Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның 70 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм кичәсендә чыгышы
2005 елның 9 марты, чәршәмбе
Хөрмәтле ватандашлар!
Бүген бөтен татар дөньясы, бөтен җыр сөючеләр бөек җырчыбыз Илһам Шакировның олуг юбилеен бәйрәм итә. Тамаша залыбыз “Яңа гасыр” телеканалы аша бөтен дөньяга тоташкан. Бу – безнең барыбызны да бергә туплап, бер тарафка карата торган зур бәйрәм. Бу - безнең милли хәзинәбез, рухиятебез, илһамиятебез бәйрәме. Без сезнең белән бәхетле буын булып чыктык, чөнки әз дә түгел, күп тә түгел – ярты гасыр буена без Илһам Шакиров җырларын тыңлап, Илһам иҗатының шаһитлары булып, аның белән аралашып, бергә яшибез. Киләчәктә дә шулай булсын. Рәхмәт сиңа, Илһам, булганың өчен. Син – халкыбыз улларының улы дип әйтер идем мин. Сиңа озын гомер телибез, иҗатың шулай матур дәвам итсен. Без - синең белән, Илһам, халык синең белән. Чөнки син – халыкны, халык – сине үз итте. Сиңа карата хөрмәтебез чиксез, ихтирамыбыз тирән, яратуыбыз көчле. Илһамыбыз - халкыбызның горурлыгы.
Илһам Шакировның иҗатына бәһа бирергә тотынсаң, аның иге-чиге булмас, аны бер кеше әйтеп тә бетерә алмас. Менә Илһам Шакиров бүген, үзенең юбилее көнне, сәхнәгә килеп чыккач, без барыбыз да, дәррәү күтәрелеп, озак кул чаптык. Бу көчле алкышлар һәркемнең Илһамга карата мөнәсәбәтен, бөтен хисләрен, иҗатына бәһасен ап-ачык күрсәтте. Илһам, син беләсең, бу синең 50 еллык иҗат тормышыңда гел шулай булды, бүген дә безнең халкыбызның, җыр яратучыларның сине шушылай тәбрикләве - ул иң зур бүләк дип саныйм. Артист өчен моннан да зуррак хөрмәт, моннан да кадерлерәк бүләк булуы мөмкин түгел. Бу турыда син үзең дә һәрвакыт әйтеп киләсең. Минем бүген тагын бер нәрсәгә үз карашымны әйтәсем килә. Синең халык каршында хезмәтең гаять зур. Син татар җырын бик югары күтәрдең. Бүген синең яныңа, сәхнәгә без бик хөрмәт итә торган җырчыларыбыз, остазларыбыз чыгып баскан. Мин аларга карадым да, уйлап куйдым: алар арасында берәү дә Илһамга көнләшеп карамый. Минем моңа иманым камил. Нидер әйтү яки эшләү түгел, бу беркемнең дә башына килми хәтта! Илһамның кем икәнлеген шуннан да аңлап була. Синең бөеклегең, синең дәрәҗәң шуның белән үзеннән-үзе ачыклана.
Минем фикеремчә, синең мәдәниятебез һәм сәнгатебезгә керткән зур өлешең шунда: син безнең бервакытта да күңелебездән чыкмый торган бер сорауга җавап бирдең. Татар моңы нинди була? Бәлкем син дә ахырынача ачыклап бетерә алмагансыңдыр, ләкин син безгә маяк куйдың. Без моңны төрлечә күзаллыйбыз, “моң” сүзенең тәрҗемәсе юк дип әйтәбез. Һәркем үзенчә моңлана. Һәр гасырда безнең халкыбыз үзенең моң-зарын җыр аша белдергән, якыннарын-туганнарын, якташларын җыр-моң белән юатып килгән. Шул ук вакытта, без һәрвакыт бу сорауга җавап эзлибез: бу моңның чиге бармы, моң ни дәрәҗәдә булырга тиеш, моңны кеше күңеленә тагын да тирәнрәк салып буламы? Менә шушы сорауларга, Илһам, син җавап бирә алдың. Чөнки бүгенге көндә - мин моны һич икеләнмичә әйтәм - син чыннан да “моң” дигән төшенчәнең бөтен тирәнлеген, серләрен, мөмкинлекләрен ачып бирдең, аны үзеңнең моңың үрнәгендә безгә җиткердең. Моң нинди булырга тиеш дисәләр, мин, моң – ул Илһам Шакиров җырлаган җыр була дип әйтер идем. Халкыбыз тарихының бүгенге чорында син моны ачык аңлаттың. Әлбәттә, тиз арада шушы дәрәҗәдә моңлы егетләребез-кызларыбыз килеп чыкса бик шатланыр идек. Кайсы гасырда туар икән әле андый моң иясе? Ә моңның бүгенге маягы, бүгенге дәрәҗәсе - ул син күтәргән дәрәҗә. Һәм син ул маякны бик югары тотасың. Моның өчен моңлы халкыбыз сиңа мәңге рәхмәтле.
Илле ел буена без сине яртаканнан ярата гына барабыз. Бу – гаҗәеп күренеш. Мин моны тормышның бер өлкәсендә дә, бер һөнәрдә дә, бер тирәлектә дә була торган хәл түгелдер дип саныйм. Син - Рәсәйнең дә, Татарстанның да халык артисты, күп кенә зур конкурсларның иң югары бүләкләрен алган, зур җиңүләргә ирешкән җырчы. Дөресен әйтим, соңгы вакытта без синең бу юбилееңа тиешенчә әзерләнә алырбызмы, Илһам иҗатына лаек бәһа бирә белербезме, Илһам дәрәҗәсенә торырлык бүләк табарбызмы дип борчылдык. Мин моны бүген ачыктан-ачык әйтәм. Моннан бер ел элек, 2004 елның февралендә республиканың Дәүләт Советы Татарстанның дәүләт бүләкләре турында закон кабул итте. Хәзер Татарстанның үз ордены, үз медале бар. Әмма без аны кемгәдер тапшырырга ашыкмадык, сабыр итәргә килештек. Безнең сабырлык дәрәҗәсен сез инде барыгыз да яхшы беләсез. Мин әйттем, тарихыбызда беренче тапкыр дәүләтчелегебезне чагылдырган бүләк барлыкка килгән икән, димәк беренче орденның иясе - казанышларын бөтен халык белә һәм таный торган лаеклы кеше булырга тиеш. Без бер ел көттек һәм бүген морадыбызга ирештек. Мин 11 февраль көнне Указга кул куйдым: республикабызның иң югары дәүләт бүләге “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” - “За заслуги перед Республикой Татарстан” дигән беренче орден белән Илһам Гыйльметдин улы Шакировны бүләкләргә. Бу орденны сиңа тапшырырга рөхсәт ит, Илһам. Барыбыз да тәбриклибез сине!
Илһам белән без бүген көндез аның бик матур, заманча җиһазландырылган, Казаныбызның иң матур җирендә урнашкан өр-яңа фатирында очрашып чәй эчтек. Форсаттан файдаланып шуны әйтәсем килә, республикабызның булдыклы уллары бар, бу фатирны Илһам Шакировка шуларның берсе - “Татэнерго” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фәрдиев, безнең теләкне гамәлгә ашырып, тулысы белән җиһазлап бүләк итте.
Әйтмичә китә алмыйм, бүген, чәй эчеп утырган арада Илһам миңа балачагын бераз сөйләде. Дөресен генә әйткәндә, минем әле аның бу хатирәләрен үз авызыннан ишеткәнем юк иде. Авылда тимерчедән дә гаделрәк, булганрак, хөрмәтлерәк кеше булмаса да, Илһам Шакировның әтисен – тимерче кешене репрессия корбаны итәләр. Алты бала әтисез кала. Шуннан соң Илһам әнисе белән хәер сорашырга мәҗбүр була. Чабата да сатып карыйлар, тик урманлы авылда чабата алучы юк, анда һәркем чабата үрә. Урмансыз авыллар ерак, барырга хәл юк дип сөйли Илһам. Беркөнне юлыбыз уңды, кичкә чабатага берничә бәрәңге алыштырып алдык, ди. Авылга таба кайтабыз, ләкин бер хәлем дә калмады, ди. Шул бәләкәй, ач баланың ничек хәле булсын? Әнигә әйттем, ди: әни, минем башка атлый алмыйм. Әнисе шунда бер йортка кереп, өч бәрәңгене пешереп, баласын ашата. Шулчаклы исемдә калган, ди Илһам: авылга кайтып җиткәндәрәк тау кебек җир бар иде, шуны көчкә мендем, ди. Менә шундый михнәтләр аша узып та сынатмаган бер татар егете бу. Аннан инде Казанда укыган чакларын, радиода җырлый башлагач, кырыгар тиен акча эшләгәнгә чиксез шатланганнарын сөйләп утырды ул бүген. Сүз дә юк, безнең күбебезнең тормышы шундый булды. Әмма Илһамның иҗат рухы сынмаган, бу аның зур ихтыяр көче турында сөйли.
Тирәннән уйлап карасак, Илһам, син инде тере легендага әйләнеп барасың. Безнең бөек иҗади шәхесләребез барысы да вакытында кадер-хөрмәт күрә алмаган, бәлкем әле хәзер дә игътибарыбыз җитеп бетмидер. Бәхеткә каршы, синең белән мондый хәл булмагандыр дип уйлыйм. Җырчыларның Илһам Шакиров исемендәге халыкара конкурсы игълан ителде. Анда яшь җырчыларыбыз, Илһам Шакировка охшарга тырышып, әзрәк кенә булса да аңа якын килеп булмасмы дип өметләнеп, синең иҗатыңнан дәрт һәм илһам алып, авыз тутырып халык җырлары җырлыйлар. Болар бит, Илһам, барысы да үзең бар чагында гамәлгә керде. Аның өчен бик зур рәхмәт. Чөнки, чыннан да, без барыбыз да әлеге күркәм гамәлдән үрнәк алабыз. Инде мине шунысы сокландырды: барыгыз да беләсез, җырчыбыз Салават Роберт Рәкыйпов һәм Роберт Андреев язган “Мин яратам сине Татарстан” җырын яратып җырлый. Анда автор: “Мин яратам сине, Татарстан, Тукайларың, Сәйдәшләрең, Җәлилләрең өчен яратам” дип язган. Җырлый-җырлый, инде икенче варианты килеп чыкты: Илһамнарың өчен яратам дигән өстәмәсе бар хәзер. Бу бит үзеннән - үзе килеп чыкмый. Бу сорап ала торган нәрсә түгел. Халык моны үзе шулай кушып җырлый, чөнки син халык телендә. Татарстанда, гомумән, милләтенә карамастан, сине белмәгән, синең турыда фикере булмаган кеше юк та ул. Халык сине исән көе мәңгеләштерә. Бу – зур хөрмәт чагылышы. Мин Габдулла Тукайның “Өзелгән өмет” дигән җанны тетрәндергеч шигырен бервакытта да тыныч укый алмыйм. Шагыйрь үзенең дөньядан китәсен белеп, шундый шигырь язарга көч тапкан. Ул сезнең барыгызга да мәгълүм юллар: “И мокатдәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?”- ди ул үзе турында. Ә Илһамга карата минем бу шигырьне болай дәвам итәсем килә:
Халкым тели - кабул булсын,
Озак гомер яңгырасын
Илһамга хас сихри аваз!
Шулай булсын. Миңа да бу шигырьне дәвам итеп, синең сиксән яшьлек юбилееңда озын итеп укырга язсын. Сау-сәламәт бул, Илһам, безнең тормышка илһам өстәп мең яшә!
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз