РАШТУА БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!

2008 елның 6 гыйнвары, якшәмбе
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне ихластан Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм!

Иң олуг дини бәйрәмнәрнең берсе, Вифлеем йолдызының могҗизалы нурларына төренгән Раштуа - Христосның туган көне - менә ике мең елдан артык инде христианнарның йөрәкләренә бәхет, шатлык иңдерә, күңелләрендә якты өметләр уята.

Рухи күтәрелеш, традицион дини нигезләргә кайту Татарстанда киң колач алды. Ватаныбыз тарихы белән кызыксыну арта, дин белеме бирү камилләшә, яңа гыйбадәтханәләр ачыла. Әлмәт шәһәрендә төзелгән Казан Изге Мәрьям Ана иконасы соборы республикабызда гына түгел, бөтен Идел буе төбәгендә иң зур храмнарның берсе. Православие оешмалары халыкка хезмәт итүдә активлык күрсәтәләр, наркомания, балалар сукбайлыгы кебек ямьсез күренешләрне булдырмау, республикада диннәр һәм милләтләр арасындагы дуслык һәм татулыкны ныгыту өчен зур тырышлык куялар.

Барлык традицион конфессияләр әхлакый үсештә һәм җәмгыятьтәге иң күркәм сыйфатларны буыннан-буынга күчерүдә һәрчак гаиләгә таяна. Узган Хәйрия елында үсеш алган шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек традицияләренең Гаилә елы дип игълан ителгән Яңа 2008 елда да дәвам итәчәгенә ышанам.

Кадерле татарстанлылар!

Нурлы Раштуа бәйрәме йортларыгызга җан җылысы, күңел тынычлыгы, куанычлар алып килсен.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән исәнлек-саулык, ак бәхетләр һәм иминлек телим.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International