Рухи галәмдә яшәргә

2006 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе
Равил Фәйзуллин: “Быел фәлән җанвар елы, быел фәләннеке» дип йөртүләр борынгыдан гадәткә кергән. Соңгы дәвердә, иҗтимагый төсмер биреп, Аналар елы, Сәламәтлек елы, Балалар елы кебек әйтүләр дә булды. Галәми фикер йөртсәң, еллар алай «тамгаланып» кына бер-берсеннән әллә ни аерылмыйлар. Фасыллар табигый рәвештә яңарып, алышынып тора. Кеше туа, үсә, картая… Яңа буыннар килә…

Вакыт дигәннәре, бер нәрсәгә исе китми, ага да ага… Шулай да, 2006 елның Татарстанда Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителүе мине ихлас сөендерде. Димәк, быел әдәбият һәм сәнгатькә, гомумән, иҗатчыларга аерым бер игътибарлы караш булачак! Күпләребез шулай уйлый, уңай үзгәрешләргә өметләнә. Бу фәрман-указны ни өчен нәкъ менә шушы елга атап чыгарырга булдыгыз?

Минтимер Шәймиев: Һәр яшәлгән ел—рух, иҗат һәм хезмәт елы, гомумкешелек хәзинәсенә өлеш кертү елы булырга тиештер ул. Цивилизацияне кеше акылы, кеше таланты казанышлары тәшкил итә ләбаса. Үткән тарихны без борынгылар калдырган гаҗәеп корылма-биналар, илаһи көйләр, бөек китаплар аша беләбез. «Кеше китә, җыры кала», диләр. “Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып”, - дип язган Җәлил дә. Әнә шул Җыр дигән могҗизага яшәү мәгънәсе сыйгандыр мөгаен.

Еллар бер-береннән әллә ни аерылмыйлар диюгез белән килешеп бетмим. Гомумән, һәркайсыбыз һәр киләсе елны үзенчә көтеп ала, һәр ел ниндидер вакыйгасы белән хәтергә уелып кала. Мәсәлән, 2000 елны үзенчәлекле ел түгел дип һич кенә дә әйтә алмыйбыз. Гасырларны гына түгел, меңьеллыкларны ялгаучы ел! Ата-бабаларыбыз, ата-аналарыбыз, күпмедер өлешендә без дә яшәгән бөтен бер гасырны тәмамлап, балаларыбыз, оныкларыбыз, аларның оныклары яшәячәк яңа гасырга һәм өченче меңьеллыкка аяк басу нәкъ менә безгә насыйп булды бит. Бу, әлбәттә, киләчәк хакында, кыласы гамәлләребез турында, тарихның шушы мизгелендә безгә зур җаваплылык салынуы турында уй-фикерләргә этәрә. Уйлы-гамьле кеше шуның белән яши дә инде. Менә 2005 елны алыйк: Казаныбызның 1000 еллык юбилей елын берничек тә гадәти ел дип булмый. 2005 елда без күпме язмышларга кагылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышында миллионлаган кеше гомере барәбәренә яуланган Җиңүнең 60 еллыгын да билгеләп үттек.

2006 елны Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан итүнең дә үз хикмәте бар. Беренчедән, чыннан да, быел республика тормышында зур юбилейлар күп: Габдулла Тукайның тууына—120 ел, Муса Җәлилнең тууына—100 ел, Татар театрына нигез салынуга - 100 ел… Натан Рахлин, Сара Садыйкова, Александр Ключарёвларның 100 еллыклары. Фатыйх Әмирхан, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Габдулла Кариев, Хәлил Әбҗәлилов, Николай Фешин, Гали Ильясов кебек күренекле шәхесләребезнең юбилейлары. Нинель Юлтыева, Софья Гобәйдуллина өчен истәлекле ел бу. Сез мөхәррирлек иткән «Казан утлары» журналының 1000 нче саны чыгу… Әле болардан башка да истәлекле даталарыбыз күп. Әйтик, бу елны һичсүзсез Тукай елы дип атап булыр иде. Андый тәкъдимнәр дә булды. Әмма безнең Җәлилебез дә бар! Мондый бөек шәхесләребез булу – бәхетебез, алар рухи-мәдәни тормышыбызның алтын баганалары. Шуңа күрә мин 2006 елны Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан итик дидем. Һәм барыбыз да җиңел сулап куйдык – бөтен истәлекле вакыйгаларыбызны берләштерә торган вариант табылды.

Икенче сәбәбе шул: инде әйткәнемчә, узган ел без башкалабыз Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иттек. Без үзебезне дөньяга дус, тату, иҗтиһад итүче халык итеп күрсәтә алдык. Беләсез, бәйрәмгә дәрәҗәле кунаклар: хәзерге бәйсез дәүләтләр, элеккеге союздаш республикалар башлыклары, илебез төбәкләре җитәкчеләре, чит ил вәкилләре килде. Алар Казанны күреп хәйран калып киттеләр. Алай гынамы, эшләнгән эшләребезгә без үзебез дә шаккаттык. Булдырабыз икән бит!

Равил Фәйзуллин: «Булдырабыз!» дип әйтү милли идеянең бер чагылышы инде ул.

Минтимер Шәймиев: Әйе, рух ныклыгын күрсәтә ул. Без үз көчебезгә ышандык, бәйрәм көннәрендә барыбыз да горурлык хисе кичердек. Мин, әлбәттә, бервакытта да гел милли фикер генә юллап йөргән кеше түгел. Әмма Камал театрында куелган «Баскетболист» спектакле минем һич башымнан чыкмый. Хәтерлисездер, аның герое Сократ авыл җирендә, безгә “Уникс” командасын җиңәргә кирәк дип, авыл малайларын 167 сантиметрлы тактага салып үлчәп йөри, тәки җыя бит команда! Мондый команда белән җиңеп булмаслыгын аңлагач та, күңелен төшерми, безгә опера йолдызлары булырга кирәк дип, авылдашларыннан хор оештыра. Безнең халыкның, мөмкинлеге чикле булганда да, хыялы бар, рухы бар. Ә тарихта, мәгълүм булганча, омтылышлы, рухлы халыклар гына эз калдыра. Казанның 1000 еллыгын уздырганда без рухи күтәрелешкә ирештек һәм, менә шушы күтәрелешне саклап калган тәкъдирдә, безгә әдәбиятыбыз, сәнгатебез алдында торган мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк булыр кебек тоелды миңа. Сүз дә юк, икътисад үсәргә, төзелешләр дәвам итәргә, тормыш дәрәҗәсе күтәрелергә тиеш—болар безнең көндәлек эшебез. Дөресен генә әйткәндә, тормышта игътибарны рухи дөньядан читкә юнәлдерүче факторлар җитәрлек. Ә Казанның 1000 еллыгы исә безнең барыбызны да уртак рухи галәмгә җыйды. Һәм без алга таба да, үзебез дә сизмәстән, шушы галәмдә, иҗат атмосферасында яшәргә тиешбез. Моның өчен, әлеге уңай мизгелне кулдан ычкындырмыйча, кешеләрне рухи хәзинәләргә күбрәк җәлеп итәргә, моның яңадан-яңа формаларын уйлап табарга кирәк. Шөкер, безнең халыкта әдәбиятка, сәнгатькә омтылыш зур, аны үстерергә ярдәм итү – дәүләт җитәкчеләренең дә, мәдәният әһелләренең дә бурычы. Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан итүдә әнә шулар да күздә тотылды.

Равил Фәйзуллин: Мәгълүм хакыйкать: теге яки бу халыкны, иң әүвәл аның бөек шәхесләре—үзегез әйткәнчә, «Җыр» калдыра алган илбашлары, галимнәре, әдәбият-сәнгать даһилары аша беләләр. Мисалны ерактан эзлисе юк, соңгы дистә елларда Сезнең исем аша Татарстан дөньякүләм дәрәҗәдә шактый ук таныла алды… Шулай ук, бу җәһәттән Тукай, Җәлил, Сәйдәш, Урманче исемнәре дә тоныкланды дип уйламыйм. Сез, әдәбият-сәнгать дөньясын, аның нечкәлекләрен белеп-тоеп яшәгән җитәкче буларак (сәяси-икътисади өлкәсендә генә түгел, сәнгать дөньясында да дөньякүләм дәрәҗәле исемнәр тикмәгә генә бирелмәгән!), яхшы беләсез: талант—табигать бүләге, һәм ул һәрчак аңлауга һәм яклауга мохтаҗ. Халык яклавына да, дәүләт яклавына да. Җәмгыять байларга һәм ярлыларга аерымланган бу заманда әдәбият-сәнгать әһелләренә яшәү җиңел түгел. Мәскәү күзенә карап торган милли республика шартларында бигрәк тә. Иҗатыңа җәмгыятьтә ихтыяҗ булмау, кылганың бәһаләнмәү—иҗат кешесе өчен иң кыены шул. Әгәр чын талант бәһаләнми икән, димәк, җәмгыять үзе бигүк төзек (бозык ук дип әйтәсем килми) түгел булып чыга түгелме соң?

Минтимер Шәймиев: Иң элек шуны әйтеп китим: иҗат кешеләре, чыннан да, Аллаһ кешеләре. Аллаһ Тәгалә безне яхшы якка үзгәртер өчен, игелеклерәк, камилрәк итәр өчен аларны җибәрә. Бу дөньяда аларның үзләренә дә җиңел түгел һәм бүтәннәргә дә гел уңайлыклар гына тудырып тормыйлар. Төптәнрәк уйлап карасаң, халыкның вөҗданы инде алар. Ә вөҗданлыларга, бигрәк тә нечкә күңеллеләргә, беркайчан да җиңел булмаган. Тормышлары фаҗига белән тулы язмышлылар күпме! Шәрык тарихыннан да, гареп тарихыннан да мисаллар җитәрлек. Ерак китәсе юк, Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр да каберстан сакчысы вазифасында иҗат иткән түгелме соң? Үткән гасыр әдәбиятыбыз классиклары—шул ук Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәримнәрне искә төшерик: хәтта 40 яшькә дә җитә алмаганнар. Кайсына—27, кайсына—30… «Үлемнәре белән үлемсезлек яулаган» талант ияләре. Гомумән, минемчә, һәрбер зур талантның язмышында үз фаҗигасе бар. Шул ук Хәсән Туфан, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакыйларны алыйк… Ахыр килеп, иҗат итү өчен бар шартлар тудырылган сурәттә дә иҗат – ул үзе үк газап, авыр хезмәт түгелмени?

Инде талантның бәһаләнү-бәһаләнмәү мәсьәләсенә килсәк, шунда ук сорау туа: ә кем бәһаләргә тиеш соң? Минемчә, бу үзе бер аерым тема. Әлбәттә, төп бәһаләүче - халык үзе. Әдәбият һәм сәнгать әсәрләре халык өчен иҗат ителә, халыкны кызыксындыра. Халыкка киң таныла алу бәһаләнүгә керәме? Әгәр керсә, бездә үзенең һәм рәсми, һәм гаммәви бәһасен алган иҗат кешеләре байтак. Әдәбияттан һәм сәнгатьнең һәр өлкәсеннән исемнәр китерә алам. Алыйк, әдәбиятны. Халык язучысы, халык шагыйре исеме алган әдипләр бәһаләнмиләр яки бәһаләнмәделәр дип әйтмәс идем. Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев, Ренат Харис… Сезнең үзегезне дә шул исемлеккә кертер идем. Алыйк театр дөньясын: Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов, Шәүкәт Биктимеров, Ренат Таҗетдинов… Рәссамнардан: Бакый Урманче, Харис Якупов, Әхсән Фәтхетдинов… Җыр өлкәсендә Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Әлфия Афзаловаларны әйткән дә юк, ә Азат Аббасов, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Идрис Газиевлар халык мәхәббәтен яуламадылармы? Алардан соң килгән Салават, Хәния Фәрхиләр дә бар.

Ә танылу өчен ни кирәк? Иң элек – талант, сүз дә юк, бу – хәлиткеч фактор. Аннан соң - иҗатыңның халыкка барып җитүе. Бу турыда ныклап уйлану зарур. Моның заманча гамәли ысуллары да табылырга тиеш. Хәер, Татарстанда танылу өчен мөмкинлекләр бар дип саныйм мин. “Йолдызлык” (“Созвездие”), Илһам Шакиров исмендәге җыр конкурсы, “Җиде йолдыз”, “Яңа татар пьесасы” бәйгеләре телемә килә. Заманасы кызык бит аның. Алыйк, мәсәлән, җырчыларны. Әлбәттә элеккеге классик җырчыларыбызга һәм хәзерге эстрада җырчыларына карашыбыз төрлечә. Ләкин бүгенге эстрадада барысы да начар җырлый, тормышлары җиңел дип гадиләштерәсем килми. Иганәчеләр дә табылып тора, кызыклы гына башкаручылар да бар. “Казан егетләре” ансамблен карагыз, элеккеге җырларны яңача көйләп халыкка җиткерәләр бит. Хәзер бит ничек кенә теләсәң дә, яшьләрне клубка җыеп, “Галиябану” көенә биетә алмыйсың. Тырышалар җырчылар, үзләрен таныталар, үз юлларын табалар. Алар тизрәк табалар, чөнки жанры шундый. Башка җанрларда танылу юлы озынрак булуы мөмкин. Әйтик, театр сәнгате. Яшь талантлар театр училищесын яки мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлыйлар, республикабыз театры сәхнәләреннән халык каршына килеп чыгалар. Күз алдыбызда таныла баралар. Мәсәлән, Камал театрында һәрвакытта да дәвамчылык яшәп килә. Буыннар алышына, яшь артистлар, Камал театрының югары таләпләренә туры килгән хәлдә, үз урыннарын табалар. Минемчә, таланты бар кеше конкуренцияне җиңә ала. Менә безнең опера җырчысы Михаил Казаков. Ул Дмитровград шәһәреннән килеп консерваториядә укый башлаган иде. Глинка фестивалендә җиңеп, хәзер зур иҗат юлына чыкты, илебезнең Зур театрында эшли. Шул ук Чулпан Хаматованы алып карагыз. Нинди кискен конкуренция шартларында дөньякүләм дәрәҗәдәге актриса булып бара. Талант!

Аңлыйм, Сез хәзер бу бит дөнья, ил күләмендә, ә безнең татар язучыларына авыррак дип әйтәчәксез. Милли язучыларга, ничек кенә талантлы булмасыннар, элек тә җиңел булмады, хәзерге заман да яңа киртәләр барлыкка китерде. Милли әдәбият өчен нинди шартлар тудырырга? Бу аерым проблема һәм без аның турында сөйләшергә тиешбез. Мин болай фикер йөртәм: безнең яхшы шигырьләребез, проза әсәрләре халыкка ни рәвешле барып җитәләр соң? Әйе, китапларның тиражлары кими. Бу, әлбәттә, дөньяви процесс, глобаль проблема. Мин ел саен китапларның, газета-журналларның тиражларын карап барам. Тиражлар кимү мәгълүмат артуга бәйле дип саныйм, ул гына да түгел, мәгълүматның башка, заманча чаралары барлыкка килде. Бу бер милләткә генә кагыла дип әйтмәс идем. Төп чара—чын әсәрне, эстетик кыйммәте һәм тәрбияви әһәмияте булган талантлы әсәрне (әдәбиятта гына түгел, сәнгатьнең бүтән өлкәләрендәге әсәрләрне дә күздә тотам) халыкка җиткерүнең отышлы, үтемле ысулларын табу. Беләм, әйтергә генә җиңел, эшләве авыр. Бу минем хәзер генә туган фикерем түгел, газета-журнал мөхәррирләре, радио-телевидение җитәкчеләре белән сөйләшкәндә гел әйтә киләм: табыгыз талантлы авторлар, җыегыз редколлегия һәм уйлашыгыз дим. Мәсәлән, шигърият. Мин үзем шигырьләр яратам. Хәзерге заманда әдәби әсәрләр шулкадәр күп ки, барысын да укып бару мөмкин түгел. Ә шигырьгә кыска формада тирән фикер салына, ул үзенә җәлеп итеп тора. Миңа күп язучылар үз китапларын бүләк итәләр, күренеп тора: кызыклы китап, укыйсы килә. Әмма, ни үкенеч, вакыт җитми. Кеше гомере шулкадәр кыска! Йөрәгем сыкрана, шундый яхшы әсәрләр бар, ә рәхәтләнеп укырга вакыт юк. Сүз уңаеннан, мин министр булып эшләгәндә, Югары Советта бер җаваплы хезмәттәшебез бар иде. Китаплар дефицит чакта ул бик күп китаплар җыйды. «Хәзер вакыт юк, пенсиягә чыккач укыйм мин аларны”, - ди иде.

Без дә аның аша китаплар алгалый идек. Шул рәвешчә бик күп классикларның том-том әсәрләрен тупладык. Ул пенсиягә чыккач, сорыйм: “Хәзер теге китапларны рәхәтләнеп укыйсыңдыр инде?” Ә ул: “Укып булмый шул, хәзер вакыт бар, әмма күз күрми», - ди. Заманында укып калмасаң, кире әйләнеп кайту кыен ул. Хәзер исә глобальләшү процессы бара, көн саен, сәгать саен мәгълүмат киңлегенә яңа әсәрләр килеп керә.

Равил Фәйзуллин: Кызык! Нечкә күңелле булуыгыз мәгълүм, ә шигырьләрне яратып укуыгыз турында бик үк белми идем. Капылт икеюллык искә килде. «Каргалар шигырь укыса, күгәрчен булыр иде!». «Карга» дигән сүзгә ниндидер астыртын мәгънә салынган дип аңлашылмасын. Шулай туган ул икеюллык. Гомумән, шигырь укыган, шигырь яраткан кеше кадерле миңа. Шигырь кешене бәхетлерәк итә дип раслый алмыйм, әмма шигырь кеше күңелен нечкәртә, чистарта, табигый асылына кайтара… Әгәр шагыйрьнең шигырь язгандагы халәте укучының шигырьне укыгандагы күңел дулкынына тәңгәл килсә, шигырь сиңа фикердәш тә, җандаш та була ала…

Минтимер Шәймиев: Әйе, сүзем шигырь турында иде бит әле... Мин әйтәм, әйдәгез телевидениедә, радио аша матур итеп, кеше күңеленә барып җитәрлек итеп шигырь укуны оештырыйк, дим. Автор үзе укысын, йә булмаса артистларыбыз укысын дим. Омтылып карыйбыз, башлыйбыз, тагын сүнеп китә бу эш. Без бит үзебез бар мөмкинлекләрдән дә файдалана, оештыра белмибез. Минем уйлавым буенча, татар шигырьләрен халыкка татарча гына түгел, русча да җиткерергә кирәк. Татарча ничек яңгырый ул, русча ничек? Акыллы кешенең башына керә ул. Мин үрнәк итеп “Культура” телеканалын китерә алам. Мин үзем, мәсәлән, дөньядан бераз онытылып торасым килсә, шушы каналны карыйм. Чүл уртасындагы оазис кебек ул һәм бу фикергә күпләр кушыла. Тормышта һәркем үз өлкәсендә эшли, үз эшенә мавыгып яши. Аны әнә шул халәттән чыгарырга, игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Хәтта мине - Президентны да үз эшеннән тартып чыгара торган булсын ул! Андый шигырьләр, тапшырулар, спектакльләр бар ул, димәк, моны эшләп була. Мәсәлән, 8 март көнне “Яңа гасыр” телеканалыннан Туфан Миңнуллин әсәре буенча “Эзләдем, бәгърем, сине” спектаклен күрсәттеләр. Анда төп рольләрне Илсөяр һәм Рамил Төхвәтуллиннар башкарды. Өйгә, һәрвакыттагыча, эш кәгазьләре алып кайткан идем, аларны бер кырыйга этеп куеп, шуны карадым. Көпә-көндез, бөтен гаиләбез белән күз яшьләрен сөртә-сөртә карадык…

Талантның халыкка тәэсире - зур көч! Мондый байлык бар ич бездә. “Мәскәү күзенә карап торабыз” дисез, биредә Мәскәү берничек тә комачаулый алмый. Бу мәсьәләдә тезгенне тарткан кеше юк. Чап та чап алга! Тик үзебез чаба алмыйбыз. Күп нәрсә үзебездән тора. Сезне гаепләү булып яңгырамасын, мин үзем дә бик борчылам бу хакта. Проза әсәрләрен җиткерүнең дә формаларын эзлисе бар.

Равил Фәйзуллин: Әйе, искечә язып булмый хәзер.

Минтимер Шәймиев: Бүген бөтен дөньяда шулай: күләм – кыскалыкка, ә мәгънә тирәнлеккә омтыла. Мин Пауло Коэльо әсәрләрен укыйм. Алар бит зур түгел, әмма гаять үтемле, күңелеңне актарып чыгара. Әмирхан ага Еникины алыйк. Мәсәлән, “Кем җырлады?” хикәясе - искиткеч көчле хиссиятле әсәр. Эх, фильм төшерсәң иде, дим. Безнең андый әсәрләребез җитәрлек. Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ы дисеңме... Әйтик, Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” әсәре. Мин аны укып та чыктым, спектаклен дә карадым. Ул бик тирән әсәр, аннан менә дигән фильм чыгар иде. Бүгенге көндә Татарстанның мондый формаларның матди ягын тәэмин итү мөмкинлеге бар. Теләк, омтылыш җитми безгә. Үзебезне күрсәтәсебез килә икән, без аны әнә шундый талантлы сәнгать әсәрләре аша эшли алабыз. Килешәм, бездән ярдәм кирәк, без андый чыгымнарга бара да алабыз. Ләкин аның киләчәккә эшли торган сизелерлек нәтиҗәсе дә булырга тиеш.

Сез дөрес әйтәсез, талант яклауга һәм саклауга мохтаҗ. Без озак еллар социализм идеологиясе кысаларында яшәдек. Әмма мин ул чорга мәдәниятне, халыклар дуслыгын саклап калу ягыннан кире бәя бирмәс идем. Әлбәттә, башкача фикер йөртү, үзең тойганча иҗат итү иреге юк иде. Кем әйтмешли, «үтерми дә, яшәтми дә» кебек булса да, иҗат кешеләре өчен, нигездә, ниндидер тотрыклылык бар иде дип саныйм. Ә менә үзгәртеп кору чоры, башка тормыш рәвешенә күчү чоры иҗат әһелләре өчен, чыннан да, бик авыр булды. Ул әле икътисад өлкәсе кешеләре өчен дә искиткеч кыен иде, чөнки без андыйга яраклашмаган. Чөнки барысы турында да хөкүмәт уйлаганга күнеккән. Аннан соң, үзгәртеп кору чорында, гомумән, иҗат әһелләре арткы планда кала. Кичә китап укый, спектакль карый, җыр тыңлый торган кеше бүген, шул үзгәрешләр аркасында, башка мәсьләләрне кайгыртырга мәҗбүр. Икътисадның бөлгенлеккә төшүе, базар мөнәсәбәтләренә күчү иҗат кешеләренә бигрәк нык кагылды. Нәкъ менә шул чорда мин Бөгелмә шәһәрендә рәссамнар белән очраштым. Ачыктан-ачык сөйләштек. Алар әйттеләр: “Менә без, рәссамнар, үз икмәгебезне төрлебез төрлечә эшләп ала идек. Берәү үз картиналарын сата, берәү үзе өчен иҗат итә, ә кемдер иҗатына өстәп партия плакатлары эшләп тамак туйдыра иде... Хәзер ул система җимерелде, ә безгә ничек яшәргә?” Әлбәттә, аларның талант дәрәҗәсе төрлечә булгандыр. Әмма һәрбер очрак – кеше язмышы. Илнең астын өскә китергән үзгәрешләр килеп чыгуда аларның гаебе юк. Шунда минем башыма бер фикер килде: боларга ничек тә булышу ягын карарга кирәк, дим. Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды әнә шулай барлыкка килде. Минем Президент буларак оештырган беренче һәм бердәнбер фондым шушы. Без иҗат кешеләренә дә, иҗади берлекләргә дә күпмедер күләмдә ярдәм итәбез. Бу чат саен сөйләп йөри торган гамәл түгел, әмма күпләргә булышып киләбез. Талантларның иҗатын бәяләүдә безнең тарафтан эш бармый дип әйтмәс идем. Бөтенесен дә санап тормастан, кайберләрен генә искә төшерик. Тукай премиясенең дәрәҗәсен күтәрдек. Җәлил премиясенең дә статусы зурайды. Республиканың иң югары бүләге - “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” дигән орден ияләре арасында да иҗат әһелләре әз түгел. Сүз дә юк: зур иҗатлары булган чын талант ияләренә, төрле юлларын табып, булышырга кирәк һәм шуны эшлибез дә. Бу уңайдан гонорарлар түләүне арттыруны күздә тотабыз, шулай ук, сәләтле яшьләргә грантлар да булдырыла.

Равил Фәйзуллин: Әйе, үткән ел Казанның меңьеллыгын бөтендөнья күзе алдында зурлап үткәрү соңгы чор татар тарихында бөек вакыйга булды. Юкны күрсәтү мөмкин түгел, димәк, борынгы зур мирасыбыз бар. Шулай да, эйфориягә дә бирелеп китәргә ярамыйдыр безгә. Югарыга менгән саен җилләр катырак булучан. Меңьеллык нигезен дип әйтикме, биеклеген диикме, ныгытасы да ныгытасы әле! Монда мин меңнең беренче бишйөз өлешен ныгытуны, ягъни шул чордагы рухи һәм матди мирасны өйрәнүне, дөньяга киңрәк танытуны күз алдымда тотып әйтәм. Башкалабыз юбилее уңае белән бик кирәкле уникаль басмалар чыкты: «Алтын Урда хәзинәләре», «Тартарика», «Сказание о Казани» һәм башка китап-альбомнар… Күптән түгел Республикада «Мәдәни мирасны саклау буенча комплекслы программа» кабул ителде. Бәлки, әлеге программада тарихыбызның борынгырак өлешен киңрәк колачларга кирәк булгандыр… Меңьеллыклар турында сүз йөрткәндә, мәдәнилегебезне иң әүвәл язма әсәрләр, әдәби ядкарьләр дәлилли… Кыскасы, «ташларны җыяр чаклар» җитте. Бу очракта, туры мәгънәдә—халыкча әйтсәк, хан заманындагы борынгы кабер ташларын да. Аларның байтагы Сезнең резенденциянең тәрәз төбендә бит…

Минтимер Шәймиев: Узган ел ачылган “Хәзинә” милли сәнгать галереясы да, Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институты да минем резиденциядән ерак түгелләр. Аларның Сез әйткән милли язмалар, ядкарьләр, шул исәптән борынгы кабер ташлары белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләре бар дип беләм. Тарихыбызны барларга, мирасыбызны тупларга безгә беркем дә комачауламый. Эшлик! Җиң сызганып эшләргә җай вакыт килде. Ни дисәң дә, демократия ныгып барган җәмгыятьтә яшибез. Без үзебезне цивилизацияле дөньяга тиңдәш икәнлегебезне күрсәтә барабыз, хөр фикер йөртә башладык. Динебезне кайтардык. Димәк, тарихи бер үсеш этабын үттек. Әле кайчан гына шәһәр урамнарында татарча тартынып кына сөйләшәләр иде, сөйләшсәләр, шелтә-кисәтү ясаучылар да табыла иде… Хәзер андый хәл бетте бит.

Равил Фәйзуллин: Мәскәүдә, гадәттә, «милли» дигән сүзне рус милләтенә бәйләнештә генә кулланырга тырышалар. Гәрчә, федераль дәүләттә милләтләр байтак булса да. Кызганыч, Россиядә тотырыклы милли сәясәт әлегә юк. Милли мәсьәләләр буенча махсус министрлык булмау да шул хакта сөйли. Хәзер милли проектлар турында күп сөйлиләр. Әлеге проектлар, башлыча, авыл хуҗалыгына, сәламәтлек һәм мәгариф тармагына карый. Болары бик әйбәт. Әмма мәдәният турындагысы әлегә күренми. Татарстан кайбер юнәлешләрдә федераль башлангычлардан алданрак йөрүчән. Әдәбият һәм сәнгать елы дип Сез игълан иткән Указны безнең шартларда мәдәният өлкәсендәге өстенлекле проект дип санарга буламы?

Минтимер Шәймиев: Һичшиксез. Мәдәният өлкәсендә без бервакытта да илкүләм фәрманнар көтеп тормадык, кулдан килгәнчә кайгырта килдек. Гомумән, игътибар итсәгез, игълан ителгән милли проектларның һәркайсы буенча республиканың эш тәҗрибәсе бар. Инде милли сәясәт мәсьәләсенә килгәндә, шуны әйтәсем килә: без дәверләр дәвамында күпмилләтле илдә яшәдек һәм яшибез. Шуңа күрә, Россиядә һәр халыкның икътисади, тарихи, мәдәни ихтыяҗларын кайгырта торган милли сәясәт һәм аны тормышка ашыра торган тулы хокуклы структуралар булырга тиеш. Мин бу хакта байтак еллар буе әйтеп киләм. Сүзләремнең дөреслеген тормыш үзе раслап тора. Франциядә милли җирлектә кабынган гаугалар тынып та җитмәде, дөньяда Мөхәммәт пәйгамбәргә каршы ясалган карикатураларга бәйле ыгы-зыгы купты. Безнең илдә дә кешеләргә милләтенә карап һөҗүм итү очраклары булып тора. Шул сәбәпле, Россиядә милли сәясәт министрлыгы булдыру турында ешрак сөйли башладылар. Күптән түгел генә Россия Федерация Советы «Милли һәм конфессиональ сәясәт буенча берләшкән комиссия» төзү инициативасы белән чыкты. Бу мәсьләләрне хәл итү сәгате сукты дип уйлыйм. Күрәсез, илнең иминлеге икътисад үсешеннән генә тормый. Европаның алга киткән илләрендә дә бу яктан барысы да ал да гөл түгел. Милләтләрне хөрмәт итүгә корылган илдә генә бәрәкәт була ала.

Равил Фәйзуллин: Әдәбият һәм сәнгатьне үстерергә телибез икән, табигый ки, телне сакларга, үстерергә кирәк. Сәнгатьнең күп төрләре сүз сәнгате белән бәйле: әдәбияты да, театры да, музыка-эстрадасы да… Ахыр чиктә, тел—халыкның, милләтнең җаны. Халык язучысы Нурихан Фәттах болай дип язып калдырды: «Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?.. Икенең берсе: йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә…» Туган телебез язмышы өчен, әле сүзләрен китергән язучыбыз кебек, без дә кирәк кадәр яна-көрәшәбез микән? Шул исәптән республика җитәкчеләре дә?

Минтимер Шәймиев: Яну-көрәшүгә килгәндә, без үзгәртеп кору елларында татар телен аякка бастыру, саклап калу өчен аз эшләмәдек. Совет чорында Казанда бары тик бер генә татар мәктәбе калганын да онытмаска кирәк. Телләр турында закон кабул ителде, татар теле дәүләт телләренең берсе дип игълан ителде, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында татар теле укыту, татар мәктәпләре ачу мәсьәләсендә хөкүмәт тарафыннан ни кирәк – барысы да эшләнде.

Равил Фәйзуллин: Әйе, уңай үзгәрешләр күп. Аларны танымау сукырлык булыр иде. Чыннан да, 90 нчы елларда телебез күзгә күренеп тернәкләнә-үсә башлады. Кухнядан чыгып, урам-мәйданнарда, трамвай-поездларда, гомумән, җәмәгать урыннарында кыюрак яңгыраш алды. Парламент утырышларында татарча сөйли башладылар. Моннан кырык еллар элек «Минем телем» дигән шигырь язган идем. Анда: «минем телем… конгресслар, парламентлар ачып йөрми» дигән юллар бар. Хәзер аңлыйм, ялгышканмын. Минем телемдә дә, шөкер, парламент, конгресс утырышлары да ачыла хәзер. Сирәк хәл: бу ялгышлыгым миңа борчу китермәде, әйткәнемнең киресе килеп чыгуы сөендерде генә. Шулай да, реалист булыйк, соңгы елларда бу өлкәдә артка таба чигенеш башланды кебек. Сүземнең очы, табигый, мәктәпкә, мәгариф системасына барып тоташа. Сан ягыннан карасаң, татар мәктәпләре, гимназияләре дә, аларда укучылар да күп кебек. Ләкин соңгы вакытта аларда татарлык кимеп, шактые асылда рус мәктәбенә әйләнеп бара шикелле. Шәһәрләрдә, бигрәк тә Казанда, «ата-аналар теләге белән» дигән теге заманнар формулировкасы янә эшкә җигелә башлады. Татарча укытуга астыртын саботаж ясаучы мәгариф әһелләре дә юк түгел дип беләм. Күпме көч һәм вакыт сарыф итеп, җан тырмашып, бөртекләп ачылган татар мәктәпләрен җуя башладык. Милли мәгариф бетсә, татар әдәбияты, татар сәнгатенең ни хәлдә каласы мәгълүм…

Минтимер Шәймиев: Сез артка чигенеш дисез, ә мин бу хәлне башкача бәялим. Юк, артка китмибез, соңгы вакытта без, авыр йөк тарткан ат кебек, алга барудан кинәт кенә туктап калдык. Чөнки ирешкәннәрне ныгытып, алга бару кыенрак булып чыкты. Махсус сыйныфлар оештырдык, тәрбиячеләргә, укытучыларга өстәмә хезмәт хакы билгеләдек, мәктәпләр ачтык, махсус укыту программалары эшләдек – болар берсе дә юкка чыкмады ләбаса. Укыту процессында татар телен саклап калуга аяк чала торган мәсьәләләр бар икән, әйтегез, тәкъдим кертегез, боларын да хәл итәрбез. Тел язмышы турында сез дә, без дә дөрес борчылабыз. Әмма ул борчылу гаеплене эзләүгә кайтып калмасын иде. Әйе, Мәскәүгә, Татарстан хөкүмәтенә сылтарга була. Бу турыда сүз чыкканда мин Финляндиядә яшәүче татарларны искә төшерәм. Саклаганнар бит телне! Алынма сүзләр кыстырмыйча, чип-чиста итеп татарча сөйләшәләр. Чит җир, милли мохит юк дәрәҗәсендә, сан ягыннан әллә ни күп түгелләр, дәүләти мәктәпләре юк, туган тел белән карьера ясап булмый…

Ә тел исән! Гыйбрәт алыйк без шуннан. Без һаман кемнедер гаеплибез, тик үзебезне түгел. Әйләнә-тирәбезне барлап, күрше-күләнне, хезмәттәшләрне, дус-ишләрне, туган-тумачаларны искә төшерик тә, уйлап карыйк: кемнәрнеңдер балалары туган телләрен белми икән, моңа бүтәннәрне гаепләргәме? Һәрбер татар үзеннән башласын иде, үзе эшләгән, яшәгән урынында үз телен саклап калу өчен нәрсә эшли ала? Бу - халыкның үзаңы дәрәҗәсен күрсәтә торган фактор. Һичьюгы үз гаиләсендә татарча сөйләшәме? Бу сорауларга хәзергә беркемнең дә төгәл җавабы юк, шул исәптән минем дә. Димәк, бергә-бергә эзләргә кала.

Равил Фәйзуллин: Сез, шәхсән үзегез, туган телне олылауга зур өлеш керттегез. Чыгышларыгызны тыңлап, көнләшеп тә куям: телнең бөтен нечкәлекләрен, тылсымын, мәгънәви көчен һәм моңын белеп сөйлисез. Шулай булырга тиеш тә. Үз телен камил белмәгән кеше Илбашы була ала димени! Сезгә карап, республикадагы эреле-ваклы байтак җитәкчеләр туган телгә мөнәсәбәтләрен үзгәрттеләр, хәтта кайберләре ана телендә ярыйсы гына сөйләшә дә башлады. Ләкин андыйлар күп түгел. Дәүләт Советы утырышларында да (рәсми очрашулар, хуҗалык киңәшмәләрен инде әйткән дә юк!) күбесе дәүләт теле саналган ана телендә чыгыш ясамый. Ә бит аларның байтагы чыкылдап торган татар авылы малайлары… Соңгы вакытта исә төрле дәрәҗәдәге җитәкчелеккә туган Тел һәм Моң төшенчәсен аңламаган яшьләр килә… Әйткәнегезчә, татар теле—дөньяның абруйлы телләре исәбенә керә. Россия Президенты Путин да татарча сөйләп күрсәтте бит инде югыйсә! Ярый әле парламентта әлеге дә баягы әдәбият һәм сәнгать вәкилләре—язучылар бар, юкса анда кайбер милли мәсьәләләр бөтенләй күтәрелмәгән дә булыр иде… Бу җәһәттән Сез туган телнең киләчәген ничек күзаллыйсыз? Әйтик, 40-50 елдан?

Минтимер Шәймиев: Минемчә, бүгенге кыенлыкларга карамастан, телне саклап калу һәм үстерү өчен социаль шартлар өлгереп килә. Бу, гомумән, дөньякүләм процесс бит. Татар теленә генә түгел, күпмедер дәрәҗәдә рус теленә дә һәм башка телләргә дә куркыныч яный. Без озак вакыт аерым бер идеологиягә буйсындырылган җәмгыятьтә яшәдек, дөресен әйтик, рухи кыйммәтләр турында уйларга җаебыз юк иде безнең. Ә хәзер барыбыз да сизәбез: рухи кыйммәтләр алгы планга чыга башлады. Моны кешеләрнең дингә омтылышы көчәю дә ачык күрсәтә. Шөкер, без иманыбызга кайту юлында. Әлбәттә, тел мәсьәләсе авыррак. Моның чишелеше рухи кыйммәтләр яссылыгында ята. Ана телен белү горурлыкка, үз-үзеңне бәяләүнең, шәхес булуыңның бер билгесенә әйләнергә тиеш. Ана телен саклап калу балаларым, нәселем, милләтем алдындагы бурычым дип санаган кешегә бернинди чит тәэсирләр дә куркыныч түгел. Аның милли үзаң дәрәҗәсе югары дигән сүз. Кызганыч, бүген бу турыда уйлаучы аз. Мин татарлар үз телен белергә теләми дигән фикер белән килешмәс идем. Мәсәлән, кайсы республикага гына барма, татар кешеләре очрап тора. Хәтта чит илләрнең сәяси даирәләрендә дә бар алар. Күбесе үз шөгылендә шактый уңышларга ирешкән. Алар минем янга махсус килеп күрешәләр, татарча сөйләшә алмауларыннан уңайсызланалар. Димәк, җаннарында татарлык сүнмәгән. Казанның 1000 еллыгын үткәреп без күпме милләттәшебездә йокымсырап яткан горурлык хисләрен уяттык. Бу - безнең зур казанышыбыз. Мин моны Шәймиев Президент булган чорга туры килгән өчен генә әйтмим. Аллага шөкер, дөньябыз шулайга китте. Безгә шушы тарихи моментны тотып алып, һич сузмыйча, кешенең аңына сеңдереп калырга кирәк. Татарларның үз туган җиренә, үз тамырларына бәйләнеше – каннарында, димәк, ул күпмедер дәрәҗәдә балаларына да күчә. Әлеге моментны ычкындырсак, туган телнең киләчәге шикле булырга мөмкин. Әйдәгез, уйлашыйк, моны ничек эшләргә? Бу бик нечкә мәсьәлә, биредә зирәк, талантлы иҗатчыларыбыз сүзе кирәк, шунсыз булмый. Кешенең күңел кылларына кагыла белү тылсымы сезгә бирелгән дип уйлыйм.

Татар теле - төрки телләр семьялыгыннан, бу телләрдә күп кенә илнең халыклары сөйләшә, алар күп милләтләрнең туган телләре. Шуңа күрә бу мәсьәләдә безгә барлык төрки дөнья белән бергә эш итү дә кирәк дип саныйм. Гасырлар буена һәр тел күпмедер дәрәҗәдә үзгәрә, ә менә телләр төркемен саклап калу - глобальләшү чорында безнең уртак бурычыбыз.

Равил Фәйзуллин: Ил тормышында күңелне борчый торган нәрсәләр шактый. Шулар арасыннан безгә, язучыларга, турыдан-туры кагылганнарының берсе—әдәбиятны укучылар, гомумән, укучылар саны кимүе, матбугатыбызның таралу сферасы кысылуы, милли зыялылар катлавының юкара баруы борчый мине. Һәр иҗатчы, табигый, йөрәгеннән чыкканның күбрәк кешеләргә ирешүен тели. Әсәр, чыннан да, эстетик һәм тәрбияви әһәмияткә ия икән, ул җәмгыятьтә үзенең лаеклы урынын алырга тиеш. Фикеремне җөпләр өчен үзем эшләгән «Казан утлары» мисалын гына китерәм. Әле генә аның 1000 нче саны чыкты. Зур сан, зур вакыйга. Горурланып әйтәм: Россиядә мондый санга ирешкән бүтән әдәби журнал юк. Редакциягә җибәргән котлавыгызда үзегез дә шуны танып, журнал эшчәнлегенә югары бәя бирдегез. Рәхмәт. Менә шул журнал, күпләр әйткәнчә, бик тә кирәкле басма, халыкта тиешенчә таралмый. Аны бөтенләй алдырмаган мәктәпләр, уку йортлары, мәдәният учреждениеләре, китапханәләр бар. Төрле ведомостволар турында әйткән дә юк инде. Сүз безнең журнал турында гына бармый; мәсәлән, заманында 500 меңләп данәдә чыккан «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») хәзер 13 мең чамасы, элек 300 меңгә якын укучысы булган «Ватаным Татарстан»ның — 20 меңләп әбүнәчесе бар. Сез, бәлки, әйтерсез, заманы шундый, бүтән халыкларда да шул хәл, диярсез. Алай дисәң, үзебезнең Татарстанда бер төбәктә бер төрле нәтиҗә, икенче җирдә бөтенләй бүтәнчә (бу хәл халык саны һәм милли составы бер чама районнарда). Кайбер районнарда китап кибетләре эшләп килә, кайберләрендә бөтенләй юк. Хикмәт, күрәсең, җирле хакимиятләрнең эшчәнлегенә, аңлавына, аерым кешеләрнең интеллектына, җаваплылыгына да бик нык бәйледер… Бәлки, җирле җитәкчеләрдән икътисадый сан-процентлардан тыш, рух дөньясына караган күрсәткечләрне дә таләп итәргәдер? Булдырырдай нәрсәләр күп бит. Мәсәлән районнарда ел саен төрле слетлар, уңыш бәйрәмнәре уздырыла. Анда алдынгыларга бүләкләр бирәләр: аракылар салынган пакеттан башлап машиналарга кадәр. Бу форсаттан хезмәтчәннәргә затлы китаплар, еллык подпискалар да кушып бүләкләргә була бит. Мәгънәсе, савабы булыр иде. Безнең түрәләр кушканны үтәргә күнеккән. Алар бит, иң ким дигәндә, берничә дистә ел Сезнең күзегезгә карап тордылар…

Минтимер Шәймиев: Татар телендәге газета-журналларны таратуның яңа юлларын уйлап табу - уртак эшебез. Хәзерге заманда кешене теге яки бу журналга көчләп яздырып булмый. Һичшиксез, балалар матбугаты аерым игътибар үзәгендә булачак. Сез «Казан утлары»н мисалга китердегез. Чыннан да, ул журнал белән таныш булмаган укытучы бүгенге татар әдәбиятын ничек итеп сыйфатлы итеп укыта алсын икән? Әдәбият укытучыларына һөнәри дәрәҗә биргәндә болар һәммәсе дә искә алынырга, таләп ителергә тиештер бәлки? Шул ук вакытта, әсәрләр үзләре дә заман таләпләренә җавап бирерлек, әйткәнемчә, мәгълүмат ташкынында үзенә җәлеп итәрлек булсын иде. Көнүзәк проблемаларны күтәргән заманча әсәрләребез күп дип мактана алмыйбыз әлегә. Әйдәгез, тәкъдимнәр кертегез, әйтегез, нинди ярдәм кирәк? Мәсәлән, бүгенге көндә иҗат интеллегенциясеннән бу турыда ниндидер фикер ишеткәнем юк әле минем. Татарча журналларны методик әдәбият белән беррәттән укытучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә таратырга кирәк икән - бусы безнең кулдан килерлек эш. Мәктәп китапханәләренә, гомумән, республиканың барлык китапханәләренә яздыру да хәл ителә алмый торган мәсьәлә түгел. Газета-журналларны тарату мәсьәләсенең хәзерге заманда зур игътибарга лаек башка ягы бар. Без республика мәктәпләрен 100% компьютерлаштырдык. Хәзер Интернетка күчеп барабыз. Бүгенге көндә һәрбер матбага үзенең сайтын булдыра. Мәсәлән, “Казан утлары” сайтын дөньяның теләсә кайсы почмагында ачып, анда басылган әсәрләрне уку мөмкинлеген тудыру өчен күп акча кирәкми. Әлеге дә баягы тел саклау мәсьәләсенә дә кагыла бу. Әгәр безнең тел Интернетта булмый икән, без дөнья мәгълүматы киңлегеннән төшеп калабыз. Күпчелек искечә фикер йөртү комачаулый безгә, без замана чараларыннан файдалана белмибез. Безнең матбугат татарлар яшәгән илләргә, мәсәлән, Үзбәкстанга, Казакъстанга барып җитми дибез. Хәзер төргәк-төргәк газета-журналны поезд яки самолет белән ташу заманы узып бара. Интернетны тулысынча эшкә җигәргә кирәк. Белгечләр белән бергә җыелып сөйләшергә кирәк бу хакта. Ачыйк бер әдәби сайт, куйыйк шунда язучыларыбыз әсәрләрен, җырларны, шигырьләрне, тарихи язмаларны... Матди ягын үзебез карарбыз. Бу юнәлештә хәрәкәтләнергә кирәк дип уйлыйм мин. Хәрәкәттә - бәрәкәт.

Равил Фәйзуллин: Әдәбият һәм сәнгать турында әңгәмәләшкәндә, телевидение һәм радио һич кенә дә читтә кала алмый. Рухи хәзинәбез үрнәкләрен халыкка җиткерүдә аларның роле бәяләп бетергесез зур. Әмма әлеге гаммәви мәгълүмат чаралары бик үзгәрде хәзер, өстәвенә хуҗалары да күбәйде. Аларда, минемчә, дәүләти программа буенча эшләү җитенкерәми. Һәр иртәдә үз тапшыруларын республикабыз гимны белән башлый торган бердәнбер «Татарстан» радиосының да бүгенге көндә элегрәк халык көтеп ала торган, сәгатьләр буена рәхәтләнеп тыңлаган радиопостановкалар, спектакльләр яңгырату мөмкинлеге юк… Ә дистәләрчә (!) коммерция радиоларында бик күп эфир вакыты югары сәнгатьтән бик ерак җыр-көйгә (һәм шуңа иш җыр башкаручыларга), ике алып баручының тузга язмаганны сөйләп, телефоннан юк-бар сорауларга җавап биреп утыруына, дөресрәге, халтурага сарыф ителә… Масса культурасы цунами шикелле ишелеп килә! Телевидениебезнең «Татарстан» каналында исә дәүләт теле саналган татар телендә көндәлек хәбәрләр, яңалыклар да ишетә алган юк…

Минтимер Шәймиев: Радио мәсьәләсенә килсәк, аның заманнар үзгәрү белән әһәмияте кимемәде, аның киләчәге зур. Чөнки кешенең нидер укырга, карарга вакыты җитми, ә радионы ул машинада барганда да, өй тирәсендә йөргәндә дә, ашау пешергәндә дә тыңлый ала. Әйе, соңгы вакытта радиостудияләр артты. Әлбәттә, бу өлкәдә конкуренция зур. Шуңа күрә, үз тыңлаучыңа барып җитүнең үтемлерәк чараларын уйлап табу зарур, элеккечә эшләп булмый – бусы көн кебек ачык. Нинди генә радио булмасын, дәүләтнекеме ул, үз хуҗасы бармы аның – татар радиоларында тапшыруларның сыйфаты турында уйларга кирәк, Сез дөрес әйтәсез. Эфир вакытын милләт мәнфәгатьләрендә, булдыра алганча отышлы итеп файдалану ягын карарга кирәк. Әйтик, татарча сөйләүче коммерциячел радиоларның да хуҗалары татар балалары ләбаса. Татарлар үзара сөйләшеп уртак фикергә килә алмаслар микәнни? Әйе, Сезнең белән килешәм, кайчак машинада барганда тыңлыйм, кабатлаулар, мәгънәсез сүзләр шактый. Алар бит моны үзләре дә яхшы белә: әдәби, сәнгати мәгълүмат җитми. Тәүлек буенча эшләүче радиолар бар. Барысы белән дә санлашып, бергә җыелып гапләшсәгез, аларга матур итеп мәгънәле, зәвыклы, кызыклы тәкъдимнәр кертсәгез, минемчә, алар моны рәхәтләнеп кабул итәчәкләр. Гонорар да түләячәкләр әле үзегезгә. Әлбәттә, без бу мәсьәләдән читләшергә җыенмыйбыз, уртак эшебез булыр. Грантлар, гонорарлар - хәл итеп була торган мәсьәләләр.

Равил Фәйзуллин: Безнең буын — китап укып үскән буын, «Китап—белем чишмәсе» шигарендә тәрбияләнгән буын. Яшәвем белән үткән гасыр кешесе буларак, һаман да, китаптан алган белем тирәнрәк була дигән фикер белән яшим. Шулай ук, радио-телевидение дә безгә чит түгел.

Минтимер Шәймиев: Чит кенә түгел, якын да булырга тиеш. Заманга каршы барып булмый. Бу яктан “Яңа гасыр” спутник телевидениесе булдыруыбыз дөрес адым булды. Без моны үз вакытында, чыгымнарның зур булуына кармастан, тып-тын гына эшләп куйдык. Кычкырып йөрүнең кирәге дә юк, юкса, комачаулыклар килеп чыгар иде, бәлки. “Яңа гасыр” телевидениесе булмаса без бүгенге көндә ничек яшәр идек? Күз алдына да китереп булмый. Беләсез, Россия төбәкләре үз тапшырулары белән тәүлеккә нибары сәгать ярым гына эфирга чыга алалар. Яңалыклар да, мәдәни, икътисади тапшырулар да шул сәгать ярым вакытка сыярга тиешләр. Ә без көне буе татарча спектакль карап утырабыз. “Татарстан” телерадиокомпаниясенең мөмкинлекләре чикле икән, “Яңа гасыр” компаниясен күбрәк эшкә җигәргә кирәк. Чөнки максатлары уртак. “Яңа гасыр” телеканалы дөньяның бөтен татарын экран каршына җыя ала бит. Узган ел бөек җырчыбыз Илһам Шакировның юбилей кичәсен бөтен дөньяга трансляцияләдек. Ә Казанның 1000 еллыгы бәйрәмен телевидение аша чит җирләрдә яшәгән милләттәшләребезнең күбесе карады. “Үзебезне Казанда йөргән кебек хис иттек”, - дип рәхмәт хатлары яздылар. ТНВ тәлинкәләре әкренләп ил буйлап, дөнья буйлап тарала бара. Әлбәттә, хәзер милли телевидениене саклап калу өчен күп эшләргә кирәк.

Башка каналлар белән конкуренция көчле. “Яңа гасыр” каналын тәнкыйтьләү җиңел ул. Әмма аның эшен яхшырту максатында иҗат әһелләре тарафыннан фикер, тәкъдимнәр кертеләме соң?

Менә Айдар Фәйзрахманов “Яңа гасыр” каналында «Җырлыйк әле!» тапшыруын оештырып җибәрде. Үзем дә карыйм, һәрвакыт җаен табарга тырышам. Каян гына чакырып китерми кешеләрне! Сәләте булып та, мәйданга чыга алмаган талантлы кешеләрне халык арасыннан табып, экранга чыгару да яхшы бит. Бөтен кеше профессионал язучы, җырчы булып китә алмый, һәркемнең үз язмышы. Бер генә булса да чыгып алу да ярый, аны кешеләр күрә, шул исәптән, туган-тумачасы, балалары күрә, үрнәк ала... Авылга да бик тирән үтеп керде телевидение. Бервакыт туган якка кайткан идем, апам миңа әйтә: «Татарча телесериалның вакытын үзгәртеп булмый микән?” - ди. Шул сериалны карап, сыер саварга соңга калалар икән. Менә бит ничек тәэсир итеп була! Миңа калса, иҗат әһелләре, бигрәк тә милли иҗат вәкилләре телевидениеда җитәрлек дәрәҗәдә актив катнашмый әле. Ни өчен үз татар сериаллары барлыкка килми – кем гаепле соң бу очракта, кем комачаулый? Эш үзебездә бит...

Равил Фәйзуллин: Шөкер, рухи мирасыбыз биниһая зур. Сүз-көйгә бәйләнешлеләре дә, агач-ташта калганнары да… Минемчә, төп бурычларыбызның берсе—аларны хуҗаларча саклау һәм дөньяга таныту, ягъни пропагандалау. Бу җәһәттән соңгы 10-15 елда игелекле байтак гамәлләр башкарылды. Тарих институтын ачу, энциклопедияләр чыгару, Кремльдә музей комплексы булдыру… Милли мәдәни үзәкнең чын мәгънәсендә мәдәни-мәгәрифәт учагына әверелүе… Мисалларны тагын китерергә мөмкин. Ләкин, күптән төзекләндерергә яки торгызылырга тиеш булган тарихи истәлекле, җанга якын урыннар бар. Әйтик, Тукай язмышы белән бәйле Болгар номерлары, заманында Г. Исхакый, С. Максудилар укыган «Учительская школа» бинасы, 70 елдан артык газета-журналларыбыз, Язучылар берлеге штабы булган мәшһүр Матбугат йорты… Кайсы харәбә хәлендә, кайсы—хуҗасыз йорт кебек, каралмаган… Шуларга өстәп, Китап палатасының мөшкел хәле турында да әйтеп үтәргә кирәк. 80 ел буе Республикабызда чыккан бөтен матбугат басмаларын туплаган, тәртипкә китергән, библиографик күрсәткечләрен төзегән шушы мөхтәрәм оешманың үзләре җыйнаган хәзинәне, ягъни китапларны, газета-журналларны тиешле рәвештә саклау урыннары да юк. Бәяләп бетермәслек шул байлыкның ташландык хәлендә булуы бик аяныч, әлбәттә. Мирасыбызда булган кулъязма, китап байлыклары өчен әрмәннәрдәге шикелле Матенадаран төзергә күптән вакыт, минемчә.

Минтимер Шәймиев: Моннан бер ун ел элек Казанның нинди хәлдә булуын әле хәтерлисездер. Ә бүген ул бөтенләй башка сурәткә керде. Шушы еллар эчендә без күп эшләдек дип уйлыйм. Сез санап киткән биналар безгә билгеле. Дөресен әйтим, без борчылып сөйләшкән тел, мирас, уку-укыту мәсьәләләрен хәл итүгә караганда, аларны төзекләндерү җиңелрәк. Моңа безнең хәлебез җитә, без боларга тотынырбыз да эшләп тә чыгарбыз, иншалла.

Равил Фәйзуллин: Тарихта үсеш спираль рәвешле бара, диләр. Хәлләребезне моннан бер гасыр элеккеге вәзгыять белән чагыштырсаң, байтак охшашлыклар күреп була. Халыкның киләчәктәге язмышы, бигрәк тә рухи үсеше мәсьәләләре, хәзерге кебек үк катлаулы булган. Әмма шунысы факт: патша хөкүмәтеннән бернинди ярдәм алмаган заманда да безнең халыкның шактый камил мәгариф системасы, күпкырлы матбугаты, көчле әдәбияты булган, театрлары барлыкка килгән. Россия күләмендә алганда, татар теленең асыл нигезе, тамырлары бүгенгегә караганда ныграк булган. Бу өскорманың нигезен нәрсә тәшкил иткән соң? Халык үзе. Җаваплылык тоеп, киләчәген халык үзе кайгырткан. Әлбәттә, беренче чиратта, халыкның матди һәм рухи байлыкка ия булган катламы кайгырткан. Шул чорның байлары мәчет-мәдрәсәләр төзеткән, нәшрият-басмаханәләр ачкан, талант ияләренә ярдәм күрсәтеп, мәдәният үсешен тәэмин иткән. Шул заманның атаклы меценатлары—Хөсәеневләр, Рәмиевләр, Юнысов, Кәримов, Апанаев, Яушевлар кебекләрнең исемнәрен атау да күп нәрсә аңлата. Рустагы Третьяковлар, Мамонтовлар, Стахеевлар кебек, татар дөньясында якты эз калдырган шәхесләр алар. Казанда, Уфада яки Оренбургта булсын, алар салып калдырган, заманында мәгърифәт учаклары булган корылмалар, биналар әле дә исәннәр. Бүгенге көндә әдәбият һәм сәнгатьнең һәр өлкәсендә ирешелгән зур казанышларны таныган хәлдә, рухи дөньябыз, барыбер, матди ныгуга мохтаҗ. ХХ гасыр башында милли мәдәният үсешендәге проблемалар бер яссылыкта булса, ХХI гасыр башында да шул ук мәсьәләләр, асылда, кала бирә, масштаблары һәм мәгънәләре генә үзгәрәк. Яхшы беләсез, мәдәният сферасын бюджеттан тәэмин итү «калдык принцибы» белән бара. Шуңа күрә мондый финанслау ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый. Хәлне яхшыртырга хәзер дә мөмкинлекләр бар, минемчә. Элеккеге уңай традицияләрне яңартырга кирәк. Соңгы дистә елларда бездә дә зур байлыкларга ия төркемнәр барлыкка килде. Сез аларны безгә караганда яхшырак беләсез, кайберләрен татар халкының ХХ гасырдагы мәшһүр кешеләре дип тә билгеләп үттегез. Әдәбият һәм сәнгатебезне үстерүдә беркадәр алар ярдәменә өмет итә алабыз микән?

Минтимер Шәймиев: Чыннан да, һәр халык үз киләчәген үзе кайгыртырга тиеш. Бу аның бердәмлек дәрәҗәсенә, милли үзаңына һәм матди куәтенә бәйле. Базар мөнәсәбәтләренә күчүгә карамастан, хөкүмәт милли мәдәниятне, телне саклап калу мәсьәләләреннән читләшмәячәк. Әле ныклап тотынырга исәп. Бездә булдыклы, ярдәм итәрдәй татар кешеләре, зур предприятие җитәкчеләре, иң мөһиме – татар җанлы кешеләр күп. Бусы да очраклы хәл түгел. Чөнки 90 нчы елларда үткәрелгән хосусыйлаштыру чорында без мораторий игълан иттек һәм читтән кул сузучылар безнең байлыкка хуҗа була алмады. Республикадагы мөлкәт татарстанлылар кулында калды. Бу Татарстанның алга таба үсеше өчен төп нигез булды. Казанның 1000 еллыгын үткәргәндә дә байтак химаячеләр юмартлык күрсәттеләр. Безне еш кына спортка зур игътибар биргән өчен тәнкыйтьлиләр. Шунысын әйтим: спортка бюджет акчасы китми, республикада спортны безнең татар егетләре тоталар, спорт биналарын да алар төзи. Соңгы елларда Татарстан үзенең яңа спорт корылмалары белән танылды. Премьер-лига командалары уенын, дөнья масштабындагы кубоклар ярышын Казанның кайчан күргәне бар иде әле? Дөнья күләменә әнә шулай чыгалар. Әйтик, шул ук эстрада җырчыларына, талантлы балаларга да ярдәм итүчеләр бар. Ләкин хәзергә татар эшкуарлары күңеленә тулысынча ачкыч табылганы юк шикелле. Биредә дә җаен белеп эшләргә кирәк, әйдә, акча бир дип кенә түгел. Кеше бу гамәлгә үз теләге белән, үз җаны кушканга килергә тиеш. Менә Сезгә бер тәкъдим: җыелыйк бергә: язучылар, җырчылар, рәссамнар, иҗат кешеләре, зур предприятие җитәкчеләре, эшкуарлар… һәм сөйләшик. Клуб оештырыйк, аңа матур исем табыйк. Бәлки Язучылар берлеге каршында оештыру кулай булыр. Гомумән, безнең бу әңгәмә кайтавазы, Сез әйткәнчә, замана байларына да ишетелер дип уйлыйм. Алар да уйлансын. Александр Македонский, үләр алдыннан кулларын күтәреп, учларын күрсәткән ди, имеш: «Ярты дөньяның хуҗасы булсам да, күрегез, гүргә бернәрсә дә алып китә алмыйм».

Равил Фәйзуллин: Сез Галиәсгар Камал театры премьераларында еш буласыз. Опера һәм балет театрында куелган музыкаль спектакльләрне дә шулай хуш күрәсезме? Бу мәсьәләдә үз фикеремне дә белдереп узыйм әле. Татар операсы, татар балеты күз алдында юкка чыгып, үлеп бара. Сәбәпләрен төрлечә аңлаталар: татарга опера кирәкми, ул аның рухына ят нәрсә; бездә югары кимәлдәге музыкаль әсәрләр иҗат итүчеләр юк; тиешле әзерлекле татар җырчылары җитешми һ. б. Ә бит сәнгатьнең бу төре заманында театрда нульдән башлап диярлек бар ителгән. Җырчылар, биючеләрне Мәскәүдә махсус укытып, иҗат коллективлары оештырылган, дәүләт заказы белән милли әсәрләр иҗат ителгән.

Минтимер Шәймиев: Безнең халыкта опера сәнгатенә, югары музыкага тартылыш көчле. Бусы бәхәссез. Зур концертлар залына да, Татар дәүләт академия опера һәм балет тетрына да халык йөри. Бу - үзе бер куаныч. Үзебезне цивилизацияле халык дип саныйбыз икән, башкача була да алмый. Безнең халыкның интеллект дәрәҗәсе дә, әлеге сәнгать вәкилләренә таләпләре дә югары. Безгә килгән артистлар үзләре үк шулай диләр. Минем бу хакта Ирина Архипова, Мария Биешу, Алибек Днишев, дирижерлар Валерий Гергиев, Фуат Мансуров кебек опера һәм югары музыка осталары белән фикер алышканым бар. Кешенең интеллект дәрәҗәсе үскән саен, аның музыкага омтылышы арта.

Татар операсы, татар балеты ни хәлдә? Аңа йөрерләрме? Әзерлекле тамашачыбыз бар икән, югары кимәлдәге әсәрләр тудыра алабыз икән, һичшиксез, йөриячәкләр. Дөнья сәнгатендә опералар күп түгел, гасырлар буе бер үк опералар яки балетлар кабат-кабат куелалар, һәр яңа буын аларны үзенчә күрә. Сәнгати югарылыктагы опера-балет иҗат итү җиңел түгел. Күреп торабыз, дөнья музыка сәнгатендә яңалары да барлыкка килә, әмма күбесе төшеп кала. Ә классик опералар алар, чыннан да, бөтен халыклар өчен үрнәк булып торалар. Безнең дә электән үк иҗат ителгән әсәрләребез бар: “Алтынчәч”, “Башмагым”, “Шүрәле” һәм тагын берничә әсәр. Алар вакыт сынавын узып, тамашачы мәхәббәтен яулаган әсәрләр. Минемчә, безгә дә шуларны кабат-кабат куярга кирәк. “Шүрәле”нең яңа куелышын карарга килмәсләр дип уйлыйсызмы? Киләчәкләр. Соңгы вакытта куелган яңа балет “Кыйссаи Йосыф”ка да халык бик кызыксынып йөрде. Тамашачы операга җырчыларның тавышын бәяләргә килә. Мәсәлән, классик операларны күбебез яттан диярлек беләбез, әмма без мәгълүм арияләрнең яңа яңгырашын ишетергә телибез, бүгенге җырчыларның башкару осталыгыннан ләззәт алырга дип барабыз. Операда тел мөһим түгел, операда тавыш хакимлек итә. Классик операларны да һәркем үз телендә җырлый бит.

Равил Фәйзуллин: Н. Җиһанов, Н. Даутовлар исән чакта, ягъни 20-30 еллар элек бу өлкәдә күтәрелеш бар иде. Хәзер? Театр күбрәк, республика мәнфәгатьләреннән бигрәк, читтәге тамашачылар өчен күбрәк хезмәт итә. Җыелма труппа төзеп, төрле шәһәрләрдән яхшы тавышлы җырчыларны алалар да, чыгып китәләр чит илләргә…

Минтимер Шәймиев: Мин бу фикер белән килешә алмыйм. 20-30 ел элек без чикләнгән дөньяда яши идек. Безнең үз җырчыларыбызны башкалар белән чагыштыру мөмкинлеге юк иде. Ул елларда Татар опера һәм балет театры чит илләргә гастрольләргә чыга ала идемени? Әйе, искиткеч җырчыларыбыз бар иде, алар арасында дөнья күләменә чыга алмыйча калган олы талант ияләре дә юк түгел. Әмма без башка җырчыларны күрмәдек, ул заманнарда телевидение дә киң таралмаган иде әле. Минем берәүне дә үпкәләтәсем килми, тик хәзер без дөнья киңлегенә чыктык, Лучано Павароттины, Пласидо Домингоны, Монтсеррат Кабальены ишеттек. Башкаларны күрдек, үзебезне дә күрсәттек. Бу нисбәттән Зөлфәт Хәким әсәрләрен искә төшерәсем килә. Зөлфәт, һич курыкмыйча, үз-үзебезне ачы итеп тәнкыйтьли ул. Казахларны тәнкыйтьләп, камчылап тәрбияләгән язучы Абай кебек. Әлбәттә, без тәнкыйтьне күп очракта күтәрә белмибез, үпкәлибез. Ләкин дөреслеккә күзебезне ачып карарга тиешбез. Европалардан йөреп кайткач, безнең башкаручылар үз-үзләренә бәһане бирделәр. Күрдек, аңладык, бар бездә лаеклы җырчылар, биючеләр, әмма барысына да үзебезнең генә көч җитми икән. Моны да танырга кирәк. Мин татар халкының үз театры эченә бикләнеп, кемнедер хурлап, кемнедер мактап яши торган халыкка әйләнүен теләмәс идем. Әйе, Татарстанда без беренче, ә читкә чыгып карасак? Бу башка өлкәләргә дә, икътисадка да кагыла. Дөнья ачык бүген – булдыра аласың икән, чык, эшлә. Булмый икән – тырыш, чарасын күр. Безнең опера һәм балет театры – ул 800 ләп кеше, аны саклап калырга да, дөньяга күрсәтергә дә кирәк иде. Европа бездән башка яши ала ул, ә без Европадан башка? Федор Шаляпин исемендәге опера, Рудольф Нуриев исемендәге классик балет халыкара фестивальләре, “Европа –Азия” халыкара заманча музыка фестивале бездә - Казанда уза бит! Әйе, хәзергә барысы да үзебезнең көч белән генә эшләнми. Һичшиксез, милли опера һәм балет та кирәк. Ә иң мөһиме, безгә дөнья дәрәҗәсендәге үз җырчыларыбыз күбрәк кирәк. Хәзергә бездә көчле башкаручылар аз. Михаил Казаков турында әйтеп киттем, хәзер татар егете Владимир Васильев күтәрелеп килә. Мәскәүдә Гнесиннар училищесында бер төркем яшьләребез укый, алар арасында өметле башкаручыларыбыз бар. Эш бара, иң мөһиме, хәзер без үз казаныбызда гына кайнамыйбыз, иҗатның чикләре юк.

Равил Фәйзуллин: Әңгәмәбез ахырына якынлашканда Сезгә әйтәсе килгән тагын бер уй-фикер. Бөтен дөньяга таралган татарлар Казанны үзләренең рухи башкаласы дип таный, Татарстан Илбашын үзенеке саный, аның кылган игелекле гамәлләрен ихлас яклый, омтылышларына теләктәшлек белдерә. Аларны Татарстандагы авыл хуҗалыгы яки сәнәгать өлкәсендәге күрсәткечләрдән бигрәк, беренче чиратта, халкыбызның рухи өлкәдәге казанышлары кызыксындыра. Интеллектуаль дөньяда горурлык байрагы булырлык шәхесләр—әдәбият-сәнгать, фән-гыйлем каһарманнары кирәк аларга. Уйландыра: тагын ун, егерме, утыз елдан татар әдәбиятына кемнәр килер? Каян? Кемнәр сәхнә тотар, музыка иҗат итәр? Бу яктан хәлебез бик үк мактанырлык түгел. Татарча укып, татарлыкны сеңдереп үсүчеләр даирәсе кысыла бара. Россия төбәкләреннән яңа Такташлар, Җәлилләр, Кәрим Тинчуриннар, Рәшит Ваһаповлар, Җәүдәт Фәйзиләр килүгә исәп тоту читен. Татарстанда да вәзгыять үзгәрде, яңа Гомәр Бәшировлар, Сибгат Хәкимнәр, Илһам Шакировлар бик күренеп тормый. Аяз Гыйләҗев әйтмешли, өмет белән өретелгән яшьле күзләр аша киләчәккә—яшьләргә карап торабыз. Минемчә, хәзер яшьләрне җитди, дәвамлы иҗатка җәлеп итәр өчен бик тә абруйлы гамәлләр кирәк. Бу, әлбәттә, һәммәбезгә карый. Әмма бүгенге көндә Сезгә күбрәк карый. Ни өчен икәне аңлашыла. Сезнеңчә алар нинди гамәлләр була ала икән?

Минтимер Шәймиев: Безне ничек кенә тәнкыйтьләмәсеннәр, татар яшьләре арасыннан иҗат шәхесләре, зыялылар әзерләү, аларга ярдәм итү юнәлешендә берни дә эшләнми дип әйтү урынсыз булыр иде. Менә Татар дәүләт гуманитар университетын булдырдык. Аның педагогика университеты нигезендә оештырылуы да дөрес дип уйлыйм, чөнки тарихы, тәҗрибәле укытучылар, галимнәр коллективы бар. Без гыйлем юлына капканы ачып, төзеп куйдык, мөмкинлекләр тудырдык. Ә хәзер киңәшик, ничек эшлибез, яшь егет һәм кызлардан нинди иҗат төркемнәре туплыйбыз, бездән тагын нинди ярдәм кирәк? Без бу юнәлештә хезмәттәшлеккә әзер. Казанда консерватория, Мәдәният һәм сәнгать университеты һәм башка мәдәният уку йортлары эшли. Димәк, нигезебез бар безнең. Хәзер эш уңганлыгыбыздан, кулга кул тотышып эшли алуыбыздан тора.

Президент әйткәнне көтеп тормыйча эшләнә торган нәрсәләр дә бар бит ул. Мәсәлән, Театр әһелләре берлеген карагыз. Әле ишетеп торам, кышкы салкынга карап тормаганнар, Шәхсәнәм Әсфәндиярованың каберенә чәчәкләр салырга барганнар. Башка иҗади берлекләр өчен күркәм үрнәк. Чөнки Хәтер һәм Дәвамчылык янәшә йөри. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын инде телгә алып киткән идем. Аларның төп принципларыннан берсе – дәвамчылык. Безнең күз алдыбызда: Хәлил Әбҗәлилов, Хөсәен Уразиков, Фатыйма Ильскаялар буынын Празат Исәнбәт, Асия Галиева, Шәхсәнәм Әсфәндияровалар буыны алыштырды. Соңрак, Щепкинчылар — Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакировлар... Алар белән бергә диярлек — Наилә Гәрәева, Наил Әюпов. Алардан соң театр Рамил Төхфәтуллиннар буынын тәрбияләде, хәзер инде алардан да яшьрәк Искәндәр Хәйруллиннар буыны сәхнә тота. Менә шуңа күрә 100 ел яши дә ул безнең театр, иманым камил, әле 200 ел да, алга таба да яшәр. Шуңа күрә дә аларның киләчәге ышанычлы.

Игътибар иткәнсездер, әңгәмә барышында мин берничә тапкыр бергәләп эшлик, фикерләшик, уйлашыйк дип әйттем. Моны үзенә тиешле эштән баш тарта дип аңламагыз. Минем мәдәнияткә, сәнгатькә мөнәсәбәтем барыгызга да мәгълүм. Әңгәмәдән күренгәнчә, фикерләребез уртак. Ахыр килеп, без һәммәбез үз урыныбызда иҗат итәбез түгелме соң? Эшкә ныклап керешер өчен безгә ниндидер импульс җитми, мөгаен. Әйдәгез, безнең шушы әңгәмә киләчәк гамәлләргә этәргеч булсын! Әмма ул журнал битләрендә генә калмасын иде. Бу әңгәмәдән соң иҗат әһелләрендә, гомумән, әдәбиятка, сәнгатькә битараф булмаган кешеләрдә күп фикер-тәкъдимнәр туар дип уйлыйм. Минем янга җыелып, ул фикерләрне уртага салып сөйләшергә кирәк безгә. Минем тарафтан Сез көткән абруйлы гамәлләрнең берсе шул булсын!

Равил Фәйзуллин: Сезнең сүзләрдән соң моннан утыз еллар элек язган шигырь юллары хәтергә килде. «Кирәк безгә!» дип атала ул. Кайбер юллары безнең әңгәмәнең рухына туры килә шикелле.

Тәкъдир шундый: бик аздан да
Олы шатлык
таба алырга,
сөенергә кирәк безгә.

Олимп уты ягар чакта,
Сүнеп барган учагыңа
тын өрергә кирәк безгә.

Заманга иш булыйм дисәң,
Кем бер янса—
ун яшьнәргә,
ун янырга кирәк безгә.

Тормыш дигән халыкара Сабантуйда
батыр булып
калалырга кирәк безгә!

Илбашлары белән еш очрашып булмый. Һәркемнең үз эше, үз миссиясе. Мондый әңгәмәләр үткәрүдә тәҗрибәм аз. Шуңа күрә сорауларым да озынрак, киңәшләшү-уйлану рәвешендәрәк булып чыкты. Шунысына сөенәм: күңелдәгесен әйтеп, ихлас сөйләштек. Ышаныч артты. Үзегез әйтмешли, фикерләребез уртак. Димәк, Әдәбият һәм сәнгать елы да дәвамлы булачак, алга таба да һәр яңа ел иҗатчыларга ихтирам һәм игътибар еллары булачак. Шулай булырга тиеш тә! Әгәр кеше рухи яктан бай, көчле икән, андый зат тормышта да үз урынын тизрәк таба, дәртләнеп хезмәт тә итә, бәхетле дә була. Без шуның өчен яшибез түгелме соң? Рәхмәт Сезгә!

Минтимер Шәймиев: Сезнең шигырьне болай дәвам итәр идем:

Ниятләгән зур эшләрне
Булдырырга кирәк безгә!

Үзегезгә зур рәхмәт. Күптән күңелемдә йөргән уй-фикерләремне дөньяга чыгардыгыз. Барчабызга исәнлек-саулык телим. Иҗат уңышлары юлдаш булсын!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International