Республикада "Мәктәпләрне компьютер техникасы белән тәэмин итү һәм аларны Интернет челтәренә тоташтыру" дигән үз проектыбызны да эшләдек. 2001 елда гына да бу программалар буенча мәктәпләргә 9 мең компьютер сатып алынды. Шушы максатка ярты миллиард сумнан артыграк акча тотылды, шуның 80 проценты - республика бюджеты средстволары.
Күз алдына китереп карагыз: әле 2000 елда гына республика мәктәпләрендә бер компьютерга 210 бала туры килсә, хәзер хәтта авыл мәктәпләрендә дә компьютер классы бар. Бүген 23 укучыга бер компьютер туры килә. Бик югары күрсәткеч бу. Россиядә, кайбер бәяләмәләр буенча, уртача алганда 110 нан артыграк балага бер компьютер туры килүен исәпкә алганда, бигрәк тә.
Шуннан соң ясалган адым - ул да булса мәктәпләрне Интернет челтәренә тоташтыру. Ачык тендерда Татарстанның иң көчле элемтә операторларыннан берсе - "Таттелеком" ААҖ җиңде. Бүген Бөтендөнья челтәренә республиканың 1800 дән артыграк мәгариф учреждениесе (ә бу - 90 проценттан артыграк) керә ала. Интернетка тоташу өчен 48,3 миллион сум акча бүлеп бирелде, шуның 60 проценттан артыграгы республика бюджетыннан күчерелде.
- Microsoft белән берлектә без хәзер бик җитди проект - татар телендәге Windows булдыру өстендә эшлибез. Чыннан да, бөтендөнья челтәрендә татар йә булмаса башка милли сегмент эшләүдә техник яктан билгеле бер авырлыклар бар. Microsoft компаниясе белән бергә кул куелган стратегик килешү инфокоммуникацион мохитне үстерүдә өр-яңа мөмкинлекләр ача. Моңа кадәр, инде узган елның сентябрь аенда ук, без татар теленә яраклаштырылган "Linuх" операцион системасын тәкъдир иттек. Ягъни без яхшы эш коралы - чаралар булдырабыз, аларга ихтыяҗ бар, һәм бүген иң мөһиме - алардан белеп файдалану.
Моннан тыш, Бөтендөнья челтәрендә татар сегментын арттыру өчен без Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты базасында ТР мәгълүмати-мәгариф системасын булдырып киләбез. Әлеге система нигезендә Интернетта татар теленә техник ярдәм чаралары, татар телле сайтлар, белем бирүнең интерактив технологияләре эшләнеләчәк. Әгәр без моны хәл итсәк, бу республикадан читтә яшәүче татарларның мәгарифкә ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә бик зур ярдәм булачак дигән сүз.
- Иң мөһиме шул: бүген без җитди проблеманы - зур шәһәрләр белән авыллар арасында технологияләрне үстерүдәге аерманы юкка чыгаруга ирештек. Хәзер республиканың авыл районнарында санлы технологияләр дәрәҗәсе кайбер шәһәрләрдәгегә караганда югарырак та. Дөнья ачык булган шартларда тулы бер буынны аннан аерып тәрбияләргә ярамый, дип исәплим мин. Авыл мәктәпләрендә укучы балалар мәгълүмати изоляциядә яшәргә тиеш түгел, аларга үзләренең яшьтәшләре белән бертигез дәрәҗәдәге старт мөмкинлекләре бирүгә омтылу кирәк.
Юкса без көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләп үстерә алмаячакбыз. Ахыр килеп, берничә елдан соң бу бөтен икътисад үсешендә чагылыш табачак. Мәгълүматлаштыру системасын алга таба үстерүнең киләчәгебезне билгеләвенә иманым камил. Шуңа күрә дә мәгълүмати тигезсезлек - социаль проблема ул. Аны хәл итми торып, алга таба үсеш яки техник алгарыш турында сөйләп булмый. Бу мәсьәләнең бәһасе бик зур, зурдан кубып сөйләшкәндә, киләчәктә көндәшлеккә сәләтебез бит ул.