Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев: Торакны халыкның "буе җитәрлек" итү кирәк
2006 елның 11 июле, сишәмбе
Татарстан Президентының "Интерфакс-Поволжье" агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсе - Минтимер Шәрипович, әле күптән түгел генә сездә беренче вице-премьер Дмитрий Медведев булып китте. Ул республикада илкүләм проектларны тормышка ашыруның барышы белән танышты. Инде хәзер үк нинди дә булса йомгаклар ясарга мөмкинме?
- Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру процессында инде бүген үк байтак кына проблемаларның килеп чыгуын һәм бер үк вакытта аларны нәтиҗәлерәк тормышка ашыру юлларының күзаллануын әйтеп була.
Илкүләм проектларның иң мөһиме, минем фикеремчә, авыл хуҗалыгы өлкәсенә караганы. Аның әһәмияте тармак белән генә дә чикләнми. Бу проект бөтен РФ территориясендә тормышны яхшыртуга юнәлдерелгән. Ә моңа фәкать авылда яшәүчеләр хезмәте һәм җирдән нәтиҗәле файдалану аша гына ирешеп була. Аның иң кирәкле кайбер якларына игътибарны юнәлтеп үтәсем килә. Проект шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүне күздә тота. Хәзер илдә шәхси хуҗалыкларга утыздан өч йөз мең сумга кадәр күләмдә субсидияләр бирелә. Шәхси хуҗалыклар өчен бик яхшы ярдәм бу.
Шул ук вакытта шәхси хуҗалыклардан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне сизелерлек дәрәҗәдә арттыруны да көтәргә ярамый. Чөнки авыл халкының эшкә сәләтле өлеше инде бүген үк авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә үзеннән саллы өлеш кертә. Авылда социаль проблемаларны хәл итү, иң элек, авылларның чиктән тыш "картаюына" юл куймас өчен, яшьләрне тотрыклы рәвештә җиргә "беркетү" максатына ирешү өчен кирәк. Яшьләрнең күпчелеге авыл хуҗалыгы җитештерүендә тиешле шартлар булмау һәм тормыш итү авыр булу аркасында авылдан китә. Ахыр килеп, биредә җирле үзидарә органнары бюджетын тәэмин итүче авыл халкы эшчәнлеге аша авылларны саклап калу турында сүз баруын белеп тору кирәк.
Игенчелек һәм терлекчелектә җитештерү күләмнәрен арттыру аша азык-төлек программасын аграр комплексны индустрияләштерү, югары технологияләр җәлеп итү нигезендә җирдән файдалану юлы белән генә тормышка ашырырга мөмкин. Моннан башка үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең көндәшлеккә сәләтен берничек тә тәэмин итеп булмый.
Гамәлдәге закон бүген эре инвесторларны авылга җәлеп итү мөмкинлеге бирә. Без үзебездә җирне ирекле төстә сату-алу турында федераль закон кабул ителгәнче үк авыл хуҗалыгына инвестицияләр җәлеп итү буенча кирәкле хокукый база булдырдык. Бүген республиканың 3 миллион 600 мең гектар мәйдандагы сөрүлек җиренең 3 миллион гектарга якыны - эре инвесторлар кулында. Алар мегафермалар төзү белән шөгыльләнә, җирне югары җитештерүчәнлекле техника белән эшкәртүне тәэмин итә.
Ни хикмәт: безнең ил, нык үсешле авыл хуҗалыгына ия булучы дәүләтләрдән аермалы буларак, стартта бер өстенлеккә ия. Безнең авылларда хосусый милектәге вак җир кишәрлекләре юк дәрәҗәсендә. Ә алар бүген күп кенә илләрдә авыл хуҗалыгы үсешен тоткарлый. Алар да инде җир мөнәсәбәтләрен эреләндерү зарурилыгын аңлады. Чөнки бу җитештерүчәнрәк техникадан һәм заманча технологияләрдән файдалану мөмкинлеге бирә.
Бүген республикада 112 мәйданчыкта зур терлекчелек һәм сөт фермалары, шулай ук кошчылык фабрикалары төзелеп килә. Заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән хуҗалыклар булачак бу. Шул ук вакытта элегрәк корылган терлекчелек комплекслары реконструкцияләнә.
Дмитрий Медведев, шулай ук Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Алексей Гордеев безгә килеп, боларның барысын да үз күзләре белән күрде һәм әлеге авыл хуҗалыгы производстволарының югары дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле булуына инанды. Моның белән беррәттән, Татарстанда катнаш азыкны җитештерү дә киңәя. Моннан башка югары дәрәҗәдә нәтиҗәле терлекчелек турында авыз ачып сүз дә әйтеп булмый. Бездә 80 мең гектар мәйдандагы шикәр чөгендерен үстерү процессы тулысынча механикалаштырылган.
Республиканың алга таба да илдә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә алдынгылар сафында каласына шигебез юк.
Шул ук вакытта шуны әйтәсе килә: федераль дәрәҗәдә импорт продукциясен төпле акылга нигезләнеп квоталау кебек үтә мөһим мәсьәлә хәл ителгән очракта, авыл хуҗалыгында җитештерүчеләребез җитештерүне илкүләм проект кысаларында нәтиҗәлерәк үстерә алыр иде. Чөнки авыл халкы үзебезнең агропромышленность комплексын үстерү белән бергә чит илләрдән авыл хуҗалыгы продуктларын кертү проблемасын хәл итмәгән килеш иртәгесе көнгә ышанып яши алмый. Илнең авыл хуҗалыгында җитештерүнең үсешен төгәл итеп фаразлардай механизм эшләү кирәк. Шуннан чыгып, илгә кертелә торган импорт күләмен дә билгеләп булыр иде. Бүгенгә генә түгел, якын киләчәктәге дистә ел өчен дә (агропромышленность комплексында илкүләм проектны тормышка ашыру барышында) бик мөһим бу.
Әлегә үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясенең көндәшлеккә сәләтен тәэмин итү авыр безгә, һәм шуңа күрә кызыксындыру механизмын төптән уйлау зарур. Нык үсешле күп кенә илләрдә авыл хуҗалыгы, көндәшлеккә сәләтен арттыру максатыннан чыгып, дәүләт ягыннан субсидияләнә. Безгә дә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәмне ил бюджетына аерым юл белән кертеп, бу хакта уйланасы иде. Илнең теге яки бу төбәгендә эшкәртелә торган мәйданның һәр гектарына бюджеттан билгеле бер сумма бүлеп бирү юлы белән хәл кылып булыр иде моны, дип уйлыйм.
- Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проектны тормышка ашыру ничек бара? Бу җәһәттән республика нинди проблемалар кичерә?
- Әлеге юнәлеш илдә бала туу санын арттыру гына түгел, бәлки яңа туган сабыйлар арасында үлем-җитем очракларын киметү, шулай ук халыкның, бигрәк тә аның эшкә сәләтле өлешенең, гомерен озайту хисабына демографик хәлне яхшы якка үзгәртү күзлегеннән чыгып караганда бик мөһим. Фәкать сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтелгәндә генә моңа ирешеп була. Кеше үзвакытында чирен ачыклап, тиешенчә дәвалану мөмкинлегенә ия булмавы аркасында гына да ил эшкә сәләтле бик күп халыкны югалта. Безнең илдә үлем-җитем сәбәпләре арасында йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары - беренче урында.
Төбәкләрдә медицина учреждениеләрен ашыгыч ярдәм машиналары, дарулар белән тәэмин итүне яхшырту буенча илкүләм проект кысаларында тормышка ашырылып килүче чаралар, һичшиксез, бик мөһим. Моннан тыш якын киләчәктә субъектларда югары технологияле 15 медицина үзәге төзү планлаштырыла.
Моның өчен вакыт кирәк, әмма инде бүген үк урыннарда югары квалификацияле табиблар, заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән зур медицина үзәкләрен эшкә җәлеп итеп була. Дәүләт заказлары булган тәкъдирдә Татарстанда хәзер үк, катлаулы теге яки бу операцияләр ясау өчен, башка төбәкләрдән дә авыруларны кабул итеп булыр иде. Озакламый республикада заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән зур төбәкара медицина үзәге файдалануга тапшырылачак. Биредә йөрәк һәм кан тамырларына елына алты меңнән артыграк операция ясап булачак. Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе өлкәсендә бик күп югары класслы белгечләрне әзерләвебезне дә әйтеп үтәргә кирәк. Алар танылган якташыбыз академик Ренат Акчурин эшли торган Бөтенроссия үзәге базасында, шулай ук башка зур үзәкләрдә һәм чит илләрдә белемнәрен чарлады.
Кызганыч, бүгенге Бюджет кодексы безгә бу мәсьәләләрне тиз генә хәл кылу мөмкинлеге бирми. Гәрчә авыру да үзен көттермәсә дә.
Бездә шулай ук лейкемиядән, йөрәк, яман шеш авыруларыннан интегүче балаларны дәвалау буенча да шундый ук мөмкинлекләр бар. Өстәвенә бу медицина хезмәтләренең барысының да югары технологик дәрәҗәдә күрсәтелүен искәртеп үтү кирәк. Алга таба бездә халыкка сыйфатлы ортопедия ярдәме күрсәтү мөмкинлеге дә ачылачак.
Башка төбәкләрдән авыруларны без дәүләт заказы кысаларында билгеләнәчәк санда кабул итә алачакбыз. Соңгы елларда республика Хөкүмәте еллык бюджетны арттырып үтәүдән кергән средстволарның байтак өлешен республика медицина үзәкләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә җибәрә. Узган елда гына да шушы максатка республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 3 миллиард сум бүлеп бирелде.
- Минтимер Шәрипович, мәгариф өлкәсендәге илкүләм проект турында нәрсәләр сөйли алыр идегез?
- Ул бүгенге дөньядагы глобаль үзгәрешләр һәм киң колачлы реформалар, шул исәптән мәгълүматлаштыру өлкәсендә ыргылыш белән бәйле. Безнең бурыч - сәламәтлекләренә зыян китермичә генә мәктәп укучыларына максималь дәрәҗәдә белем бирү.
"Мәгариф" илкүләм проекты - иң интеллектуаль проектларның берсе. Һәм бу нисбәттән илебезнең әйбәт кенә мәгариф базасына ия булуын искәртеп үтү мөһим.
Шуңа да карамастан, әлеге өлкәдәге проблемаларны гадиләштерергә, бигрәк тә реформаны уйлап-нитеп тормыйча гына үткәрергә ярамый. Иң элек бөтен укыту процессын компьютерлаштыру юлы белән (Интернетка чыгып) иң гади шартлар тудыру кирәк. Биредә сүз шулай ук авыл мәктәпләре турында да бара. Без бу мәсьәләне асылда инде хәл иттек. Һәм бу мәгарифне реформалауда сыйфатлы тәүге адымга әйләнде.
Бердәм дәүләт имтиханы темасына аерым кагылып үтәсем килә. Аның алдынгылыгын берничек тә инкарь итәсем килми. Чөнки мондый рәвештә имтихан бирү белем сыйфатына һәм билгегә читтән теге яки бу йогынты ясауга киртә куя. Шуның белән бергә, билгеле бер шик-шөбһәләр дә юк түгел. Эш шунда: авыл балалары бердәм дәүләт имтиханы биргәндә объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында шәһәрдәге яшьтәшләре алдында көндәшлеккә сәләтсез булып чыгарга мөмкин. Шул рәвешле югары белем алганнан соң авылга кайтырга әзер торучы сәләтле күп кенә балалар читтә калырга мөмкин. Гәрчә, кагыйдә буларак, авыл балалары югары уку йортларында уку процессында курсташларын куып җитсә дә. Авыл балаларын вузларга максатчан җыю системасы эшләнелергә һәм шул имтихан кысаларында билге куюда башкачарак критерийлар уйлап табылырга тиеш.
- Күп кенә субъектлар җитәкчеләре фикеренчә, гражданнарны "буе җитәрлек" һәм сыйфатлы торак белән тәэмин итү буенча илкүләм проектны тормышка ашыру аеруча кыен булачак. Мондый фикер үз-үзен аклыймы?
Бу бәяләмәнең объектив сәбәпләре бар. Торак белән тәэмин итү проблемасы чиктән тыш әһәмиятле. Чөнки ул халыкның тормышын яхшырту белән турыдан-туры бәйле.
Республикада ел саен миллион ярым квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылып килә. Якындагы ике елда үзебезгә 1 миллион 700 мең квадрат метр югарылыгына чыгу бурычын куйдык. Тормышка ашарлык максат бу. Хәл ителергә тиешле иң төп проблема - торакны уртача керемле халыкның "буе җитәрлек" итү.
Бездә "буй җитәрлек" торак программасы эшләп килә. 28 ел түләү шарты белән 7 процентлы кредит бирелә. Шушы көннәрдә Чаллыда республика социаль ипотека кысаларында төзелгән яңа йортта яшәүчеләр белән очрашкан идем. Кредит ставкасы 7 процент кына булганда да ике яки өч бүлмәле фатир өчен аена өчтән алты мең сумга кадәр түләп барырга туры килә. Бу - гаилә бюджетының байтак өлеше дигән сүз. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр яки яшь гаиләләрнең уртача хезмәт хакы күп дигәндә 7-8 мең тәшкил итүен исәпкә алганда, бигрәк тә. Әйтергә кирәк, безнең республика торак фонды һәр конкрет очракта, беренчел кертем суммасын билгеләгәндә гаилә кеременнән чыгып эш итә.
Арзанлы торак буенча федераль программа кысаларында бирелеп килүче зур процентлы ипотека кредитлары бай гражданнарны гына үзенә җәлеп итеп, башкалар читтә калмасмы, дигәнрәк җитди шикләнү бар. Алар, вакыттан файдаланып, үз средстволарын күчемсез милеккә салырга, соңыннан бу фатирларны арендага биреп акча эшләргә мөмкин. Торак базарында мондый тенденцияләр күзәтелә дә инде. Шуңа күрә кредит ставкаларын киметү буенча эш алып бару кирәк.
Соңгы җиде ел дәвамында тузган торакны бетерү программасы өстендә эшләгәндә, без торак төзелешенә җир алу буенча кискен проблема алдында калдык. Әмма монысын да хәл итүгә ирештек. Бүген күп катлы йортлар белән беррәттән, аз катлы йортларга да "басым ясый" башладык. Тулаем алганда, илдә дә бу юнәлештә киң колачлы хәрәкәтнең башланып китүе мөһим.
- Субъектлар җитәкчеләре илкүләм проектларны уңышлы тормышка ашыруны төбәкләрдә юл хуҗалыгын үстерү белән турыдан-туры бәйләп карау ягында. Шул исәптән юл фондларының төбәкләр дәрәҗәсенә кире кайтуына карата фикерегез ниндирәк?
- Коллегаларымның омтылышын тулысынча хуплыйм. Юл төзелешен көчәйтүне иң әһәмиятлесе дип исәплим. 2000 елдан башлап төбәкләрдә юллар төзелеше темпларының кимү сәбәбен аңлый алмыйбыз. Юлсызлык тиздән илнең социаль-икътисадый үсешендә (милли проектларны тормышка ашыру турында инде әйтеп тә тормыйм) төп тормозга әйләнәчәк. Юл фондларының бетерелүен бик зур хата дип исәплим.
11 июль, 2006 ел.
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз