РАШТУА БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!

2007 елның 7 гыйнвары, якшәмбе
Хөрмәтле православие динендәге ватандашлар!

Сезне ихлас күңелемнән бөек дини бәйрәм – Раштуа – Христос туган көн белән тәбрик итәм! Менә ике мең елдан күбрәк инде аның сүнмәс нуры дөньядагы барлык христианнарның җаннарын яктырта, йөрәкләрен җылыта.

Бу бәйрәмдә, югарыдан иңдерелгән җиһан көзгесендәге кебек үк, кешеләр яшәешенең иң күркәм яклары: камиллеккә омтылыш һәм Ана булу батырлыгы, якыннарыбызга мәхәббәт һәм югары әхлакый идеалларга ышану чагылыш таба. Христос туган көн бәйрәменең исемендә үк хәзерге болгавыр заманнарда аеруча зарури булган күңел пакьлегенә һәм шәфкатьлелеккә, мәрхәмәткә чакыру яңгырый.

Республикабызда Хәйрия елы дип игълан ителгән бу ел һәркемгә социаль проблемаларны хәл итүдә, Ходай кушкан гамәлләрдә катнашырга мөмкинлек бирә. Христианнарга һәм башка традицион диннәрне тотучыларга хас әхлакый кыйммәтләр киләчәктә дә күп милләтле Татарстан җирендә тынычлыкның һәм иминлекнең ныклы нигезе булыр, дип ышанам.

Вифлеемның якты йолдызы сезгә шәфкатьле һәм рухи яктан бай тормышка юлны яктыртсын!

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, игелекнең һәм гаделлекнең мәңгелек көченә какшамас ышаныч телим!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International