Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Казан шәһәренең 1000 еллыгы һәм Республика көне белән котлавы
2005 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе
Кадерле ватандашлар!
Бүген - гасырлар тарихында калачак истәлекле көн. 15 ел элек, 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Шул вакыттан башлап, ел саен Республика көнен билгеләп үтү матур гадәткә әйләнде. Ә быел без башкалабызның 1000 еллык юбилеен да берьюлы, зурлап бәйрәм итәбез.
Ел буена без дөньяның төрле җирләреннән кадерле кунаклар кабул иттек. Шушы көннәрдә Казанга Владимир Владимирович Путин, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең президентлары һәм Россиянең бөтен губернаторлары килеп китте. Безгә карата ихтирамнары өчен без аларның һәммәсенә, аеруча Россия Федерациясе Президентына рәхмәтлебез. Барыгыз да беләсез: ул Казан шәһәренең 1000 еллыгын үткәрү буенча комиссияне үзе җитәкләде.
Дөньяның төрле почмакларында террорчылык баш калкыткан бу заманда, бездә милләтләргә, диннәргә, гомумән, кешеләргә тигез караш, сабыр мөнәсәбәт яши. Татарстан үзара килешү, дуслык-татулык символы булып тора. Бу - бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм зур хәзинә. Без моңа хезмәттә - тырышлык, тормышта - зирәклек, сәясәттә -саклык, шәхси мөнәсәбәтләрдә эчкерсезлек аркасында ирештек. Без моны булдыра алабыз дидек һәм, чынлап та, ниятләгән эшләребезне эзлекле рәвештә тормышка ашырабыз.
Безнең башкалабыз Казанның тарихы искиткеч бай һәм гыйбрәтле. Кайчандыр Казан Болгар дәүләтенең һәм Алтын Урданың сәүдә ноктасы булган, аннан соң Казан ханлыгының мәркәзенә әйләнгән. Россия империясендә ул - зур губерна үзәге. Казанны үзе килеп күргәч, Екатерина II болай дигән: "Бу - Россиядә, Мәскәүдән кала, һичшиксез, беренче шәһәр..., Казанның зур патшалык башкаласы икәнлеге һәр яктан күренеп тора". Әлеге сүзләр Казанга карата ихтирамны белдерә, аның ил тарихындагы ролен югары бәяли. Соңгы елларда Татарстанның абруе чагыштыргысыз дәрәҗәдә күтәрелде. Без бүген ныклы ышаныч белән Казан - Евразия мәркәзләренең берсе дип әйтә алабыз.
Без шәһәребез тарихы белән горурланабыз, биредә бөтен дөньяга танылган бөек шәхесләр яшәгән һәм эшләгән: Мөхәммәдьяр һәм Державин, Лобачевский һәм Бутлеров, Тукай һәм Такташ, Камай, Арбузовлар, Шаляпин, Софья Гобәй-дуллина, Салих Сәйдәш.
Сергей Аксаков, Лев Толстой, Ульянов-Ленин, аталы-уллы Туполевлар, Сергей Королев, Рудольф Нуриев кебек атаклы исемнәр безнең өчен бик кадерле. Алар аша Казан шәһәренең даны бөтен дөньяга таралды, бу - үзе бер дәрәҗә.
Бүгенге көндә без барыбыз да - илдәге тирән үзгәрешләрнең шаһитлары. Тормыш үзебезнең күз алдында үзгәреп бара. Иң мөһиме: республика башкаласында да, барча Татарстанда да иҗади хезмәт рухы колач җәйгән. Без инде Россия Федерациясе күләмендә күп юнәлешләрдә уңай үрнәк булып өлгердек. Шул ук вакытта эшлисе эшләребез, хәл итәсе мәсьәләләребез дә аз түгел. Милләтара татулык, аңлашу, дуслык булганда, алга куйган максатларыбызга ирешүдә минем шигем юк. Безнең уртак бурычыбыз - җәмгыятьне үзгәртеп кору чорында Россиядә демократик федератив дәүләт төзү. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай язганча:
" Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп".
"Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл.)"
Татарстан язмышында төрле вакыйгалар булды, катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә сабырлык, ярдәм һәм теләктәшлек күрсәткәнегез өчен барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм. Меңьеллык юбилей, без теләгәнчә, Казанда яшәүчеләрнең һәммәсенә бәйрәм булып барып иреште. Чөнки халыкка кирәкле күп социаль-спорт корылмалары, торак йортлар, юллар, күперләр төзелде, шәһәребез күзгә күренеп матурлана һәм яңара. Бу бәйрәмгә татарстанлылар һәрберсе үз өлешен кертте дип саныйм. Зур рәхмәт барыгызга да, хөрмәтле ватандашлар!
Сезгә тынычлык һәм иминлек телим.
Бәйрәмнәребез котлы булсын!
"Ватыным Татарстан", 30 август 2005 ел
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз