Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: “Безнең республикада чит илдә күрсәтерлек һәм тәкъдим итәрлек әйберләр бар”
2006 елның 4 апреле, сишәмбе
3 апрель көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Якын Көнчыгыш илләренә алты көнлек визиты тәмамланды. Визит барышында ТР Президенты югары дәрәҗәдә берничә очрашу уздырды. Очрашуда аның әңгәмәдәшләре Кувейт дәүләте башлыгы Әмир шәех Сабах Әл-Әхмәд Әс-Сабах, Сирия Президенты Бәшир Асад, Ислам конференциясе оешмасы генераль сәркатибе Әкмәледдин Ихсаноглы булды. “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында Татарстан Президенты бай эчтәлекле сәфәре турында бәян итте.
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Сирия, Согуд Гарәбстаны һәм Кувейт дәүләтенә сәфәр яхшы әзерләнгән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: республика башлыгы килүгә Дамаск, Җиддә һәм Әл-Кувейт халыкара аэропортларында Россия һәм Татарстанның дәүләт байраклары эленгән иде. Барлык илләрдә дә ТР Президентын кортеж озатып йөрде. Минтимер Шәймиев Сирия белән республикабыз арасында икътисади багланышлар булдыру әһәмиятен билгеләп үтте. Бүген Сириядә “Татнефть” ААҖ вәкиллеге ачылган. 2005 елның мартында Татарстан нефть компаниясе белән Сирия Гарәп Республикасы Хөкүмәте арасында 27нче блокны күзәтү һәм эшкәртүгә килешү төзелде. Әлеге проектның бәясе 17 миллион долларга якын. “Барлык мәгълүматларга караганда, проект уңышлы булырга ошаган – нефть разведчикларыбызның кәефе күтәренке”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Моннан тыш, аның сүзләренчә, Дамасктан ерак түгел “КАМАЗ” сервис үзәгендә булдылар. 2007 елның икенче кварталында Сириянең Хомс шәһәрендәге ирекле икътисади зонада “КАМАЗ” йөк машиналарын җыю заводы файдалануга тапшырылачак. Предприятиенең куәте елына 1000 автомобиль күләмендә исәпләнгән, аларның яртысы Сириядә сатылачак, ә икенче яртысы – Якын Көнчыгыш илләрендә.
“Эшчәнлегебезнең барлык өлкәләрендә дә хезмәттәшлек урнаштыру теләге зур, , дип Минтимер Шәймиев Сирия Гарәп Республикасы Президенты Бәшәр Асад сүзләрен китерде. – Бәшәр Асад Сирия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек барышын үзенең шәхси контроленә алачагын белдерде”. Бүгенге көндә, республика башлыгы сүзләренчә, Сириядә масштаблы туризм үсеше мәсьәләсе күтәрелә, әлеге дәүләт үзенең борынгы тарихы белән горурланырга хаклы, ул борынгы архитектура һәйкәлләре белән дан тота. Визит барышында Минтимер Шәймиев һәм аның озатып йөрүче затлар Дамаскта экскурсиядә булды.
“Хәзер ныклы элемтәләр булдырылды, шуңа күрә эшлекле даирәләребез ешрак очраша торган булачак. Мин үзем дә билгеле бер контрольне тәэмин итәчәкмен”, - дип дәвам итте Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, бүген Сирия ягы нефть, газ разведкасы һәм табу, нефть химиясе, энергетика һәм машина төзелеше өлкәсендә проектларны карап, гамәлгә ашырырга әзер. Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Җиддә шәһәренә республика башлыгы Ислам конференциясе оешмасы генераль сәркатибе Әкмәледдин Ихсаноглының шәхси чакыруы белән килде. Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең югары дәрәҗәдәге җитәкчеләре арасыннан Ислам конференциясе оешмасының штаб-фатирында беренчеләрдән булды.
Ислам конференциясе оешмасы – планета кешеләренең 20 процентка якынын берләштерүче иң эре һәм абруйлы халыкара мөселман оешмасы. Ислам конференциясе оешмасы дәүләтләре дөньядагы энергия ресурсларының – 70 процентына һәм чималның 40 процентына ия. Ислам конференциясе оешмасы ислам дөньясы өчен БМО кебек дәрәҗәдә. Ул үзенең учреждениеләре челтәрен булдырды. Әлеге челтәргә Ислам үсеш банкы керә, аның шулай ук ЮНЕСКО, Олимпия комитеты, Халыкара Кызыл Хачка тиң үз берләшмәләре бар.
