30 август - Татарстан Республикасы көне

2007 елның 29 августы, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстанның тарихи, әһәмиятле көннәре арасында Республика көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәм дәүләтчелегебез үсешендә яңа чорны гәүдәләндерә. Ул җәмгыять тормышының бөтен якларын демократияләштерүдә, республикабыз халкының рухи һәм интеллектуаль мөмкинлекләренә юл ачуда мөһим этап булды.

Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация яңа социаль кыйммәтләргә нигез салды, күпчелек татарстанлыларны берләштерүче үзәк булды. Дәүләт һәм җәмгыять бүгенгә кадәр аның рухы белән сугарылган иң мөһим документларга таяна.

Декларация кабул ителгәннән соң узган елларда Татарстан Республикасы үзенең социаль-иктисадый, рухи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси үсешендә зур уңышларга иреште. Тузган торакны бетерү, социаль ипотека, республика торак пунктларына газ кертү, сәнәгатьне һәм авыл хуҗалыгын, транспорт инфраструктурасын инновацион үстерү, Алабугада ирекле икътисадый зона булдыру, Татарстан башкаласы Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү, эре спорт, мәдәни, медицина һәм мәгариф объектлары төзү кебек башлангычларыбыз киң танылды. Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин инициативасы белән башланган гомумдәүләт милли проектларын гамәлгә ашыру асылда безнең төбәк тәҗрибәсенә, өстенлекле тармаклардагы иҗади эзләнүләребезгә таяна. Бу Татарстанның бүген Россиядә иң алдынгы төбәкләренең берсе булуын дәлилли. Илнең эчке тулай продукты гомуми күләмендә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы производствосында аның өлеше арта бара. Болар барысы да халыкның социаль проблемаларын эзлекле хәл итәргә, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә.

1990 елда кабул ителгән Декларация буенча дәүләт суверенитетының нигезен республикабызның күпмилләтле халкы тәшкил итә дигән принципны игълан итеп, узган елларда аны эзлекле рәвештә саклап килү барыбызның да олы казанышы булды. Бу Татарстан халкының элек-электән килгән дуслыгын яңа шартларда да саклап калырга һәм ныгыта барырга мөмкинлек бирә. Милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык республиканың тотрыклы үсешендә иң мөһим шарт булды һәм киләчәктә дә шулай булыр. Быел узачак Татарстан халыклары съезды республикабызның күпмилләтле бергәлегендә тупланган гаять зур иҗади сәләтне тагын бер кат раслаячагына ихлас ышанам.

Шунысы мөһим, без ябык дәүләт системасы түгел, ә бөтен дөнья өчен ачык җәмгыять төзибез, ул дөньяның аерылгысыз өлешенә әверелә бара, төбәкара һәм халыкара тәҗрибәне кыю куллана. Соңгы еллар өчендә республикалар, крайлар, өлкәләр белән байтак кына килешүләр һәм шартнамәләр төзелде, алар Россия дәүләтен һәрьяклап ныгытуга ярдәм итүче үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтергә күркәм шартлар тудыра. Бүген Татарстанны Россия чикләреннән еракларда да яхшы беләләр, республика чит ил инвестицияләре җәлеп итү, тигез хокуклы халыкара хезмәттәшлек, туризм өчен кулай субъектка әверелде.

2007 елда Татарстанның гына түгел, тулаем Россия Федерациясенең иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга булды. Федераль Собрание һәм Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне чикләү һәм эшләрне бүлешү турында яңа шартнамә расланды. Хәзер ул федераль закон статусына ия. Шартнамә үзәк белән республика арасындагы мөнәсәбәтләрнең төп нигез принципларын беркетә, федерациядә Татарстанның югары статусын тәэмин итә. Шартнамәнең раслануын без күпмилләтле дәүләтебезне һәрьяклап көчәйтүче система - чын федерализмны үстерүгә тагын бер мөһим адым дип саныйбыз.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Дәүләт Советы, Хөкүмәт исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Республика көне белән чын йөрәктән кайнар котлыйм. Муллык, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телим. Уртак йортыбыз - Татарстан Республикасы ныгысын һәм чәчәк атсын!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International