Татар галимнәренең I Халыкара форумында катнашучылар адресына Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев ТӘБРИКЛӘВЕ

2007 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе
Кадерле ватандашлар!

Бу бик абруйлы һәм дәрәҗәле олы форумда катнашучы, татар халкының ватаныбыз һәм дөнья фәне үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүче лаеклы улларын һәм кызларын борынгы Татарстан җирендә чын күңелдән тәбрик итәм.

Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Курсави, Мәрҗани, Камай, Мөштәри кебек атаклы мәгърифәтчеләр һәм галимнәрнең, башка бик күп мөхтәрәм шәхесләрнең исемнәре халкыбызның күп гасырлык тарихындагы данлы сәхифәләр белән тыгыз бәйләнгән. Татарларны һәрвакыт аң-белемгә омтылу һәм хакыйкатьне эзләү, мәгърифәткә тугры хезмәт итү һәм хак дин тирәсенә туплану кебек күркәм сыйфатлар берләштереп торды. Кызганыч, ләкин тарихның кискен борылышлар кичергән чорларында безнең милли зыялыларыбызның шактый зур өлеше ватаныбыздан аерылырга мәҗбүр булды. Ләкин хәтта эмиграциядә дә татар халкының асыл уллары Йосыф Акчура, Садри Максуди, Бари Баттал-Таймас, Әхмәт Тимер һәм башкалар югары фән үрләренә менүгә ирештеләр, исемнәрен мактауга һәм данга күмделәр. Һәм бүген дә Россиядә, якын һәм ерак чит илләрдә, дөньяны фәнни танып белүнең иксез-чиксез офыкларын киңәйтеп, фәнни эзләнүләр өлкәсендә меңләгән татар галимнәре эшли. Без монда замандашларыбыздан Роальд Сәгъдиев, Рәшит Сюнеев, Камил Вәлиев, Айшә Рорлих, Надир Дәүләт, Гунел Пултар кебек шундый зур галимнәребезнең исемнәрен горурлык белән әйтә алабыз. Бүген бик күп күренекле фән эшлеклеләренең Казанга килеп халкыбызга ихтирам күрсәтүләре өчен без ихлас күңелдән шатланабыз.

Бүгенге Татарстан Россия Федерациясендә традицион төстә зур социаль-икътисадый, фәнни һәм мәдәни куәткә ия булган һәм динамикалы үсүче регионнарның берсе. Бүген республикада бөтен дөньяда мәгълүм булган, Татарстан фәнни мәктәпләренең казанышларына һәм эшләнмәләренә нигезләнгән күп кенә максатчан инновацион программалар гамәлгә ашырыла. Форумда катнашучыларның гаять зур интеллектуаль потенциалы һәм шулай ук форум дәвамында урнашкан күпьяклы фәнни багланышлар изге эшкә – татар халкының һәм бөтен кешелек дөньясы үсешенә һәм казанышына хезмәт итәр, дип ышанам.

Татар галимнәре форумында катнашучыларга чын күңелдән бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек, илебез һәм дөнья фәнен үстерүдә зур уңышлар телим!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International