Минтимер Шәймиев: "4 елдан илдә партияле Президент барлыкка килергә мөмкин"
2007 елның 2 октябре, сишәмбе
"Партияле Хөкүмәт формалаштыру - илебезне демократияләштерү юлында җитди адым", - дип белдерде 2 октябрь көнне журналистларга Татарстан Президенты, "Бердәм Россия" партиясе Югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев Мәскәүдә партия съезды тәнәфесендә.
"Минемчә, сайлаулар узуга илебез демократик үсешнең яңа этабына чыгачак. "Бердәм Россия" конституцион күпчелекне алыр һәм бу очракта үз партияле Хөкүмәтен формааштырыр дип ышанам, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. - Бу сайлаулардан соң, ягъни дүрт ел үткәч, илдә чыннан да партияле Президент барлыкка килергә мөмкин".
Владимир Путинның "Бердәм Россия" партиясенең сайлау алды исемлеген җитәкләргә әзерлеген шәрехләп, Татарстан башлыгы партия сайлау алды платформасының "Путин планы" дип игълан ителүен искәртте. "Хәзер ул эштә гамәлгә ашырыла", - дип өстәде Минтимер Шәймиев.
Аның сүзләренчә, дәүләт башлыгының ризалыгы, һичшиксез, сайлау алды чорында "Бердәм Россия" эшенә уңай йогынты ясаячак. "Әмма, Дәүләт Думасында легитим фракцияләр төзү өчен берничә партиянең 7 процентлы чикне узуы мәслихәт", - дип белдерде ТР Президенты. Ул шулай ук, федераль закон нигезендә, бер партиядән тыш калганнары РФ Дәүләт Думасына узу өчен кирәкле санда тавыш җыймаса да, 7 процентлы чиккә якын булган партияләрнең вәкилләре депутат мандатлары алачагын искәртте. Узган сайлауларда Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда шундый хәл килеп туды, дип билгеләп үтте М.Шәймиев. "Бердәм Россия" күпчелекне алды, ә республика парламентында икенче фракция КПРФ вәкилләреннән төзелде. "Шулай да Дәүләт Думасын берничә партиянең узуы кирәк. Шулай булыр да дип уйлыйм", - диде Татарстан Илбашы.