6 НОЯБРЬ - ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ

2006 елның 5 ноябре, якшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәм. Бу дата, чын мәгънәсендә, республикабызның хәзерге заман тарихында иң әһәмиятле вакыйгалардан.

Узган еллардагы иҗтимагый үзгәртеп корулар барышында республиканың Төп законын бөтен хокук системасының асылын тәшкил итүче, тормышның төрле өлкәләренә кагылышлы карарлар чыгару өчен нигез булып торучы уникаль документ буларак аңлау артты.

Татарстан Конституциясе безнең федерализм принципларына тугры булуыбызны, яңа Россияне төзүдә актив катнашырга омтылуыбызны ачык чагылдыра.

Социаль юнәлешле базар икътисадының законнар нигезендә беркетелгән принцибы шартларында без сәнәгать һәм авыл хуҗалыгының, төп тармакларында сизелерлек уңышларга ирештек, шуның белән бергә татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсе дә эзлекле төстә яхшыра. Татарстанның өстенлекле милли проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашуы социаль-икътисадый даирәне киләчәктә дә ышанычлы рәвештә үстерү өчен җитди этәргеч булды.

Республикада конституциячел хокуклар һәм ирекләр эзлекле төстә гамәлгә ашырыла. Гражданнар җәмәгать тормышына, сәяси партияләр эшчәнлегенә тартылалар. 2007-2008 елларда булачак сайлауларны күздә тотканда бу аеруча мөһим. Меңгә якын массакүләм мәгълүмат чаралары фикер төрлелеген тәэмин итәләр. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында татулык, иминлек, үзара аңлашу хакимлек иткән төбәк буларак, Татарстан көннән-көн киңрәк таныла бара. Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасын төзү дә граждан җәмгыятен үстерүдә мөһим адым булды. Аның эшчәнлеге аеруча күпсанлы иҗтимагый берләшмәләрнең социаль энергиясен күркәм эшләргә тупларга мөмкинлек бирә, аларның җәмгыять белән идарә итүдә катнашуында бер җайланма булып тора.

Муниципаль реформалар кысаларында хакимиятләр бүленешенең конституциячел принциплары яңа эчтәлек белән тулылана.

Татарстан Республикасы Конституциясе иҗтимагый мөнәсәбәтләрне гуманлаштыруга зур игътибар бирә. Татарстан Республикасында Әдәбият һәм сәнгать елын уздыру туган җиребездә яшәгән дистәләгән буыннарның рухи-мәдәни традицияләренең мәңгелек олы мирас булуын, камилләшә һәм байый баруын күрсәтте.

Без илләр һәм җирләр бер-берсенә үзара йогынты ясап торган гаять катлаулы дөньяда яшибез. Анда, цивилизациянең күзгә күренеп торган уңышлары белән беррәттән, әледән-әле кризислар туып торуы күзәтелә. Җәмгыять бүген экстремизм рухындагы чыгышларның артуына, гуманлылыкка каршы максатлар куйган оешмаларның активлашуына бик нык борчыла. Дәүләт һәм җәмгыять ксенофобиягә, терроризмга, кеше хокукларын һәм ирекләрен бозуга каршы үгетләү компанияләре оештырып түгел, ә хокук тәртибен тәэмин итүдә законлылыкның ролен бик нык күтәреп җавап бирергә тиеш. Конституция рухына һәм нормасына таянып яшәүче хокукый дәүләт замананың авыр һәм куркыныч чирләренә нәтиҗәле каршы тора алыр дип ышанам.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәтебез һәм шәхсән үз исемемнән сезгә бәхет һәм иминлек, сөекле республикабызны тагын да үстерү һәм аның муллыгына ирешү хакына зур хезмәт казанышлары телим.

Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International