- Кызганыч, бу шулай. Күргәзмәгә куелган казанышларның күпчелеге өр-яңа түгел, ә авиациябезнең “кичәге көне”. Шуңа күрә күргәзмә күңелдә авыр тойгылар калдыра. Бигрәк тә әлеге өлкәгә турыдан-туры катнашы булганнарны тыңлаганда: Н.Жуковский исемендәге үзәк авиация дәүләт институты (ЦАГИ), П.Баранов исемендәге Бөтенроссия авиация мотор төзү институты (ЦИАМ) кебек дәүләт фәнни үзәкләре җитәкчеләрен.
Әле күптән түгел генә илдә көндәшлеккә сәләтле, дөнья күләмендә иң яхшылардан саналган хәрби һәм танылган граждан очкычлары җитештерелә иде. Әмма соңгы 15 елда граждан авиатөзелеш өлкәсендә хәл шул кадәр начарайды ки, бүгенге көндә бу тармак һәлакәт алдында тора дип әйтергә мөмкин. Гомумән, сүз аерым бер тармак турында гына бармый. Россиягә югары технологияләр үсешендә артта калу яный. Чөнки бу өлкә металл эретмәләре, планер өчен материаллар, очкыч двигательләре, шулай ук электрон компонентлар һәм башка югары технологик җиһазлар җитештерү белән бәйле.
Күп кеше бүген Бразилиянең "Embraer" авиатөзелеш компаниясе тәҗрибәсен үрнәк итеп китерә. Берсүзсез, бу тәҗрибә мактауга лаек. Бразилиялеләр көндәшлеккә сәләтле очкычлар җитештерүне оештырган. Әмма Бразилия очкычларны башка илләр җиһазларыннан җыя гына, технологияләрне исә "Embraer"ны җиһазлар белән тәэмин итүче илләр үстерә. Мөмкинлекләре зур булган Россия өчен мондый юл өстенлекле була алмый. Без товар белән тәэмин итүчеләргә, кемнәрнеңдер теләгенә яки сәяси шартларга бәйле була алмыйбыз.
Моңа ачык мисал – «Сухой» Россия авиакорпорациясенең кайбер чит ил компанияләре белән бергә RRJ төрендәге урта магистраль очкычларын җитештерү, граждан авиатөзелешендә бердәнбер уртак проект. АКШның бу компаниягә санкция кертүе проектның гамәлгә ашырылуын сорау астына куйды. Ә чынлыкта бит соңгы 3-4 елда нәкъ менә шушы проектны гына яклап килделәр, башкалары кире кагылды яисә туктатылды.
Авиакомпанияләрдә һәм авиация сәнәгасендә соңгы ун елда барган котырынкы лоббистлык Россия очкыч төзелешен җимереп килә, шуңа күрә бүген без чит ил очкычларын сатып алмыйча булдыра алмыйбыз. Әлеге кискен проблемага игътибар җәлеп итәргә тырышсак та, үзебезнең авиасәнәга бик кирәкле һәм көндәшлеккә сәләтле булса да, җәмәгатьчелеккә безнең авиация яраксыз дигән фикер даими сеңдерелеп килде. Нәтиҗәдә лоббистлар җиңүләрен бәйрәм итә ала, алар үз максатларына иреште диярлек. Безнең граждан очкычлары төзелеше соңгы сулышын ала. Бу үз чиратында югары профессиональ кадрларны югалтуга китерде. Мондый югалтуны яңадан тулыландыру бик авыр. Проблеманың хәл ителүен сузу эшебезне катлауландыра гына, стратегик өлкәне торгызу чыгымнарын арттыра.
Шулай да без бөтенләй өметсез түгел әле. Дәүләт дәрәҗәсендә сәяси ихтыяр күрсәтеп, бюджеттан шартлы күләмдә генә түгел, ә илнең очкыч төзелешен яңадан торгызырга җитәрлек акча бүлеп бирергә кирәк. Бу чыннан да дәүләт ихтыяҗларын яклау булыр иде, чөнки безнең югары технологияләр өлкәсендә авиатөзелеш кебек көчле этәргечне бөтенләйгә югалтырга хакыбыз юк.
Дөньяда очкычлар җитештерүгә сәләтле илләр күп түгел. Без бу өлкәдәге казанышларыбызның кадерен белеп, аларны арттырырга тиешбез. Бу Россия Федерациясе суверенитетын ныгытачак.
Күп әйбердән колак кагып, соңарып калсак та, илебезнең киләчәге, көче өчен кичектермәстән граждан авиациясен торгызу буенча милли программа кабул итәргә кирәк.
- Хәлне анализлау авыр уйларга этәрә. Берсүзсез, дәүләт җитәкчесенең агросәнәга комплексы буенча тәкъдимнәре төбәкләрдә зур канәгатьләнү хисе тудырды. Әмма мине лоббизмның монда да безнең уңай омтылышларга каршы чыгу мөмкинлеге борчый. Әгәр дә азык-төлек импорты тәртипкә салынмаса, милли проектны тормышка ашыру бик кыен булачак.
2000-2005 елларда Россиядә читтән ит кертү ике тапкыр арттырылды: 1 миллион 800 меңнән 2 миллион 580 меңгә кадәр үсте. Кош ите һәм сөт ризыгын кертү дә шул чамада. Дөрес, илдә азык-төлеккә ихтыяҗ арта, чит илдән ризык кертү кирәк. Шулай да, үзебезнең продукция җитештерүне арттырсак, киләчәктә илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итеп булыр иде. Дәүләт җитәкчесе игълан иткән милли проект агросәнәга комплексын индустрияләштерүгә һәм югары технологияләр белән тәэмин итүгә сыйфатлы шартлар тудыра бит. Эш җиренә җиткереп барылса, ике елдан без халыкны кош ите, 4-5 елдан соң дуңгыз ите, ә соңрак сыер ите белән тулысынча тәэмин итер идек.
Хәзер республикада заманча терлекчелек комплекслары төзелә, үсемчелек өлкәсенә алдынгы технологияләр кертелә. Без өстенлекле рәвештә үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә булышырга тиешбез.
Илнең товар җитештерүчеләренә этәргеч бирүдә импорт азык-төлегенә кагылышлы дәүләт сәясәте хәлиткеч роль үти. Ләкин монда без тагын җиңелмәс лоббистлыкка килеп төртеләбез. Мондагы яклаучыга чәчәргә, урырга кирәкми, аңа үзенең кабинетында утырып, миллионлаган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең нәтиҗәле эшләргә омтылышын бетереп, зур күләмдә керемнәр алу җитә.
Сүз Россиянең муллыгы турында бара бит. Җир ул – төп байлык һәм анда эшләүчеләр үзләренең авыр хезмәтләре өчен яхшы хезмәт хакы алырга тиешләр.
Минем уйлавымча, авыл хуҗалыгы белән – берәүләр, ә импорт азык-төлеген кертү кагыйдәләре белән икенчеләр шөгыльләнүе – түзеп булмастай хәл. Бу мәсьәләләр буенча карарны авыл хуҗалыгы милли проекты өчен турыдан-туры җаваплы кеше кабул итәргә тиеш. Югыйсә, безнең барлык омтылышлар, ә алар белән бергә проектка бүлеп бирелгән акчалар да юкка чыгачак.
Тагын бер нәрсә хакында әйтәсе килә. Төбәкләр импортны киметү мәсьәләсен кискен куя башлауга, федераль массакүләм мәгълүмат чараларында, заказ биреп эшләнгән төсле, азык-төлек кертү киметелүе бәяләр үсүгә һәм инфляция артуга китерәчәк дигән мәгълүмат таратыла. Ләкин беркайчан да бу мәкаләләрдә бер яктан импортка бәйлелекне киметү, икенчедән, бәяләр һәм инфляция үсүгә каршы тору өчен үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген үстерү кирәклеге турында җитди сүз әйтелми.