Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Дингә каршы чыгышларны толерантлык хисабына гына булдырмый калырга мөмкин, дип саный Минтимер Шәймиев
2006 елның 15 феврале, чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев фикеренчә, төрле дәүләт һәм конфессия вәкилләре Ауропа матбугатында Мөхәммәд пәйгамбәр карикатуралары бастырылу сәбәпле чыккан җәнҗалга адекват карарга тиеш.
“Интерфакс” агентлыгына интервьюда Минтимер Шәймиев: “Бу вәзгыять шуның кадәр кискенләште ки, вакыйганы киңкүләм бәяләүдән һәм дәүләтләр белән конфессияләр арасында, нәтиҗәдә, цивилизацияләр диалогына китерергә тиешле килешүләрдән тыш булмый”, - дип белдерде. Президент дин тотучылар өчен пәйгамбәрнең карикатуралары мәсхәрәле, дип саный. “Нинди дин турында сүз баруга карамастан, мондый күренешләр диннең нигезенә кул сузу һәм әхлакый башлангычларны какшату дигән сүз, - диде М.Шәймиев. – Бүген Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатура ясыйлар, иртәгә Холокостка карикатуралар яисә шундый ук башка мыскыллы нәрсәләр барлыкка килергә мөмкин.”
Аның сүзләренчә, Россиядә еш кына милләтара һәм динара проблемаларга кайда да булса ниндидер тискәре вакыйгалар булып алгач кына игътибар итләр. “Милли сәясәт турында сөйлибез икән, ул теге яки бу күренешләргә бер тапкыр җавап рәвешендә генә булмаска тиеш. Милли сәясәт дәүләт тарафыннан даими һәм озак вакытлы нигездә башкарылырга тиеш”, - дип саный М.Шәймиев. Ул Дәүләт Думасында һәм Федерация Советында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре һәм бу өлкәдә закон актлары эшкәртү белән шөгыльләнүче профиль комитетлары төзергә тәкъдим итә. Республика башлыгы киләчәктә бу темага нинди дә булса тәкәллефсезлекләрне булдырмау өчен тиеше законнар җыелмасы кабул итү зарур, дип саный. “Әлеге мәсьәләнең бәясе шулкадәр югары ки, бу хәлдән соң ММЧның җаваплылыгына һәм зирәклегенә таяну һич тә мөмкин түгел”, - ди ул.
Татарстан лидеры мөселман дәүләтләрендә дин җәмгыятьтә кешенең үз-үзен тотышының нигезе булып тора. “Исламда инануның асылы шундый: “Аллаһ бер, Мөхәммәд аның рәсүле”, ә тормышта пәйгамбәрнең сүзләре мөэмин мөселман өчен турындан-туры инану чыганагы булып тора”, - дип ассызыклады М.Шәймиев.
Ул үз вакытында Ислам дөньясында Салман Рушдиның “Иблис шигырьләре”н бастыруның җәнҗал кузгатуын искәртеп узды, ә күптән түгел – Американың әсир талиблар булган Гуантанамо базасында Коръәнне мәсхәрәләү очрагы.
Татарстан Президенты кайбер Ауропа илләре хөкүмәтләренең бу күренешкә мөнәсәбәтен һәм, аеруча, сүз ирегенә сылтамаларын нигезсез дип таба. “Бу илләрдә ислам дөньясын түземлеккә чакыралар, ләкин шул ук вакытта, карикатураларны кабат бастырып, диндарларның хисләрен мәсхәрәләүне дәвам итә, - дип белдерде М.Шәймиев. – Бу исә мөселман илләрендә төрле экстремист оешмалары тарафыннан Дания һәм башка Ауропа илләре илчелекләрен җимерүне аклауга сәбәп булды һәм кеше корбаннарына китерде”. Республика башлыгы мондый җавап гамәлләрен тәнкыйтьли. “Җимерүләрне аклап булмый. Шул ук вакытта, кешеләрнең дини хисләрен мәсхәрәләп, түзеп торучанлыкка чакырырга ярамый – мондый карашны һич тә кабул итеп булмый һәм ул тупикка илтә”, - дип саный М.Шәймиев.
Ул түзеп торучанлык һәм толерантлык күрсәтеп кенә, диалогка ирешергә мөмкин, дип белдерде. “Башкача мөмкин түгел, шулай ук аерым халыкларның һәм диннәрнең кыйммәтләрен көч белән буйсындыру да, аларны ниндидер гомуми модельгә китерү дә мөмкин түгел”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы. Шул уңайдан ул илнең кайбер мәктәпләрендә православие нигезләрен укыта башлауга игътибар юнәлтте, бу хәлгә исә милли республикаларда караш төрлечә булды. РФ Конституциясе буенча һәр кешегә ирекле дин тоту гарантияләнгән, шуңа күрә моңа бик сак якын килергә кирәк, дип саный М.Шәймиев. “ММЧ әлеге фән бер яклы тәртиптә кертелгән мәктәпләрне алдынгы тәҗрибә үрнәкләре буларак күрсәтә, әмма күпмилләтле Россиядә мәктәпләрдә бер генә милләт сыйныфлары булу икеле”, - диде М.Шәймиев. Ул ирекле шартларда дөнья диннәре нигезләре укытылган якшәмбе мәктәпләрен төзүне күпкә зирәгрәк һәм максатчанрак, дип саный. “Әлеге мәсьәләләрнең барысын да тыныч хәл итеп һәм шулай итеп төрле милләт һәм дин кешеләре арасында үзара аңлашуга ирешеп була”, - ди М.Шәймиев.
Ул игътибар иткән икенче бер аспект - төрле дин тотучы хәрбиләр булган армиягә православие рухание вазифасын кертү идеясе. “Өстәвенә миңа билгеле булганча, милли республикаларның күпчелегендә хәрби хезмәткә чакырылыш планы, илебезнең иң эре шәһәрләре белән чагыштырганда да, һәрчак төгәл үтәлә”, - дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы.
"Интерфакс" мђгълњмат агентлыгы, 15 февраль 2006 ел
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз