Республикадагы хәл һәм 2006 елда социаль-икътисадый сәясәтнең төп юнәлешләре турында

2006 елның 4 марты, шимбә
Хөрмәтле халык депутатлары һәм кунаклар!

Узган ел күп кенә сәяси вакыйгалар белән истәлекле булды һәм шулар арасында башкалабыз Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүне аерым күрсәтеп китәргә кирәк. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин бу датаны дөньякүләм олы вакыйга дип атады. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Секретаре Кофи Аннан үзенең юлламасында: «Казан үзенең бай тарихы дәвамында цивилизацияләрне тоташтырып торучы күпер булып хезмәт итте. Монда мәдәниятләре һәм традицияләре төрле-төрле булган халыклар сәүдә итте, фикер, тел һәм лөгать алмашты. Борынгыдан килгән бу яшәү рәвеше һәм глобаль күптөрлелек тәҗрибәсе кавемнәр һәм илләр арасындагы үзара бәйлелек көннән-көн көчәя барган дөньяда зур өстенлекләр бирә һәм мин Казан халкын үз шәһәрләренең мөһим үзенчәлеге буларак, әлеге ачыклыкны киләчәктә дә сакларга чакырам», – диде. Моңардан да яхшырак итеп әйтеп булмыйдыр, мөгаен.

Шәһәр юбилеена Тузган торакны бетерү программасы, Казан Кремлен реконструкцияләү, метрополитенның беренче линиясен төзү, М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрын, Казан Ратушасын, Казан дәүләт университетын, Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетын реставрацияләү кебек мөһим проектларны гамәлгә ашыру тәмамланды яисә тәмамланып килә, транспорт инфраструктурасы объектлары һәм башка бик күп объектлар төзелде.

Тантаналарга йомгак ясаганда без халкыбызга, федераль хезмәтләр белән бергәләп үз бурычларын җиренә җиткереп башкарган республика дәүләт структураларына, шәһәр администрациясенә рәхмәт әйтергә тиеш. Мондый зур вакыйга фәкать уртак тырышлык белән генә барып чыга ала иде һәм ул барып та чыкты.

Юбилей тантаналары көннәрендә Татарстан башкаласында Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә катнашучы ил башлыклары саммиты узды, саммит барышында аның механизмнарының нәтиҗәлелеген күтәрү хакында килешүгә ирешелде. Шушы ук көннәрдә Россия Федерациясе Президенты җитәкчелегендә Россия Федерациясе Дәүләт Советының күчмә утырышы булды. Ил субъектлары башлыкларының бу очрашуында күп кенә вәкаләтләрне регионнарга тапшыру фикере өстенлек итте. Россия фәкать федерация буларак кына үсә алганга, без моны мөһим гамәл дип исәплибез. Казандагы саммит моны тагын бер кат раслады.

2005 елда тарихи вакыйгалар һәм очрашулар шактый булды, ләкин һичшиксез, торгызылган Кол Шәриф мәчетен һәм реставрацияләнгән Благовещение соборын ачу алар арасында аерым урын алып тора. Башкала кунаклары мондый адымның тирән символик мәгънәсен тирән аңлап, лаеклы бәя бирделәр. Дөньяның күп почмакларында динара каршылыклар тирәнәя барган вакытта Татарстанда ислам һәм православие, төрле милләт кешеләре үзара тату һәм дус яши.

Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә күрсәтелгән мәдәни казанышлар Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителгән агымдагы елда да сакланырга тиеш. Мөһим мәдәни вакыйгалар белән баетылган программа Татарстан әдәбиятын һәм сәнгатен гомумроссия һәм дөньяның мәдәни процессына интеграцияләү юлында тагын бер баскыч булып хезмәт итәргә тиеш. 2006-2010 елларга Мәдәният министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Мирас-Наследие» мәдәни мирасны үстерүнең максатчан комплекслы программасы моңа зур булышлык күрсәтергә бурычлы. Аны саклап калу гына түгел, ә яңа тормыш өрү, көчле этәргеч бирү, аны көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелдерү мөһим.

Республика милли-мәдәни берләшмәләренең бердәмлеге ныгу җирлегендә интенсив миграция процесслары да бара. Татарстанга чит ил студентлары һәм аспирантлар, эшчеләр һәм белгечләр килә. Республика Эчке эшләр министрлыгына һәм Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясенә безнең территорияләрдә булганда һәм яшәгәндә аларга иминлек һәм уңай шартлар тәэмин итү юнәлешендә мөмкин булганның барын да эшләргә кирәк.

Һичшиксез, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм итү җәмгыятьнең рухи халәтен яхшыртуга уңай йогынты ясады. Ветераннарның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалын төзү турында күптәнге хыялы тормышка ашты. Һәм бүген дә, өлкән яшьтә булуларына, исәнлеккә туймауларына карамастан, бу батыр йөрәкле кешеләр ветераннар хәрәкәтен үстерү һәм яшьләребезгә патриотик тәрбия бирү җәһәтеннән зур җәмәгать эше алып баралар.

Узган ел истәлекле вакыйгаларга һәм күренекле даталарга бай булды. Республиканың иң югары законнар чыгару органы – Дәүләт Советының 10 еллыгы шулар арасында зур урын алып тора. Җирдән файдалану, бюджетны планлаштыру, экологик иминлек, халкыбызга социаль яклау һәм башка даирәләрдә законнар чыгару процессын алга таба да оптимальләштерү Дәүләт Советының игътибар үзәгендә торырга тиеш.

Дәүләт Советының Россия Федерациясе Федераль Собраниесе белән үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге эшебездә төп юнәлеш булып кала. Уртак вәкаләтләрне гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләргә кагылышлы федераль законнарның чиктән тыш детальләштерелгән булуы аркасында субъектларга җирле үзенчәлекләрне исәпкә алу өчен еш кына хокукый мәйдан калмый диярлек һәм мондый практиканы һич тә дөрес дип әйтеп булмый. Бу мәсьәләне хәл итәргә Идел бу федераль округы регионнарының законнар чыгару органнары җитәкчеләре ассоциациясен активрак җәлеп итәргә кирәк. Безнең республикадан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары да үз сүзләрен әйтергә тиеш.

Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында Шартнамәнең яңа редакциясе проектына кул куйды һәм әлеге документ Дәүләт Советы тарафыннан хупланды. Мондый ихтыяҗ федераль законнар нигезендә шартнамәләр төзүнең яңа тәртибе кертелү белән бәйле. Өстәвенә, безгә республика Конституциясенә кертелгән үзгәрешләрне дә исәпкә алырга кирәк иде. 1994 елгы Шартнамә чын мәгънәсендә тарихи документ булды. Республиканың статусын ныгытуда, Татарстанның социаль-икътисадый һәм рухи үсешендә аның әһәмияте бәяләп бетергесез зур. Яңа сәяси чынбарлыкны исәпкә алып җыйнак, ләкин бай эчтәлекле документ әзерләнде. Хәзерге вакытта ул кул кую һәм Дәүләт Думасына раслауга кертү өчен Россия Федерациясе Президентына җибәрелде.

Күппартиялелекне үстерү эчке сәясәтнең иң актуаль бурычларыннан берсе булып кала. 2006 елда «Сәяси партияләр турында» Федераль законга кертелгән төзәтмәләр үз көченә керде. Алар партия эшчәнлегенә карата югары таләпләр куялар. Моннан тыш, федераль үзәк җиңеп чыккан партиягә үз кандидатурасын Федерация субъекты башлыгы постына тәкъдим итү хокукы бирде. Болар бар да күппартиялелек факторын көчәйтәләр.

«Бердәм Россия» партиясе сәясәт мәйданында аерым урын алып тора. Чираттагы сайлаулардан соң партияләр Россия Федерациясе Хөкүмәтен формалаштыру мөмкинлеге алырга мөмкин. Бу аларның эшчәнлегенә өстәмә җаваплылык йөкләячәк.

Узган елда җирле үзидарә органнары өчен кирәк булган законнар базасы төзелде һәм аларның финанс мөстәкыйльлеге хакында мәсьәләләр юлга салынды, муниципаль берәмлекләргә мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү, загс, яшьләр сәясәте, шулай ук җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр даирәсендә дәүләтнең аерым вәкаләтләрен тапшыру мәсьәләсе хәл ителде. Бу безнең республиканың үзенә генә хас күренеш. Без сүздә генә түгел, ә эштә дә җирле үзидарәне аякка бастырырга телибез, шуңа күрә аларга шул күләмдә вәкаләтләр тапшырабыз һәм алар әлеге вәкаләтләрне чынлыкта гамәлгә ашыра алырлар һәм ашырырлар дип ышанабыз.

2005 елның 16 октябрендә булып узган муниципаль сайлаулар Татарстан тарихында иң массачыл сайлаулар булды, «Бердәм Россия» партиясенә һәм «Татарстан – Яңа Гасыр» хәрәкәтенә зур җиңү китерде. Мондый союз үзен аклый. Шул ук вакытта сайлау кампаниясенең барлык чорларында башка сәяси партияләрнең роле көннән-көн үсә баруы күзәтелде. Моның белән исәпләшмәскә ярамый һәм исәпләшергә кирәк тә. Һичшиксез, 2007 елда Дәүләт Думасына парламент сайлаулары алдыннан әлеге партияләр тагын да активрак эшли башлаячак.

Җирле үзидарә органнарын аякка бастыруның мөһимлеген һәм гаять кыен бурыч булуын тирән аңлап, республика Президенты Указы нигезендә Муниципаль район һәм шәһәр округ башлыклары советы төзелде. Ул дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының килешеп эшләвен тәэмин итәргә тиеш.

Республиканың сәяси тормышында Иминлек Советы сизелерлек роль уйный. Аның утырышларында республикабызның эчке сәясәтен, икътисадый һәм социаль үсеш стратегиясен, законлылык һәм хокук тәртибенең торышын билгели торган дистәләрчә мәсьәлә каралды. Хәзерге вакытта Иминлек Советына яңа төзелгән институт – республикабызның Иҗтимагый палатасы белән үзара тыгыз хезмәттәшлек итүне җайга салу зарур. Иҗтимагый палатаны төзү идарә итү белән бәйле мөһим карарларга күпъяклы социаль экспертиза уздыру өчен шартлар тудыра, аларны әзерләү һәм кабул итү процессын ачыклый һәм аңлаешлырак итә.

Бөтендөнья татар конгрессының эше сизелерлек җанланды. Аның тырышлыгы белән Сабантуй бәйрәме чын мәгънәсендә илебезнең төрле халыкларын берләштерә торган гомумфедераль бәйрәмгә әверелде. Илнең азчылыкны тәшкил итүче халыклары бу эш формасын актив файдалана башлаган заманда, кызганычка каршы, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе потенциалы файдаланылмый.

Республикада һәм бигрәк тә Россия Федерациясе регионнарында, ерак һәм якын чит илләрдә татар телен саклау һәм милли мәдәнияткә ярдәм итү мәсьәләсе аеруча кискен тора. Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 нче статьясы Татарстаннан читтә яшәүче татарларның милли мәдәниятен, телен үстерүдә, аларның милли үзенчәлекләрен саклауда ярдәм күрсәтү хокукы бирә. Республика Хөкүмәтенә һәм тышкы элемтәләр департаментына илебездә һәм чит илләрдә мәдәни үзәкләр ачу мөмкинлеге хакында уйларга кирәк. Шул ук вакытта республика бөтен дөньядагы татар җәмгыятьләрен финанслау кебек авыр йөкне тулысынча үз өстенә ала алмый, шуңа күрә татар телен, мәдәниятен һәм традицияләрен үстерүгә ярдәм итәрлек итеп, урыннардагы бизнес белән Татарстан икътисадының үзара хезмәттәшлеген ныгытуда нәтиҗәле механизмнар табарга кирәк. Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгы бу мөһим эштә күп нәрсәләр эшли алыр иде һәм эшләргә тиеш тә.

Татарстан Республикасы матбугат басмалары саны буенча Россия регионнары арасында әйдәп баручы позициясен саклый. Район һәм шәһәр газетларының эшчәнлекнең яңа хокукый формасына күчү белән бәйле оештыру чаралары тәмамланды һәм шуның нәтиҗәсендә бу басмаларны республиканың бердәм мәгълүмат кырында саклап калу мөмкин булды.

Хәзерге шартларда электрон массакүләм мәгълүмат чараларының роле үсә. «Татарстан – Яңа Гасыр» спутниклы республика телеканалына аерым бурычлар йөкләнә. Аны Россия регионнарына, якын һәм ерак чит илләргә җәелдерү эше дәвам итә. Телерадиокомпания аудиториясенең даими үсүе коллектив каршына программаларның сыйфатын күтәрү, республикадан читтә яшәүче татар җәмгыятьләренең тормышын һәм эшчәнлеген яктырту, Россия регионнарында хәбәрчеләр пунктлары челтәрен үстерү кебек гаять мөһим бурычлар куя. Әлеге пунктларны иң элек республикабыз вәкиллекләре базасында ачарга кирәк. Сәгатьләр челтәрен баланслап тутыру өчен дәүләт заказын файдаланып булыр иде. Әлеге максатта республика өчен мөһим аерым программаларны бюджеттан финанслауны карарга кирәк.

Массачыл коммуникацияләр арасында Интернет аеруча кызу темплар белән үсә. «Татар-информ» республика мәгълүмат агентлыгы сайты файдаланучылар һәм кызыксынучылар саны буенча, Интернеттагы Россия мәгълүмат ресурсларының беренче бишлегенә керә. Җибәрелгән көненнән башлап «Интернет» электрон газетасын ачучылар саны 4 миллионнан артып китте. Республиканың рәсми серверлары мөһим информацион роль уйный. «Татар.ру» серверын ачучылар саны узган елда гына да 40 процентка үсте һәм 450 мең кешегә җитте. Бу – Татарстанга игътибарның гаять зур булуы хакында сөйли.

Республикада ирешелгән дәрәҗәне ныгытып, бер үк вакытта федераль массакүләм мәгълүмат чараларына активрак чыгарга кирәк. Массачыл коммуникация чаралары буенча «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчелегенә, бигрәк тә Татарстан тормышыннан дөрес булмаган фактларга корылган язмалар яисә республикада бара торган хәлләргә ачыктан-ачык провакацион һәм объектив булмаган бәя биргән материаллар пәйда булган очракта, бу эшне көчәйтү зарур. Марат Яшәрович, мин бу эштә әлегә без нәтиҗәле механизмнар таптык дип исәпләмим.

Узган ел, тулаем илдәге кебек үк, республиканың барлык көч структуралары өчен гаять катлаулы булды. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар уздырганда иң югары дәрәҗәдә җәмәгать тәртибен саклау тәэмин ителде һәм моны ассызыклап китү зарур.

2005 елда аеруча авыр һәм авыр җинаятьләр саны 21 процентка үсте, шул ук вакытта аларның җинаятьләрнең гомуми санындагы чагыштырма күләме сизелерлек кимеде. Утлы корал кулланып кылган җинаятьләр күләме ике мәртәбә кимеде, көчләүләр саны шактый кыскарды. Оешкан җинаятьчел төркемнәр белән һөҗүмчән көрәш алып барылды. 2005 елда оешкан җинаятьчелекнең яшәрә бару тенденциясе күзәтелде. Урамнарда һәм җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләрнең кискен үсүе, урлау очракларының, алдау фактларының, исерек килеш кылынган җинаятьләр санының нык артуы игътибарны үзенә җәлеп итә. Соңгы өч елда рецидив һәм көнкүрештә кылынган җинаятьләр саны үсү тенденциясе саклана. Шуңа бәйле рәвештә халыкны, яшьләрнең иҗтимагый оешмаларын җәлеп итеп профилактик эшнең нәтиҗәлерәк формаларын эшләү – бу елның төп бурычларыннан берсе булырга тиеш.

2006 елда хокук саклау эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып икътисадый җинаятьчелек белән көрәшү кала.Тырышлыкны федераль һәм республика максатчан программаларын гамәлгә ашыру өчен бүлеп бирелә торган дәүләт бюджеттан тыш фондларын, бюджет акчаларын максатчан файдаланмау һәм аларны урлау фактларын ачыклауга юнәлдерергә кирәк.

Наркотиклар белән бәйле вәзгыять республикада шактый катлаулы. Наркотикларга бәйле кешеләр саны үсү темпы елга 5 процент дәрәҗәсендә саклана. Регионда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле ачылган җинаятьләр саны узган ел белән чагыштырганда 50 процентка үсте. Республикада наркотиклар таратуга каршы уңышлы көрәш алып баруда министрлыклар һәм ведомстволарның, оешкан наркобизнес белән көрәшүче республика хокук саклау органнарының уртак тырышлыгы хәлиткеч шарт булып тора һәм бу эшне Татарстан Республикасы Иминлек Советының тармакара комиссиясе координацияләргә тиеш. Иҗтимагый, дини һәм дәүләт оешмаларының яшьләр арасында югары әхлак нормалары формалаштыруга юнәлдерелгән эшчәнлекләре дә наркотикларга сорауның кимүенә хезмәт итәргә тиеш.

Экстремизм илдә системалы, оятсыз, ә еш кына рәхимсез төс ала бара. Экстремистик оешмалар яшьләрне үзләренә тартырга маташалар, шуңа күрә безгә республикабыз халыклары традицияләрендә яшьләрдә толерантлык, әхлаклылык һәм хезмәт күнекмәләре тәрбияләү рәвешендә алдан ук тиешле чаралар күреп кую зарур. Татарстан территориясе, нинди рәвешләрдә чагылыш табуына бәйсез рәвештә, экстремизмнан азат булырга тиеш.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 2006 елның беренче яртысында 2006-2008 елларга Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең хокук бозуларны кисәтү буенча республика комплекслы программасын Дәүләт Советы каравына кертергә кирәк. Коррупция җәмгыятьтә тотрыклылыкны какшатучы фактор булып кала. Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында беренче булып коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен эшләде. Республиканың хокук саклау органнары үз эшчәнлекләрен активлаштырды. Алар 2005 елда коррупция белән бәйле җинаятьләрне 1,5 мәртәбә артыграк ачтылар. Дәүләт хезмәте һәм җирле үзидарә органнарындагы хезмәт мәнфәгатьләренә каршы кылынган 609 җинаять теркәлде, 276 гаепле кеше җинаять җаваплылыгына тартылды. Алар арасында эшчәнлекләре гражданнарның дәүләткә һәм тулаем хакимияткә ышанычын какшата торган югары хезмәт урыннары биләүче чиновниклар да бар.

Коррупцияне җәза бирү чаралары белән генә җиңеп булмый. Коррупцияне тудыра торган сәбәпләрнең үзләрен – икътисадый, социаль, административ сәбәпләрне бетерү таләп ителә. Законнарның барысы да коррупциягә юл калдыру-калдырмау җәһәтеннән җентекле һәм беренчел экспертиза узарга тиеш.

Мәгълүм булганча, 2005 елның июнендә Президент Указы нигезендә вәкаләтле махсус орган – республикабызда Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге төзелде. Ведомстволар һәм муниципалитетларның коррупциягә каршы көрәшү программалары эшләнә. Республика Министрлар Кабинетына коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыручы республика программасын, ә республика Дәүләт Советына коррупциягә каршы тору хакында закон кабул итүне тиз арада тәмамларга кирәк.

Татарстанда демографик хәл, тулаем илдәге кебек үк, әлегә гаять кискен тора һәм дәүләтнең бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып баруын таләп итә. 2005 елда Россия Федерациясе халкы 735 мең, ә безнең республикада 8,6 мең кешегә (0,5 процентка) кимеде. Бу да аз түгел. Хәл Тәтеш, Югары Ослан, Спас районнарында аеруча хәвефле. Демографик сәясәтне үзгәртүдә озак вакытка исәпләнгән дәүләт программасы рәвешендә реаль адымнар ясау зарур. Әлеге программа да, беренче чиратта, гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм күрсәтү, үлем-китемнәрне киметү һәм каты авырулар белән көрәшү, караучысыз калган балалар кебек социаль чирдән арыну, социаль һәм икътисадый яктан нигезләнгән миграция кебек һәм башка мөһим проблемаларны күздә тоткан чаралар каралырга тиеш.

Республикада яшьләр сәясәте һәрвакыт өстенлекле характерда булды. «Яшьләр – милләтнең стратегик ресурсы, җәмгыятьнең киләчәге» шигаре конкрет чаралар, беренче чиратта яшьләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, аларга белем алу, лаеклы эш һәм торак табу мөмкинлеге тәэмин итү исәбенә ныгытылырга тиеш. Кыен хәлләрдә калган яшьләргә адреслы ярдәм күрсәтүне көчәйтү зарур. Һәм болар бар да демографик хәлне яхшыртуда мөһим факторларның берсе булачак. Балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру, аларны сәламәтләндерү һәм вакытлы эш белән тәэмин итү буенча һәр елны гамәлгә ашырыла торган программа да җитди төзәтмәләр кертүне таләп итә. 2005 елда бу максатта 634 миллион сум акча тотылды, шуның нәтиҗәсендә 210 мең бала ял итте. Чынлыкта теләгән кешеләрнең барысы да ял итә алды. Үсмерләр арасында җинаятьчелекнең, аеруча җәй көне үсүен исәпкә алып, балаларны сәламәтләндерү учреждениеләренең заманча матди-техник базасын ныгытуга аерым игътибар сорала. Бу безнең кулдан килә дип исәплим. Узган ел Татарстанның тышкы элемтәләр өлкәсе өчен аеруча әһәмиятле булды. Казанның 1000 еллыгына республикага югары дәрәҗәдәге дистәләгән делегация, 40тан артык чит дәүләтнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре килде, чит ил кунаклары катнашында күпсанлы мәдәни, фәнни һәм спорт чаралары уздырылды.Республиканың халыкара эшчәнлеге Россиянең тышкы сәясәт ведомствосында яклау һәм хуплау таба. Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Викторович Лавров: «Халыкара мәйданда Россия мәнфәгатьләрен яклауда киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек итүгә исәп тотабыз. Илебезнең дипломатия хезмәте, үз ягыннан, Татарстан Республикасының нәтиҗәле халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләренә алга таба да һәръяклап ярдәм күрсәтәчәк» - диде. Бүген, 15 ел узгач, без шушы еллар дәвамында Татарстан дипломатиясе аякка басты дип кыю рәвештә әйтә алабыз.

Тупланган тәҗрибәне Европа Союзы һәм Россия Федерациясе арасында төзелгән һәм фән, мәгариф, мәдәният мәсьәләләрен үз эченә алган «Юл картасы» программасын гамәлгә ашыруда катнашу өчен файдаланырга кирәк. Тышкы элемтәләр департаментына «Юл карталарын» гамәлгә ашыру проблемалары буенча Евросоюз һәм Россия Федерациясе экспертлары утырышын Казан шәһәрендә уздыру хакында тәкъдим белән чыгарга кирәк.

Европа Союзы белән тагын да тыгызрак эшләү өчен Татарстан Республикасын Европа Союзы Регионнары комитетына кертү тәкъдиме белән тиешле структураларга мөрәҗәгать итәргә, ә безнең мәнфәгатьләрне активрак яклау максатында Брюссельдә даими вәкиллек ачарга кирәк. Ватандашлар белән эшләү Россия Федерациясенең тышкы сәясәтендә өстенлекле юнәлешләргә керә. Ул халыкның этно-мәдәни үзенчәлекләрен саклау һәм квалификацияле хезмәткәрләр исәбенә миграциянең үсешен тәэмин итү максатларын күздә тота. Бу юнәлешләрнең икесе дә безнең республика мәнфәгатьләренә туры килә, шуңа күрә Татарстанның чит илләрдәге вәкиллекләре үзләренең тырышлыкларын ватандашларыбыз яшәгән илләрдә рус һәм татар телләрен үстерүгә тупларга тиеш. Безнең югары уку йортларына сәләтле балаларны тарту мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Мәгариф һәм фән министрлыгына югары уку йортлары ректорлары Советы, республика вәкиллекләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә бу мөһим юнәлештә эшне көчәйтәсе бар. Шунысын да онытмаска кирәк, Россия Хөкүмәте Россиядә белем алырга теләүче ватандашларыбызга өстенлекләр бирүне үзенең эчке һәм тышкы эшчәнлегендә иң мөһим юнәлеш дип билгеләде.

Мәгълүм булганча, 2005 елның 30 июнендә Россия Федерациясенә Ислам Конференциясе Оешмасы каршында күзәтүче статусы бирелде. ИКОның даими комитетлары һәм шулай ук ислам үсеш банкы белән тагын да тыгызрак һәм эзлеклерәк хезмәттәшлек алып бару безнең республика өчен мөселман дәүләтләре белән элемтәләрне киңәйтүдә яңа мөмкинлекләр ача. Республиканың халыкара элемтәләре киңәюе бу эшчәнлекне координацияләүдә аерым игътибар таләп итә. Килешенгән сәясәт алып бару ике як өчен дә файдалы һәм ул безнең киләчәк эшебездә какшамас принцип булырга тиеш.

Хөрмәтле халык депутатлары!

