Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Сабан туе – 2005 бәйрәме уңаеннан тәбрикләү сүзе

2005 елның 2 июне, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле татарстанлылар!

Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе белән тәбрик итәм!

Язгы кыр эшләренең тәмамлануы белән бәйле рәвештә туган бәйрәм буларак, Сабан туе табигатьнең уянуын хәбәр итә, халкыбызның хезмәт сөюче, көр күңелле һәм киләчәккә өмет-ышаныч белән яшәүче милләт булуын гәүдәләндерә. Асылын югалтмыйча, буыннардан буыннарга күчеп, ул безнең кабатланмас гореф-гадәтләребезне һәм бай рухи хәзинәбезне дәверләр аша безнең көннәргә китереп җиткерде.

Яңа дусларның һәм чын теләктәшләрнең артуы нәтиҗәсендә Сабан туе мәйданы елдан-ел киңәя бара. Милләтенә, диненә, социаль хәленә бәйсез рәвештә ул һәркем өчен ачык һәм аңлаешлы, шуңа күрә бу бәйрәм Россия Федерациясе регионнарында да, күп кенә башка ил-җирләрдә дә киң танылып олы ихтирам казанды. Очына чиккән сөлге эленгән агач колга исә бөтен татар дөньясын берләштерүче символга әверелде.

Бу ел күпмилләтле Татарстан өчен аеруча үзенчәлекле ел. Безнең борынгы һәм мәңге яшь башкалабыз – Казан үзенең меңъеллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан республикабызга Россия регионнарыннан, ерак һәм якын чит илләрдән дистәләрчә абруйлы делегацияләрнең килүе көтелә, алар бездә кунак булырлар һәм күпсанлы бәйрәм чараларында катнашып онытылмас матур хатирәләр алырлар дип өметләнәбез. Күз явын алып торган бизәкләре һәм күңелле тамашалары белән сокландыручы Сабан туе бу көннәрдә халкыбызның иң күркәм традицияләре һәм мәдәни кыйммәтләре белән якынрак танышу, бәйрәмнең кабатланмас рухын бөтен тирәнлеге белән тою мөмкинлеге бирер дип ышанам.

Быелгы Сабан туе ватандашларыбыз арасында татулыкны һәм дуслыкны үстерүгә хезмәт итсен, ә бәйрәм рухы сезне яңа казанышларга рухландырсын, киләчәк көннәргә ышаныч бирсен. Сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы
Президенты
М.Ш.Шәймиев

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International