Минтимер Шәймиев: “Парламент күпчелеге белән хөкүмәтне формалаштыру сәяси процессларны активлаштырырга мөмкинлек бирәчәк”

2005 елның 10 октябре, дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев киләсе парламент сайлауларында җиңгән күпчелек партиясе барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрне үз кулына алырга әзер булырга тиеш, дип саный. Бу хакта ул узган җомгада “Интерфакс” агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр итте. “Бу партиянең хөкүмәтне формалаштыруы, төбәкләрдә барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрдә үз вәкилләрен булдыруы һәм илдә барган вакыйгалар, Россия Федерациясе язмышы өчен тулы җаваплылыкта булуы кирәк”, - дип белдерде М.Шәймиев. Аның сүзләренчә, һәр партия моның һәм парламентка үз кешеләрен мөмкин кадәр күбрәк үткәрү өчен көрәшергә тиеш.

“Шулай итеп без реаль күппартиялелеккә – демократик җәмгыять институтының төп нигезенә чыгабыз”, - диде республика башлыгы. Аның фикеренчә, “Бердәм Россия” партиясенең, 2003 ел сайлауларында җиңгәч, күпчелек мандатлар алуга һәм парламент күпчелеге хөкүмәтен формалаштыруга мөмкинлеге бар иде. Әмма бу эшләнмәде.

“Әлеге мөмкинлек кулдан ычкындырылды һәм хәзер, күрәсең, без юлны катлауландырып кабат шуңа киләбез. Парламент күпчелеге белән хөкүмәтне формалаштыру сәяси процессларны, шул исәптән җәмгыятебезне демократияләштерүне активлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Ә иң мөһиме – бу баштан ук күпчелек партиясе позицияләрен ныгытачак һәм башка йогынтылы партияләр ягыннан хакимият өчен реаль сәяси көрәшкә юл ачачак”, - дип ышана М.Шәймиев. Ул сайлауларда җиңгән партиянең төбәк башлыгы постына кандидатураны тәкъдим итү мөмкинлеге турындагы законны кабул итүне хуплый һәм мондый форма күпчелек илләр, аерым алганда, Алмания өчен хас, дип аңлата.

“Анда шулай ук җиңгән партия яңадан сайланган парламентка теге яки бу җирнең башлыгын раслауны тәкъдим итә. Төбәкнең законнар чыгару органнары аша дәүләт башлыгына вәкаләтләр бирү юлы белән губернаторлар сайлау тәртибе дә шушы системага керә”, - дип аңлатты Татарстан лидеры. Шул ук вакытта хәзерге вакытта төбәк башлыгы постына кандидатураның федераль округларда президентның вәкаләтле вәкиле тарафыннан чыгарылуы ачык административ характерда. “Без бүген бу процессны партия линиясе, демократик институтлар аша узарга тиеш”, - дип белдерә М.Шәймиев.

Аның фикеренчә, җиңгән партиянең үз кандидатын чыгару хокукы турындагы законны илне демократияләштерү юлында чираттагы адым дип карарга кирәк. “Күпчелек партиясе белән федераль дәрәҗәдәге хакимият органнарын гына түгел, ә урыннардагы хакимиятнең югары органнарын да формалаштыру принцибы үз эшчәнлеге өчен партиягә җаваплылык йөкләүче күппартиялелекнең киң таралган формасы булып тора”, - дип саный М.Шәймиев.

Аның сүзләренчә, җиңүгә ирешкән партия федераль сәясәт өчен генә җавап бирергә тиеш түгел. Бу партияне тәкъдим итүчеләр урыннарда да булырга тиеш. Югыйсә башкарма хакимият өлешендә өзеклекләр булырга мөмкин. “Урыннарда оппозицион көчләр булып, ә югарыда күпчелек партиясе булырга мөмкин түгел”, - дип билгеләп үтте республика Илбашы.

М.Шәймиев сайлауларның партия системасы кысасына күчүен искә төшереп, шул ук принципның тиздән җирле үзидарә дәрәҗәсендә дә таралачагына ышаныч белдерде. “Бүген республикада җирле үзидарә органнарына партияләрдән 60 процент кандидат тәкъдим ителгән. Бу сайлаулар 16 октябрьдә узачак. Аларның нәтиҗәләре буенча бездә җирле үзидарәнең 999 органы оештырылачак”, - дип хәбәр итте М.Шәймиев.

Ул сорауга җавап биргәндә, җиңгән партиядән губернаторлыкка кандидат турындагы закон дәүләт башлыклары вәкаләте срогына берничек тә йогынты ясамавы турында фикерен белдерде. “Россиядә бу законны кабул итү вакыты җитте һәм күпчелек парламенты хакимияткә килгәндә хөкүмәтне формалаштыру вәзгыяте норма булырга тиеш. Әмма бу партия хакимиятне тулысынча үз кулына алырга тиеш һәм губернаторлыкка кандидатлар тәкъдиме дә шуннан”, - дип ассызыклады М.Шәймиев.

“Партия җиңүгә ирешеп, парламентта күпчелекне алып һәм партия хөкүмәте булмауга сылтап, кабул ителгән законнарны гамәлгә кую белән шөгыльләнми - мондый вәзгыять булырга тиеш түгел”, - дип өстәде ул.

М.Шәймиев сүзләренчә, илдә барлык дәрәҗәдәге хакимиятләр дә нәтиҗәле булырга тиеш. Күпчелек партиясе өчен аның программасында үз теләк һәм өметләренең чагылышын күрүчеләр тавыш бирә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International