Хөрмәтле Владимир Владимирович!
Иң элек Сезне Россия Президенты рәислегендә "сигезлек"кә керүче илләр саммитының уңышлы үтүе белән котлыйм.
Дәүләт Советының көн тәртибеннән нык читләшмичә генә, коллегаларымның күпчелеге исеменнән, Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәндә, авыл хуҗалыгы буенча Россия үз позицияләрен якласын иде, дигән теләкне тагын бер кат җиткерәсем килә. Башка төрле теләсә нинди чишелеш агропромышленность комплексына карата илкүләм проект буенча безнең һәм сезнең тырышлыкларны юкка чыгарачак.
Дәүләт идарәсенә карата программ-максатчан якын килү илне һәм аның төбәкләрен көндәшлеккә сәләтле итеп үстерүнең нигезе булып тора.
Республикабызның бу өлкәдәге кайбер тәҗрибәсе белән кыскача уртаклашып үтәсем, шулай ук комплекслы социаль-икътисадый үсеш программаларын эшләү буенча федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнарының нәтиҗәлерәк рәвештә берлектә эшләвенә карата кайбер тәкъдимнәр җиткерәсем килә.
Республиканың уртача срокка исәпләнгән республиканы социаль-икътисадый үстерүнең тәүге бишьеллык программасы 1996 елда кабул ителде. Без аны "Нефтьтән соңгы тормыш" дип атадык. Нәкъ менә шул чагында икътисадый үсештә өстенлекле юнәлешләренең төп контурлары билгеләнде. Хәзер дә алар безнең төп игътибар үзәгендә. Болар - файдалы казылмалар чыгаручы тармакларның эшен ирешелгән дәрәҗәдә тотрыклыландыру һәм эшкәртүне, иң элек нефть эшкәр-түне, нефть химиясе, энергетика, автомобиль һәм автомобиль төзүне, агросәнәгать комплексын үстерүне стимуллаштыру.
Бу икътисадта тотрыклыландыру һәм структур үзгәрешләр буенча кайбер төп бурычларны уңышлы хәл кылу мөмкинлеге бирде. Шушы чорда шулай ук кайбер зур социаль программалар тормышка ашырылды. Шуларның иң мөһиме - шәһәрләр һәм районнарны тоташ газлаштыру, тузган торакны башлыча бетерү (нәтиҗәдә кыска гына вакыт эчендә илле мең чамасы гаилә түләүсез торак белән тәэмин ителде). Соңгысы 2005 елдан Социаль ипотека программасы итеп үзгәртелде. Халыкның торакка "буе" җитсен өчен, республика үз моделен эшләде. Аның буенча торак бәясе гамәлдәге ташламалы федераль программаларга караганда уртача 30 процентка очсызгарак төшә. Шундый ук проектлар транспорт, мәгълүматлаштыру, элемтә өлкәләрендә һәм агропромышленность комплексында да тормышка ашырылып килә.
Әлеге программаны үстерү өчен индикатив идарә принципларын эшләп га-мәлгә керттек. Бу хакта без федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнарының берлектә эшләвен камилләштерү буенча Михаил Ефимович Фрадков рәислегендәге Хөкүмәт комиссиясендә тәфсилләп сөйләдек. Әлеге системаның концепциясе Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында зур кызыксыну тудырды. Аларның кайберләре белән хәзер үзләренең территорияләрендә (Киров өлкәсе, Удмуртия, Ульяновск, Амур өлкәләре, Бурятия, Краснодар крае һ.б.) шундый ук системалар кертү буенча хезмәттәшлек итеп киләбез.
1998 елда бюджетны формалаштыруда норматив принципларга күчтек. Моңа бәйле рәвештә социаль өлкәнең барлык учреждениеләрен (алар бездә 16 меңләп чамасы) паспортлаштырдык, һәм шуннан бирле бу база нигез булып тора. Стандартлар һәм нормалар системасын эшләдек. Алар безгә, социаль инфраструктура белән тәэмин ителеш һәм аны агымдагы тотуга бюджет чыгымнары турындагы мәгълүматны белеп тору нәтиҗәсендә, республикада эшләнгән социаль гарантияләр системасыннан файдалану нигезендә муниципаль берәмлекләр инфраструктурасын тәэмин итүне яхшырту механизмын булдыру мөмкинлеге бирде. Дәүләт гарантияләре, нинди учреждениеләр һәм ничәү булырга тиеш, халкыбыз нинди хезмәт күрсәтүләр һәм сыйфаты нинди булган хезмәт күрсәтүләр алырга һәм күпме алырга тиеш, дигән сорауларга җавап табу мөмкинлеге ачты. Шулай ук федераль дәрәҗәдә дә моңа охшаш минималь (конституциядә каралган) социаль стандартларны кабул итү максатка ярашлы булыр дип уйлыйм. Шул чагында дотациядә утыручы төбәкләргә ярдәм итү һәм үз-үзләрен тәэмин итүгә сәләтле төбәкләрне стимуллаштыру буенча нигезле карарлар кабул итеп булыр иде. Шулай ук, безнең фикеребезчә, дотацияләрдән агымдагы эшчәнлек һәм социаль инфраструктураны үстерү өчен генә түгел, бәлки төбәкне үстерү өчен дә файдаланып булыр иде.
Узган елда уртача срокка исәпләнгән программаның яңасы - 2006-2010 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый яктан үстерү программасы кабул ителде. Монысы - инновацион ыргылыш программасы.
Инновацион эшчәнлекне үстерүнең махсус концепциясе расланды. Бу тиешле инфраструктур институтларның пәйда булуына этәргеч бирде. 2005 елда уртача сроклы һәм озак сроклы кредит ресурсларын алуны җиңеләйтү өчен җиде миллиард сум күләмендә Залог - иминиятләштерү фонды булдырылды. Икенчесе - инвестиция-венчур фонды. Монысы эшчәнлегендә зур фәнни казанышлар таләп ителә торган кече һәм уртача бизнеска ярдәм итү максатыннан чыгып оештырылды. Шушы максатларга узган елда республика өч миллиард сум җибәрде.
Хәзер Россия Федерациясе Икътисадый үсеш һәм сәүдә министрлыгы һәм хосусый компанияләр белән берлектә югары технологияле кече, урта эшмәкәрлеккә мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге бизнеска ярдәм итү өчен тагын ике махсус венчур фонды формалаштырыла.
Казан шәһәрендә сезгә мәгълүм "Идея" инновацион-җитештерү технопаркы" (29,6 мең кв мәйданы бар, шуның яртысыннан артыграгы ташламалы шартларда бирелә), бер ел эчендә 1 миллиард сум дәрәҗәсендә җитештерү күләменә чыккан Чаллының "Мастер" Кама индустриаль паркы" (107,7 кв м җитештерү мәйданы һәм 36,2 кв м офис биналары мәйданы) эшчәнлек темпларын арттырганнан-арттыра бара. Шулай ук Лениногорск шәһәрендә дә "Идея-Көньяк-Көнчыгыш" технопаркы (26 мең кв м җитештерү мәйданы һәм 2 мең кв м дан артыграк офис биналары мәйданы) булдырылды, кайбер башка технопарклар барлыкка китерелә.
"Тормыш сыйфаты" интеграль индикаторы республика башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүнең төп критерие булып тора. Ул Бөтендөнья банкының халыкара методикаларыннан, шулай ук халыкның кереме, гомер озынлыгы, торак, инфраструктура белән тәэмин ителеше, гражданлык, иҗтимагый һәм экологик куркынычсызлыгы дәрәҗәсе, хакимияткә ышанычы күрсәт-кечләреннән чыгып исәпләнелә.
2010 елга кадәр без гомер озынлыгын 69,1 елга кадәр озайтуны (2005 елда - 67,7), халыкның акчалата керемен ике тапкырга арттыруны, торак белән тәэмин ителешне бер кешегә 23 кв метрга кадәр җиткерүне (бүген - 20,5 кв м) планлаштырабыз. Дотациядә утыручы муниципаль районнар һәм шәһәр округлары саны күп дигәндә 15 процент тәшкил итәчәк (бүген 56 процент, 2000 елда исә 91 процент иде).
Шуны искәртеп үтү мөһим: бездә тормыш сыйфатын күрсәтүче барлык параметрлар төбәк статистика органнары тарафыннан күзәтелеп килә. Аларны без 2000 елда булдырып, республика бюджеты хисабына финанслап киләбез. Өстә-венә, мәгълүмати киңлекнең бердәмлеген тәэмин итү өчен, республика структурасына федераль статистика хезмәтенең җирле бүлеге рәисе җитәкчелек итә. Хәзер менә шуның өчен аны, менә дигән хезмәткәрне, эшеннән алып, бу учреждениеләрне аермакчылар. Моның шулай килеп чыкмаячагына миндә бернинди ышаныч юк. Кызганычка, мондыйларга инде күнегеп киләбез...
Бездә шулай ук дәүләт идарәсе вазыйфаларының системалы классификациясе дә гамәлгә кертелде. Аларның һәркайсы буенча җаваплылык үзәкләре һәм эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген бәяләүнең төгәл параметрлары билгеләнде. Нәтиҗәдә без кабатланучы вазыйфалардан эзлекле төстә котыла башладык.
Индикатив идарә системасы кысаларында барлык башкарма хакимият органнары өчен идарәгә дәүләт заказы керттек. Ул өч еллык режимда формалаштырыла.
Уртача срокка исәплән-гән республика программалары нигезендә муниципаль һәм ведомство программалары әзерләнелә. Аларның үтәлешенә күзәтчелек тә төбәк статистика органнары тарафыннан хәл ителә. Шул рәвешле республикада перспективалы социаль-икътисадый дәүләт идарәсенең комплекслы системасы асылда булдырылды.
Бездән еш кына: "Бездә кулланыла торган идарә технологияләренең нәтиҗәлелеген бәяләп буламы?" - дип сорыйлар. Була, дип уйлыйм! Төбәкнең тулаем продуктының (ТТП) еллык уртача үсеш темплары 2001-2005 елларда 6,9 процент тәшкил итте. ТТП күләме буенча 2006 елда без 575 миллиард сумга, сәнә-гатьтә җитештерү күләме буенча - 560 миллиард сумга чыгарга ниятлибез. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында сәнәгатьтә җи-тештерү күләме узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 106,8 процентка артты (Россия Федерациясендә - уртача 104,4 процент).
2001 елдан Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль өлкәсен үстерүгә 400 миллиард сумнан артыграк күләмдә төп капиталга инвестицияләрдән файдаланылды, шул исәптән 2005 елда - 136 миллиард сум. Хәзер дә бу күрсәткеч кимү ягында түгел. Республика эшкәртү производстволарында (нефть чыгарудан тыш) инде 2009 елга кадәр үк төбәкнең тулаем продукты күләмен икеләтә арттырачак.
Ирешелгән икътисадый үсеш темплары халыкның тормыш дәрәҗәсен алга таба яхшырту мөмкинлеге бирә. Ел башыннан бирле реаль хезмәт хакы 115,9 процентка (Россия Федерациясендә уртача - 110,8), реаль акча керемнәре 127,3 процентка артты (Россия Федерациясе буенча уртача 111,3).
Владимир Владимирович, Сез тәкъдим иткән илкүләм проектлар илнең социаль үсешенең иң мөһим проблемаларына юнәлтелгән һәм, һичшиксез, алар шушы юнәлешләр буенча ыргылышны тәэмин итәчәк. Шул ук вакытта бүген алар берникадәр дәрәҗәдә мөстәкыйль рәвештә алып барыла. Аларны нәтиҗәле тормышка ашыру зарурилыгы илкүләм проектларны гамәлдәге федераль планлаштыру гына түгел, бәлки төбәкләрне перспективага планлаштыру системасына да интеграцияләүне таләп итә.
Федерация субъектларында программалар һәм илкүләм проектларны финанслауны бюджет белән тәэмин ителеш күрсәткечләренә бәйләп карарга ярамый, дип исәплим. Бу җәһәттән Россия Федерациясе Финанс министрлыгының 2007 елдан төбәк-ләрнең үз керемнәре артуның бюджет трансфертлары күләменә йогынты ясамавы турында тәкъдимнәре перспективалы булып тора. Мисал сыйфатында халыкны "буе җитәрлек" торак белән тәэмин итү өлкәсендә илкүләм проектны китереп үтәр идем, чөнки ул бигрәк тә зур борчу тудыра. Кызганычка, барлык тырышлыкларга карамастан, федераль шартлар буенча торак юнәтү уртача һәм аз керемле халык өчен әлегәчә "буй җитмәслек" булып кала килә. Шуңа күрә без республикада, кайбер башка субъектлардагы кебек үк, процент ставкаларын һәм торак төзелеше бәясен киметү өчен өстәмә финанс инициативаларын кертергә мәҗбүр булдык.
Яки сәламәтлек саклау өлкәсен алыйк. Киләсе атнада Казанда югары технологияле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән, елына 6,5 мең операция ясау мөмкинлеге бирердәй йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча төбәкара үзәк ачылачак. Хәзер эш операцияләргә федераль дәүләт заказына гына терәлеп калды. Уртак тырышлыклар менә кайда кирәк.
Илкүләм проектларның һәм башкаларының юл төзелеше проблемаларын тамырдан хәл итмичә торып уңышлы тормышка ашырыла алмаячагы инде бүген үк ап-ачык. РФ Транспорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россиядәге авылларның яртысыннан күбрә-генә ел әйләнәcендә автомобиль транспортында килү юллары (асфальт түшәмәле) юк (бездә бу күрсәткеч - 49 процент).
Шул ук вакытта соңгы биш елда юл хуҗалыгына ассигнованиеләр нисбәте тулаем эчке продуктның үсешенә карата ике тапкырдан күбрәккә кимеде. Юлсызлыкның икътисадый гына түгел, бәлки социаль сәяси мәсьәлә дә булуы һәркемгә мәгълүм. Ул салым түләүче гражданнарның дәүләткә карата ышанычлылык күр-сәткечен билгели.
Шулай ук перспективада федераль идарә системасы да камилләштерүгә мохтаҗ. Ул якын килүләрне формаль яктан уртачалаштыруга түгел, бәлки артта калучыларны алдарак баручыларга тигезләштерүгә юнәлдерелергә тиеш.
Бу проблеманы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкә-сендәге тариф сәясәте үрнәгендә тасвирлап үтәсем килә. Төбәк хакимиятләренең бүген нинди шартларга куелуын карагыз! Федераль норматив документларда билгеләнгән торак субсидияләрен исәпләү тәртибе торак субсидияләре күләмен чынбарлыкта файдаланылган хезмәт күрсәтүләргә бәйле рәвештә билгеләү мөмкинлеге бирми. Шуңа күрә граҗданнар хезмәт күрсәтүләрдән нормативта каралганнан кимрәк файдаланган очракта без аларга субсидияләрне күбрәк түләргә мәҗбүр. Субсидия алырга тиешле гражданнар әле ташламалардан файдаланучылар да булып торса, ташламалар суммасы өстәмә рәвештә исәпләнелә. Нәтиҗәдә, мәсәлән, Татарстанда йорт хуҗалыкларының 9 проценты торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләргә, гомумән, түләми. Алар өчен моны республика бюджеты эшли.
Безнең республикада барлык йорт хуҗалыкларының бердәм мәгълүматлар базасы бар. Һәм аларның һәркайсы буенча хезмәт күрсәтүләр җыелмасы һәм аларның бәясе мәгълүм. Моңа кадәр барлык исәп-хисаплар һәр конкрет йорт хуҗалыгы өчен чынында файдаланылган хезмәт күрсәтүләр буенча хәл ителеп килде. Хәзер без, узганга кире кайтып, төбәкнең уртача стандарты буенча исәпләүне кертергә мәҗбүр. Мондый якын килүнең кемгә кирәге бардыр, белмим, аңлавы кыен.
Владимир Владимирович, Сез, электр энергетикасының бүгенге тормышы ил икътисадын үстерү таләпләренә җавап бирми, дип гадел төстә билгеләп үттегез. Икътисадый эшчәнлектә катнашучыларның канәгатьләндерелмәгән заявкалары 50 миллиард квт/сәгать күләмен тәшкил итә. Шул ук вакытта Татарстан Республикасының гамәлдәге энергетика куәтләре өлешчә "ябык". "Татэнерго" ААҖнең җитештерү үсеше табигый газга 3 миллиард куб м күләмендә өстәмә лимит бүлеп бирелгәндә елына 7,5 миллиард квт/сәгать тәшкил итәчәк. Бу - өстәмә чыгымнарсыз гына Үзәккә һәм Уралга электр энергиясе җибәрү мөмкинлеге белән Сез атап үткән электр энергиясе җибәрү дефицитының 15 проценты.
Докладта билгеләп үтелгән проблемалардан тыш, федерациянең субъ-ектлар дәрәҗәсенә тапшырып килә торган вәкаләтләрне финанслап җиткермәү проблемасын да актуаль дип исәплибез.
2006 елда Татарстан Республикасына үзәктән тапшырылып, Федераль компенсацияләр фондыннан финанслау тәэмин ител-мәгән чыгым вәкаләтләренең гомуми күләме 2 миллиард сумнан артыграк тәшкил итәчәк. Болар:
- гражданнарның кайбер категорияләрен (ветераннарны, инвалидлар һәм инвалид балалы гаиләләр) торак белән тәэмин итү;
- хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары буенча вәкаләтләр. Аларның өчтән бер өлеше федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан ведомство бүләкләре алу нәтиҗәсендә шундый хокукка ия булды. Һәм мондыйларның саны елдан-ел арта. Мисалга, 2005 елның 18 октябрь боерыгы белән фәкать Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы буенча гына да ведомствоның егерме бүләге гамәлгә куелды.
Шундый чыгымнарны гына да без 540 миллион сумнан күбрәк күтәрәбез. Бала минеке булмаса да, алиментны миңа түләргә туры килә, кебек килеп чыга.
Бу мәсьәләнең көн кадагына сугуын тагын бер кат ассызыклап, федераль үзәкнең бөтен тырышлыкны гражданнарның конституцион социаль хокуклары минимумын тәэмин итүгә туплавын теләр идем. Чараларның калганнарын дәүләтнең субъектларга тиешле федераль органнар аша җиткерелеп килүче стратегик бурычлары кысаларында төбәк программалары аша тормышка ашыру максатка ярашлы булыр.
Минемчә, бу нәтиҗәле уртак эшебезнең төп нигезенә әйләнергә тиеш тә!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!