Ураза бәйрәме белән!

2007 елның 12 октябре, җомга
Ураза бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең республикада яшәүче мөселманнарга мөрәҗәгате

Татарстанда яшәүче хөрмәтле мөселманнар! Сезне чын йөрәктән изге Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!

Һәр мөселманга үзенең калебен пакълау, шәфкатьлелек һәм гаделлек, түземлелек һәм җаваплылык, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек әхлакый нигъмәтләргә күңел беркетү мөмкинлеге биргән изге Рамазан ае тәмам. Аңа әйләнеп караганда, Коръәннең бер аятендәге: "Син ярдәм иткән адәми зат үзеңне җитәкләп оҗмахка кертер", - дигән сүзләрнең мәгънәсе киң ачыла. Димәк, Аллаһы Тәгаләне бар һәм бер дип тану, ул кушканча яшәү дингә ышанучыларның үзләре өчен дә биниһая мөһим икән.

Бүген Татарстан мөселманнары бергәлеге җөмһүриятебездә югары рухи һәм әхлакый кыйммәтләр урнаштыруда әһәмиятле урын тота, гражданнар тынычлыгын һәм татулыгын саклау мәсьәләләрендә актив позициядә тора. Республикабызда яшәүче мөселманнарның Хәйрия елы үткәрү ниятен хуплап каршылаулары һәм игелекле эш-башлангычларда теләп катнашулары сөенечле хәл.

Татарстандагы мөселман өммәте киләчәктә дә олы зирәклек күрсәтеп, башка дин вәкилләре белән янәшә тыныч яшәүнең какшамас принципларында нык торыр, халкыбызның борынгыдан килгән гаять бай мирасын саклап калуга һәм ишәйтә баруга, этноконфессиональ хезмәттәшлекне үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертер, дип ышанам.

Гомерегез игелекле эшләр һәм күркәм мәшәкатьләр белән үрелеп барсын, ә бәйрәмдәге күңел җылысы һәр йортка, һәр гаиләгә үтеп керсен!

Сезгә исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International