Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан республика гражданнарына мөрәҗәгате

2005 елның 7 мае, шимбә
Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары!

Кадерле ватандашлар!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәтебез һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән данлы юбилей - күпмилләтле халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 60 еллыгы белән тәбрик итәм!

Левитанның бәгырьләргә үтеп керә торган тантаналы тавышы нацистлар Германиясенең бирелүе хакында бөтен илебезгә хәбәр иткән истәлекле көннән соң җиргә берничә буын килде һәм үсеп җитте, ләкин күптән булып узган сугыш хакында хатирәләр әүвәлгечә чал чәчле ветераннардан алып укучы балаларга кадәр безнең һәркайсыбызның йөрәгендә яши. Һәм моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки дөньяны тетрәткән мондый фаҗигаларны һәм бөек җиңүләрне вакыт бизмәненә салып үлчәп булмый — алар аерым милләтнең, бөтен кешелек дөньясының күмәк аңында мәңгелеккә уелып калалар.

Без сугышның барлык кыенлыкларын һәм сынауларын бер халык, бер ил булып уздык. Үлем куркынычы янавына, ачлыкка һәм суыкка карамастан, без бу җиңүне фронтларда үз-үзебезне аямыйча көрәшеп,завод станоклары артында һәм колхоз кырларында, конструкторлык бюроларында һәм тылдагы госпитальләрдә фидакарь хезмәт белән яулап алдык. Без халыклар белән түгел, ә дөнья тарихындагы иң вәхши һәм җимергеч фашизм идеологиясе, үзләренең кешелек сыйфатларын югалткан ерткычлар һәм аларның ялчылары белән сугыштык һәм җиңеп чыктык. Без, кайбер хәсрәт тарихчылар раслаганча, заяга корбан ителгән миллионнарча кеше гомере исәбенә түгел, ә эшебез хак булганга җиңдек.

Бөек Җиңү өчен без бик кыйммәт хак түләдек. Фәкать өч миллионлы бер Татарстаннан гына да җиде йөз меңнән артык кеше фронтка китте. Аларның яртысы диярлек мәңгелеккә яу кырларында ятып калды. Татарстанның күпсанлы эзтабарлары һәм ветераннар оешмалары тырышлыгы нәтиҗәсендә без әлегә кадәр якташларыбызның үлемсез батырлыклары хакында яңадан-яңа хәбәрләр ишетәбез, табылган геройларның җәсәдләрен зурлап күмәбез, дистәләгән еллар узгач та ветераннарга күрсәткән батырлыклары өчен сугышчан бүләкләр тапшырабыз.

Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең якты хатирәсе шәһәр һәм авылларыбыз урамнары атамаларында, меңләгән бронза һәм гранит һәйкәлләрдә гәүдәләндерелгән, туган як һәм мәктәп музейларында саклана торган бәяләп бетергесез кыйммәтле экспонатларда мәңгеләштерелгән. Җиңү көнен һәм республикабыз башкаласының меңъеллыгын бәйрәм итү алдыннан Казан каласының нәкъ үзәгендә — чал Кремльдә тантаналы төстә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы ачылды. Казан халкы яратып йөри торган Җиңү паркының йөзе сизелерлек яңарды. Болар бар да бездә Татарстан каһарманнарының якты истәлеге республикабыз гражданнары күңелендә беркайчан да сүнмәс һәм сүрелмәс дигән тирән ышаныч уята.

Һәлак булган батырларның истәлеген мәңгеләштерү, үзебезнең арада яшәүче ветераннарга бөтен халык белән кадер-хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү нәкъ менә шушындый конкрет эш-гамәлләргә нигезләнергә, балачактан таныш булган: «беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады» дигән канатлы сүзләрне тормышка ашырырга ярдәм итәргә тиеш.

Кызганыч, ләкин моннан алтмыш ел элек көрән чумадан саклану максатында дөнья халыкларына ясалган прививка бар җирдә дә үтемле дару булып чыкмады. Шунысы җанны әрнетә, кайбер илләрнең шәһәр урамнарында бүген яңадан «милли бәйсезлек өчен көрәшүчеләр» битлеге астына яшеренгән фашист калдыклары марш басалар, ә аларга каршы торучы антифашистлар җәмәгать тәртибен бозучылар дип игълан ителәләр. Югары милли хисләр һәм шул хисләр астына яшеренгән хыянәт арасында бернинди уртаклык булмавын газиз тормышларын корбан итеп раслаган ялкынлы патриот Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре васыятьләренә тугрылык саклаган халкыбыз әлеге «көрән» тарихның мескен варисларына үзенең гадел сүзен әйтер дип ышанам. Һичшиксез, һәр буын Бөек Ватан сугышын үзенчә аңлый, үзенчә күз алдына китерә. Хәер, башкача була да алмас иде: чөнки берәүләр аны үз җилкәләрендә күтәрделәр, икенчеләр — сугыш турында китаплардан укып һәм ветераннар сөйләгәннәрдән чыгып белделәр, ә өченчеләр — күпчелек — бу дәһшәтле сугышны хәзерге фильмнар һәм белем бирүче компьютер программалары аша аңларга тырышалар. Ләкин шунысы бик мөһим, илебез гражданнарының һәр буыны алтмыш ел элек яулап алынган бу Җиңүнең дөньякүләм әһәмиятле җиңү булуына чын күңелдән ышана. Димәк, без элеккечә үзенең героик тарихына лаек бер ил һәм бер халык.

Безнең борынгы җиребезне башка беркайчан да сугыш ялкыны көйдермәсен, күгебез аяз, тормышыбыз имин һәм мул булсын!

Хөрмәтле ветераннарыбыз, сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, иминлек һәм кадер-хөрмәт күреп яшәүне, ә Татарстан халкына — әлеге Бөек Бәйрәмне лаеклы каршылауны телим!

Татарстан Республикасы
Президенты
М.Ш.Шәймиев


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International