Парламент сайлаулары күппартиялелек системасы өчен җитди имтихан булачак. Аны реформалауның хәлиткеч этабы бу ел башына туры килде. Сәяси көчләрне эреләндерү процессы дәвам итә. Партияләр никадәр азрак калса, алар арасындагы конкуренция шулкадәр катырак булачак. Бу һәркемгә дә аңлашыла. Республиканың сәяси тормышында Россия Федерациясе коммунистлар партиясе, Уң көчләр союзы кебек һәм кайбер башка сәяси көчләр үз урыннарын таптылар. Әлеге партияләрнең үз электоратлары, җәмгыять үсешенең төп проблемаларына карата үз фикерләре бар. Конструктив оппозиция республиканың сәяси ресурсын арттыра.
Барлык соңгы сайлау кампанияләре йомгаклары буенча һәрвакыт җитди уңыш яулаган "Бердәм Россия" партиясе көннән-көн идарәче сәяси структура сыйфатларын ала бара. Бу партиядә безнең позицияләрне ныгыту республиканың абруен күтәрүгә хезмәт итәчәк.
Татарстанда сайлау процессының чисталыгын һәм ачыклыгын тәэмин итү мөһим. Монда республика Үзәк сайлау комиссиясе, территория һәм җирле сайлау комиссияләренең роле зур.
Граждан җәмгыяте институтларын камилләштерү республиканың сәяси системасы үсешендә җитди роль уйный. Республикада җәмәгать берләшмәләренең киң тармаклы челтәре формалашты. Һөнәр, ветеран һәм иҗат берлекләре, этномәдәни берләшмәләр эшчәнлеге традицион рәвештә танылу тапты. Хатын-кызлар, яшьләр һәм пенсионерларның җәмәгать оешмаларын үстерүгә аерым зур ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Бүген Хөкүмәт, һөнәр берлекләре һәм эш бирүчеләр арасындагы социаль партнерлык институты граждан җәмгыятенең мөһим институтларының берсе буларак танылды, ә хезмәт мөнәсәбәтләрен күмәк шартнамәләр нигезендә җайга салу икътисадны тотрыклы үстерү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне тәэмин итүдә мөһим фактор булырга тиеш.
Узган елда яңа институт формалаштыруда мөһим адым ясалды - Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы эшли башлады. Ел дәвамында республика үсешенең иң мөһим юнәлешләре буенча дискуссияләрдә аның тавышы торган саен ышанычлырак яңгырый. Иҗтимагый палатаның аякка басуында аның закон һәм норматив актларга экспертиза уздыруда катнашуын, иҗтимагый фикерне исәпкә алу механизмнарын камилләштерүне, бу эшчәнлеккә башка иҗтимагый берләшмәләрне тагын киңрәк җәлеп итүне таләп итә.
2007 елда безгә ике зур форум - Татарстан халыклары корылтаен һәм IV Бөтендөнья татар конгрессын уздырасы бар.
Агымдагы елда Татарстан халыкларының Беренче корылтаен уздыруга һәм Татарстан Республикасы милли-мәдәни берләшмәләре ассоциациясе төзелүгә 15 ел тула. Татарстан Республикасы милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясенең эшчәнлеге орбитасына керә торган бурычлар киң колачлы һәм күппланлы: мәдәни үзенчәлекләрне баету һәм саклау, телләрне саклау, халыкның һәм этник төркемнәрнең Татарстанның икътисадый, социаль һәм башка тормыш даирәләрендә катнашуын киңәйтү. Татарстан халыкларының булачак корылтаенда яңартылган оешма үзенең эшендә, туган илләре белән элемтәләрне ныгытып һәм халык дипломатиясен файдалана алырлык итеп, Татарстан Республикасы милли-мәдәни берләшмәләре ассоциациясен Татарстан халыклары ассамблеясе итеп үзгәртү мәсьәләсен күтәреп булыр иде.
Сер түгел, республика территориясенә дини һәм сәяси радикаль элементларның үтеп керергә маташуы даими төс алды. Хокук саклау һәм дәүләт органнарына этникара конфликтларга каршы тору һәм кисәтүне игътибар үзәгенә алу бик мөһим. Теләсә нинди дини-этник һәм сәяси экстремистлар тирәсендә җәмәгатьчелек фикерендә тулы изоляция атмосферасы булдыру зарур.
Әдәбият һәм сәнгать билгесе астында узган 2006 ел Татарстан мәдәниятен үстерүдә генә түгел, республиканың барлык үсешендә мөһим этапка әверелде. Бу елда узган чаралар Татарстан үсешендә рухи-мәдәни дәвамлылыкның ачык чагылышы булды.
Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Николай Фешин, Александр Ключарев юбилейларын бәйрәм итү кебек зур масштаблы мәдәни акцияләр, Лондонда Галиәсгар Камал театры гастрольләре һәм башка бик күп чаралар сәнгатьне үстерүгә этәргеч кенә биреп калмыйча, республиканың уңай имиджын ныгытуга да ярдәм иттеләр.
Балалар арасында авыруларны кисәтү. Хезмәткә сәләтле кешеләр арасында үлем-китемнең тамырларын организм ныгый һәм әхлак хакындагы төшенчәләр формалаша торган балалык чорларыннан эзләргә кирәк, ләкин балалар һәм үсмерләр дәүләтнең аерым кайгыртуында булган нәкъ менә шушы чорда сәламәтлекләрен бик нык югалталар. Соңгы биш ел эчендә балалар арасында авырулар 20 проценттан артыкка үсте. Әгәр без демография хакында җитди сүз алып барабыз икән, без, беренче чиратта, балалар һәм үсмерләрнең нагрузкаларын оптимальләштерергә, аларга физик культура һәм спорт белән шөгыльләнер өчен киңрәк мөмкинлекләр тудырырга бурычлы. Сәламәтлек саклау министрлыгына Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә "Балаларның сәламәтлеген саклау" һәм "Эшләүче халыкның сәламәтлеген саклау" дигән программалар әзерләргә кирәк.
Физик культура һәм спорт даирәсе сәламәтлек белән бик тыгыз бәйләнгән. Сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру - демографик хәлне яхшыртуда, яшь буынның сәламәтлеген ныгытуда, яшьләр арасында тискәре социаль күренешләрне кисәтүдә аеруча үтемле чара.
Спортның инфраструктурасы республика дәрәҗәсендә дә, муниципаль дәрәҗәдә дә интенсив темплар белән үсә. 2006 елда республикада яңа спорт корылмалары файдалануга тапшырылды, алар арасында Нурлат шәһәрендәге Боз сарае, Ютазы районы үзәгендә спорт-сәламәтләндерү комплексы, Әлмәт шәһәрендә ат спорты ябык манежы, Сарман бистәсендә чаңгы базасы, Биләр авылында спорт комплексы һәм башкалар бар.
Заманча спорт корылмаларын төзү белән беррәттән, халыкның барлык категорияләре өчен спорт объектлары төзү процессы киңәя. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында 26 яңа хоккей мәйданчыгы, Әлмәт, Чаллы, Түбән Камада ясалма чирәмле футбол кырлары сафка басты.
"Бердәм Россия" партиясе проекты буенча Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә күпфункцияле спорт комплекслары төзелә башлады. 2007 елда әлеге проект буенча тагын 5 объект корыла башлаячак.
Бюджет средстволарын массачыл физик культура һәм спортны үстерү өчен уңай һәм әйбәт шартлар тудыруга салу сизелерлек социаль эффект бирә. Физкультура һәм спорт халык арасында көннән-көн популярлаша бара. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяҗы арта, сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләрен аңлаучылар саны күбәя. Традицион массачыл физкультура чаралары - "Россиянең чаңгы юллары", "Милләтләр кроссы" кебек бәйгеләрдә катнашучыларның саны арту шул хакта сөйли. Әйтик, 2006 елда аларда 80 меңнән артык кеше катнашты. Яшәү урыннарында балалар һәм үсмерләр өчен ел саен уздырыла торган "Күн туп", "Алтын алка", "Ак ладья" кебек спорт ярышларына 10 меңнән күбрәк бала җәлеп ителде.
Республикада эре спорт ярышлары да торган саен ешрак уздырыла. Фәкать 2006 елда гына да 530дан артыграк, шул исәптән 127 бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр оештырылды. Без осталар командалары һәм аерым спортчыларның, шул исәптән паролимпия уеннарында ясаган, күркәм чыгышлары белән горурланабыз. "Ак Барс" хоккей командасы ике мәртәбә Россия чемпионы булды, чирәм хоккее буенча "Динамо" командасы дүрт мәртәбә Россия чемпионы дигән олы дәрәҗә яулады.
"Камаз-мастер" командасы, "Париж-Дакар" автораллиеның трансконтиненталь супермарафонында җиденче тапкыр җиңеп чыкты.
Республика вәкилләренең лаеклы һәм нәтиҗәле чыгышларын әзерләү өчен Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына, башка министрлыкларга, ведомстволарга муницпаль берәмлекләр белән берлектә инвесторлар җәлеп итеп, 2008 елдагы ХХIХ нче җәйге Олимпия уеннарына әзерләнү буенча спортчыларга, тренерларга һәм спорт оешмаларына ярдәм күрсәтү эшен оештыру зарур.
Хәйрия елы кысаларында физик культура һәм спорт чаралары ярдәмендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне бөтен яклап тернәкләндерү һәм социаль җәһәттән тормышка яраклаштыру буенча эшләрнең сыйфатын югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Әлеге максатларда, Социаль яклау министрлыгына, инвалидларны тернәкләндерүнең индивидуаль программасы буенча, барлык муниципаль берәмлекләргә спорт корылмаларында һәм йөзү бассейннарында, спорт залларында шөгыльләнү өчен квоталанган вакыт бирү зарур.
Тышкы икътисадый эшчәнлек, Татарстан Республикасының якын һәм ерак чит илләрдәге сәүдә йортлары белән идарә итүнең республика системасы тамырдан үзгәртеп корылырга тиеш.
Республика товар җитештерүчеләре, бик кызганыч, ләкин әлегә Россия Федерациясенең БСОга керергә җыенуы хакында аз беләләр һәм җитәрлек дәрәҗәдә әзерләнмәгәннәр. Инде хәзер үк һәр җитәкченең кулында энергия ресурсларына, транспорт тарифларына көтелә торган бәяләр, аларның ни рәвешле үзгәрәчәге, экспортта һәм импортта көтелә торган таможня пошлиналарының ставкалары һәм башка күп нәрсәләр турында мәгълүматлар булырга тиеш.
Татарстан Республикасындагы икътисадый тотрыклылык, хезмәт хакының чагыштырмача зур булуы, актив төстә үсә торган сәүдә - болар бар да башка регион банкларын перспективалы финанс базарын үзләштерүгә җәлеп итүне стимуллаштыра.
Шул ук вакытта конкуренция югары нәтиҗәле бизнеска, үз клиентурасына ия булган һәм төбәк базарында үз урынын тапкан әлләни зур булмаган тотрыклы кредит оешмаларына зыян китермәскә тиеш. Татарстан Республикасында аларның өлеше 42,3 процент тәшкил итә. Алар финанс ягыннан тотрыклы һәм уңышлы эшлиләр: берләштерелгән устав капиталының 3,7 процентына гына ия булган хәлдә дә, алар 8,3 процент тулаем керем алдылар.
Банк системасы алдында торган төп бурыч - булачак икътисадый үсеш ихтыяҗларын исәпкә алып капиталны тизләтелгән темплар белән арттыру. Моның өчен мөмкинлекләр бар. Бүген регионда зур-зур нефть һәм нефть эшкәртү компанияләре, эшкәртү производстволарының экспортер предприятиеләре эшли.
Татарстанда 100 мең кешегә 11,5 банк учреждениесе туры килә, бу Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәгедән бераз артыграк (Мәскәү һәм Санкт-Петербургны кертмичә). 2007 елда Икътисад һәм сәнәгать министрлыгына һәм Милли банкка халыкны банк хезмәтләре күрсәтү белән тәэмин итүне арттыру юнәлешендә комплекслы чаралар эшләргә кирәк.
Моннан тыш, республикада башка регионнарда урнашкан банкларның кредит-касса офисларын ачу процедураларын гадиләштерү җәһәтеннән кайбер кыенлыклар килеп чыга. Хәзерге вакытта 21 вәкиллек һәм 36 кредит-касса офисы ачылды инде. Алар эшчәнлегендәге ике фактор зур борчу тудыра. Болар - процент сәясәте һәм ссуда алучылар белән мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү. Шуңа күрә кулланучылар өчен ташламалы шартлар бирәбез дип белдерүгә карамастан, кредитлар буенча реаль процентларның уртача базар күрсәткечләреннән шактый югары булуы күзәтелә һәм бу очраклар сирәк түгел. Моннан тыш, әлеге каналлар аша капиталны республикадан читкә алып чыгу кискен көчәйде. Анализ күрсәткәнчә, федераль законнарның тиешенчә эшләнеп бетмәве аркасында мондый структуралар өчен салымнар күләме дә һич тә гадел түгел, ә шактый киметелгән. Бу безнең финанс-икътисадый принципларга берничек тә җавап бирми. Республика бу мәсьәләгә һәрвакыт халык мәнфәгатьләрен яклау һәм икътисадый файда алу күзлегеннән чыгып якын килде. Республика Хөкүмәтенә Милли банк белән берлектә тиз арада саклану чаралары комплексын эшләп тәкъдим итәргә кирәк.
Бер үк вакытта республика банкларының федерациянең башка субъектларына экспансиясе киңәя (бүген 28 филиал эшли). Республика Хөкүмәтенә бу процессларга төрлечә ярдәм күрсәтергә кирәк. Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгына, сәүдә йортларына һәм вәкиллекләргә, Татарстан Республикасының Банклар ассоциациясе белән берлектә, конкрет чаралар программасы әзерләргә кирәк. Республика Хөкүмәтенә , бүгенге вәзгыятьне исәпкә алып, шулай ук почта системасын банк хезмәтләре күрсәтү процессына җәлеп итүне киңәйтү белән бәйле мәсьәләләр хакында ныклап уйлыйсы бар.