Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев фикеренчә, ташламалардан файдаланучыларны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре төбәкләрдә хәл ителергә тиеш.
2005 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев фикеренчә, ташламалардан файдаланучыларны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү төбәкләргә тапшырылырга тиеш. "Без базар икътисады шартларында яшибез. Ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе барыбер төбәкләргә биреләчәк, дип уйлыйм, әмма чыгымнарны киметү һәм халык өчен кыенлыклар тудырмас өчен моны тизрәк эшләргә кирәк", - дип белдерде Минтимер Шәймиев "Интерфакс-Поволжье" агентлыгына биргән интервьюсында.
Ташламаларын акчага алмаштыру турындагы закон үз көченә кергәнче, ташламалардан файдаланучыларны
дарулар белән төбәкләрдә тиешле хезмәтләр тәэмин итә иде, дип искә төшерде ул. Аларның эшчәнлеге контрольдә булып, дарулар бирү оешкан төстә узды, базарда конкуренция булды һәм бу, үз чиратында, бәяләргә йогынты ясады.
"Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән схема ташламалы категория гражданнар өчен дарулар базарын монополияләштерүгә китерде. Льготачыларга дип каралган кайбер препаратлар ирекле сатуда тиңдәшләреннән хәтта кыйммәтрәккә дә төшә", - дип билгеләп үтте М.Шәймиев. Килеп туган вәзгыять федераль түрәләрнең ташламалардан файдаланучыларны
өчен дарулар югары сыйфатлы һәм арзан булачак дигән сүзләренең нигезсез булуын күрсәтте. Башка кыенлыклар да килеп чыга. Әйтик, авырулар берничә ел дәвамында конкрет дарулар кулланган ди. Хәзер исә дарулар исемлеге үзәктән билгеләнә, табиблар авыруны ул җайлашмаган башка препаратка күчерергә мәҗбүр. Вак нәрсә кебек тоелса да, сүз кеше турында, аның психологик халәте турында бара, дип ассызыклады Президент.
Аның сүзләренчә, бүген ташламаларны акчага алыштыру кирәкме, юкмы дигән сөйләшүләр актуаль түгел. "Закон кабул ителгән һәм аны үтәргә кирәк. Кем нәрсә генә әйтмәсен ил ташламаларны акчага алмаштыру юлын үтәргә һәм торак-коммуналь хуҗалык реформаларын гамәлгә ашырырга тиеш", - дип уйлый республика башлыгы.
Нәтиҗәдә, ташламаларны акчага алмаштыру процессы халыкка транспорт хезмәте һәм торак-коммуналь өлкәдә хезмәт күрсәтүне яхшыртырга тиеш. Федераль ташламадан файдаланучыларны дару белән тәэмин итүгә элеккегә караганда акча күбрәк бүленеп бирелүен исәпкә алып, монда бөтенесе халык өчен мөһим эшне яхшылап оештырудан тора, -диде республика Президенты.
"Реформаларны ничек кенә авыр кабул итсәк тә, алар уза, тормыш яхшы якка үзгәрә. Без үзебез дә үзгәрдек, яшәү шартларын һәм кибет киштәләрен реформага кадәрге чорлар белән чагыштырырлык түгел. Шул ук вакытта, бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт хезмәте, реформага кадәрге хәлендә һәм бу безнең беребезгә дә ошамый. Әгәр ошамый икән, аларны тамырдан үзгәртергә кирәк", - дип саный Татарстан җитәкчесе.
Бүген федераль һәм җирле хакимиятләр ташламаларны акчага алмаштыру турындагы законның эшләнеп бетмәвен аңлады һәм әлеге реформаның нәтиҗәләрен йомшарту өчен чаралар күрә.
"Моның кебек авыр реформалар үткәрүдән без тәҗрибә тупларга тиеш, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә реформалар кирәклеген кире какмыйча, бу реформаларны гамәлгә ашыру кешеләргә һәм аларның яшәү шартларына ничек йогынты ясавы турында җитди уйларга кирәк", -дип өстәде М.Шәймиев.
Ул: хәзер, халык ташламаларны берьюлы акчага алмаштыру һәм торак-коммуналь хезмәткә тарифлар арту белән очрашкан вакытта, мәгариф һәм сәламәтлек саклау системасындагы реформаларга җитди карарга кирәк, дип ассызыклады.
"Бүген төбәкләрнең, бигрәк тә дотациядә утыручыларның, бюджетлары ташламаларны акчага алыштыру белән бәйле кыенлыклар кичерә. Урта һөнәри белем системасының җирле дәрәҗәгә тапшырылуын исәпкә алырга кирәк. Әгәр югары уку йортларының күбесен өлешчә финанслауны субъектларга тапшырырга тәкъдим итсәк, төбәк бюджетлары моны күтәрә алмаячак", - дип йомгак ясады М.Шәймиев.
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз