигезендә ныгытып кую зарур.

Республика белем бирүнең мәгариф, фән, инновация һәм җитештерү процессларының үзара файдалы һәм тыгыз хезмәттәшлеген тәэмин итүче яңа үрнәкләренә мохтаҗ. Концепция рәвешендә бу проблемалар бездә билгеләнде инде һәм аларны гамәлгә ашыру башланды. Глобальләшү процесслары, Интернет, коммуникацияләрнең, электрон сәүдәнең бик тиз үсүе телләр белгән һәм дөнья базарында конкуренциягә сәләтле булган көчле белгечләр әзерләүне таләп итә. Бу таләп хәзерге эшлекле культураның мәҗбүри элементына әверелә бара. Алдагы биш елда вакыт таләпләренә җавап бирерлек итеп Татарстан Республикасының ике дәүләт телен һәм ким дигәндә бер чит телне тирәнтен өйрәнү өчен һәрҗирдә тиешле шартлар тудыру аеруча мөһим бурыч.

2005 елда сәламәтлек саклауга каралган 9,8 миллиард сум күләмендә финанс средстволары медицина ярдәме күрсәтүнең барлык төп төрләрен узган елгы дәрәҗәдә бушлай тәэмин итү мөмкинлеге бирә.Ләкин сәламәтлек саклауга һәм уздырыла торган реструктурлаштыру гамәлләренә чыгымнар тулаем үсеп торганда, стационарда дәваланучыларны тукландыру һәм аларны медикаментлар белән тәэмин итү тарифлары берничә ел дәвамында һаман үзгәрешсез кала. Республика Хөкүмәтенә ресурсларны нәтиҗәлерәк файдалану исәбенә конкрет авыруны дәвалауга юнәлдерелә торган средстволар өлешен арттырырга кирәк.

Спорт даирәсенә шактый зур чыгымнар тоту мөмкинлеге тапкан эре акционерлык җәмгыятьләренең һәм башка товар җитештерүчеләренең башлангычын һәм эшчәнлеген тәнкыйтьләмәскә, ә аларның бу күркәм гамәлләренә кушылырга һәм ярдәм күрсәтергә кирәк. Бу чыгымнар яшь буынны, безнең балаларыбызны актив төстә спортка тарту, яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне кисәтү проблемаларын хәл итү һәм бу даирәдә зур перспективалы инфраструктура төзү мөмкинлеге бирә.

Агымдагы ел башында Татарстанның киң колачлы яңа программасы – Торак социаль ипотека программасы старт алды. Программа 48 меңнән артык гаиләне бушлай торак белән тәэмин итүдә моңарчы үрнәге булмаган Тузган торакны бетерү программасына алмашка килде. Яңа программа җирне капиталлаштыру, пай туплау һәм башка төрле гамәлләрдән файдалануны күздә тота. Ә иң мөһиме - мохтаҗ кешеләрне квартиралар белән тәэмин итүнең иң кулай формасы эшләнде. Бу программада өстенлек яшьләргә, бюджет даирәсе хезмәткәрләренә һәм аны финанслауда катнашучы предприятиеләрнең хезмәт коллективларына бирелә.

Хөрмәтле халык депутатлары!

Югарыда билгеләп кителгән бурычларны уңышлы хәл итү өчен предприятиеләр эшчәнлеген бәяләүнең яңа системасына күчү зарур. Төп критерий өстәлгән бәя булырга тиеш. Бу предприятиенең республика һәм гомуммилли икътисадка керткән өлешен төгәл итеп үлчәү мөмкинлеге бирүче, бер үк вакытта хезмәт хакын һәм акча керемнәрен үстерү буенча куелган бурычларның гамәлгә ашырылуына нәтиҗәле контроль тәэмин итүче тулаем региональ продуктның игезәге.

Хәзерге этапта промышленность сәясәте төп өч мөһим мәсьәләне хәл итүгә корылырга тиеш:

- инвестиция процессларын стимуллаштыру;
- продукциянең сыйфатын күтәрү, җитештерүне яңартып кору һәм техник җиһазландыру;
- яңа базарлар үзләштерү һәм республика продукциясен киңрәк колач белән урнаштыру.

Бөтен халык мәнфәгатьләрендә инвестиция климатын яхшырту өчен безнең тарафтан ике яңа оешма — Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды һәм Татарстан Республикасының Залог-иминият тотрыклыландыру фонды төзелде. Аның беренчесе алдында кече, урта һәм венчур бизнеска, инновация программаларын финанслауга ярдәм күрсәтүнең яңа нәтиҗәле проектларын эзләү бурычы тора. Әлеге максат өчен без 2,8 миллиард сум планлаштырдык.

Татарстан Республикасының Залог-иминият тотрыклыландыру фонды финанс средстволары алу мөмкинлеген арттыру, икътисадка «озын» инвестиция чараларын җәлеп итү өчен билгеләнгән. Фондны формалаштыруга 6,9 миллиард сум каралган.

Республика икътисадының конкурентлык сәләтен тәэмин итү өчен дәүләт ярдәмен республиканың эзлекле төстә үсүен формалаштыра торган түбәндәге биш төп өлкәгә туплау зарур:

- инновацияләр, фән һәм фәнни хезмәтләр күрсәтү;
- югары технологияләргә нигезләнгән сектор;
- ягулык-энергетика комплексы;
- агропромышленность производствосы;
- кече һәм урта бизнес.
Нефть табу, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, авиация, автомобиль, машина һәм приборлар төзү промышленносте, оборона-промышленность комплексы, яңа югары технологияләр булдыруда һәм кертүдә әйдәп барырга тиешләр. 2004 елда әлеге тармак предприятиеләре иң югары икътисадый үсеш темплары күрсәтте. Татарстан Республикасында машина төзелешендә үсеш – 12,9 процент (Россия Федерациясендә –11,7 процент), Татарстан Республикасы буенча химия һәм нефть химиясе тармагында – 12,5 процент (Россия Федерациясе буенча – 7,4 процент) булды. Шул ук вакытта нефть химиясе һәм нефть эшкәртүдә рентабельлек дәрәҗәсе Россиядәге уртача күрсәткечләрдән өчтән бергә диярлек югары. Болар бар да берничә ел элек безнең тарафтан кабул ителгән үсеш стратегиясенең дөрес булуын раслый. Агропромышленность комплексы — авыл икътисадының мөһим секторы буларак та, бөтен республика территориясенең иминлеген, төзеклеген тәэмин итүче күрсәткеч буларак та, өстенлекле юнәлеш булып кала.

Республиканың уңышлы үсүче эре партнерлары буларак Татарстан Республикасының кечерәк шәһәрләрендә һәм торак пунктларында җитештерүнең аерым төрләрен төзү процессларын активлаштыруга аерым игътибар биреләчәк. Ирекле эшче көчләрнең булуы, чагыштырмача түбән хезмәт хакы, анда җитештерүне үстерү өчен кулай шартлар тудыра.

Эшмәкәрлекне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрү зарур. Бу процесста әйдәп баручы ролен инде дәүләт түгел, ә үз-үзләрен җайга сала торган тармак берләшмәләре уйнарга тиеш. Алар эшмәкәрләрне намуссыз конкуренциядән саклау белән шөгыльләнергә, дәүләт идарәсенең яңа механизмнарын җайга салуда актив катнашырга, коррупциягә каршы торырга, контрольлек итүче органнар белән үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә, эшмәкәрләр даирәсенең абруен, хезмәт хакын «конвертта» түләгән, эш йөртү этикасы принципларын бозган бер көнлек фирмалардан һәм компанияләрдән сакларга бурычлы.

Хөрмәтле халык депутатлары!

Дәүләт хезмәткәрләренең халык белән сыйфатлы эшләргә тиешлегенә аерым игътибар итәсем килә. Һәр дәүләт хезмәткәре халыкның иң мөһим тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндерү үзенең төп бурычы һәм вазыйфасы булуын тирән аңларга тиеш. Теләсә кайсы дәүләт органына мөрәҗәгать иткән һәр татарстанлы үзенә карата игътибар һәм күркәм мөнәсәбәт тоярга, үзе күтәргән мәсьәлә буенча кулдан килгәннең барысы да эшләнәчәгенә ышанырга тиеш.

* *

Әлбәттә, безнең башлангычларның уңышы парламент, башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының үзара килешеп һәм нәтиҗәле эшләвенә бик нык бәйле булачак. Без элек-электән «йөкне» бергәләп җигелеп тартып бардык (мин моны чыгыш ясаучыны да күздә тотып әйтәм) һәм мондый эш стиле киләчәктә дә сөекле республикабызның алгарышы хакына изге омтылышларыбызда һәм якты ниятләребездә зурдан-зур уңышлар китерер дип чын күңелдән ышанам.

Алда тавыш бирү кебек бик җаваплы эш торуын исәпкә алып, сүземне йомгаклар алдыннан тагын бер нәрсә хакында әйтәсем килә: без бер-беребезне шактый яхшы беләбез, шуңа күрә миңа Сезгә охшар өчен артык тырышуга ихтыяҗ юк. Аннары, сүздә һәм эш-гамәлләремдә мин башка төрле була алмыйм инде.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Хәерле юлга!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International