Минтимер Шәймиев: Милләт һәм иман – безнең каныбызда

2006 елның 15 сентябре, җомга
Кешелеккә цивилизацияләр сугышы, диннәр, традиция, тормыш рәвешләре низагы яныймы?

"АиФ" хәбәрчесе Виталий Цепляев бу сорауга җавап табу өчен, башкалабызга килеп, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән әңгәмә корган.

– Минтимер Шәрипович, Франциядә мигрантлар фетнәсен, карикатураларга бәйле җәнҗалны, Ливандагы сугышны искә төшерик. Хәзер менә АКШ Иран белән "сөзешә"... Низаг-җәнҗалларның барысы да тегеләйме-болаймы ислам кыйммәтләренә барып тоташа. Ни өчен кешене фәкать изгелеккә генә өндәүче диннәр низаг-бәрелешләр коралына әйләнде соң?

– Диннәрнең берсе генә дә сугыш-орышка өндәми. Әмма диндарларны читтән башкача тормыш рәвешен тагу омтылышлары борчый. Теге яки бу җәмгыять аңа әзер булмаган килеш нигә болай эшләргә? Әйтик, әле шәригать кануннары буенча яши торган җәмгыятькә нигә кирәк бу?

Терроризм ни өчен ислам флагы астында эш итә? Чөнки ислам – бик көчле дин. Шәһит билбавы аскан кешенең үлем белән очрашырга тыныч кына баруын күз алдына да китереп булмый. Аллаһка менә шундый иксез-чиксез ышанудан кайчак төрле сәяси көчләр файдалана да инде.

– Сүз сөрешегез буенча җәнҗал-низагларны океан аръягыннан эзләргә кирәк шикелле...

– Атом бомбасын кем уйлап тапкан? Америкалылар. Кешеләргә аны беренчеләрдән булып кем ташлаган? Шул ук америкалылар... Американың атом-төш коралы булмаса, СССР һәм башка державаларда да пәйда булмас иде ул. Тик бу процессның ахыры кайда? Техник алгарышны туктатып булмый бит... Бүген атом бомбасына ия булу күп илләрнең хәленнән килә торган эш – акча гына булсын.

Америкага дөнья белән уртак тел табарга туры киләчәк – көч диктаты берни бирмәячәк. Моны без Гыйрак үрнәгендә ачык күрәбез. Либераль кыйммәтләрне читтән тагу – революцияне экспортлау белән бер. Шуңа күрә бөтен дөньяда Американы күрәлмау хөкем сөрә дә инде. Фундаменталь кыйммәтләре гасырларга барып тоташкан ислам дөньясы яралуына әле 300 ел да узмаган дәүләтнең өйрәтүен теләми.

Хулиганлык, имеш

– Дөнья вәзгыяте фонында Россиядә динара, милләтара бәрелешләр үсеш алмасмы? Мәскәүдә Черкизов базарында яшь рус милләтчеләре оештырган шартлауны яки Карелиянең Кондопога шәһәрендәге канлы вакыйгаларны искә төшерик...

– Мондый низаглар әле пәйда гына була башлаганда, без аларга тиешле бәяләмә бирергә курыктык һәм хәзер дә аннан оялабыз шикелле. Судлар җинаятьләрнең милләтара нәфрәт җирлегендә кылынуын танымый – барысы да хулиганлык, экстремистлыкка кайтарып калдырыла... Әмма икейөзлелек кешеләр күңелендә канәгатьсезлек хисе уята. Чечен кызын көчләгән һәм үтергән Буданов эшен искә төшерик. Күпме акларга маташып карадылар аны... Әмма бит Россиядә күпләр, һәм чеченнәр генә дә түгел әле, бу хәлне үзләренең башыннан үткәреп карадылар. Бу хәл иртәгә минем кызыма яки оныгыма кагылса әгәр дип. Нинди аклау турында сүз булырга мөмкин монда?

Мәскәү синагогасына пычак тотып кергән кешене дә җәмгыять тиешенчә гаепләде дип уйлыйсызмы? Петербургта чит илләр студентларын үтергән скинхедларның йөзен ак итеп күрсәтергә маташмадылармы? Менә хәзер Черкизов базарындагы шартлаудан соң, хакимият рус патриотларын "кимсетә", аларга колач җәяргә ирек бирми, кебегрәк тавышлар ишетелә башлады.

– Әмма ксенофобия – без уйлап тапкан әйбер түгел бит. Франциядәге вакыйгаларга караганда, хәтта бай Европа да миллионнарча мигрант өчен туган йортка әйләнә алмаган булып чыкты. Кешеләр анда киләләр дә үзләренең "уставы" белән яшиләр. Ә Россия "читләр" өерен "кайнатып" бетерә алырмы? Әллә безне яңа низаг-җәнҗаллар көтәме?

– "Кайнатып" бетерә алмаячак. Милли, дини үзенчәлекләр кешеләрнең күңелләрендә, геннарында бик тирәндә утыра. Кешеләрнең берничек тә бер төрле буласы килми! Мин глобальләштерүгә – сәүдәдә, технологияләрдә – каршы түгел. Әмма глобальләштерү нәтиҗәсендә мин, әйтик, татарлыгымны аз гына да җуймадым. Кешеләр хәтта туган телләрен онытырга мөмкин, әмма тамырларын беркайчан да онытмаячак. Мине, мәсәлән, яһүд милләтенең бердәмлеге һәрвакыт гаҗәпләндереп килә. Яһүдләрнең күбесе үз телен дә белми, әмма моңа карап аларның саны кимеми. Яһүдләр бөтен дөньяга сибелеп таралышкан, әмма милләт саклана, көчсезләнми. Һәм менә шушы мисал мине, кайда яшәвенә карамастан, бернинди милләтнең дә югалмаячагына инандыра.

– Татарстанны көчле, абруйлы лидер Шәймиев җитәкләгәндә барысы да әйбәт, тыныч булачак әле, дигәнрәк фикер йөри. Әмма иртәме-соңмы республикада хакимият алышыначак, башка кешеләр киләчәк бит. Шул ук милли җирлектәге вәзгыять үзгәрмәс дип кем ышандырып әйтә ала?

– Үзгәрмәячәк! Әмма Татарстан Президенты урталыкны тотарга бурычлы. Шул чагында радикаль милләтчелек күренешләре пәйда булмаячак...

Минем, мәсәлән, Татарстан Президентының ике дәүләт телен – татар һәм рус телләрен белергә бурычлы булуына иманым камил. Милли, дини билгеләр буенча партияләр булдыруга каршы мин. Сүз уңаеннан, ислам активистларының, яныма килеп, әйдәгез, мөселманнар партиясе төзик, дип тәкъдим иткәнлекләрен әйтеп үтим. Мин: "Юк. Хәтәр белән яный бу", – дидем.

Зомби үстерәсе килсә...

– Сез нәкъ менә шул сәбәпле мәктәптә православие мәдәнияте дәресләренә каршы, армиядә руханиларга каршы чыктыгызмы?

– "Бабайлык"ка каршы көрәшергә телибез икән, әйдәгез, армия уставын төгәл үтик. Яңа килгән солдатларны мыскыл итәргә ярый, дип язылмаган бит анда.

Православие дәресләренә килгәндә исә... Россиядә егерме миллион чамасы мөселман яши. Мондый дәресләрне Татарстан мәктәпләрендә кертергә тәкъдим итсәләр, мин: "Барып чыкмаячак бу", – диячәкмен. Бездә бер сыйныфта төрле дин вәкилләре балалары утыра. Аларның һәммәсенә фәкать бер генә дин нигезләре укытылган очракта, кемнәрдер өчен бу мәсхәрәләү кебек килеп чыгачак. Республикада барысы да бар – мәчетләр дә, чиркәүләр, синагога, кирхлар, хәтта иске дин чиркәвенә хәтле бар. Теләгән кеше балаларын алардагы якшәмбе мәктәпләренә бирә ала. Укысыннар гына.

– Россиядә кайберәүләр, милли республикалар – экстремизм һәм сепаратизм чыганагы, диебрәк уйлый һәм "гади рецепт" тәкъдим итә: милли-территориаль бүленешне бетерергә, төбәкләрне эреләндереп, утыз-кырык губерна гына калдырырга, янәсе. Чыннан да, илнең бердәмлеген ныгыту ысулыдыр бу, бәлки?

– Россиягә начарлык, явызлык телибез икән, иң кулай юл шул була инде. Әмма ул чагында узганга, тоталитар чорга кайтырга кирәк була. Хәер, хәтта совет режимы да милли төрлелекне яклады... Россиянең "универсаль" кешесен, ниндидер зомбиен үстерәсебез килә икән, әйдәгез, карап карыйк. Әмма бу һәлакәт булачак.

– Шулай да бу процесс әкрен генә бара. Россиядә кечкенә, әмма милли төбәкләр – Коми-Пермяк, Коряк, Бурят округлары бер-бер артлы бетерелә...

– Биредә мин милләтләр хокукына кул салуны күрергә теләмәс идем. Бүген бу автономияләр үзләренең халкын нормаль тормыш белән тәэмин итә алмый. Шуңа да икътисадый яктан көчлерәк күршеләре белән берләшергә мәҗбүр. Әмма бүген Татарстан ни соң ул? Федераль аналитик үзәкнең соңгы мәгълүматларына караганда, барлык икътисадый күрсәткечләр буенча – РФнең Мәскәүдән соң икенче субъекты, социаль үсеше буенча – Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче ул. Сәнәгатьтә җитештерү һәм төбәкнең тулаем продукты күләме буенча – беренче бишлектә. Вәзгыятьне эчтән аңламыйча, гади чишелешләр эзләүче политиканнар күбәйде хәзер. Әмма Россия өчен чишелешнең гадие була алмый. Демократия бездә фәкать федератив дәүләт шартларында гына була ала. Без, милли төбәкләрне кысып, бернигә дә ирешмәячәкбез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International