Милләтебез вөҗданы

2006 елның 2 мае, сишәмбе
Кадерле ватандашлар һәм хөрмәтле кунаклар!

Бүген без бу гүзәл залга татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 120 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыелдык. Бүген шагыйрь артыннан:

Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген! –
дип кабатлыйсы килә.

Мәдәниятебездә заманча татар әдәбияты үсешенә шуның кадәр көчле йогынты ясаган башка бер генә шәхес тә юк. Аның эшен Һади Такташ, Нәкый Исәнбәт, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Хәсән Туфан, Фатих Кәрим һәм шулардан соңгы шагыйрьләр буыны дәвам итте. Язучылар гына түгел, бәлки әле композиторлар, рәссамнар, скульпторлар да аның йогынтысы астында яшәде – алар да шагыйрьнең үлемсез әсәрләре белән рухланып иҗат итте һәм иҗат итә. Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балетын яки Бакый Урманче эшләрен искә төшерү дә җитә. Ә аның хөрмәтенә язылган әсәрләр, төшерелгән фильмнар, куелган һәйкәлләр, ачылган музейлар, аның исемен йөртүче урамнар күпме! Үзе "күреп бетерелмәгән төш" дип кенә бәяләгән барлы-юклы алты-җиде еллык иҗат тормышыннан соң, 27 яшьтә, бакый дөньяга бөекләр сафында китеп булуга кайчак ышану да авыр. Бу яктан ул үзе эчкерсез яраткан Лермонтовка охшаш.

Бала чакта без аның ата-аналарга, табигатькә, хайваннарга нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген өйрәтүче әкиятләрен һәм шигырьләрен тыңлап үсәбез, ә инде яшьлек чорына аяк баскач "Зиләйлүк"не көйлибез. Моннан да яхшырак тәрбия чарасы юк! Асылда һәр шагыйрь диярлек үзенең ана теле турында язса да, нәкь менә Тукайның "Туган тел"е халык гимнына әйләнде. Советлар чорында, милли мәктәпләр ябылып яткан бер мәлдә, татар җәмәгатьчелеге теге яки бу чарада, үзәкнең милли сәясәтенә протест йөзеннән, "Туган тел"не җырлады.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Бу юллар һәммәбезнең күңеленә ана сөте белән диярлек кереп урнаша. Халкыбыз аны көйгә салган, "Туган тел" – ул безнең өчен милләт гимны да, бишек җыры да, телебез ачылганда ятлаган беренче шигыребез дә. Ә бүген без "Туган тел"не оныкларыбыз авызыннан ишетү белән бәхетле. Татар баласы дөньяны Тукай шигырьләре, әкиятләре аша таный башлый дисәм дә, мөгаен, ялгыш булмастыр. Без балачакта урманда, һичшиксез, Шүрәле, елгада Су анасы яши дип уйлый идек. Нәкъ Тукай үзе язганча: "Күктә ниләр булмас дисең – очсыз-кырыйсыз күк бит ул!"

Тукайның күп шигырьләре балаларга искиткеч тәрбияви тәэсире белән зур әһәмияткә ия. "Эш беткәч, уйнарга ярый" дигәнне дә кечкенәдән күңелгә сеңдереп калдык. Безнең буын Тукайны укып, халыкны аныңча аңлап үсүе белән бәхетле дип саныйм.

Тукай иҗаты шундый ки, аңа һаман кире кайтып, еллар узу белән яшь чакларда башка да килмәгән яңа якларын ача торасың. Кайбер шигырьләрен инде яттан беләсең, әмма сүзләренең бөеклеген торган саен тирәнрәк аңлый барасың.

Барлык уем кичен дә, көндезен дә сезнең турыда, милләтем.
Синең саулыгың – минем саулыгым,
синең авыруың – минем авыруым.

Беренче карашка, гади генә, эчкерсез сүзләр кебек болар. Әмма иң катлаулы чорда, 90 нчы елларда Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткәннән соңгы чорда, нәкъ менә шушы сүзләр юл күрсәтүче йолдызга, язмышны хәлиткеч карарлар кабул итүдә төп нигезгә әйләнде. Чөнки без халык өчен яшибез, аның язмышы, аның киләчәге белән яшибез бит. Күп милләтле республикада җитди проблемалар килеп чыкса, безнең барыбызга да авыр була, ә инде халык күңелендә бәйрәм булса, тормышыбыз матурая, ямьләнә.

Татарларга Төркиягә күченү тәкъдименә җавап йөзеннән язылган "Китмибез!" шигырен барыбыз да хәтерли булыр. Әле кайчан гына безнең арада да Татарстанны Россиядән аеруга чакырган акыллыбашлар байтак иде. Тукай исә барыннан да алданрак:

"Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт – хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе ру сияһ!
Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:
– Если лучше вам, туда сами пожалте, господа!"
дип язып калдырган бит.

Күпләргә җавап бу: безнең радикалларга да, Россиянең руслардан гына торуын теләүчеләргә дә. Татарлар һәм русларның үзара мөнәсәбәте турында Тукай болай дип язган:

"Һич бетәрме бу тарихи бергәлек? –
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп".

Тукай – халыкның төбеннән күтәрелгән шәхес. Рухы, шулай ук чыгышы ягыннан аннан да халыкчанрак шагыйрь юк. Аның әтисе Казан губерниясенең кечкенә генә Кушлавыч авылында (хәзерге Арча районы) икенче мулла итеп билгеләнгән була. Архивларда Император Галиҗәнапләре указы белән Мөхәммәтгариф муллага "Дин кагыйдәләрен белү буенча сынау оештыру" таләп ителгән документ сакланып калган. Тукайның әтисе шул рәвешле мулла итеп билгеләнә, әмма ул озак яшәми, озакламый әнисе дә үлә. Габдулла Тукай тома ятим кала. Шуннан соң аның тормышында иң авыр чор башлана. Бабасы йортында ач-ялангачлыктан интеккән алты бала янында нәни Апуш, әлбәттә инде, артык була. Шагыйрь үзе искә алып сөйләгәнчә, таныш ямщик малайны Казанның Печән базарына алып килә дә, халык төркеме арасына кереп: "Бу малайны асрамага кем ала?" – дип кычкырып йөри. Шунда Яңа татар бистәсеннән изге күңелле берәү бу ятим баланы кызганып уллыкка алырга карар кыла. Габдулланың озакка сузылмаган бәхетле балачак еллары шунда үтә. Баланы асрамага алган ир белән хатын кинәт авырып, малайның язмышы өчен куркуга кала һәм аны бабасына илтеп бирә. Ә тегесе бичараны Кырлай авылына Сәгъди исемле крестьянга илтә. "Шүрәле" әкияте нәкъ менә шушы авыл телгә алынган юллардан башланып китә:

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр,
Җырлаганда көй өчен "тавыклары җырлай" диләр.

Тукайның балачагы узган Казан арты – үзенчәлекле як. Анда елга-урманнар да аз, җир дә әлләни уңдырышлы булмый. Халкы көн-төн эшләп көч-хәл белән тамагын туйдырып яши. Ләкин бу як гомер-гомергә әкиятләргә, җырларга, милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләргә искиткеч бай. Казан арты – әдәби телебезне саклап калган җир. Татар халкының бик күп күренекле вәкилләре шунда туып-үскән: Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, агалы-энеле Садри һәм Һади Максудилар, Галимҗан Баруди, Гата Хәсән Габәши, Салих Сәйдәшев, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Мөхәммәд Мәһдиев, Гариф Ахунов. Бу җирлектә талантлар чишмәсе бүген дә чылтырап ага. Тукайның туган җир турындагы әсәрләрендә, әкиятләре, публицистик язмаларында Казан арты халкының рухы ачык тасвирлана. Ул биредә башлангыч белем ала, "Кыйссаи Йосыф", "Таһир-Зөһрә" кебек бөек әсәрләр белән таныша. Бу китаплар һәрбер өйдә, китап киштәсендә урын ала. Кичләрен авыл кешеләре бергә җыелышып, шушы китапларны кычкырып укыйлар, мәхәббәт кыйссалары, хакимнәр язмышы турында сөйләшәләр. Кечкенә Тукай аларны тын да алмыйча тыңлап утыра. Соңрак ул болай дип яза:

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.

Тукайга белемне дә халык үзе бирә. Татарларда белемгә омтылыш, хәтта иң авыр вакытларда да, бик көчле була. "Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар" дигән мәкалебез нәкъ менә шул турыда сөйли.

Революциягә кадәрге мәдрәсә-ләрнең төп әһәмияте шунда: алар халыкның байтак өлешен белемле иткәннәр, ә инде иң алдынгы җәдитчелек мәдрәсәләре, рус телен, математика, география, икътисадны да кертеп, заманча белемнәргә өйрәткәннәр. Революциядән соң аларның күбесенең педагогия институтлары һәм училищеларга әйләнүе очраклы түгел.

Тукай – халык улы, шуңа күрә ул халык тормышы белән яшәп, шул тормышның кайгы-шатлыкларын аңлап, аларны әйтеп бирә алган: "Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул".

Моннан да матуррак, мәгънәлерәк, камилрәк әйтү мөмкин түгелдер. "Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә рәушан көзгеседер", – дип язган Тукай. Иҗатчыларыбызның күп буыннары үз әсәрләренең халыкчанлыгын тикшерергә теләп, нәкъ менә шушы көзгегә караганнар. Хәзерге заманда җыр-музыка, иҗат дөньясында кайнаучыларга Тукайның "Халык моңнары", "Халык әдәбияты" дигән әсәрләрен яңадан укып чыгу һич тә зыян итмәс иде.

Бай туганнары Тукайны әкияти Кырлайдан ерактагы Уральскига (хәзерге Казахстан) алып китә. Тормыш чыныгуын ул биредә ала. "Мотыйгия" мәдрәсәсендә укый, татар һәм Көнчыгыш поэзиясен тәфсилләп өйрәнә, Пушкин иҗаты белән таныша. Бу бөек рус шагыйренең иҗаты аның күңелендә мәңгегә уелып кала. Тукай, шулай итеп, үзе дә кулына каләм ала. 1905 елгы революцияне ул яшьләрчә зур рухи күтәренкелектә каршылый:

Тигез булды законда
Татар, урыс, япон да.

Уральскидагы еллары ничек кенә бәхетле булмасын (биредә ул укыта, шигырьләрен бастыра башлый), аның күңеле барыбер Казанга ашкына. Шулай итеп, Тукай зур өметләр белән Казан җиренә аяк баса. Шунысы куанычлы: мең яшьлек башкалабыз Тукайның Казанга кайту шатлыгыннан туган шигырь юлларына бүген дә лаек:

Мондадыр безнең бабайлар, түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...

"Мин хәзер Казанда инде! Монда күңелле. Дус-иш зыялылар күп, сөйләшәбез, көлешәбез, укыйбыз, фикер алышабыз", – дип дәртләнеп яза ул.

Габдулла Тукайның әдәби һәм иҗтимагый аренага чыгуы очраклы гына булмый. Төрле халыклар тарихы милләт тормышы кискен тизләнеш алган чорда вакыт үзе таләп иткән күренекле шәхесләр пәйда булуын күрсәтә. Европада Ренессанс дәвере шундый була. Россиядә исә җәмгыятьнең яңаруы Пушкин чорында башлана. Шулай ук татар халкы да XIX-XX гасыр чигендә шундый көчле күчеш чоры кичерә.

Моңа кадәр милләтебез зыялылары гаять зур эш башкара. Татар халкының рухи яңарышы XVIII гасыр ахырында Екатерина II патшабикәнең мөселманнарга карата законнарны йомшартуыннан башланып китә. Татарның яңарыш чыганакларын нәкъ менә шуннан эзләргә кирәк.

XIX гасыр, үтә зур кыенлыкларга карамастан, бик нәтиҗәле булып чыга. Ул Европа дәрәҗәсендәге заманча татар милләтен формалаштыру өчен җирлек әзерләгән педагогларның, эшмәкәрләр, иҗтимагый эшлеклеләр, фәлсәфәчеләрнең тулы бер буынын булдыра. Габдулла Тукайга кадәр иң атаклы шәхесләрнең берсе Габденнасыйр Курсави була. Аның идеяләре ислам реформациясе процессларына көчле этәргеч бирә. Шуннан соң Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов, 1883 елдан төрек-татар телендә "Тәрҗеман" дигән беренче гомумроссия газетасын чыгара башлаучы Исмәгыйль Гаспринский пәйда була.

Капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсеш алуы һәм сәяси ирекнең барлыкка килүе белән бөтен татар халкы рухи яктан күтәрелеш кичерә. Татар җәмгыяте чын мәгънәсендә мәдрәсәләр челтәре белән каплана (ул вакытта татарларга башка төрле уку йортларын гамәлгә кую рөхсәт ителми). Күп кенә типографияләр ачыла. Уфа, Оренбург, Уральск, Петербургта, илнең башка шәһәрләрендә татар мәдәни үзәкләре ачыла, татар эшмәкәрләре Россия һәм Азия базарларын яулый. Күн әйберләр һәм сабын белән бергә китаплар да читкә чыгарыла башлый. Үзәк Азиягә укытучылар җибәрелә. Татар җәмгыятендә үз эченә бикләнгән мөселманнар җәмгыятеннән мәдәниятне үстерүнең көчле институтларына ия булган заманча милли тормышка күчү башлана.

1905 елгы беренче рус революциясе дулкынында иҗтимагый-сәяси һәм әдәбият-сәнгать аренасына халкыбызның чын мәгънәсендә йөзләрчә, меңнәрчә талантлы улы-кызы чыга. Татарларның сәясәттә, әдәбият, сәнгать, икътисадта танылган лидерлары барлыкка килә.

Тукай шуның белән бөек: ул, образлы итеп әйткәндә, татар мәдәнияте һәм фәлсәфи аң титаннары иңендә басып тора. Ул төрле дәверләрнең тоташтыргыч буынына әйләнә. Габдулла Тукай дан җырлаган бөек Яңарыш идеаллары аның иҗатын XXI гасырда да актуаль итә.

1907 елның көзендә Тукай, әдәбиятчылар даирәсендә инде танылырга өлгереп, Казанга әйләнеп кайта. Ул вакытта бирегә татар зыялыларының бөтен каймагы җыелган була.

Сәгыйт Рәмиев – яшьләр кумиры. Ул, татар шигырьләре стилен үзгәртеп, халыкны гасырларга сузылган йокыдан уятырга, наданлыктан качып, алгарыш өчен көрәш башларга чакыра. Гаяз Исхакый белән бергә ул бик зур шау-шу китереп чыгарган "Таң йолдызы" газетасын бастыра. "Марсельеза"ны татар теленә тәрҗемә итә. Рәмиев мөселманнар тормышын европалаштыруны иң яхшы гәүдәләндерүчегә әйләнә. Тукай аңа мөкиббән була.

Озакламый офыкта татар поэзиясенең икенче бер реформаторы – Дәрдмәнд (анысы да Рәмиевләр нәселеннән) пәйда була. Ул нибары 600 юл язып калдыра. Әмма бу – татар поэзиясенең алтын фонды. Дәрдмәнд Оренбургның иң популяр "Вакыт" газетасын һәм искитмәле "Шура" журналын бастыра.

Сәясәтче һәм күренекле прозаик Гаяз Исхакый йолдызы да нәкъ менә шушы вакытта кабына. Аңа кадәр татар прозасы укучы шәкелендә генә булып, журналлар асылда рус классикасыннан тәрҗемәләр белән шөгыльләнүгә өстенлек бирсә, Гаяз Исхакый иҗаты белән татарларның тулы кыйммәтле иҗаты барлыкка килә. Гаяз Исхакыйның Россия җәмгыятен үзгәртеп кору буенча сәяси проектлары да була. Полиция аны эзәрлекли.

1905 елда фетнәче Мәҗит Гафури, Уфадан Казанга килеп, атаклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертенә әйләнә. Милләт өчен янып яшәгән зыялылар фикерен чагылдырып, ул нәшриятчылар арасында бик тиз үз кешегә әйләнә. Куркусызлык белән чиктәш намуслылыгы, эшмәкәрләрнең бай тормышын, комсызлыгын аяусыз тәнкыйтьләве, традицион дин белеменнән күңеле сүрелүе аны чын мәгънәсендә җәберләнгән-изелгәннәрнең яклаучысына әйләндерә.

Шул ук елларда прозада Тукайның иң якын дусты – яңа йолдыз Фатыйх Әмирхан пәйда була. Ул, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсеннән чыккан башка бик күп шәхесләр кебек, танылган укытучысы Галимҗан Баруди йогынтысында, Көнчыгыш цивилизациясе белән беррәттән, рус һәм Европа мәдәниятенә дә карашын төби башлый. Әмирхан "Ислах" ("Реформа") дигән гомумроссия укучылар хәрәкәтенә башаяк чума. 1907 елда аның күптәнге хыялы тормышка аша – "Әл-Ислах" газетасы дөнья күрә. Тукай Казанга килгәч, алар икесе дә бу басмада эшли.

Татар драматургиясенә нигез салучы – шул ук "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең танылган укучысы Галиәсгар Камал исемен искә алырга онытмыйк тагы. Аны, яңа мәчеттә имам булыр бу, дип көтәләр. Әмма егетнең ниятләре башкачарак булып чыга. Ул үзенең тәүге адымнарын гына ясый башлаган татар театры белән мавыгып китә. 1906 елда нәкъ менә аның пьесаларыннан тулы кыйммәтле милли театр башлана. Ул җиңелчә генә юмор белән татар җәмгыяте, башлыча сәүдәгәрләр һәм буржуазия тормышын күрсәтә. Тиздән аны "татар Островские" дип атап йөртә башлыйлар. Тукай аның белән сатирик журнал редакциясендә эшли.

Тукай кайнап торучы бу тормышка башаяк чумып, бик тиздән бөтен җәмәгатьчелек игътибары үзәгенә әйләнә. Ул бөтен татар зыялылары яшәп яткан, күп санлы басмалар офислары, төрле сәүдә конторалары урнашкан "Болгар" кунакханәсенә урнаша.

Тукай аз сүзле була. Һәр сүзен төптән уйлап сөйләшә, әмма һәрвакытта да уйлаганын әйтми калмый. Әлбәттә, шуның аркасында бик күп күңелсезлекләр дә күрә. Әмма ул башкача булдыра алмый. Карун эшмәкәрне карун дип, ахмак руханины – ахмак ишан дип, үз ягын гына кайгыртучы түрәне рәшвәтче дип атый.

Халык аны "Тугры Тукай" дип бәяли. Ул фәкать поэзия белән генә яши, һәм бу җәһәттән, чыннан да, изге була. Ул үзенең Ходай биргән сәләтен юкка-барга әрәм итми. Тукай үзенең тормышын яхшырта да алган булыр иде (бу җәһәттән аңа тәкъдимнәр күп була). Хатларының берсендә, ачуы чыгып, болай дип яза: "Киләчәгеңне тәэмин итәргә кирәк", – дигән булалар миңа. Минем өчен, милләт һәм миллилек хакына һәрчак янып, рухланып йөрүче шагыйрь өчен, әлбәттә инде, мондый сүзләр кимсетү булып яңгырый".

Тукай Казанда, гүя, Ходайның гомерне үзенә аз бирүен белеп эшли. Газета-журналлар аның әсәрләре белән тула, нәшриятчылар, газета-журнал мөхәррирләре берөзлексез аны чакырып тора, бай сәүдәгәрләр дәвалану өчен акча тәкъдим итә. Аның популярлыгы, бигрәк тә "Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш" сатира-поэмасы дөнья күргәннән соң, көннән-көн арта. Тукайның инде исән вакытында ук дошманнары күп була, чөнки ул үзенең үткен каләме белән күпләргә "кадап" үтә. Аның үзе әйтүенчә, "Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым". Аның тәнкыйтьчеләре инде әллә кайчан онытылды, ә Тукай калды һәм мәңгегә калды.

Аның иң катгый тәнкыйтьчесе "сүнмәс-сүрелмәс вөҗданы" була. Теге яки бу әдәбиятчылар Тукайны ниндидер партияләр яки әдәби агымнар тарафдары итеп сурәтләргә маташа. Әмма ул үз халкының тарафдары була, аны мәгърифәтле, алдынгы, дөньяның иң нык үсешле милләтләре сафында атлаучы итеп күрәсе килә. Тукай – татар поэзиясенең даһие. Аны яхшырак аңлау өчен, Анна Ахматова, Семен Липкин, Венера Вәлиева, Рувим Моран, Равил Бохараев тәрҗемәсе кебек, әйбәт тәрҗемәләр кирәк.

Тукайның бөеклеге турында Сергей Михалков болай ди: "1809 елда бөек инглиз шагыйре Байрон "Альбомга" дигән шигырь яза. 1836 елда Михаил Лермонтов аны рус теленә тәрҗемә итә. Бу тәрҗемәдән файдаланып, Габдулла Тукай 1907 елда әлеге шигырьне татарчага тәрҗемә кыла. Төрле халыклар һәм буыннар шагыйрьләренең тирәнтен, ныклы элемтәсе әнә шундый".

Шунысы да гаҗәп: бу шигырьләрне язганда Байронга 21 яшь була. Лермонтов аларны – 22 яшендә, Тукай 21 яшендә тәрҗемә кыла. Шул рәвешле дөньяның өч бөек егете бер гасыр дәвамында, әмма бер үк яшьтә, бертуганнар кебек, бер үк төрле фикер йөртә, бер үк төрле ярата, көенә, шигъри утта яна.

Бу Габдулла Тукайның, иң элек татар халкының милли шагыйре буларак, бер үк вакытта рус поэзиясенең дә күренекле вәкиле булып торуы, ә моның үз чиратында шагыйрьнең дөнья әдәбиятына керүе турында сөйләвен күрсәтә.

Тукай татар милләтен ничек бар, шулай тасвирлый. Ул аны артык мактамый, әмма кимсетми дә. Ул аңа шактый тәнкыйди карый, ләкин милләтнең абруен саклый. Иң мөһиме – уйланырга мәҗбүр итә. Чөнки милләтнең киләчәгенә ихлас күңелдән ышана. "Татар яшьләре" шигырендә менә шундый ялкынлы юллары бар аның:

Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.

Гомумән, милләтебез турында хәзерге вәзгыятьтән чыгып фикер йөрткәндә, Тукайның публицистик әсәрләренә мөрәҗәгать итү файдалы һәм бик мөһим дип саныйм. Мәсәлән, "Хиссияте миллия" әсәре бүген дә өстәлләребездә торырлык язма. Бүгенгечә әйтсәк, Тукайның публицистикасы – милләтебез үсешенең программасы ул. Тукай ерак киләчәкне күздә тотып, өметләнеп язган:

Сөй гомерне, сөй халыкны,
Сөй халыкның дөньясын.

Чын шагыйрьләр, пәйгамбәрләр кебек, бүгенге вакыйгалар асылын күп елларга алдан тоемлый. Тукай милли үсеш юнәлешен биреп, без барыбыз да аңа бәйләнгән булып чыктык. Ул татарларның үзләре турында авыз тутырып белдерә башлаган борылыш чорында килә. Бу дәвер безнең өчен мәңгегә язмышны хәлиткеч дәвер булып калачак. Яңа язучылар һәм сәясәтчеләр килер, әмма Тукай барыбер кабатланмас шәхес булып калыр. Рус мәдәниятендә Пушкин, образлы итеп әйткәндә, рус кешесе күңеленең мәгънәсен аңлау һәм тою өчен һәркем үтәргә тиешле күпер булса, татарларда Тукай шундый ук әһәмияткә ия.

Тукайның бөеклегендә рус мәдәниятенең өлеше шактый. Татарлар рус классикасын башлыча Пушкинга ачыктан-ачык ияреп язган Тукай иҗаты аша кабул итә. Тукай, Пушкин кебек үк, балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр яза, фольклорны өйрәнә. Пушкин турында ул, сокланып, болай ди:

Ник биемәсеннәр, синең шигырең якты кояш кебек,
Алладан илһам алган шагыйрь нинди (көчле) шагыйрь ул.

Бөтен Үзәк Азия Пушкин иҗаты белән нәкъ менә Тукай тәрҗемәләре аша таныша. Бервакыт таҗик әдәбияты классигы Садретдин Айнидан үзенең Пушкин иҗаты белән беренче тапкыр кайчан танышуы турында сорыйлар. Ә ул, Тукай аша, дип җавап бирә. Үз чиратында Тукай Көнчыгыш тарафыннан таныла. Меңьеллык шигъри традицияләр хөкем сөргән урында моңа ирешү, әлбәттә инде, җиңел генә була торган әйбер түгел.

Тукай иҗаты инде күптән бөтен төрки халыклар мәдәнияте казанышына әйләнде. Үзбәк Гафур Гөләм, казах Мохтар Ауэзов, төрекмән Берды Кербабаев һәм күптән түгел гүр иясе булган Мостай Кәрим Тукайны үз укытучысы дип таный икән, мәдәниятләребезнең якынлыгын, тамырларыбыз һәм тарихи язмышларыбызның уртаклыгын моннан да саллырак итеп тагын ничек раслыйсы? Безнең уртак рухи киңлектә Тукай кебек шәхесләр булу халыклар туганлыгын тирән эчтәлек белән тулыландыра. Барыбыз өчен дә сөекле Сергей Есенин, Тукай шигырьләренең рус теленә тәүге тәрҗемәләрен укыганнан соң: "Нинди бөек шагыйрь икән ул Тукай", – дип соклануын яшерә алмый. Әйе, без – бер Евразия цивилизациясе халыклары, шуның белән көчле дә. Моны көтелмәгән төрледән-төрле янаулар белән тулы бүгенге дөньяда аңлап яшәү аеруча мөһим. Мәдәниятләрне бердәйләштерүгә, аларны милли формасыз һәм эчтәлексез итүгә китерүче дөньякүләм процесслар рухилыкны җимерү белән яный. Технологик казанышлар кешелекнең әхлакый алгарышы белән үрелеп бармаска да мөмкин шул. Матди иминлек безне үзеннән-үзе бәхетле итә алмый. Без кешенең рухи тормышының үз законнары буенча үсүен аңлый башладык. Ә аны яшәтү өчен бөтенләй башка төрле азык кирәк. Шуңа күрә безнең карашларыбыз һаман-һаман Тукай кебек рухи титаннар иҗатына төбәлә:

Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вактына,
Башны бөксәм, зур җинаятьтер олуг җан хаккына.

Тукай 1911 елда үзенең хыялы турында болай дип яза: "Миндә бер поэма язу турында уй йөренә. Әмма акыл әле аны эшкәртеп бетерә алмый. Максатым – дөньяга татар телендә, татар геройлары белән, татар рухында "Евгений Онегин" кебегрәк әсәр бүләк итү. Аллаһы моңа көч бирерме?" Әмма аның бу хыялына тормышка ашу язмаган булып чыга. Гәрчә каләме әле язуын дәвам итсә дә, авыруы көчәйгәннән-көчәя:

И мөкаддәс моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен,
айрылабыз ахрысы!

Бу шигырьне Максим Горький бигрәк тә үз итә. Ул Тукайның:

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы,
дигән сүзләрен китерергә ярата.

Тукай – халыкның бәгъреннән өзелеп төшкән моңы, аның вөҗданы, шул ук вакытта киләчәккә өмете дә, сынмас рухы да. Шуңа күрә ул мәңгегә халыкның күңелендә, сүзендә, телендә, гамәлендә. Тетрәндергеч кыска гына гомер эчендә үз халкыңны яңа рухи бөеклеккә күтәрә алу – чын даһиларга гына хас сыйфат.

Тукайның: "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын", – дигән сүзләре, Туфан Миңнуллин бик тә төгәл билгеләп үткәнчә, безнең поэзиябез һәм тормышыбызның эпиграфы булырлык сүзләр. Безнең изге бурычыбыз – туган җиребезне, халкыбызның дәрәҗәсен тагын да күтәрү, икътисад һәм сәясәттә Тукай истәлегенә лаек булырлык гамәлләр кылу.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International