Минтимер Шәймиев: "Шартнамәнең кире кагылуы - сәясиләштерелгән хәл"

2007 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев фикеренчә, Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамә тел тидермәслек итеп эшләнгән, ә чәршәмбе көнне РФ Федерация Советында аңа каршы тавыш бирүләре - сәясиләштерелгән хәл.

"Хәзерге вакытта без сайлау алды чорында яшибез, сайлау алды кампаниясе башланды дисәң дә була, - диде бүген М.Шәймиев Казан шәһәр Думасы сессиясендә депутатларның сорауларына җавап биреп. - 2007 елның мартында шәһәр һәм кайбер төбәкләрнең закон чыгару җыеннарына депутат сайлаулары узачак, соңрак - РФ Дәүләт Думасына һәм 2008 елда Россия Президенты сайлаулары үтәчәк".

"Интерфакс-Поволжье" агентлыгы язганча, Татарстан башлыгы фикеренчә, сәясиләштерелгән палатаның вето салуы, "бердәмроссия"леләргә сайлау алды эшчәнлегендә ярдәм генә итәчәк, чөнки бөтен республика халкы шартнамә яклы. Шуңа күрә ТР Президенты "төрле партия һәм хәрәкәтләргә Татарстан сайлаучылары хөрмәтен яуларга әле вакыт бар", диде.

Бүгенге сессиядә депутатлар: "РФ Федерация Советы карарына сәяси һәм хокукый бәя бирү тәкъдиме белән чыгарга кирәк", - дигән фикер җиткерде. Әмма М.Шәймиев әлеге мәсьәлә шәһәр Думасында каралу өчен түгел, дип кисәтте. "Әгәр сәясиләштерү башланган икән, бәлки безне шушы процесска тартырга ниятлиләрдер. Шуңа күрә без моңа, гадәттәгечә, алдан уйлап, тыныч калырга тиешбез", - диде Илбашы.

М.Шәймиев шартнамә белән бәйле вәзгыятькә якын арада "Бердәм Россия"нең үзәк штабы бирәчәк дип белдерде. "Югары палатада шартнәмә буенча фикер алышуларын тыңлаганда: андагы сенаторлар, хәтта комитет рәисләре бу документны йә укымаган, йә хокукны начар белә, дигән фикер туа. Чынын әйткәндә, йә алар үзләренең нәрсә эшләгәнен белми, йәисә бу сәяси уен", - диде М.Шәймиев һәм республика шартнамә буенча эшне алга таба да дәвам итәчәген ассызыклады.

"Ни өчен? Чөнки анда чагылыш тапкан мәсьәләләр әле дә бар һәм кала бирә, аларны барыбер чишәргә кирәк. Бу эшләр Россия һәм Татарстанның бүгенге Конституцияләре нигезендә алып барыла", - дип аңлатты М.Шәймиев.

"Шартнамә нигә кирәк дигәндә, мин җавап бирәм: РФ Конституциясенең 11-нче маддәсе бар. Анда язылганча, вәкаләтләр бүлешү - РФ Конституциясе һәм федератив килешү (Татарстан аңа кул куймады) йә башка төрле килешүләр нигезендә башкарыла. Бу нәкъ шул очрак. Бездә чишәргә кирәкле мәсьәләләр бар һәм без аны шартнамә нигезендә карарга һәм федераль закон белән ныгытырга телибез. Законнар җәмгыятьтәге теге яки бу сорауларга цивилизацияле юл белән җавап бирү өчен кабул ителә", - дип сөйләде ТР Президенты.

"Без үзгәртеп кору елларында да төрле авыр мәсьәләләрнең чишү юлларын таба алдык һәм алга таба да бу тәҗрибәне куланнырга исәплибез. Бу юлы да тиешле чишү юлы табылыр дип ышанабыз", - дип сүзен җөпләде Минтимер Шәймиев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International