Тормышның сыйфатын күтәрү максатында алып барыла торган курс нигезендә аны тәшкил итүче төп күрсәткечләр дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелегенә бәя биргәндә хәлиткеч күрсәткечләргә әвереләләр. Алар: беренче чиратта, халыкның реаль керемнәре, сатып алу сәләте, торак белән тәэмин ителеше, сәламәтлек – халыкның гомер озынлыгы, инфраструктура үсеше, экология, иҗтимагый иминлек һәм шулай ук халыкның хакимияткә ышанычы һәм аңлашу кебек күрсәткечләрне үз эченә алалар. Әлеге бурычларны эзлекле хәл итү ихтыяҗы республика планлаштыру системасына салынды һәм идарә итүнең мәҗбүри стандартлары итеп үзгәртелде. Алар барлык дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте һәм муниципаль берәмлекләр органнарына җиткерелде. Бу тормышның сыйфатын характерлаучы һәр фактор белән нәтиҗәле идарә итү мөмкинлеге бирә.

Узган елда Хөкүмәт, барлык дәрәҗәдәге башкарма хакимият органнары белән берлектә, билгеләнгән фараз күрсәткечләрен башлыча уңышлы үтәүгә иреште. 2005 елда республика халкының тормыш сыйфатында төп уңай үзгәрешләр реаль акча керемнәренең үсүе нәтиҗәсендә булды. Кулдагы акча керемнәре үсеше, инфляциядән кала, 125 процент тәшкил итте. Бу Россия Федерациясендәге уртача күрсәткечтән өч мәртәбә диярлек югары (Россия Федерациясендә – 109 процент чамасы). Бу – бик мөһим. Хезмәт хакы үсеше темплары соңгы елларда беренче мәртәбә Россиядәге уртача күрсәткечләрдән артып китте. Төп нәтиҗәләр кече бизнес даирәсендә керемнәрнең кызу темплар белән үсүе аркасында мөмкин булды.Бу секторда статистика органнары тарафыннан исәпкә алынган реаль хезмәт хакы бер елда 57 процентка үсте һәм 7020 сум тәшкил итте. Эре һәм урта предприятиеләрдә шул ук чорда реаль хезмәт хакы үсеше 13 процент тәшкил итте (ул 7070 сумга кадәр үсте). Соңгы ике елда без күп мәртәбәләр сөйләп килгән «соры хезмәт базарын» легальләштерү, хезмәткә түләүнең яшерен формаларын ачыклау, ниһаять, үзенең «җимешләрен» бирә башлады. Ел дәвамында хезмәт хакы буенча бурыч суммасы 67 процентка – 23 миллион сумга кадәр кыскарды. Ел дәвамында халыкның сатып алу сәләте 17,3 процент пунктына үсте. Һәм 150 млрд. сумнан артыграк тәшкил итә. Шуңа күрә дөньяның танылган сәүдә компанияләренең үз сәүдә челтәрләрен киң колач белән республиканың эре шәһәрләрендә үстерүе һич тә очраклы хәл түгел. Без дөньяның мәгълүм фирмаларының әлеге сәүдә челтәре аша товарларыбызны тарату өлешендә максатчан эшләргә килештек. Бу юнәлештә эш алып барыла. Ләкин бүгенге көнгә аны канәгатьләнерлек дип булмый. Гаять зур эш тора. Хәзер базарны үз товарларың белән яулап алу гаять катлаулы, ә кайчакта бөтенләй мөмкин түгел. Ә менә сәүдә элемтәләренең бу каналларын бөтен көченә файдаланырга кирәк.

Реаль керемнәрне үстерү, социаль тотрыклылык һәм уздырыла торган икътисадый реформаларның нәтиҗәлелеген тәэмин итү сәясәтендә үсешнең бу этабында «урта сыйныф» формалаштыру иң мөһим бурыч булып кала. Безнең өчен урта сыйныф – җан башына 5 меңнән 14 мең сумга кадәр керемле кешеләр. Бер категория халыкның гына түгел, ә киң массаларның акча керемнәре үсүе мөһим. 1998 елдагы дефолт «урта сыйныфның» кискен кимүенә һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, халкыбыз арасында социаль тигезсезлекнең шактый нык артуына китерде. Республикада күрелә торган чаралар нәтиҗәсендә урта сыйныф өлеше соңгы елларда тотрыклы үсә. Соңгы биш елда чынлыкта ике мәртәбә - 2000 елда 25 проценттан 2005 елда 46 процентка кадәр. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә Татарстанда 2010 елга урта сыйныф өлешен 60 процентка кадәр җиткерү мөмкинлеге биргән комплекслы чаралар эшләү зарур.

Безгә 2006-2007 елларда – бәлки без бу бурычны 2006 елда ук хәл итә алырбыз – яшәү минимумыннан кимрәк хезмәт хакы түли торган бер генә эш бирүче дә калмавына ирешергә кирәк. Ә яшәү минимумы – фәкать 2750 сум, ә киләчәктә ул минималь куллану бюджетыннан ким булмаска тиеш, ә ул 5400 сум тәшкил итә. Гомумән, мин безнең барыбызга да Дәүләт Советы, Хөкүмәт белән берлектә бу проблемага алынырга һәм безнең товар җитештерүче эре предприятиеләр арасында хезмәт хакы минималь куллану бюджетыннан да кимрәк булган предприятиеләр калмавына ирешергә кирәк. Кызганыч, еш кына күренекле, әйтергә яраса, мактаулы җитәкчеләр арасында да аларның предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы бу дәрәҗәгә җитмәгән җитәкчеләр бар. Без бу бурычны хәл итә алабыз. Безгә моны республикабызда өстенлекле юнәлеш буларак билгеләргә кирәк. Нәтиҗәдә, барыбыз да: һәм халык, һәм, ахыр чиктә, тулаем республиканың социаль-икътисадый үсеше отачак.

Бу даирәдә стратегия социаль тәэмин итүне үстерүдән нәтиҗәле мәшгульлек үстерүне тәэмин итүгә күчерелергә тиеш. Ил яисә республика зур собес булып кала алмый. Шуңа күрә Хөкүмәткә, хатын-кызлар һәм яшьләрнең мәшгульлеге мәсьәләләренә аерым игътибар биреп, хезмәт хакын уртача республиканыкыннан ким булмаган күләмдә карап, ел саен яңа, конкуренциягә сәләтле эш урыннары генерацияләү өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу, шулай ук, «урта сыйныф» формаштыруда уңышка китерә торган реаль юл.

Акча керемнәрен үстерү сәясәтендә республикада уздырыла торган социаль сәясәт тә шактый зур роль уйный. 2006 елда социаль-мәдәни даирәне үстерү чыгымнарын 118 процентка арттыру планлаштырыла – алдагы елдагы 31 миллиард сумга нисбәттә 37 миллиард сумнан артыграк. Бу зур салымнар.

Беренче чиратта, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак төзелеше, торак-коммуналь хуҗалыгы, агропромышленность комплексы, һәм, мин әйтер идем, республикабызда социаль һәм мәдәни даирәне өстенлекле шартларда үстерү өчен федераль һәм республика әһәмиятендәге милли проектлар әзерләү һәм гамәлгә ашыруда көчләрне туплау хәлиткеч бурычка әверелә.

Сәламәтлек саклауда беренчел медицина ярдәме күрсәтүне, бигрәк тә аның профилактика белән бәйле юнәлешен үстерү, күп кенә чирләрне вакытында табарга һәм аларның азып китүен кисәтергә йогынты ясау мөмкинлеге бирә. Һәм без сәламәтлек саклауда төп игътибарны шуңа юнәлдерәчәкбез. Хәзер кеше сәламәтлеге өчен конкрет җавап бирүче, эш нәтиҗәләреннән чыгып лаеклы хезмәт хакы ала торган табиблар күренә башлады. Гражданнарның да үз сәламәтлекләре өчен шәхси җаваплылыгы арта. Әлеге максатта 42 поликлиника һәм 65 табиблык амбулаториясе гомумтабиблык практикасы үзәкләре итеп үзгәртелде. Узган елда участок табиблары һәм гомуми практика табиблары инструментлар җыелмасы һәм медикаментлар тупланган 1200 махсус комплект, меңгә якын компьютер алдылар. Инде чынбарлыкта ярдәм күрсәтелә башлады. Гомумпрактика табиблары эшенең беренче нәтиҗәләре әлеге карарның хаклыгын раслый: халыкны диспансерда карау колачы ике мәртәбә диярлек үсте.

Сәламәтлек саклау системасын реформалаштыруда диспансерлаштыру, хезмәткә сәләтле халыкны системалы рәвештә медицина каравы белән тәэмин итү аеруча зур роль уйный башлады. Патологияне, беренче чиратта онкология, йөрәк-кан тамырлары кебек чирләрне иртәрәк, амбулатория чорында ук ачыклауга игътибар итү зарур. Бу өлкәгә җибәрелә торган акчалар поликлиникаларда эшләүче белгечләрнең хезмәт хакын уртача 25 процентка күтәрү мөмкинлеге бирәчәк.

