Минтимер Шәймиев: "Тормыш дәрәҗәсенең үсеше алгарышлы игелекле мөнәсәбәт белән үрелеп барырга тиеш"

2007 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
14 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Народ и власть" тапшыруында "Маяк" радиосы тыңлаучыларының сорауларына җавап биргән иде. Тапшыруда күп кенә мөһим мәсьәләләр күтәрелсә дә, вакыт җитмәгәнлектән байтак кызык сораулар җавапсыз калды. 26 июльдә, "Татар-информ" хәбәрчесе белән әнгәмәсендә Президент аларны да яктыртты.

Республика башлыгы сүзләренә караганда, быел ТР Хөкүмәте гранты буенча чит ил вузларына укырга безнең республикадан 70тән артык студент китәчәк. Соңгы елларда Татарстан Ауропа һәм Төньяк Американың әйдәп баручы мәгариф үзәкләре белән сыйфат ягыннан үзгә багланышларга күчүгә иреште. Ул шулай ук Болон килешүе кысаларында республиканың гомумауропа мәгариф киңлегенә керүенә җитди алшартлар барлыкка килде, дип өстәде.

"Минем карашка, безнең иң мөһим бурычларыбызның берсе - яшьләргә сыйфатлы белем бирү, актив яшьләрне ачыклау, бу безнең потенциал, - дип ассызыклады ул. - Без талантлы яшьләргә Хөкүмәт грантлары бирү кебек киң колачлы, Россия өчен уникаль булган проектны гамәлгә ашырабыз. Ел саен бюджеттан әлеге максатларга 60 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә".

Илебезнең фәнни үзәкләре турында сөйләгәндә, М.Шәймиев яшь татарстанлыларның башлыча Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Томск вузларында укуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, чит илдә уку, беренче чиратта, Бөекбритания, АКШ, Германия, Франция һәм Швейцариянең әйдәп баручы университетлары белән бәйле. "Бүген 100гә якын егет һәм кыз чит илдә укуларын тәмамлап югары квалификацияле белгечләр булды, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. - Күпләр республиканың әйдәп баручы вузларыннан чакыру алды - алар аспирантлар булачак, калганнары исә эре предприятие һәм оешмаларда эшли башлаячак".

Быел республика грантына 700гә якын студент һәм аспирант дәгъва иткән, дип билгеләп үтте ул. "Аларга җитди конкурс узарга туры килде: алар үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен тәкъдим итте, халыкара конференцияләрдә катнашты, предприятие заказлары буенча проектлар эшләтте, Нәтиҗәдә рейтинг исемлеге төзелде, аңа чит илдә уку өчен - 70тән артык һәм Россиянең әйдәп баручы вузларында 170 студент керде, - диде М.Шәймиев. - Чит илдә белем алган студентларыбыз белемнәрнең аеруча инновацион тармакларын өйрәнү белән шөгыльләнә, алар киләчәктә югары технологияләр нигезе булачак. Бу, беренче очракта, нанотехнологияләр үсеше, ягъни киләчәк фәне белән бәйле".

"Шунысын билгеләп үтәсе килә, без республикага чит ил студентларын да җәлеп итәбез. Узган уку елында бездә ерак чит илләр һәм БДБ илләреннән 60тан артык студент укыды", - дип өстәде Татарстан башлыгы.

Минтимер Шәймиев республикада спорты үсеше, яңа спорт объектларын төзү һәм эре халыкара ярышлар уздыру турында сөйләде.

Республика башлыгы сүзләренчә, хәзерге вакытта Казанда барлык төр көч ярышлары өчен көрәшләр сарае төзелеше бара. "Хәзер без тагын бер 50 метрлы бассейн төзергә уйладык, чөнки су тубы буенча Россия Федерациясе чемпионнары булып торабыз һәм Ауропа медальләренә дәгъва итәбез, - дип ассызыклады М.Шәймиев. - Берничә спорт төре буенча безнең командалар ил чемпионнары булды. Туплы хоккейда уңышлар бик үк мактанырлык түгел, әмма шартлар тудырылган - заманча дәрәҗәдәге ике стадион бар. Чирәм хоккеенда безгә тиңнәр юк".

Булган объектларга августта ябык футбол-җиңел атлетика манежы һәм чирәм хоккее үзәге өстәләчәк. Моннан тыш, Теннис үзәген төзү буенча эшләр башланды. М.Шәймиев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республика шәһәрләре һәм районнарында ясалма бозлы 22 боз сарае сафка бастырылган.

Республика башлыгы шулай ук Казанда узачак эре халыкара ярышлар турында әйтте. Сентябрьдә Татарстан башкаласында ирләр командалары арасында чирәм хоккее буенча Ауропа чемпионаты узачак, киләсе елда шул ук арена хатын-кызлар арасында Олимпия алды квалификация турнирын кабул итәчәк. Киләсе ел халыкара турнирларга бай булачак: сноуборд буенча Дөнья кубогы этабы, хоккей буенча яшүсмерләр чемпионаты, студентлар арасында бокс буенча дөнья чемпионаты.

"Без кискен көндәшлек көрәшендә 2010 елда стенд атуы буенча Ауропа чемпионатын үткәрү хокукын яулауны мөһим җиңү дип саныйбыз. Бу мөмкинлек өчен без Финляндия, Италия һ.б. илләр белән беррәттән көрәштек, - дип билгеләп үтте М.Шәймиев. - Һичшиксез, киләсе елга төп бурыч булып Универсиада-2013не үткәрүгә заявка әзерләү тора. Спорт берләштерүче көч булып тора. Минемчә, ул бөтен планета кешеләрен берләштерә ала торган бердәнбер идеология".

"Хәйрия елы барышында мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтелеп кенә калмады - җәмгыятьтә аларның язмышына карата игътибарлы мөнәсәбәт чагылыш таба башлады... Битарафлар саны азая бара. Бу - Хәйрия елының төп бурычларыннан берсе. Быелгы елның төгәлләнүе аның белән бергә Хәйрия елының да тәмамлануын аңлатмый, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы. - Хәйрия елын игълан итеп, без аңа кылган гамәлләребез белән дә үзенчәлекле импульс бирергә теләдек".

"Моңарчы мохтаҗларга ярдәм итү үз агымына куелган иде. Ягъни, кемдер ярдәм итәргә теләсә дә теге яки бу очракта нәрсә таләп ителүен һәм әлеге ярдәмнең конкрет кемгә кирәк булуын белмәде. Нәтиҗәдә, кемдер моңа мохтаҗ булмаса да күпне алды, ә кемдер, гомумән, бернәрсәсез калды, - дип дәвам итте М.Шәймиев. - Бу дөрес түгел, һәм шунлыктан без эшне координацияләргә, шулай ук хәйриячеләрнең һәм ярдәмгә мохтаҗларның бердәм реестрын булдырырга карар кылдык. Ягъни, шартлы рәвештә "ихтыяҗ" һәм "тәкъдимне" билгеләп, аларны берләштерергә ниятләдек. Реестр гел яңартылып тора һәм без аны алга таба да актив кулланырга уйлыйбыз".

ТР Президенты сүзләренә караганда, тагын бер үрнәк хезмәткә сәләтле инвалидларга ярдәм итү белән бәйле. "Минем карашымча, хезмәткә сәләтле инвалидларга бер тапкыр гына уздырыла торган хәйрия акцияләре ярдәм итә алмый. Аларга мөстәкыйль рәвештә үзләре акча эшләп тапсын өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә эре предприятие җитәкчеләре белән актив рәвештә тикшерелә".

"Җыеп кына әйткәндә, күчеш чорындагы барлык кыенлыкларга карамастан, безнең җәмгыятьтә мохтаҗларга ярдәм итәргә мөмкинлеге булган кешеләр барлыкка килде һәм матди яктан гына түгел, - диде республика башлыгы. - Үз вакытында әйтелгән җылы сүз, хәлгә керү һәм матди ярдәм күрсәтү могҗиза тудырырга сәләтле. Тормыш дәрәҗәсенең үсеше бер-береңә карата алгарышлы игелекле мөнәсәбәт белән үрелеп барырга тиеш. Әгәр бу турыда һәркем уйланса, без тагын да мәрхәмәтлерәк булачакбыз".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International