Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең вазыйфасына керешүе уңаеннан 2005 елның 25 мартында ясаган чыгышы

2005 елның 25 марты, җомга
Хөрмәтле халык депутатлары!

Кадерле кунаклар!

Бүген, 25 мартта, Татарстан Республикасы Президентын сайлаганга нәкъ менә дүрт ел узгач, безнең республика тормышында тагын бер тарихи вакыйга булды. Язмыш ихтыярыдыр инде, ул турыдан-туры минем исемем, төгәлрәге республика җитәкчесе буларак минем соңгы дистә ярым елдагы эшчәнлегем белән бәйле. Хөрмәтле Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Сез бернинди икеләнүсез үзегезнең тавышларыгызны биреп Татарстан Республикасы Президенты буларак минем якындагы биш елда сөекле республикабызны җитәкләүне дәвам итү хакында Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның тәкъдимен хупладыгыз.

Күпмилләтле халкыбызның, аның парламентының, Россия Федерациясе Президентының ярдәменнән һәм ышанычыннан башка республиканың тотрыклы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итеп булмый.

Бу факторлар безнең Татарстан кебек республикада Президентның югары вәкаләтләрен уңышлы гамәлгә ашыруда төп һәм хәлиткеч шарт булып тора.

Хөрмәтле татарстанлылар! Озак вакытлар үзара аңлашып, үзара ышаныч һәм ихтирам күрсәтеп яшәр һәм эшләр өчен күркәм шартлар тудырганыгыз өчен сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Чын күңелдән әйтәм — мин сезнең миңа карата булган бу күркәм мөнәсәбәтегезне югары бәялим. Ышанычыгызны аклармын, иншалла. Ул гына да түгел, Татарстанның киләчәге матур булачагына иманым камил. Күп еллар дәвамында безнең тарафтан иҗади хезмәт нәтиҗәсендә тудырылган асыл кыйммәтләр моңа нигез булып хезмәт итә.

Хөрмәтле Сергей Владиленович!

Татарстанның күпмилләтле халкын, аның җитәкчеләрен тирән аңлаганы һәм ихтирам иткәне өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга олы рәхмәтебезне юллап, без Сездән Татарстан Республикасында яшәп килгән социаль-әхлакый һәм сяәси вәзгыятьнең Россия Федерациясен дөньяның цивилизацияле һәм абруйлы дәүләте ясау буенча аның изге омтылышларына хезмәт итүе хакында җиткерүегезне сорыйбыз. Аңа түземлек, исәнлек-саулык һәм уңышлар телибез!

Бүген, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында тавыш бирү алдыннан мин якын киләчәктә үсеш стратегиясен исәпкә алып 2005 елга Татарстан Республикасы Президентының еллык Юлламасына нигезләнгән программ чыгыш ясадым. Кыскача гына аның аерым нигезләмәләрен билгеләп үтмәкче булам.

Республикабызның социаль-икътисадый тормышында безнең өчен һич тә үзгәрешсез кала торган кыйммәтләр бар. Бу, беренче чиратта, милләтара, динара татулык. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр бүлешү турында яңартып эшләнә торган Шартнамә кысаларында Татарстанның дәүләтчелеген нәкъ менә шушы нигездә генә ныгытырга мөмкин.

Без Шартнамәдә милли-мәдәни, рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү белән бәйле барлык мәсьәләләрне беркетергә тиеш. Шулай ук нефть һәм газ чыгару өчен озак вакытлар файдалану аркасында республиканың халык тыгыз яши торган гаять зур территориясендә әйләнә-тирә мохитка, эчә торган суга һәм җир асты байлыкларына китерелә торган экологик зыянны компенсацияләү принципларын табу зарур.

Федерализмны үстерүне, демократик нормаларны ныгытуны, кеше хокукларын саклауны, сүз иреген тәэмин итүне күздә тотып республикада уздырыла торган сәясәт чит илләрнең һәм илебез инвесторларын көннән-көн күбрәк җәлеп итә. Без ышаныч тәэмин итү баскычларыннан нык адымнар белән күтәреләбез дип исәплим.Әгәр төп капиталга инвестицияләр күләмнәре үсеше узган елда республика буенча 87 миллиард сум тәшкил итүен исәпкә алсак, моның безгә төп фондларны тизрәк яңартырга һәм инновация буенча үсәргә зур мөмкинлекләр тудыруын билгеләп үтәргә кирәк. Әлеге максатларда безгә ике ел эчендә бу кертемнәрне елга йөз миллиард сумга арттыру зарур. Республиканың финанс-кредит системасы моны булдыра ала. Ул Россиядә иң үскән һәм ныклы система. Республикада капитал өчен иң кулай шартлар тудыру мөһим.

Безнең нефть чыгару күләмен елга 30 миллион тонна күләмдә саклау һәм нефть химиясенең үсеш темпларын арттыру стратегиясе үзен тулаем аклый. Узган ел бу тармакта үсеш 12,5 процент тәшкил итте. Машина төзелешендә, беренче чиратта «КамАЗ» акционерлык җәмгыяте исәбенә, сизелерлек үсеш булуын исәпкә алып, безгә алдагы биш елда аның промышленность продукциясе күләмендәге өлеше кимендә 30 процентка үсүен тәэмин итәргә кирәк.

Республика хөкүмәте алдына тулаем икътисадның, кече һәм урта бизнесның, булган финанс-кредит ресурсларының мөмкинлекләрен һәм базар икътисады белән бәйле башка чараларны актив файдалану исәбенә Федераль максатчан программа тәмамланганнан соң да бюджетның салым базасын киметмәү, ә 2008 елдан башлап аның реаль үсешен тәэмин итү бурычы куела.

Авылны һәм агропромышленность комплексын үстерү безнең өстенлекле юнәлешебез булды һәм шулай булып кала да. Монда инвестицияләр агымы өчен тиешле шартлар тудыру мөһим. Авылга барырга әзер торган компанияләргә законда каралган барлык ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.

Икътисадның үсеш темпларын һәм нәтиҗәлелеген күтәрмичә без халыкның керемнәрен тизләтеп үстерүгә исәп тота алмыйбыз.

Ташламаларны акчага алмаштыру, торак-коммуналь хуҗалык өчен каралган средстволарны сак һәм дөрес файдаланганда без киләсе елдан башлап, тарифлар үсешенең инфляция темпларыннан югарырак сикерүенә юл куймыйча, хезмәтләрнең сыйфаты сизелерлек яхшыруына исәп тота алабыз.

Республика Министрлар Кабинетына 2006-2009 елларда җылылык җитештерү республикадагы уртача күрсәткечләрдән 2-3 мәртәбә югарырак булган җылылык чыганакларын реконструкцияләү һәм алмаштыру бурычы йөкләнде. Су белән тәэмин итү буенча да шундый ук чаралар күрү зарур. Бу адым торак-коммуналь идарәсенә тарифларны киметүдә хәлиткеч роль уйнаячак.

Республикада фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, мәдәният һәм спортны финанслау күләме Идел буе регионнары белән чагыштырганда югарырак. Шул ук вакытта әлеге средстволарның структураларын оптимальләштерү хезмәтләрнең сыйфатын сизелерлек яхшырту һәм социаль даирәдә эшләүче хезмәткәрләрнең эш хаклары дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге бирер иде.

2006 елдан башлап без республикада бюджет даирәсендә хезмәт хакының зуррак күләмдә булуын тәэмин итәргә бурычлы. Бу таләп киләсе ел бюджеты проектында ук чагылыш табарга тиеш.

Алдагы биш елга һәм соңрак чорларга исәпләп кабул ителгән Социаль-ипотека программасы бюджетта эшләүчеләргә һәм яшьләргә торак алу мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән. Кешеләр инде ел ахырында ук халыкның аз тәэмин ителгән катламнарын торак белән тәэмин итүдә Татарстанда күрелгән бу яңа чараларның бәхәссез өстенлеген тоярга тиешләр.

2005 елда җирле үзидарәне реформалау төгәлләнү этабына керә. Яңа Федераль закон муниципалитетлар шөгыльләнергә тиешле җирле әһәмияттәге мәсьәләләрнең тулы исемлеген бирде. Әлеге чаралар нәтиҗәсендә хакимият халык ихътыяҗларына якынаячак.

