ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВНЕҢ ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ

2006 елның 31 декабре, якшәмбе
Хөрмәтле ватандашлар!

Узып баручы ел Татарстан өчен гомумән уңышлы, тотрыклы үсеш елы булды. Федераль хакимиятнең милли проектлар кабул итеп, төп игътибарны социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтүе барыбыз өчен дә куанычлы хәл. Республика бу проектларны гамәлгә ашыруда актив катнаша, аларны үз мөмкинлекләре һәм тәҗрибәсе белән тагын да тулыландыра. Республикада торак социаль ипотека программасы да көннән-көн киңрәк колач ала. Билгеле булганча, сәламәтлек саклау өлкәсендә дәвалауның иң алдынгы ысуллары тормышка ашырыла. Авыл хуҗалыгы, юллар төзү һәм башка элемтә чаралары булдыру өлкәләрендә дә уңай үзгәрешләр сизелә. Болар барысы да халкыбызның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән.

Әлеге уңай үзгәрешләр - барыбызның да иҗади фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Кадерле ватандашлар, заманга лаек олы хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәтемне җиткерәм.

2006 елда Татарстан алга киткән Европа илләре даирәсенә юл салуны дәвам итте. Башкалабыз Казанда ил һәм дөнья күләмендәге абруйлы форумнар уздырыла. 2011 елда Бөтендөнья җәйге универсиаданы үткәрергә дәгъва кылуыбыз да очраклы хәл түгел. Шунысы куанычлы: республикабыз бөтен дөньяга милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайга салган җирлек буларак танылды.

Без 2006 елны Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан иткән идек. Бөек Тукайның, герой шагыйрь Муса Җәлилнең; Сара Садыйкова, Александр Ключарев, Николай Фешин һәм башка күренекле шәхесләребезнең юбилейларын олылап уздырдык. Без барыбыз да ел буе алар иҗаты тәэсирендә яшәдек. Алда әле безне зур бәйрәм - татар театрының йөз еллыгы көтә.

Шушы рухи күтәрелешне дәвам итеп, 2007 елны Хәйрия елы дип игълан итүне табигый хәл дип саныйм. Тирә-ягыбызда, караучысыз калган өлкәннәр, инвалидлар, ятимнәр, авыр хәлләргә очраган кешеләр бар. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аларга ярдәм кулы сузу, игелек кылу - әхлакый бурычыбыз. Быел Корбан гаетенең Яңа ел бәйрәменә туры килүе, аларның Раштуа бәйрәменә ялганып китүе ниятләребезнең дөреслеген раслап тора.

Газиз милләттәшләр!

Изге Корбан бәйрәменнән башланып китүче Яңа ел тормышыбызга – муллык, гаиләләребезгә - иминлек, барчабызга да сәламәтлек һәм бәхет китерсен!

Бер-беребезне кайгыртып яшик, бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк.

Яңа ел котлы булсын, кадерле дуслар!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International