Минтимер ШӘЙМИЕВ: Киләчәкне бүген кайгыртабыз

2007 елның 24 августы, җомга
Гамьле әңгәмә

Татарстан Президенты Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ Республика көне уңаеннан "ВТ" газетасы сорауларына җавап бирде.

- Минтимер Шәрипович, Татарстанның Россиядәге башка регионнардан берничә адым алдан атлавын бүген берәү дә шик астына ала алмыйдыр. Моның төп сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

- Үзеңдәге хәлне күршеңнән сора ди безнең халык.Татарстанның икътисадый хәлен республикага акча кертергә теләүчеләрнең арта баруыннан чыгып та чамалап була.Татарстанның Россиядә инвестицияләр кертү өчен иң уңайлы һәм тотрыклы регион икәнлеген халыкара агентлыклар да раслап тора. Чөнки без иң авыр чорларда да сәнәгатебезнең таркалуына юл куймадык. Без аны саклап кына калмадык, 1994-95 елларда предприятиеләрнең күпчелегендә зур инвестиция программалары да эшләтеп җибәрә алдык. Нәкъ менә шуңа күрә дә 2006 елда барлык инвестицияләрнең өчтән бер өлешен диярлек җитештерүне үстерүгә юнәлтә алдык. Чагыштыру өчен тагын бер генә сан китерәм: Россиядә һәр алтынчы сум гына җитештерү өлкәсенә тотыла.Чимал сату белән генә ерак китеп булмый, шуңа күрә без республика предприятиеләрен иртәгәсе көн турында кайгыртырга өйрәтәбез. Бүген бары тик югары технологияләрне эшкә җигеп кенә уңышка ирешеп булачак. Республиканың химия, машина төзү һәм нефть эшкәртү өлкәсендә алга китүен нәкъ менә югары технологияләрне куллана башлау белән аңлатып булыр иде. Ләкин ни турында гына сөйләшсәк тә, беренче урынга кеше факторы килеп баса. Барысы да кеше өчен һәм кеше көче белән башкарыла ләбаса.

- Ихтимал, соңгы вакытта бер-бер артлы ачылган зурдан-зур сәүдә үзәкләре дә тормышыбыз күрсәткечедер. Ләкин алар, нигездә, чит ил, чит төбәкләрдән килде. Бу хәл сатып алучыларда, бигрәк тә җирле эшмәкәрләрдә һәм түрәләрдә ризасызлык тудырыр дип уйламыйсызмы?

- Чыннан да, соңгы берничә ел эчендә генә дә Татарстанда дистәләгән сәүдә предприятиесе барлыкка килде. Бу өлкәгә кертелгән инвестицияләрнең күләме дистәләгән, йөзләгән миллион доллар белән исәпләнә. Моңа сөенергә генә кирәк дип уйлыйм. Үзегез уйлап карагыз, алар, беренчедән, безгә күпме эш урыннары булдырды! Бер "МЕТРО Кеш энд Керри"да гына да 650 кешебез эшли. Икенчедән, нәкъ шундый предприятиеләр үзебезнең җитештерүчеләрне дөнья стандартлары югарылыгында эшләргә мәҗбүр итте. Без, үзебез дә сизмәстән, алар белән бергә үсәбез, яңа технологияләр кертәбез, сыйфатлы товар җитештерергә, яхшылап хезмәт күрсәтергә өйрәнәбез. Ә сатып алучыга нинди зыян булсын моннан? Сүз уңаеннан әйтергә кирәк: республикада ваклап сату әйләнеше былтыргы ярты еллык белән чагыштырганда 21 процентка артты.

- Минтимер Шәрипович, күрсәткечләрне тагын да яхшыртуның мәгълүм бер мөмкинлеге - түрәләр армиясен тәртипкә салу. Кечкенә генә эш башлау өчен дә акча кысулар, ришвәтчелек, ясалма мәҗбүрият... Татарстанда бу проблеманы ничек хәл итеп була?

- Әйе, социаль-икътисадый үсешне хакимият һәм эшмәкәрләр арасында аңлашу юлы белән дә яхшыртырга мөмкин. Ләкин бүген күпләр "чиновник" сүзен тискәре мәгънәле сүз итеп кабул итә. Акча каеру, ришвәтчелек, үз эше буенча наданлык кебек гөнаһлар турында сөйләү еш кына бик урынлы. Әмма аларның барысы да бер чыбыктан сөрелгән дип уйлау шулай ук дөреслеккә туры килмәс иде. Ләкин, ничек кенә булмасын, андыйлар дәүләт органнарда эшләргә тиеш түгел дип саныйм. Мондый хәлләргә юл куймау чаралары бар. Әйтик, рөхсәт кәгазьләре алганда эшмәкәрнең чиновник белән аралашу вакытын мөмкин кадәр кыскарту, түрәләр эшчәнлеген халык өчен ачык итү, эшләренә ачыктан-ачык бәя бирү, эшчәнлек кысаларын төгәл билгеләү системасын булдырырга кирәк. Аннары кадрларны җентекләп сайлау, тиешенчә әзерләү, камилләштерү турында да онытырга ярамый. Хөкүмәтнең әлеге мәсьәләләр буенча махсус программасы бар һәм дөнья стандартлары дәрәҗәсендәге кадрлар әзерләүгә шактый зур чыгымнар да тотыла. Бүгенге көндә юридик һәм физик затларга дәүләт хезмәте күрсәтүнең 126 регламенты (тәртибе) эшләнгән. Мәсәлән, чиновникларга эше төшкән кеше гозеренең кайсы тирәдә икәнлеген компьютердан карап белә ала. Канәгатьсезлеген дә шунда ук белдерә ала. Кыскасы, һәркем үз эше белән мәшгуль. Мондый система озакламый җирле үзидарә системасына да барып җитәчәк. Сез беләсез, "бер тәрәзә" ысулы белән эшләүне без 2001 елда ук башлап җибәрдек. Аннары безнең тәҗрибәне бөтен Россиягә күчерделәр. Мөлкәтне рәсмиләштерү документлары белән дә шундый ук юнәлеш саклана. Кыскасы, тормыш безне торган саен камилләшергә, хаталарыбызны төзәтергә өйрәтә. Югыйсә алга барып та булмас иде.

- Минтимер Шәрипович, җирле бизнесны үстерү бары тик үзебездән генә торамы, әллә кулны бәйли торган федераль законнар бармы? Кыскасы, Татарстанга бу өлкәдә мөстәкыйльлек җитәрлек бирелгәнме?

- Федераль законнар безгә каршы килә дию дөрес үк булмас иде. Чөнки, федераль законнарны эшләүдә барлык төбәкләр дә катнаша һәм соңгы вакытта урыннардан кергән тәкъдимнәргә ешрак колак сала башладылар. Әлбәттә, мөмкинлекләребезне чикләүче мәсьәләләр дә юк түгел. Без исә килеп чыккан проблемаларны үзәк белән килешеп хәл итүне мәгъкуль күрәбез. Татарстан үз өстенә җаваплылык алудан беркайчан да курыкмады. Чөнки шунсыз икътисадта да, социаль өлкәдә дә уңышка ирешеп булмас иде. Шуңа күрә дә без федераль үзәк белән мөнәсәбәтләребезне махсус шартнамә ярдәмендә көйләп килдек. Тиешле вакыт узды, 1994 елда төзелгән Шартнамә гамәлдән чыкты һәм Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт органнары арасында вәкаләтләр бүлешү турында яңа Шартнамә расланды һәм федераль закон көченә керде. Бу уңайдан тагын бер нәрсәне аерып әйтергә кирәк. Хәзер Татарстанда күп кенә федераль программалар тормышка ашырыла. Аларны нәтиҗәле төгәлләү өчен дә федераль үзәк белән Татарстан арасында вәкаләтләрнең дөрес бүленгәнлеге таләп ителә. Кыскасы, кемнең нәрсә эшләргә тиешлеге төгәл билгеләнгән булырга тиеш. Бу нисбәттән нәкъ менә әлеге Шартнамә безгә тиешле мөстәкыйльлекне тәэмин итә ала дип саныйм.

- Татарстанның киләчәге турында сөйләгәндә "Алабуга" махсус икътисадый зонасына да кагылмый мөмкин түгел. Республика аннан ни көтә?

-"Алабуга" зонасы - ул безнең горурлыгыбыз да, көндәлек мәшәкатебез дә. Россия җитәкчелегенең аны илдәге берничә мөһим зонаның берсе итеп билгеләве очраклы хәл түгел. Татарстан - илдә кызу темплар белән үсүче регионнарның берсе, өстәвенә бездә алга киткән сәнәгать тә, яхшы чимал базасы да бар. Дөресен генә әйткәндә, "Алабуга" ярдәмендә без зур табышлы җитештерү эшен җайлап җибәрергә, барлык бюджетларга да салым түләү күләмен арттырырга һәм шул рәвешле халыкны эшле һәм ашлы итәргә телибез. Бу эшнең колачын күзаллау өчен берничә генә сан әйтәм. "Алабуга"ның үсеш планында каралганча, аңа 2011 елда ике миллиард доллардан артыграк инвестиция җәлеп ителергә тиеш. Анда 30 мең эш урыны булачак. Ә зона төзүгә тотылган чыгымнарны исә бүген биредә эшләүче зур резидентларның иң беренчесе - "Северстальавто-Елабуга" җәмгыятенең биш еллык салымнары белән генә дә каплап булачак. Сүз уңаеннан, бу компания "Алабуга" зонасында автомобильләр җитештерү өчен җиһазлар урнаштыра башлады инде. Ноябрьдә беренче Fiat Ducato автомобиле конвейердан төшәчәк.

- Минтимер Шәрипович, кешелекне һәрвакыт алда ни буласы кызыксындыра... Якын киләчәктә Татарстан халкын нәрсә көтә?

- Бүген фараз кылып кына утыра торган заман түгел, билгеле. Без иртәгәне бүген үк кайгыртырга тиеш. Әйткәнемчә, чимал сатып көн күрү - артта калганлык билгесе ул. Ә бүген исә без үзебез тапкан нефтьнең нибары дүрттән бер өлешен генә үзебез кулланабыз. Дөнья базарында нефть бәяләренең югары торуы нефть компанияләрен "кара алтын"ны читкә сату белән мавыгырга мәҗбүр итте. Ә бу исә үз чиратында нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармакларының торгынлыгына китерде. Республика алга таба чималны үзендә тирән эшкәртеп, зур өстәмә керем бирүче производстволарны үстерү юлына басарга тиеш. Түбән Камада елына 7 миллион тонна нефть эшкәртергә сәләтле комплекс төзеләчәк һәм ул биредә төп роль уйнаячак. Моннан өч элек үк инде без республика үсешенең яңа икътисадый курсын билгеләүче программа кабул иткән идек. 2010 нчы елга кадәр исәпләнгән әлеге программа яңа технологияләргә күчү, хезмәтне оештыруда һәм идарә итүдә яңа формалар куллану юлы белән дөнья базарында конкуренциягә сәләтле продукция җитештерүне күздә тота. Минемчә, бүген моның өчен Татарстанда кирәкле шартлар җитәрлек. Иң мөһиме - бу эшне башкарып чыгарлык булдыклы халкыбыз бар. Кыскасы, киләчәк тормышыбыз тотырыклы да, тынгысыз да, кызыклы да, бәрәкәтле дә булыр дип уйлыйм.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International