Минтимер Шәймиев чыгышы

2005 елның 28 августы, якшәмбе
Хөрмәтле Владимир Владимирович!
Хөрмәтле тантаналы җыелышта катнашучылар!
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар!

Иң элек кадерле кунакларыбызга, Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге илләре, аларның вәкилләре Россия төбәкләре җитәкчеләренә Казан шәһәре юбилее көннәрендә борынгы җиребезгә килгәннәре өчен барлык татарстанлылар исеменнән рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Бу – безнең өчен зур дәрәҗә. Республикабыз халкы шушы күренекле вакыйганы көтте һәм аңа әзерләнде. Бик зур рәхмәт сезгә!

Казанның меңьеллыгы безнең борынгы тарихыбыз турында сөйли. Россия дәүләтчелеге төрле мәдәниятләр һәм диннәр нигезендә оеша. Ул бер яктан Киев Русе һәм православиега, икенче яктан төрки башлангычка, ислам һәм башка диннәргә таяна. Шушы тарихи ике чыганак үз үсешендә Лев Гумилев ихластан сөйләгән Евразия концепциясе асылын билгеләде. Без әле хәзер генә бу бөек даһи әйткән идеяләрнең асылына төшенә барабыз. Казанның юбилее елында, Владимир Владимирович билгеләп үткәнчә, Петербург урамында аңа лаеклы төстә һәйкәл куелды. Казан евразиячелекнең табигый гәүдәләнеше булып тора. Анда төркичелек һәм славянлык, ислам һәм православие, Көнчыгыш һәм Көнбатыш бер-берсенә ярашып үрелгән. “Казан – Европа идеяләренең – Азиягә һәм Азиядә яшәүчеләр характерының Европага туры килү юлында төп кәрван-сарай”, – дип Александр Герцен бик төгәл әйткән.

Россия Федерациясе Президентының Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү дәүләт комиссиясе рәисе булуы факты гына да Россиянең Евразия сәясәтенә нинди әһәмият бирүен күрсәтә. Казан сәүдә үзәге буларак Бөек Идел юлында барлыкка килә, һәм бу кешеләр характерында һәм шәһәр йөзендә дә ачык чагыла.

Ныгытма сугышлар алып бару өчен түгел, ә сәүдә юлларын саклау өчен кирәк була. Шуңа күрә дә Казанда һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр, төзүчеләр һәм шагыйрьләр бик күп яши. Казанны килеп күргән Екатерина II: “Бу шәһәр, бәхәссез, Мәскәүдән кала Россиядә беренче..., Казанның зур патшалыкның башкаласы икәне һәр нәрсәдә күренә”, – дип билгеләп үтә. Петербург, бәхәссез, шул чорлардан башлап Россиядә икенче шәһәргә әйләнсә дә, аның сүзләрендә шәһәребезгә карата хөрмәт һәм аның ролен югары бәяләү яңгырый.

Башкалабыз кешеләре белән данлыклы. Бөек исемнәрне санап чыгу гына да күңелне әсир итә. Биредә урта гасырлар шагыйре Мөхәммәдъяр һәм бөек Державин иҗат итә. Бөек галим Лобачевский Казан университеты ректоры була, ә аның укучысы Бутлеров органик химия мәктәбенә нигез сала. Тукай, Шаляпин, Горькийлар бер үк чорда иҗат итәләр. Мәрҗани исламны реформалаштыру эшен башлый. Казанда Бодэун де Куртэне һәм Казыймбәк җитәкчелегендә бөтен дөньяга танылган лингвистика мәктәбе барлыкка килә. Бехтерев, Вишневский, Завойский, Мөштәри, Камай, академик Арбузовлар Россия фәненең кайбер юнәлешләрен дөньяга таныталар. Володя Ульянов-Ленин, Лев Толстой, Аксаков, Рудольф Нуриев исемнәре дә Казан белән бәйле. Без Софья Гобәйдуллинаның Казанда тууы һәм шушында белем алуы белән горурланабыз. Сәйдәшев, Галиәсгар Камал, Шишкин, Фешин, Урманче шушында иҗат итәләр. Аталы-уллы Туполевлар, Сергей Королев һәм Артем Микоян илебезне дөньяга таныткан авиация һәм ракета техникасын Казанда уйлап табалар. Танылган шәхесләребез күпме! Алар – илебез горурлыгы. Казанда Татарстан һәм бөтен Россия файдасына эшләргә тиешле икътисадый гына түгел, ә бәлки зур интеллектуаль потенциал тупланган.

Казан – халыклар дуслыгы символы ул. Без республикабыз халкы үтенече белән бер үк вакытта Колшәриф мәчетен һәм Благовещение соборын торгызу эшенә керештек. Республикабыз белән таныш булучылар төрле милләт вәкилләре һәм конфессияләр арасындагы үзара хөрмәт һәм ышанычны югары бәялиләр. Без әлеге проблемалар белән, һичшиксез, даими рәвештә шөгыльләнәбез. Террорчылык һәм цивилизацияара бәрелеш чаткылары барлыкка килүгә борчылу туган шартларда мондый тәҗрибәгә бөтен дөньяда сорау зур. Соңгы вакытларда әлеге темага багышланган халыкара конференцияләр, сөйләшүләр, дискуссияләрнең күбесе бездә узуы юкка гына түгел.

Язмыш, башка бик күп халыкларны тараткан кебек, татарларны да төрле кыйтгаларга тарата. Сезгә, Владимир Владимирович, Россия Федерациясе төбәкләре җитәкчеләрендә, БДБ илләре президентларына күпчелегегездә татар мәдәниятен саклап калу өчен шартлар тудырганыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Без республикабызда, сәяси һәм социаль тотрыклылык нигезе буларак, барлык халыкларның гармонияле үсешен гарантияле тәэмин итү кирәклегеннән чыгып эш итәбез. Борынгы Казанның берләштерүче, уңай роле турында классигыбыз Габдулла Тукайдан да яхшырак әйтеп булмыйдыр.

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары,
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Икенче шигырендә ул болай ди:
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Шул халыкныңмы хокукка хакы юк?
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук.

Шәһәрнең меңьеллыгына әзерлеге барышында киң колачлы төзелеш алып барылды. Реформаларны интенсив һәм нәтиҗәле үткәреп, без заман таләп иткән югарылыкта калырга омтылабыз. Нәрсәләрнедер башкарып чыктык, нәрсәләрдер өстендә тагын эшлисебез бар. Иң мөһиме шул – халык үзенең киләчәгенә ышана, алар яңа биеклекләргә омтыла. Бу катлаулы көннәрдә һәм елларда 1000 еллык чараларын башкарып, республика файдасына эшләүчеләрнең барысына да рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Хакимиятнең федераль органнарының, республика Хөкүмәтенең, Казан шәһәре хакимиятенең бер-берсе белән килешеп эшләве соклану тудыра. Сезгә, Владимир Владимирович, барлык татарстанлылар исеменнән рәхмәтебезнең зурысы. Проблемаларыбызга карата игътибарлы булдыгыз, Казанга, гомумән, республикага карата илтифат күрсәттегез. Бу киләчәккә – дөнья цивилизациясенә омтылган җәмгыять үсешенең хәлиткеч чорында бәяләп бетергесез.

Барыгызны да Казанның меңьеллыгы белән тәбрик итәм. Сезгә уңышлар, тынычлык һәм чәчәк ату телим. Исәнлек-саулык, иминлек, бәхет телим барыгызга да. Бик зур рәхмәт.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International