ТР Президенты сүзләренчә, Ислам конференциясе оешмасы башлыгы белән сөйләшүләр республикабыз өчен файдалы булган. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, бүген Ислам конференциясе оешмасының төрле структураларын мәдәният һәм мәгариф буенча Татарстан проектларын финанслауда куллану мөмкинлеге бар. “Тиздән аерым проектларны гамәлгә ашыру башланачак дип уйлыйм, - дип ассызыклады ул. – Татарстан Ислам оешмасы белән ныклырак хезмәттәшлек итә һәм Ислам конференциясе оешмасының күзәтүче әгъзасы буларак Россия дәүләтенең мөмкинлеләрен файдалана алырлык төп республикаларның берсе булып тора.” Согуд Гарәбстанына визит вакытында Татарстан Президенты һәм рәсми делегация әгъзалары гомрә кылды. Җиддә шәһәре Мәккәдән 100 чакрым ераклыкта урнашкан. “Без ислам мәдәниятенең бөтен дөньяда танылган гасырлык кыйммәтләренә кагылу мөмкинлегеннән файдаландык”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
Татарстан Президенты фикеренчә, Кувейтта үткән очрашулар бик файдалы булган. “Асылда, без бу дәүләттә беренче тапкыр булдык. Ул бик төзек һәм икътисади яктан үскән дәүләт”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның карашынча, Татарстан белән Кувейт арасындагы тыгыз мөнәсәбәтләр, нигездә, Казанда берничә тапкыр булган Кувейтның юстиция, вакыфлар һәм ислам эшләре министры Абдалла Маатук әл-Маатук ярдәмендә мөмкин булды.
Президентның Кувейт дәүләте башлыгы Сабах әл-Әхмәд әл-Җәбер әс-Сабах белән очрашуы әмирнең рәсми резиденциясендә – “Әс Сәеф” сараенда үтте. Кувейт әмире Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы хезмәткәрләре республикабыз өчен дини кадрларны әзерләүдә ярдәм итәргә әзер, дип белдерде. Ул шулай ук ислам дине тарафдарларының башка дин вәкилләренә ихтирам белән карарга, аларның толерантлык аерып торырга тиешлеген ассызыклады. Кувейт әмире Россия дәүләте белән булган дустанә мөнәсәбәтләр үзе өчен бик кадерле булуын әйтте һәм Минтимер Шәймиевтән Россия Президентына иң яхшы теләкләрен җиткерүен үтенде. Ул шулай ук тиздән Россия дәүләте башлыгы белән очрашырга әзерлеген белдерде. Моннан тыш, Кувейт Әмире ТР Президенты Минтимер Шәймиев чакыруы буенча Татарстанга килергә ризалык бирде. Шул ук көнне республика башлыгы Кувейт дәүләтенең булачак башлыгы принц Нәвәф әл-Әхмәд әл-Җәбер Әс-Сабах белән очрашты. Очрашу барышында принц бүген җир шарының һәрбер ноктасында террорчылык белән берничек тә бәйләнмәгән мөселман диненең чын бурычы турында сөйләү буенча аңлату эшләрен алып барырга кирәклеген билгеләп үтте.
Моннан тыш, Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Кувейт Премьер-министры – шәех Нәсер әл-Мөхәммәд әл-Әхмәд әл-Җәбер әс-Сабах белән очрашу вакытында Кувейтның һәм Татарстанның бизнес-структуралары арасында эшлекле хезмәттәшлекне үстерү өчен дәүләт ягыннан барлык кирәкле шартлар да тудырылачак һәм механизмнар эшкәртеләчәк, беренче чиратта, сәүдә-сәнәгать палатасын файдаланырга кирәк. Татарстан Президенты агымдагы ел ахырына Татарстан Премьер-министрының Кувейтка конкрет проектлар буенча фикер алышу өчен сәфәре оештырылачак.
Визитка йомгак чыгарып, республика башлыгы барлык илләрдә дә Россия Федерациясенә карата ихтирам күрсәтелде, дип билгеләп үтте. Хезмәттәшлеккә омтылу көн кебек ачык. “шундый мөмкинлекләрдән файдаланмау дөрес булмас иде. Гарәп дөньясы белән без әле аз эшлибез, бу процессларны тизләтә башладык кына”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Аның сүзләренчә, визит алдыннан зур әзерлек эше үткәрелгән. “Бик күп очрашулар үткәрелде. Барысы да тел-теш тидермәслек булды дип уйлым, - диде Татарстан Президенты. – Халкыбызга һәм республикабызга зур ихтирам күрсәтелде”. Гарәп илләре белән элемтәләрне үстерү, аның фикеренчә, Россия Федерациясе һәм Якын Көнчыгыш төбәге арасында яхшы багланышлар яссылыгында бара. “Теге яки бу базарга үтеп керү өчен телә-кайсы мөмкинлектән файдаланырга кирәк, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. - Бүген безнең хакта дөньяда күбрәк белә башладылар, моның өчен үзебезне күрсәтергә кирәк, өстәвенә, республикабызда күрсәтерлек һәм тәкъдим итәрлек әйберләр бар. Шундый дәрәҗәдә башкарылган эшләр республикабызга абруй өсти, дип уйлыйм.
MA "Татар-информ"
, 4 апрель 2006 г.
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз