Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы студентларының IV Конгрессы катнашучыларына сәламләү юллады

2005 елның 8 апреле, җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүген Казанда ачылган Татарстан Республикасы студентларының IV Конгрессы катнашучыларына сәламләү юллады. Президент үзенең сәламләвендә билгеләп үткәнчә, Конгресс студентларга үзләре һәм үз проблемалары турында ачыктан-ачык белдерү һәм хакимият белән яшьләр арасында җанлы диалог булдыру өчен уникаль мөмкинлек булып тора.

ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Татарстан Республикасы студентларының IV Конгрессы катнашучыларына сәламләве:

Татарстан Республикасы студентларының IV Конгрессы катнашучыларына чын күңелемнән сәлам юллыйм!

Бу Конгресс, алдагылары кебек үк, студентларга үзләре һәм үз проблемалары турында ачыктан-ачык белдерү өчен уникаль мөмкинлек булып тора. Безнең өчен бу – хакимият һәм яшьләр, аларның иң күп санлы вәкилләре – студентлар белән җанлы әңгәмә урнаштыру мөмкинлеге. Студентлар форумы дәүләтне дә, иҗтимагый оешмаларны да үз менталитетларында барлык замана процессларын, җәмгыятьтәге үзгәрешләрне чагылдырып торган студентларның язмышы кызыксындыруын тагын бер кат раслый.

Студентлар белән эш ТРда дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлләштерүнең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Шунысын ассызыкларга кирәк: республикада яшьләр сәясәте гамәлгә куелды, һәм ул эзлекле һәм киң таралган рәвеш алды. Аның унъеллык үсешенең төп нәтиҗәсе – яшьләргә карата дәүләти мөнәсәбәт, бу өлкәдә ышанычлы партнерлар булып “Ватан” яшьләр иҗтимагый оешмасы, “Сәләт”, КВН хәрәкәте, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы һәм, әлбәттә, Студентлар лигасы тора.

1996 елда оештырылган Студентлар конгрессы Татарстан Республикасының югары уку йортларында укучы яшьләрне берләштерә һәм студентлар проблемаларын хәл итү, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау белән актив шөгыльләнә. Студент берләшмәләре яшьләрне социальләштерүдә, профессиональ сыйфатлары үсешендә иң мөһим факторларның берсе булып тора. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының бөтен вузларында да диярлек студент оешмалары, студентларның үзидарә органнары, шулай ук Советлары һәм Берлекләре эшли.

Иҗтимагый тормышта катнашу - студентларның иҗади потенциалын ачыклау һәм үстерүдә мөһим шарт. Студент еллары - күпкырлы, төрле тормыш карашларына һәм кыйммәтләренә ия һәм аларны прогрессив башлангычлар гына түгел, ә конструктив булмаган хәрәкәтләр дә җәлеп итәргә мөмкин. Шуңа күрә яшьләрнең иҗтимагый хәрәкәтен, студентлар инициативасын иҗатка, республикада баручы үзгәртеп коруларга теләктәшлек итүгә юнәлдерергә кирәк.

Без яшьләр, студентлар тарафыннан прогрессив һәм иҗади процессларга теләктәшлек белдергәннәре өчен рәхмәтле. Сезнең актив тормыш позициягез Татарстан Республикасының 60 проценттан артык яшь гражданинының соңгы сайлауларда катнашуына йогынты ясады.

Дәүләт, үз чиратында, яшь буынны социальләштерү, җәмгыять каршындагы проблемаларны хәл иткәндә студентларның актив катнашуын тәэмин итәргә омтыла.

Сезгә зур иҗади уңышлар, сәламәтлек, муллык телисе килә.

Татарстан Республикасы Президенты
М.Ш.Шәймиев


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International