Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 58 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең республика гражданнарына мөрәҗәгате
2003 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне ихлас күңелдән бөек бәйрәм — күпмилләтле халкыбызның фашизмны Җиңү көне белән котлыйм!
Һәр елны майның шушы ямьле көнендә без Ватаныбыз намусы һәм азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булган; тылда, станок артында җиңү хакына армый—талмый корал ясаган; колхоз кырларында көне—төне эшләп батыр совет сугышчыларына, иксез-чиксез илебез халкына күз яше һәм ачы тир белән сугарылган икмәк үстергән кешеләрне олы ихтирам белән һәм юксынып искә алабыз. Илле сигез ел элек безнең халык тиңдәшсез каһарманлык үрнәкләре күрсәтеп, кешелек дөньясына үлем белән янаган фашист армиясен тар-мар итүгә иреште. Бу канлы көрәшнең кайтавазы әле бүген дә ветераннарыбызның сугыш уты көйдергән йөрәкләрендә әрни, тәннәрендә төзәлмәс яралар булып сыкрый. Сугышның куркыныч сурәте Россиянең иксез-чиксез киңлекләрендә — туганнар каберлекләрендә, снарядлар белән телгәләнеп беткән сугыш кырларында мәңгелеккә уелып калган.
Гайрәтле һәм хезмәт сөючән халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы һәм фидакарьлеге кешелек дөньясын фашизм вәхшәтеннән коткарды. Бу җиңү безгә бик кыйммәткә төште. Фәкать Татарстаннан гына да өч йөз илле меңгә якын якташыбыз туган йортына әйләнеп кайта алмады. Ә сугыштан соң, тән һәм җан яраларыннан, авыр хезмәттән вакытсыз гүргә кергәннәр күпме? Ә күпме парлар кавышмады, күпме бала якты дөньяга тумыйча калды? Аларның исәбе—хисабы юк. Гомергә онытылмас шушы сугышның билгеле һәм билгесез геройларына, аның изге корбаннарына мәңгелек дан, алар халык хәтерендә мәңге яшәр!
Еллар узган саен без «беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый» дигән әйтемнең матур сүзләр генә түгел, гражданлык җәмгыяте төзүнең, үзара килешеп яшәүнең мөһим шарты булуын тирәнрәк аңлый барабыз. Ә бу исә ветераннарга рәхмәтле булып, аларны һәрчак истә тотып, кадер-хөрмәт күрсәтүдән, үзеңне шушы батыр халыкның улы яисә кызы итеп тоюдан, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре күңелендә шушы җиңү тудырган бердәмлек хисеннән башка мөмкин түгел. Вакыт җир йөзеннән зур-зур цивилизацияләрне юкка чыгара ала, ләкин аның чын рухи кыйммәтләргә кагылырга кодрәте җитми. Безнең халык өчен Бөек Ватан сугышында Җиңү —менә инде алтмыш елга якын — мөкатдәс бәйрәм, уртак хатирә, тиңсез рухи хәзинә булып тора.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге моны һәрвакыт истә тота, сугыш һәм хезмәт ветераннарына лаеклы яшәү шартлары тудырырга тырыша, аларны җәмәгать тормышына тартырга ярдәм итә һәм яшьләргә хәрби—патриотик тәрбия бирүгә җитди игътибар бирә. Һичшиксез, бу мөһим һәм изге эштә дәүләт хакимияте органнары белән киң җәмәгатьчелек үзара аңлашып хезмәттәшлек иткәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Бөек Ватан сугышының хәлиткеч вакыйгаларын билгеләп үтү һәм Казан тарихына бәйле данлы юбилейларны бәйрәм итү бу хезмәттәшлеккә яңа көч өстәргә тиеш. Әлеге тантаналарда ветераннарның һәм яшьләрнең бергәләп катнашуы буыннар бәйләнешен ныгыту, республика халкының төрле социаль катламнары, төрле яшьтәге кешеләр арасында үзара ышанычны арттыру өчен яңа мөмкинлекләр ачар дип уйлыйм.
Узган сугыш сабаклары безгә хәзерге вәзгыятьне яхшырак аңларга ярдәм итәргә тиеш. Мәгълүм ки, өченче меңьеллык башында кайбер җавапсыз сәясәтчеләр гаебе белән, кешелек дөньясына цивилизацияләрнең ачыктан—ачык бәрелешү ихтималы яный. Киеренкелекнең көчәюенә юл куймау, дөньяны яңа сугыш упкынына тәгәрәүдән саклап калу өчен тынычлык һәм иминлек яклы барлык кешеләрнең уртак тырышлыгы кирәк. Татарстанда мондый кешеләр бихисап. Мин аларның тынычлык хакына кылынган күркәм гамәлләреннән һәм омтылышларыннан дөнья җәмәгатьчелеге дә хәбәрдар булып, аларга лаеклы бәя бирер дип ышанам.
Инде күпме кайгы—хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен дип телик. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатыннарыбыз, кызларыбыз, апа—сеңелләребез беркайчан да күз яшьләре түкмәсен иде! Барыгызга да тынычлык, иминлек һәм бәхетле озын гомер телим!
Татарстан Республикасы Президенты
Минтимер Шәймиев
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз