УРАЗА БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!

2006 елның 23 октябре, дүшәмбе
Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев мөрәҗәгате
Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!

Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!

Безгә ата-бабаларыбызның бетмәс-төкәнмәс рухи байлыкларына ирешү, Җир йөзендә игелекне арттыра бару, рухи камилләшү юлында тагын бер адым ясау мөмкинлеге бүләк иткән изге Рамазан ае төгәлләнде. Ураза вакытындагы үзара мәрхәмәтлелек мохите безнең эшләребездә чагылыш тапты, уй-гамәлләребезне миһербанлык һәм шәфкать, якыннарыбыз турында кайгыртучанлык тарафына юнәлтте.

Бүген җөмһүриятебездәге мөселман өммәте рухи яңарыш чоры кичерә, граждан җәмгыяте формалаштыруда актив катнаша. Татарстан мөселманнары киләчәктә дә, башка конфессия вәкилләре белән берлектә, рухи идеалларны торгызу, динара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм халыклар дуслыгын ныгыту, гаять бай мәдәни мирасыбызны ишәйтү эшенә үзләреннән лаеклы өлеш кертерләр дип ышанам.

Иң күркәм омтылышларыбыз һәм хыялларыбыз тормышка ашсын, бу иманлы бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә җан тынычлыгы һәм шатлыклар алып килсен. Барыгызга да исәнлек-саулык, мул тормыш һәм иминлек телим.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International