Милли проектны гамәлгә ашырганда Сәламәтлек саклау министрлыгы авылда сәламәтлек саклауны үстерүгә, бигрәк тә ашыгыч ярдәм машиналары белән тәэмин итүгә, алар кайтарыла инде һәм җитәрлек дәрәҗәдә, урта медицина персоналы әзерләү – яңадан әзерләүгә аерым игътибар бирергә тиеш.

Югары технологияле медицина үзәкләре төзү – сәламәтлек саклауны реформалау проектларында аеруча әһәмияткә ия, хәер без моның белән берничә ел шөгыльләнәбез инде. Мәгълүм булганча, бездә эре Төбәкара клиник-диагностик үзәкне торгызу тәмамланып килә. Аны төзүгә һәм җиһазландыруга 2 млрд. сумнан күбрәк акча җибәрелде. Учреждение йөрәккә, кан тамырларына һәм баш миенә 10 меңнән артык операция ясый алу мөмкинлегенә ия булачак. Шундый авыруларны кабул итү быел беренче яртыеллыкта ук башланачак. Без шулай килештек һәм куелган вакытка сыешырбыз, дип уйлыйм. Бу зур адым булачак. Безнең авыруларга чит ил яисә Мәскәү клиникаларына мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәк. Иншалла, барысы да уңышлы булыр. Республика Клиник онкология үзәген модернизацияләүгә 1 млрд. сум акча җибәрә. Аңа федераль статус бирү чаралары күрелә.

Төзелешне тәмамлауга быел 300 млн сум акча җибәреп, Авырудан соң аякка бастыру һәм ортопедия фәнни-тикшеренү үзәген урнаштыру өчен республика клиник хастаханәсе территориясендәге мәйданы 16 мең кв. метр тәшкил иткән җиде катлы бинаны тапшыру хакында карар кабул ителде. Гомумән, бу юнәлештә бөтендөнья дәрәҗәсенә чыгарга кирәк. Мәсәлән, дөньяда буыннарны алмаштыру мәсьәләсе хәл ителгән, моңа безнең республика дәрәҗәсендә дә ирешергә кирәк. Чөнки мондый авырулар бездә дә бик тиз арта. Социаль шартлар да, аз хәрәкәтләнү дә, азык-төлек тә шуңа сәбәпче, күрәсең.

Россия Федерациясендә иң яхшы дип танылган Республика балалар клиник хастаханәсендә 2005 елда гына да ясалма кан әйләнеше шартларында балаларга 200гә якын кардиохирургия операциясе һәм баш миенә 148 операция ясалды. Кискен лимфобласт лейкозы белән авыручы балаларның исән калулары 93 процент тәшкил итте, ә нейробласт белән авыручыларның тагын да югары булды. Республика балалар клиник хастаханәсен модернизацияләүне 400 млн. сум күләмендә финанслау каралган, бу балаларның тумыштан килгән йөрәк-кан тамырлары белән бәйле һәм неврология системасына кагылышлы авырулардан үлүләрен 2 мәртәбә киметергә һәм балаларның инвалидлык дәрәҗәсен сизелерлек төшерергә мөмкинлек бирәчәк.

Яңа корпус төзелеп беткәннән соң һәм заманча җиһазлар белән баетылгач Республика офтальмология клиник хастаханәсен модернизацияләү (финанслау күләме – 100 млн. сум) операцияләр күләмен 2 мәртәбә арттырырга һәм профилактика эшен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Ресурсларның бергә туплануы һәм эре медицина үзәкләре төзелү уңаеннан, Сәламәтлек саклау министрлыгына сәламәтлек саклау учреждениеләре менеджментын тамырдан яхшыртырга, артык чыгымнар тотуга контрольнең анык механизмын булдырырга, шулай ук даруларга, медицина жиһазларына, медицина аппаратурасына, яраларны тегә торган материалларга, рентген элпәсе һәм, барыннан да элек республикада җитештерелүче товарларны сатып алып, заказларны арттырырга кирәк. Шуны ассызыклап әйтергә тиешмен, санап үтелгән әйберләр барысы да – республика Хөкүмәте тәкъдиме буенча Дәүләт Советы карары белән бүлеп бирелгән республикабыз бюджеты акчалары. Бу акчалар бара. Һәм иң мөһиме – алар әлеге максатчан бурычларны хәл итүдә файдаланылсын.

Сәламәтлек саклау министры Камил Шәһретдин улы Зыятдинов, социаль хезмәт күрсәтү министры Клавдия Николаевна Новикова, муниципаль берәмлекләр башлыклары дарулар белән ташламалы тәэмин итү, инвалидларга һәм өлкән гражданнарга хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен үзләренең шәхси контролендә тотарга тиешләр. Күп нәрсә эшләнә һәм аның сыйфатын да яхшырту зарур. Мәгариф өлкәсендә өстенлекле милли проектны гамәлгә ашыру татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә, кеше дигән иң зур байлыкны камилләштерүдә, гомумән, республиканың һәр өлкәдә конкуренциягә сәләтлелеген арттыруда озак елларга исәпләнгән ныклы нигез салырга тиеш. Мәгариф системасын реформалаштыру һәм камилләштерү процессында өстенлекле юнәлешләрне билгеләргә вакыт җитте.

Җәмгыять белән һәрчакта һәм һәркайда элита җитәкчелек итә һәм аңа юнәлеш бирә. Республиканың мәгариф системасы, белем бирүнең гомуми мәсьәләләрен хәл иткәндә, талантлы укучыларны, студентларны сайлап алуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Бу безнең беренче бурычыбыз. Шуңа күрә республикада сәләтле балалар һәм яшүсмерләр өчен махсуслаштырылган учреждениеләр челтәре булдырылырга, төрле дәрәҗәдә узган олимпиадаларда, интеллектуаль конкурсларда, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә җиңүчеләрнең һәм бүләк алучыларның милли белешмәләр банкы төзелергә тиеш. Алар өчен югары уку йортларына керү процедуралары мөмкин кадәр гади булсын, очраклы рәвештә игътибардан читтә кала күрмәсеннәр.

Агымдагы елда, беренче буларак, минем кушуым буенча республика бюджеты исәбеннән иң сәләтле студентларны, аспирантларны, яшь галимнәрне, республика сәнәга предприятиеләре белгечләрен чит ил һәм үзебезнең ил уку һәм фәнни үзәкләрендә укытуның конкурслы, грантлы системасы гамәлгә куелды һәм тормышка ашырыла башлады. Әлеге бик мөһим юнәлешнең башы гына әле бу. Бәлки без бераз соңгарак та калабыздыр. Алдагы ике елда лаборатория җиһазлары, программ тәэмин итү чаралары сатып алу, уку классларын заманча үзгәртеп кору һәм укытучылар әзерләү өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 1,3 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк. Иң мөһиме, безнең бүгенге тормышыбызны һәм киләчәгебезне билгеләячәк сәләтле һәм булдыклы балалар рәвешендә нәтиҗә булсын.

Икенче бурыч – укытуның сыйфатын күтәрү, урта белемнең эчтәлеген яңарту, аның практик юнәлешен көчәйтү. Педагогларның хезмәт хакы түбән булу әлеге проблеманы тәшкил итүче мөһим факторларның берсе. Класс белән җитәкчелек иткән өчен гомуми белем мәктәпләрендә укытучыларга өстәмә түләү Татарстан Республикасында 2004 елдан башлап гамәлгә ашырылып килә. Әлеге максатларга республика бюджетынан 256 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу безгә беркадәр дәрәҗәдә мәктәпнең тәрбияви потенциалын ныгытырга ярдәм итә. Ләкин, әлеге инициативаларга да карамастан, түбән хезмәт хакы белем алуның сыйфатын күтәрүдә нык тоткарлык ясаучы төп факторларның берсе булып кала. Моннан котылу өчен хезмәткә түләүнең укытучылар һәм тәрбиячеләр тарафыннан ирешелгән нәтиҗәләрне исәпкә алуга корылган яңа системасына күчәргә кирәк. 2006 ел дәвамында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы уку процессын норматив финанслауга күчүне тәмамларга тиеш. Болай эшләгәндә бюджет средстволары укучы артыннан бара, һәр укучыга персоналаштырылган финанслау беркетелә. Гомуми кабул ителгән кагыйдәләрдән беркадәр читләшү кебек күренгән шулай якын килүләрдән башка без бу мәсьәләләрне хәл итә алмыйбыз. Монда конкуренциягә сәләт тә, кызыксындыру да, бу – нәтиҗәгә юнәлтелгән эш. Без мондый адымнарга курыкмыйча барырга тиешбез.

Һәркемгә белем алу мөмкинлеген арттыруга һәм белемнең сыйфатын күтәрүгә реаль ярдәм итүче чараларның иң үтемлеләреннән берсе – инфокоммуникация технологияләрен файдалануны киңәйтү. Республика, мәгълүмат технологияләрен республиканың теләсә кайсы ноктасында актив файдалануны тәэмин итеп, «санлы тигезсезлек» (цифровое неравенство) дип аталган проблеманы башкалардан алдарак хәл итүгә иреште. Бүгенгә 1800 мәгариф учреждениесе Интернет челтәренә тоташтырылды. Шул нигездә безгә 2006-2007 уку елында Интернет челтәрендә һәркем файдалана алырлык белем тарата торган портал төзү зарур. Анда уку-укыту программалары кысаларындагы материаллар гына түгел, ә бәлки укытучылар, укучылар һәм абитуриентлар өчен өстәмә мәгълүмат та урнаштырылган булырга тиеш. Безнең республика өчен бу теләк кенә түгел, ә – чынбарлык. Иң мөһиме, бу система хәрәкәттә булсын иде.

2005 елдан башлап, мәгълүм булганча, бюджет даирәсе хезмәткәрләре, яшьләр һәм аз керемле гражданнарны алырга мөмкин булган торак белән тәэмин итү өлешендә республикада федераль программаларга өстәмә рәвештә Татарстан Социаль ипотека программасы гамәлгә ашырыла. 2005 елда әлеге максатта товар җитештерүчеләребезнең бюджеттан тыш 4 миллиард сум акчасы тупланды һәм 6000 нән артык фатир төзелде. 2006 елда һәм аннан соң да Социаль ипотека программасы дәвам иттереләчәк һәм киңәйтеләчәк.

Торак алу мөмкинлегенең республика һәм федераль проектлары буенча 2010 елга кадәр 5 ел эчендә 200 млрд. сум тирәсе акча җәлеп ителергә, авылны да кертеп, 10 млн.кв.метр торак файдалануга тапшырылырга тиеш. Бу – киеренке, ләкин реаль. Әлеге бурычны хәл итәргә кирәк. Бу – җәмгыятебезнең мул яшәү нигезе.

Хөкүмәтнең торак төзелеше юнәлешендәге төп бурычы булып, бу очракта «контроль» сүзеннән, бигрәк тә дәүләт контроленнән куркырга кирәкми, бәяләрне контрольдә тоту тора, торак базары алыпсатарлар һәм намуссыз арадашчылар карамагына калмасын. Ә хәзер алар күбәү булачак, чөнки федераль торак программасы да гамәлгә ашырыла башлый. Алар инде хәзер бик күп, һәр яктан үз хезмәтләрен тәкъдим итәләр, эчтәлекләре генә аңлашылмый.

Байтак кына социаль чыгымнарга да карамастан, 2005 ел аз керемле гаиләләрне субсидияләр аша «монеталаштыру» дип аталган өстенлекле ташламалар һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен йөз процентлы түләүгә күчүдә хәлиткеч ел булды. Алынган нәтиҗәләр әлеге популяр булмаган карарларның үз-үзләрен аклауларын күрсәтә.

Әле хәзер дә халык торак-коммуналь хезмәте күрсәтүнең сыйфатына һәм торак белән идарә итүнең яңа рәвешләренә күчү мәсьәләсенә хаклы рәвештә бик күп дәгъвалар белдерә. Казанда алар бигрәк тә күп булды яисә без якын яшәгәнгә генә шулай ишетеләме. Ләкин мин башкаланың яңа җитәкчелеге, яңа сайланган органнары бу катлаулы бурычны хәл итә алыр дип тулы ышаныч белән әйтә алам. Болар вакыт һәм бик зур күпъяклы көч куюны таләп итә. Шул ук вакытта, башкарылган эш нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы буенча торак-коммуналь хезмәте күрсәтүләрнең уртача бәясе агымдагы елга 25 сум/кв.м., Россиянең уртача күрсәткечләреннән (41,6 сум/кв.м.) сизелерлек кимрәк булуын әйтми китә алмыйм һәм без бу турыда әйтергә тиеш тә. Төп бурыч – хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын күтәрү һәм, барыннан да элек, йортларны капиталь төзекләндерү проблемасын хәл итү. Капиталь ремонт буенча без халык алдында бурычлы. Гомумән, капиталь төзекләндерү күләмен арттырудан башка торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренең сыйфатын киләчәктә дә яхшырту, монда яшәүчеләрнең үзләренә дә ошаучы тиешле шартлар булдыру турында бөтенләй сөйләшеп булмый. Шуңа күрә, безгә районнарның һәм шәһәрләрнең эчке ресурсларыннан файдаланып, республика бюджетының мәгълүм ярдәменә таянып, бу эшкә бик җитди алынырга кирәк. Тагын бер тапкыр басым ясап әйтәм: без бурычлы. Чыннан да, кешеләр торакның һәр квадрат метрыннан капиталь ремонт өчен билгеле бер сумма түләп баралар, ләкин капиталь төзекләндерү бу суммага тигез түгел. Бу – халык алдында җыелган бурыч. Төзелеш, архитектура торак-хуҗалык министрлыгы, районнар, шәһәрләр җитәкчеләре, халык белән бергәләп, әлеге иң проблемалы тармак белән идарә итүнең кызыксынган структурасын булдыру өчен барысын да эшләргә тиешләр. Әлегә җаваплы затлар тарафыннан әйтелгән сүзләр тулысынча үтәлмәгән. Мин гадиләштерергә теләмим, ләкин шул ук вакытта халык белән килешергә кирәк, кешеләр үзләре идарә итсеннәр, бу структураларда үзләре актив катнашсыннар, ләкин бу очракта без дә өстебезгә йөкләмәләр алырга һәм аларны үтәргә тиешбез. Шул чакта безгә кешеләр ышаныр, ә бу миллионнарның мәнфәгатьләренә кагыла.

Гомумән әйткәндә, агросәнәга секторында милли проектларны гамәлгә ашыру сәясәте, быелдан башлап, кредитлар һәм заемнар буенча процент ставкаларын субсидияләү рәвешендә турыдан-туры бюджет ярдәменә тупланырга тиеш. Алар түбәндәге юнәлешләргә җибәрелә:

- терлекчелек комплексларын реконструкцияләүгә, модернизацияләүгә, югары җитештерүчән җиһазлар, техника һәм терлек сатып алуга. Агымдагы елда 5 миллиард сумнан күбрәк кредит ресурслары җәлеп ителергә тиеш. 360 миллион сум чамасы акча банк ставкалары процентларына хезмәт күрсәтү буенча субсидияләргә планлаштырылды;

- крестьян (фермер) һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, алар оештырган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне үстерүгә. Әлеге юнәлешне гамәлгә ашыру өчен Россия авыл хуҗалыгы банкы филиалы аша 250 миллион сум кредит ресурслары бүлеп биреләчәк, субсидияләр суммасы – 97 миллион сум.

Җитештерүче авыл хуҗалыгы төзелмәләре өчен кредит ресурсларының мөмкинлеген арттыру максатында 2006 елдан республиканың яңа, Россия Федерациясендә аналогы булмаган, «Программа 100» – Президент программасы» башлап җибәрелде. «Ак Барс Банк» ААҖ аша финанс ягыннан тотрыклы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Алар техниканы яңарту, терлекчелек объектларын реконструкцияләү, нәсел терлекләре һәм кошлары сатып алу, ресурсларны сак тоту технологияләрен үзләштерү өчен 5 елга инвестиция кредитлары алачаклар. Республика бюджеты акчалары исәбеннән кредитларга хезмәт күрсәтү өчен Үзәк банкның рефинанслау тулы ставкасы күләменә тиң субсидия биреләчәк. Бу максатларга 4,2 миллиард сумлап акча җибәрү планлаштырыла. Бу электән үк яхшы эшләп килгән көчле хуҗалыклар. Без бит гомер буе эшлексезләргә булышып килдек, алар һаман артта калдылар һәм безнең ярдәм алар эшендә берни дә үзгәртмәде. Моны тарихи тәҗрибә дип санарга мөмкин. Хәзер без бу пирамиданы әйләндерергә булдык. Яхшы эшләгәннәргә генә булышачакбыз. Чөнки алар бүген амортизациясез эшли, аларга авыр. Ләкин алар электән килгән яхшы хуҗалар, тәҗрибә буыннан-буынга тапшырыла. Шул нигездә, минем уйлавымча, күпкә ирешергә мөмкин. Әгәр алар үзләре үсәргә телиләр һәм авыл хуҗалыгын хәзерге дәрәҗәдә алып баралар икән, без аларга ныклап булышачакбыз.

Республикада шулай ук эре инвесторлар катнашында 2006-2008 елларга терлекчелекне үстерү программасы эшләнде. Әлеге программа белән яңа төзелешләр һәм булган терлекчелек комплексларын реконструкцияләү, барлыгы 100дән артык объектны сафка бастыру карала. Инвестиция кертүләрнең смета бәясе 24 млрд.сум чамасы тәшкил итәчәк. Терлекчелекне үстерү программасы буенча 74 мең баш сыерга исәпләнгән 35 сөт комплексы төзеләчәк, анда 400 мең тонна сөт җитештерелер, 200 мең башка исәпләнгән 18 дуңгызчылык комплексы, 44 мең башка исәпләнгән мөгезле эре терлек симертү буенча 6 мәйданчык сафка басачак, шулай ук 10 яңа кошчылык комплексы төзеләчәк.

Бу инвестиция планнарын гамәлгә ашыру сөт җитештерүнең еллык күләмен 1610 мең тоннага кадәр җиткерергә, 100 әр мең тонна дуңгыз һәм кош ите җитештерергә мөмкинлек бирәчәк, республика сөтне иң күп җитештерүче булып калачак.

Бу проектларны, ә алар федераль программалар да, без икеләтә көч белән алга этәрәбез, гамәлгә ашыру кысаларында 2008 елга түбәндәге күрсәткечләргә ирешү планлаштырыла:

- сөт җитештерү күләмнәрен бер елга 77 мең тоннага яисә 5 процентка арттыру;

- терлек һәм кош ите җитештерүне 35 мең тоннага яисә 11 процентка арттыру;

- ашлык җитештерүне тотрыклы төстә елга 4,5 миллион тонна дәрәҗәсендә саклау;

- шикәр чөгендере җитештерүне тотрыклы төстә елга 2 миллион тонна дәрәҗәсендә саклау;

- рапс җитештерү күләмнәрен 150 мең тоннага кадәр арттыру, бу яңа юнәлеш, Казан янында рапс һәм башка үсемлек майлары җитештерүче эре май заводы төзүгә бәйле;

- энергиягә бай терлек азыгы – кукуруза, люцерна, клевер, соя җитештерүне тагын да арттыру.

АПКны кадрлар белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең, масса төсендәге һөнәр ияләренең һәм яшьләрнең нәтиҗәле хезмәтен кызыксындыруның инде бездә гамәлгә булган төрле механизмнары дәвам иттереләчәк һәм киңәйтеләчәк. Бу максатларга федераль, республика бюджетларыннан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 360 миллион сум акча җибәреләчәк.

Дәүләт беренче тапкыр буларак, АПКны үстерүне чыннан да өстенлекле юнәлеш дип билгеләде, әгәр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район җитәкчеләре бу мөмкинлекләрне тулысынча бәяли алмасалар, җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеге һәм авылда тормыш дәрәҗәсен үстерүне тәэмин итү турында сөйләп торуның кирәге юк. Менә ул мәсьәләнең асылы, бурычлар да шуннан килеп чыга. Ә иң мөһиме, әлеге уңай чорны йоклап уздырмаска һәм ачылган мөмкинлекләрдән тулы файдаланырга кирәк.

Шуны әйтергә тиешмен, без шулай килештек, милли проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре республика дәүләт хакимияте органнары, аерым министрлыклар, ведомстволар һәм территорияләр эшчәнлеген бәяләүдә иң мөһиме булачак. Мәсьәләнең асылы һәм аның социаль юнәлгәнлеге республиканың тизләтелгән үсешен тәэмин итәчәк. Һәм без моңа ирешергә тиеш тә. Эшләмәскә сәбәпләр юк, бернигә дә һәм беркемгә дә сылтап булмый. Хөрмәтле халык депутатлары!

Татарстан Республикасы социаль активлыгын күтәреп кенә калмый, үзенең икътисадый куәтен дә ышанычлы рәвештә арттыра бара. Тулаем региональ продукт бер ел эчендә нисбәттәге үлчәмнәрдә 7 процентка диярлек (чагыштыру өчен – 2004 елда 6 процентка) артты, 510 миллиард сумга җитте. Сәнәга җитештерүе күләмнәре чагыштырма исәптә 4,6 процентка (чагыштыру өчен – Россия Федерациясе буенча уртача 4,4 процент), 484 миллиард сумга кадәр артты. Шунысы бигрәк тә мөһим, өстәлмә бәяләрнең үсеш темпы товарлар эшләп чыгару һәм хезмәт күрсәтүләр күләме үсешеннән тотрыклы рәвештә югарырак булды, без моңа бик озак ирештек. Нәтиҗәдә, әйләнешнең рентабельлелеге 18 процентка үсте, ә өстәлмә бәяләр коэффициенты 47,2 процентка артты. Барлыкка килгән структурада республикабыз икътисадының конкуренциягә сәләтен һәм нәтиҗәлелеген күтәрү фәкать республиканың социаль-икътисадый һәм фәнни-техник потенциалыннан комплекслы файдалануны һәм шул нигездә эшкуарлыкны үстерү өчен уңай шартлар тудыруны күздә тоткан яңа, стратегик алымнар кулланганда гына мөмкин. Шундый инструментларның берсе булып хәзерге этапта кластерлы алым тора. Бу яңа төшенчә.

Кластер – дөнья базарында әйдәүче позицияләрдә торган, конкуренциягә сәләтле предприятиеләр төркемнәре, «оешкылары» ул. Алар бездә бар. Кластерның динамикалы үсеше өчен үз товарларын читкә экспортлаучы төп фирмалардан тыш тагын ике элемент кирәк. Беренчесе – лидерларны чимал, комплектлау әйберләре белән конкуренция принципларында тәэмин итүче, алар өчен сервис, логистик хезмәтләр башкаручы җитештерүче-товар куючыларның республика эчендәге челтәре һәм икенчесе, – аерым бизнес-климат – арзанлы һәм сыйфатлы эш көче ресурсларына ия булу системасы, уңайлы транспорт инфраструктурасы, фәнни, тикшеренү институтлары һәм мәгариф үзәкләре булу.

Республикада нефть, нефть-газ-химия тармагында, энергетикада, авиациядә, автомобиль төзелешендә, АПКда кластерлар булдыру өчен бөтен алшартлар бар. Бөтендөнья практикасы күрсәткәнчә, барлык катнашучылар тырышлыгы һәм өстенлекләрен шулай берләштереп кенә, арта барган конкуренция шартларында республика эчке базарда гына түгел, тышкы базарда да уңышлы үсә ала. Мәсьәләнең асылы түбәндәгегә кайтып кала: әйдәп баручы, конкуренциягә сәләтле предприятиеләргә хәзер урта бизнесны кушарга кирәк, аларга заказлар бирү зарур, әлеге предприятиеләр эре берләшмәләр белән бергә эшләсеннәр. Шул чакта барысы да конкуренциягә сәләтле дәрәҗәдә эшләячәк һәм үсәчәк. Чөнки тотка барлыкка килә, ул үз артыннан барысын да ияртергә тиеш. Уңышыбызның чынбарлыктагы буыннары менә шулар инде. Шуны аңлау, ә иң мөһиме, киләчәктә оештыру да, безне уңышка илтә. Әле моның белән бик азлар гына шөгыльләнә. Ләкин без ел саен үсә барабыз, яхшырак аңлый барабыз һәм бу идеяләрне гамәлдә тормышка ашыруга өйрәнәбез, дип уйлыйм.

Кластерлы алымның нигезен кече һәм урта бизнес тәшкил итә. Эре предприятиеләр үзләре тирәсендә кече һәм урта бизнес хезмәт күрсәтүче һәм иярчен товарлар һәм хезмәтләрне оператив формалаштыра башларга тиешле үзәкләр булып торалар. Эре компанияләр белән чагыштырганда, кече һәм урта эшкуарлыкта өстәлмә бәяләр өлеше 18 процентлы пунктка югарырак. Шул сәбәпле алар белән хезмәттәшлекне киңәйтү – бу бүгенгә һәм киләчәккә ыргылыш.

Инвестиция сәясәте дә кластерлы якын килүгә йөз тотарга тиеш. Барысы да нигез булырлык максатларга буйсындырыла. 2005 елда төп капиталга инвестицияләр үсешенең соңгы берничә елдагы иң югары дәрәҗәсенә ирешелде, ул узган ел белән чагыштырганда 21,4 процент булды. Алар 136 миллиард сумнан артып китте. Инвестицияләр структурасында эшкәртүче производстволар, торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика, транспорт һәм элемтә файдасына уңай үзгәрешләр дә беренче буларак сизелде. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә бу мөһим тенденцияне даими хупларга һәм бөтен мәгънәсендә үсендереп торырга кирәк. Төп капиталга инвестицияләр үсешенең еллык темплары эчке тулаем продукт үсеше темпларыннан ике тапкыр югарырак булырга тиеш. Менә шушы параметрларга чыгарга кирәк. Бу икътисадыбызның киләчәктә дә тотрыклы үсешенең нигезе.

2005 елда Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур һәм Залог-иминләштерү фондлары үз эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр. Бездә әле беренче булып, башка төбәкләрдә мондый фондлар юк. Хәзер безгә киләләр, өйрәнәләр һәм, кемнең мөмкинлеге бар, үзләрендә дә булдыралар. Алар аша икътисадка өстәмә рәвештә 9 млрд. сумлап акча җәлеп ителде. Фондлар эшчәнлеге яңа инновация институтлары барлыкка килүгә этәргеч бирде. Инвестиция-венчур фонды федераль конкурста җиңеп чыкты һәм агымдагы елда яңа фонд – Татарстан Республикасы фәнни-техник өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм фонды үз эшчәнлеген башларга тиеш. Фонд фәнни-техник өлкәдә кече эшкуарлык субъектларының фәнни тикшеренүләре нәтиҗәләрен коммерцияләүгә йөз тотачак. Республика тарафыннан бу эшкә 200 миллион сум, Россия Федерациясе тарафыннан 200 миллион сум акча салынды, тагын 400 миллион сум акча җәлеп итү буенча эре шәхси инвесторлар белән дә сөйләшүләр алып барыла. Яңа фондның менеджменты конкурс буенча сайлап алынган шәхси идарә компаниясе тарафыннан тормышка ашырылачак. Россия Федерациясе һәм инвесторлар белән тигез башлангычларда тагын бер – мәгълүмати технологияләрдә кече эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә юнәлтелгән тармак – Венчур инвестицияләренә ярдәм фонды булдыру буенча эш алып барыла. Сизәсезме, сүз эшкуарлыкка гади ярдәм турында гына бармый, сүз юнәлешләр буенча: фәнни эшләнмәләр, мәгълүмати технологияләр һәм башкалар буенча бизнес турында бара, алар безне уңышка китерәчәк.

Агымдагы ел «Алабуга» махсус икътисадый зонасына федераль статус алу белән дә тарихи булды. Конкуренция бик каты барган шартларда да республика конкурста җиңеп чыкты. 1998 елда ук башланган эш уңай тәмамланды. Без чигенмәдек кенә. Бу – республикага ышаныч, аның зур масштаблы программ проектлар тормышка ашыруга сәләтен күрсәтү дә, бер үк вакытта зур җаваплылык та. Махсус икътисадый зона булдыру максаты – озак вакытка исәпләнгән салым һәм таможня өстенлекле ташламалары алу гына түгел, ә республикага өстәмә инвестиция ресурслары җәлеп итү һәм үсешнең яңа чикләренә чыгу мөмкинлеге дә ул. Бу – төп бурыч, барысының да нигезе. Сәнәгадәге хәлләрнең торышына республика Икътисад һәм сәнәга министрлыгының шушы көннәрдә булган киңәйтелгән коллегиясендә җентекле анализ ясалуын исәпкә алып, кабатлап тормас өчен икътисадның барлык тармакларын тагын анализлау кирәк түгел, дип саныйм. Гомумән, сезнең кулыгыздагы Юллама текстының үзендә китерелгән зур күләмле системалы анализ мине бүгенге чыгышым барышында байтак проблемаларны яктыртудан азат итә.

Республика, федераль һәм җирле органнарның килешеп эшләве күпчелек очракларда төптән уйланган төбәк икътисадый сәясәте белән тәэмин ителә. 2006 елдан җирле үзидарәгә күчү алга таба да дәүләт җайга салуына яңача алымнар эшләүне, ә нәкъ менә инвестиция, икътисадый һәм социаль сәясәтне гамәлгә ашырганда территорияләрнең тигез хокукын тәэмин итү, ресурсларны бүлгәндә субъектив факторларын киметү өлешендә яңача якын килүне таләп итә. Иң мөһиме – муниципаль реформаның мәгънәсе югалырга тиеш түгел. Без бирелгән вәкаләтләр һәм мөстәкыйльлектән сәламәт ярышучанлык шартлары булдыруны, яңа социаль инициативалар көтәбез. Бу мәсьәләләрне зур җаваплылык тоеп һәм оператив хәл итүгә алынган муниципаль берәмлекләр, һичшиксез, өстәмә икътисадый һәм социаль перспективаларга ирешәчәкләр. Ә без моңа булышлык итәчәкбез.

Дәүләт идарәсе системасына «тормыш сыйфаты» интеграль индикаторын куллана башлау бүгеннән халыкка хезмәт күрсәтү стандартларын гамәлгә кертүне дә таләп итә. 2006 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте иң беренче чиратта, минем уйлавымча, барыннан да элек, Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү министрлыгы, Социаль яклау министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы өчен ачык хезмәт күрсәтүнең сыйфат стандартларын эшләргә тиеш, аларның эшчәнлегенә дәгъвалар һәм халык ризасызлыгы аеруча зур. Гомумән, халыкның игътибары аларга юнәлгән.

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә бүгеннән федерация субъектының иң югары урындагы затына Федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының үзара эшчәнлеген координацияләү вәкаләтләре бирелде.

Кешеләрнең һәм юридик затларның күпсанлы шикаятьләре, дәгъвалары кайбер федераль хезмәтләрнең канәгатьләнмәслек эшләве белән бәйле. Барыннан да битәр, бу теркәү хезмәте (Кузьмина Л.В.) Әйдәгез, кешеләрне, үзебезнең гражданнарны җәфаламыйк. Теркәү вакытны иң аз сарыф итеп башкарылсын өчен ничә көн кирәк? Анда бит эшләр галәмәт. Бу галәмәттән котылу өчен ни эшләргә кирәк? Рөстәм Нургалиевич, Равил Фатыйхович, бу мәсьәләне кичекмәстән карагыз. Май бәйрәмнәреннән соң мин анда барып, чиратка басачакмын, берничә депутатны алачакмын Фәрид Хәйруллович, мөгаен, үзе дә барыр. Шунда карарбыз, нәрсә үзгәрер. Халыкны болай мыскыл итәргә ярамый. Пенсияләр, ташламалы юл йөрүләр, тагын нәрсә дә булса башка мәсьәләрдә генә түгел, тип-тигез урында, теркәүдә кешеләрне җәфалыйбыз. Шулай ук халыктан да, юридик затлардан да суд приставларына күп санлы шикаятьләр керә. Кешеләр алар янына судтан соң соңгы инстанция буларак, суд карары үтәлсен дип киләләр. Ә кайчакта эш шуңа барып җитә ки, үзләрен судка бирергә вакыт. Без бу мәсьәлә буенча аңлаштык инде, тәртип салыгыз. Мин сезгә халык алдында мөрәҗәгать итәм. Суд булды, димәк, хөкемне үтәргә кирәк. Суд приставлары үзләренең изге бурычын үтисе урынга, җинаять юлына басалар. Без моңа түзеп тора алмыйбыз. Өлешчә, бу табигатьтән файдалану буенча параллель эш йөртүче органнарга да кагыла. Иң якын араларда күрсәтелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Президенты каршында тиешле координация органы булдырылачак. Без федераль хакимият органнарында бу күпсанлы кирәкле һәм кирәксез структуралар – кызганычка каршы, күпчелек очракта уңышсыз административ реформаларның корбаннары булучыларның эшчәнлеген тәртипкә сала алырбыз дип ышанам.

Хөрмәтле халык депутатлары!

Чыннан да, Татарстан Республикасы икътисадый һәм социаль үсешнең югары темпларына иреште. Бу, башлыча, гражданнарыбызның, дәүләт хакимияте органнары һәм муниципаль берәмлекләрнең килешеп эшләве нәтиҗәсе.

Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм без барыбыз да киләчәктә дә бара торган үзгәртеп коруларның нәтиҗәлелеген күтәрә, халкыбызның тормыш дәрәҗәсен үстерә, җәмгыятебездә тынычлык һәм татулыкны ныгыта алырбыз, дип саныйм. Без булдырабыз!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International