Тормыш безнең җирле хакимиятне оештыруга карата фикерләребезнең нигезле булуын тулысынча раслады. Күп регионнардан аермалы буларак без идарә итүнең оптималь дәрәҗәсен саклап калу белән беррәттән, икътисадны һәм социаль даирәне реформалаштырып дәүләт органнары һәм җирле үзидарә структуралары арасында вәкаләтләр алмашу өчен матди-финанс нигез дә салдык.

Агымдагы ел ахырында бездә беренче мәртәбә идарә итүнең муниципаль институтлары шәһәрләр һәм районнар дәрәҗәсендә барлыкка киләчәк. Без бу дәрәҗәдәге тулы хокукка ия муниципаль хакимият формалаштыру чорында, Татарстан Республикасы Президенты фикерен исәпкә алып, төзелмә башлыкларын, аларның мөрәҗәгате буенча җирле Советлар тарафыннан сайлау тәртибен тәкъдим итәбез.Сайлауларның мондый схемасы, минемчә, Татарстанның муниципаль реформага «шома» керүен тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.

Кадерле дуслар!

Бу ел безнең барыбыз өчен дә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы белән истәлекле. Татарстан Республикасында 350 меңгә якын кеше сугыштан әйләнеп кайтмады, сугышка киткәннәрнең һәр икенчесе диярлек һәлак булды. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү - безнең изге бурычыбыз. Федераль үзәк белән бер үк вакытта республика, урыннардагы барлык хакимият органнары Бөек Ватан сугышында катнашучыларның матди хәлен яхшырту һәм бөек Җиңүнең юбилеена лаек колачлы бәйрәм чаралары оештыру буенча күп кенә нәтиҗәле эшләр эшли. 9 май көне халык күңелендә бәйрәмнәрнең бәйрәме булып гомергә сакланыр дип ышанам.

Дәүләт комиссиясе Рәисе Владимир Владимирович Путин билгеләп үткәнчә, Казанга 1000 ел тулуның иҗтимагый-сәяси әһәмияте искиткеч зур. Юбилей күпгасырлык цивилизациянең тантанасы, Көнчыгыш һәм Көнбатышның рухи-мәдәни симбиозы буларак, безнең төбәкнең кабатланмас тарихи миссиясен тануны аңлата. Башкалабыз кызу темплар белән үзгәрә, матурлана. Зур күләмдә төзелеш эшләре башкарылды. «Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү» федераль максатчан программада билгеләнгән күп чаралар гамәлгә ашырылды. «Татнефть», «Түбән Кама Нефть Химиясе», «Казан вертолет заводы», «Оргсинтез», «Татэнерго» һәм башка кайбер акционерлык җәмгыятьләре тарихи һәйкәлләрне торгызуга зур инвестицияләр җибәрәләр. Тантаналы чаралар программасы этаплап гамәлгә ашырыла. Алар арасында Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә катнашучы дәүләтләр дәрәҗәсендә очрашу, Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы аеруча зур әһәмияткә ия булачак. Җыеп кына әйткәндә, Казан юбилеен лаеклы рәвештә оештыру безнең барыбыз өчен дә өлгергәнлеккә имтихан ул.

Хөрмәтле кунаклар!

Чираттагы срокка Республика президенты вазыйфасына керешү уңаеннан башкарылган бүгенге актны мин чын федерализмга, цивилизациягә һәм демократиягә алып бара торган катлаулы һәм безнең өчен гаять әһәмиятле тариха юлда сөекле республикабызга, тулаем илебезгә хезмәт итүдә объектив ихтыяҗ дип карыйм.

Үзгәрешләр чоры никадәр генә катлаулы булса да, мин халкыбызның безгә кадәр яшәп киткән бик күп буыннары хыялында йөргән һәм инде безнең заманда ук гамәлгә ашырыла башлаган олы максатлар хакында исегезгә төшерәм һәм тормышта да, хезмәтебез белән дә аларга лаек булырга чакырам.

Барыгызга да исәнлек-саулык, иминлек телим, газиз ватандашлар!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International