Россия Федерациясе регионнарында да, ерак һәм якын чит илләрдә дә татар телен саклау һәм милли мәдәнияткә ярдәм итү мәсьәләсе аеруча кискен кала. Татарстан Республикасы Конституциясенең яңа редакциясендәге 14 нче статья республиканың Татарстаннан читтә яшәүче татарларның милли мәдәниятен, телен үстерүдә, аларның милли үзенчәлекләрен саклауда җаваплылыгын күздә тота. Казанда ачылган америка, немец, иран, япон, швед, гарәп һәм башка мәдәни үзәкләр тәҗрибәсен файдаланырга кирәк. Республика Хөкүмәтенә һәм Тышкы элемтәләр департаментына илебездә һәм чит илләрдә мәдәни үзәкләр ачу мөмкинлеге хакында уйларга кирәк. Шул ук вакытта республика бөтен дөньядагы татар җәмгыятьләрен финанслау кебек авыр йөкне тулысынча үз өстенә ала алмый, шуңа күрә татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә ярдәм итәрлек итеп, урыннардагы бизнес белән Татарстан икътисадының үзара хезмәттәшлеген ныгытуда нәтиҗәле механизмнар табарга кирәк. Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгы, «Татарстан» сәүдә йортлары челтәре аша, монда сизелерлек зур роль уйный алыр иде.
Массакүләм мәгълүмат чараларының хәле
Татарстан Республикасы матбугат басмалары саны буенча Россия регионнары арасында әйдәп баручы позициясен саклый (1000 кешегә 500дән артык яздырып ала торган газета һәм журналлар туры килә). Монда укучыларның ихтыяҗларында тамырдан зур үзгәрешләр булуын да исәпкә алырга кирәк. Үзәк басмаларның тиражы кимеп барганда җирле матбугат алдыручылар саны арта. «Сары» яки урам матбугатының популярлыгы кими, тирән эчтәлекле җитди газеталарга сорау үсә.
2006 елның 1 гыйнварыннан «Җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон гамәлгә керү уңаеннан район һәм шәһәр газеталарының эшчәнлекнең яңа хокукый формасына күчү белән бәйле оештыру чаралары тәмамланды һәм шуның нәтиҗәсендә бу басмаларны республиканың бердәм мәгълүмат кырында саклап калу мөмкин булды.
Республиканың халыкара эшчәнлеге Россиянең тышкы сәясәт ведомствосында яклау һәм хуплау таба. Татарстан тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Россия Федерациясе субъектлары башлыклары советы утырышын уздыру һәм шулай ук Татарстан һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы арасында үзара хезмәттәшлек итү турында беркетмәнең уңышлы төстә гамәлгә ашырылуы шул хакта сөйли. Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры С.В.Лавров: «Халыкара мәйданда Россия мәнфәгатьләрен яклауда киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек итүгә исәп тотабыз. Илебезнең дипломатия хезмәте, үз ягыннан, Татарстан Республикасының нәтиҗәле халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләренә киләчәктә дә һәръяклап ярдәм күрсәтәчәк» - диде. 2005 ел йомгаклары буенча без шушы 15 ел дәвамында Татарстан дипломатиясе аякка басты дип кыю рәвештә әйтә алабыз.
1996 елда Россия Федерациясе Европа Советына кергәннән соң Татарстан аның эшенә актив кушылып китте һәм 2004 елда Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин Европа җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессы регионнар палатасының мәдәният һәм мәгариф комитетын җитәкләде. Шушы вакыттан алып әлеге комитет тарафыннан Европа Советы Министрлар комитеты өчен берничә доклад, шул исәптән – региональ мәдәни тәңгәллек турында, региональ массакүләм мәгълүмат чараларының чикара хезмәттәшлеге, яшьләрне җәмәгать тормышына һәм сәясәткә җәлеп итү турында документлар әзерләнде, «Университетларның регионара хезмәттәшлеге – регион үсешенә кертелгән өлеш» дигән доклад әзерләнә, анда Татарстанга да лаеклы урын бирелгән.
Европа Советы кысаларында тупланган тәҗрибәне Европа Союзы һәм Россия Федерациясе арасында төзелгән һәм фән, мәгариф, мәдәният мәсьәләләрен үз эченә алган «Юл картасы» программасын гамәлгә ашыруда катнашу өчен файдаланырга кирәк. Европа Союзы илләре Татарстанның әйдәп баручы халыкара партнерларыннан берсе булып тора, шуңа күрә республиканың тиешле министрлыкларына һәм ведомстволарына «Юл картасында» күрсәтелгән максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру өчен профильле оешмалар белән эш планы эшләү зарур. Бер үк вакытта Европа Союзы һәм Россия Федерациясенең гомуми экономик пространство буенча «Юл картасының», бигрәк тә кече бизнесны үстерү өлкәсендә, безнең мөмкинлекләргә бәя бирәсе иде. Тышкы элемтәләр департаментына «Юл карталарын» гамәлгә ашыру проблемалары буенча Евросоюз һәм Россия Федерациясе экспертлары утырышын Казан шәһәрендә уздыру хакында тәкъдим белән чыгарга кирәк.
Европа Союзы белән тагын да тыгызрак эшләү өчен Тышкы элемтәләр департаментына Татарстан Республикасын Европа Союзы Регионнары комитетына кертү тәкъдиме белән тиешле структураларга мөрәҗәгать итү, ә безнең мәнфәгатьләрне активрак яклау өчен Брюссельдә даими вәкиллек ачу хакында тәкъдимнәр белән тиешле структураларга чыгу максатка ярашлы булыр иде.
Ватандашлар белән эшләү Россия Федерациясенең тышкы сәясәтендә өстенлекле юнәлешләргә керә. Ул халыкның этно-мәдәни үзенчәлекләрен саклау һәм квалификацияле хезмәткәрләр исәбенә миграциянең үсешен тәэмин итү максатларын күздә тота. Бу юнәлешләрнең икесе дә безнең республика мәнфәгатьләренә туры килә, шуңа күрә Татарстанның чит илләрдәге вәкиллекләре үзләренең тырышлыкларын ватандашларыбыз яшәгән илләрдә рус һәм татар телләрен үстерүгә, татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм күрсәтүгә тупларга бурычлы. Безнең югары уку йортларына сәләтле балаларны тарту мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Мәгариф һәм фән министрлыгына югары уку йортлары ректорлары Советы, республика вәкиллекләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә бу юнәлештә эшне көчәйтәсе бар. Шунысын да онытмаска кирәк, Россия Хөкүмәте Россиядә белем алырга теләүче ватандашларыбызга өстенлекләр бирүне үзенең эшендә иң мөһим юнәлеш дип билгеләде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына шулай ук республикабыздан читтә яшәүче ватандашларыбызны, аеруча Татарстан вузларында укырга җыенучыларны, ерактан торып укыту системасын эшләргә һәм кертергә кирәк. Федераль дәрәҗәдә мондый тәҗрибә бар инде, анда Интернет буенча югары уку йортына кергәнче һәм югары уку йортында белем алу системасы эшли.
2005 елның 30 июнендә Россия Федерациясенә Ислам Конференциясе Оешмасы каршында күзәтүче статусы бирелде. Монда соңгы еллар дәвамында әлеге йогынтылы халыкара оешма белән якынаюга юнәлдерелгән актив адымнар ясаучы Татарстан Республикасының да өлеше зур. ИКОның сәүдә-икътисадый фәнни-техник хезмәттәшлек буенча даими комитетлары ислам фәнни-техник үсеш фонды, ислам яңалыклар агентлыгы, ислам сәүдә-сәнәга палатасы һәм шулай ук ислам үсеш банкы белән тагын да тыгызрак һәм эзлеклерәк хезмәттәшлек алып бару безнең республика өчен мөселман дәүләтләре белән элемтәләрне киңәйтүдә яңа мөмкинлекләр ача.
Акча керемнәре күрсәткечләреннән соң гомер озынлыгы әһәмияте ягыннан икенче урында тора, шуңа күрә Татарстан Республикасында традицион төстә медицинага аерым игътибар бирелә.
2005 елда сәламәтлек саклау объектлары төзүгә 1,5 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителде: 230 койкага исәпләнгән 5 стационар учреждение, көн саен 720 кеше кабул итүгә исәпләнгән 4 амбулатория-поликлиника учреждениесе сафка бастырылды. Гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программаларын финанслауга узган 5 елда 45 миллиард сумнан артык акча җибәрелде. 2005 елда сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрү, авыруларны ашату-эчертү һәм медикакаментлар сатып алу өчен средстволарны арттыру өлешендә мәҗбүри медицина иминияте буенча тарифлар ике мәртәбә кабат карап чыгылды. Гомуми үсеш 299 миллион сум чамасы тәшкил итте.
Студентлар арасында спортны үстерү – быелның җитди бурычы. Республикада соңгы елларда югары уку йортлары һәм аларның филиаллары саны артуы күзәтелә, ләкин алардагы спорт инфраструктурасы үсеш темплары сизелерлек аксый. Югары уку йортлары җитәкчеләренә, Татарстан Республикасы Ректорлар советына, финанслауның үз һәм федераль чыганакларын активрак җәлеп итеп, студентлар арасында спортны үстерү өчен матди-техник базаны камилләштерү мәсьәләләрен хәл итү зарур.«Буревестник» МФСО оешмасы аша махсус ставкалар кертеп һәр югары һәм махсус урта уку йортында спорт клубларын торгызырга кирәк. Югары уку йортлары һәм техникумнары эшчәнлегенә бәя биргәндә студентлар арасында массачыл физкультура-сәламәтләндерү эше күрсәткечләре мөһим критерийга әверелергә тиеш. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына республиканың Ректорлар советы һәм техникумнар белән берлектә бу юнәлештә эзлекле эш оештыру зарур.
Югары класслы спортчылар әзерләү максатында Казанда Олимпия резервлары училищесы эшли башлады, анда республиканың шәһәр һәм районнарындагы спорт мәктәпләрендә тәрбияләнгән иң яхшы һәм өметле егетләр һәм кызлар укый. 2006 елда Чаллыда да Олимпия резервы училищесы ачылырга тиеш. Алар хәзерге таләпләрнең барысына да җавап бирергә һәм Татарстанның спорт резервын – олимпия җыелма командалары кадрларын әзерләүче чын мәктәпкә әверелергә тиеш. Бу бик мөһим. 2005 елда Татарстан Республикасы спортчылары төрле ярышларда спортның 49 төре буенча 401 медаль яулады. Чирәм хоккее буенча «Динамо» командасы, «Рубин» футбол командасы, «Уникс», «Динамо Таттрансгаз», «Синтез» мастерлар командалары, «Ладья» шахматчылар командасы шулай ук халыкара һәм бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар. Татар көрәшенең иң популяр спорт төрләреннән берсе булуын раслап, билбау белән көрәшү буенча IV дөнья чемпионатында Татарстанның алты көрәшчесе чемпион булып калды һәм бу бездә зур горурлык уята.
2005 елда «Париж-Дакар» автораллиенең трансконтиненталь супермарафонында алты мәртәбә лидер булган «КамАЗ-Мастер» командасының җиңүләре безнең спортчыларыбызның һәм илебездә автомобиль төзелешенең абруен тануны раслаучы факт булып тора.
Россия Олимпия комитеты карары белән 2005 елда Татарстан Республикасы олимпия хәрәкәтен, спортны һәм спорт индустриясен үстерү өлкәсендә Россиянең иң яхшы регионы итеп танылды һәм «Россия Олимпия Даны Галереясы» милли премиясе белән бүләкләнде. Бу факт та Татарстанның илдәге спорт регионнары арасында тоткан дәрәҗәле урынын күрсәтә.
Икътисадый реформалар вакытында Россиядәге ат заводларының күпчелеге ябылды, күпьеллык традицияләрнең байтагы югалды, нәселле атлар үрчетүне һәм ат спортын үстерүне тәэмин итүче инфраструктура таркалды. Республикада нәселле атлар санын өлешчә саклап калуга һәм арттыруга ирешелде. Ләкин бу бик аз әле.
2005 елда Казанда Россия Федерациясендә һәм Европада ат спортын үстерү буенча эре үзәкләрнең берсе - Халыкара ат спорты комплексы җибәрелде. Ул атлар үрчетүне һәм ат спортын халыкара дәрәҗәдә үстерү мөмкинлеге бирәчәк. Ипподром ачу ат спортын үстерүгә генә түгел, ә республика халкының ялын яңача оештыруга, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга, гаилә белән ял итү даирәсен киңәйтергә һәм балаларны, үсмерләрне спортка тартуга ярдәм итәргә тиеш.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елдабиологияләштерүне һәм химияләштерүне үстерү программасы әзерләү зарур.
Бу инициативаларны хупларга һәм таратырга кирәк, чөнки алар бу фондларга салынган һәр сумга республика икътисады ихтыяҗларына өч сум инвестиция акчалары җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Шундый казанышларга да карамастан, хәзерге этапның төп бурычы булып республика инвестиция-инновация кластеры төп катнашучылары үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү тора.
2006 елдан башлап республиканың депрессив районнарында кече җитештерү предприятиеләренә ярдәм күрсәтү буенча программаны гамәлгә ашыра башлау турында Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды тәкъдимнәре дә игътибарга һәм хуплауга лаек. Бу программаны гамәлгә ашыру механизмнарын, республиканың бер-ике муниципаль берәмлеге мисалында муниципаль берәмлекләр җитәкчелеге белән хезмәттәшлек принципларын эшләү һәм аннары әлеге тәҗрибәне киңәйтә бару зарур.
«Алабуга» махсус икътисадый зонасы
Агымдагы ел «Алабуга» махсус икътисадый зонасына федераль статус алу белән дә тарихи булды. Федерация субъектлары арасында конкуренция бик каты барган шартларда да Татарстан күп баскычлы конкурста җиңеп чыкты. 1998 елда ук башланган эш уңай тәмамланды. Бу – республикага ышаныч, аның зур масштаблы программ проектлар тормышка ашыруга сәләтен күрсәтү дә, шул ук вакытта зур җаваплылык та. Татарстан барлык шартнамәләрнең төгәл үтәлешен тәэмин итәргә тиеш. Махсус икътисадый зона булдыру максаты озак вакытка исәпләнгән салым һәм таможня преференцияләре генә түгел, ә республикага өстәмә инвестиция ресурслары алу һәм үсешнең яңа чикләренә чыгу мөмкинлеге ул.
Алабуга муниципаль районы территориясендә сәнәга-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона төзү турындагы килешүгә кул куелды, анда зонаның түбәндәге катнашучыларына мөһим дәүләт преференцияләре бирү күздә тотыла:
- Татарстан Республикасы бюджетына күчерелергә тиешле оешма кеременә салым ставкасын 17,5 проценттан 13,5 процентка киметү;
- 10 ел дәвамында предприятиеләрне түбәндәге түләүләрдән азат итү:
- нефть химиясе һәм нефть эшкәртү производстволарын үстерү;
- инновацион машина төзелеше һәм прибор төзелеше продукциясе җитештерү.
Махсус икътисадый зонада эшчәнлеккә хокук алуның бер шарты булып анда катнашучының кимендә ун миллион евро суммасында капитал салуларны гамәлгә ашыруы тора, моның кимендә бер миллион евросы беренче ел дәвамында башкарылырга тиеш.
Үз чиратларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте зонаның инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура булдыруга юнәлтелгән эшләрен финанслау йөкләмәләрен үз өсләренә алалар.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2005 елның июленнән башлап федерация субъектының иң югары урындагы затына Федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының үзара эшчәнлеген координацияләү буенча вәкаләтләр бирелде. Шуннан чыгып, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе иң якын арада тиешле орган – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет булдыру буенча тәкъдимнәр кертергә тиеш.
Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәга министрлыгына, кызыксынган федераль һәм республика органнары белән бергәләп, административ регламентлау комплексын эшләү зарур.
2006 елга Совет эшчәнлегенең төп юнәлешләре түбәндәгеләр булырга тиеш:
- Республика территориясендәге барлык федераль, республика һәм җирле башкарма хакимият органнарының нәтиҗәгә юнәлгән килешеп эшләвен тәэмин итү.
- Җирлекләр бюджетларын салым керемнәре белән тутыруны тәэмин итү, алар 2006 елның 1 гыйнварыннан җирле салымнар һәм җыемнар хисабына, аерым алганда физик затлар мөлкәтенә салым, җир салымы, физик затлар кеременә салым һәм бердәй авыл хуҗалыгы салымы исәбеннән барлыкка килә. Әлеге салымнар буенча салым салу базасын мөмкин кадәр тулы билгеләү һәм мәгълүмат алмашуны оештыру гына түгел, хакимиятнең җирле органнарына алар территориясендә булган барлык салым салу объектларының дөрес исәпкә алуны оештыруда ярдәм итү, салым салуга җәлеп итү буенча барлык шартларны тәэмин итү өчен (җир кишәрлекләре, күчемсез мөлкәт һ.б.) мөһим. 2006 елда җир кишәрлекләреннән һәм корылмалардан файдалануга хокукларны юридик рәсмиләштерү һәм җирле салымнар буенча салым салу өчен белешмәләр базасын һәм бердәй мәгълүмати аналитик системасын булдыру буенча эш тәмамланырга тиеш, бу барлык катнашучы органнарның белешмәләрен, аларның берсе күрсәткечләре яңарса, синхрон һәм оператив төстә үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк.
- Арест салынган мөлкәткә бәя бирү һәм аны реализацияләү системасын нормальләштерү. Асылда әлеге система юк әле. Бүген суд приставларының, бәя куючыларның һәм мөлкәт реализацияләүчеләрнең гамәлләре автономияле төстә бара. Күп кенә тәртип бозуларга юл куела, процедураларны башкару күз алдында түгел, шуңа бәйле рәвештә 2006 елга мөһим бурыч булып мөлкәтне сатуның барлык шартнамәләрен, шулай ук аукционнарның барлык беркетмәләрен бердәй электрон реестрда мәҗбүри рәвештә теркәүне тәэмин итүче система булдыру торырга тиеш. Бу вакытта барлык сәүдәләр электрон сәүдә мәйданчыгында on-line режимында үткәрелергә тиеш. Шундый шартнамәләр һәм беркетмәләр реестрын тотучы булып Суд приставларының федераль идарәсе торырга тиеш. Шул чакта барлык процесслар анда катнашучылар өчен ачык булган бердәй системага берләшә һәм җаваплылык үзәге барлык операцияләргә нәтиҗәле контроль урнаштыру мөмкинлеге ала.