Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Нурсолтан Назарбаев чыгышы
2005 елның 28 августы, якшәмбе
Татар халкының 1000 еллык данлы тарихы символы булган Казанны 1000 еллыгы белән коллегаларым, шәхсән үз исемемнән, Казахстан халкы исеменнән тәбрикләвем минем өчен зур дәрәҗә. Казан - гаҗәп язмышлы шәһәр. Цивилизация, диннәр, күп төрле борынгы мәдәниятләр үзәге кисешкән күпер итеп, аны Көнбатыш һәм Көнчыгышның якын, ерак илләре белән меңләгән җепләр бәйли. Биредә төрле диндәге, төрле милләттән булган халыклар гасырлар буе бергә яши. Һәм бүген дә әлеге традицияләр сакланып калган. Казан университетының ролен аерым билгеләп үтәсем килә. Ул 1804 елда нигез салынган көненнән башлап киң Евразия төбәге мәдәни иҗтимагый тормышы үзәкләреннән берсенә әверелә. Ул рус, татар, казах, мари, удмурт, башкорт һәм башка халыклар мәдәниятләрен бәйләүче мәгариф чыганагы буларак кабул ителә. Казан университеты бик күп казах яшьләренә белем бирде. Алар соңыннан илебезнең танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре булдылар.
Татар халкының бөек улы Габделнасыйр Курсави, татар тарихы атасы Шиһабетдин Мәрҗани, танылган реформатор Исмәгыйль Гаспринский, сәясәтче Рәшид Ибраһим, дин белгече Ризаэддин Фәхретдин, публицист-язучы Гаяз Исхакый, дәүләт эшлеклеләре Мирсәет Солтангалиев, Кашаф Мохтаров, галимнәр Йосыф Акчура, Садри Максуди һәм башка татар ренессансының танылган эшлеклеләре татар халкының гына түгел, барлык төрки халыкларның сәяси, рухи, фәнни үсешенә зур йогынты ясадылар. Шунысы сөендерә, Казан үзенең меңьеллыгы юбилее елында кунакларга шәһәр халкына хас киң күңеллелеге белән ачыла. Бу бәйрәм безнең өчен, казахлар өчен, халыкларыбыз арасындагы гасырларга сузылган дуслыкны расларга мөмкинлек бирә. Хәзер Казахстан – Россия мөнәсәбәтләре хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә күтәрелде. Россия Казахстанның иң зур сәүдә партнерларыннан берсе санала. Илләребез арасындагы ике яклы сәүдә әйләнеше Казахстанның барлык сәүдә әйләнешенең дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Владимир Владимирович белән май аенда – Чиләбедә, июньдә Байконурда узган очрашуларыбыз шактый нәтиҗәле булды. Очрашу барышында дәүләтара мөнәсәбәтләрнең киң спектры буенча конкрет нәтиҗәләргә ирешелде. Казахстан – Россия мөнәсәбәтләре үсешенә Татарстан Республикасы саллы өлеш кертә. Казахстан һәм Татарстанның дәүләт бизнес-структураларының даими рәвештә бер-берләре белән аралашулары ике яклы мөнәсәбәтләрнең ныгуына булыша. Узган елда гына да берничә зур чара үткәрелде. Болар – минем – Казанга, Минтимер Шәриповичның Астанага визиты, октябрьдә Казахстанда Татарстан көннәре узуы. Нефть химиясе, машина төзелеше, банк өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турындагы килешүләребезне, ике башкаланың үзара ярдәм итешү турында Меморандум кабул итүен билгеләп үтәсем килә. Монда китәр алдыннан гына мин Күкчәтауда КамАЗ һәм Казахстан арасында төзелгән зур уртак предприятиенең алтасмасын кистем. Бу уртак предприятие илебездә йөк автомобильләре һәм автобуслар җитештерүгә кереште.
Хөрмәтле Казан халкы! Казанның меңьеллыгы бәйрәме һәрберебез өчен кадерле. Язмышы кушуы буенча мәдәниятләр, традицияләр үзәгенә әйләнгән шәһәр, үткәне турында онытмыйча, һәрвакыт үзенең җылылыгын, ачык күңеллелеген, кунакчыллыгын саклап калсын, киләчәккә омтылсын. Сезгә муллык, күпмилләтле Татарстанның чәчәк атуы өчен сәламәтлек телим.
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз