Татарстан Республикасы Конституциясенең унбиш еллыгы

2007 елның 7 ноябре, чәршәмбе
Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән, шәхсән үзем чын йөрәктән барыгызны да республикабызның Конституция көне белән тәбрик итәм.

Конституция элек-электән нык үскән дәүләт, граждан җәмгыяте, демократик хокуклар һәм кеше иреге синонимы булды. Мондый олы документта һәркайчан дәүләт һәм җәмгыять үсешенең иң югары принциплары һәм игелекле максатлары чагылдырыла.

Моннан унбиш ел элек Татарстан Республикасы Конституциясе дә нәкъ шулай туды. Ул чорның бөтен катлаулыгына һәм каршылыгына, республиканың яңа дәүләтчелеге мәсьәләләре буенча сәяси көрәшнең үтә кискенлегенә дә карамастан, никадәр төпле һәм абруйлы документ булдыруыбыз еллар үткән саен ачыграк күренә бара. 1992 ел Конституциясе барлык татарстанлылар мәнфәгатьләрен күздә тотып язылды, аларның хокукларын тәэмин итте һәм яклады.

Безнең Конституциябез Россия Федерациясенең Төп законы кабул ителгәнче бер елдан күбрәк алдан барлыкка килгәнгә, табигый рәвештә мәгълүм үзгәрешләр кертү зарурлыгы туды.

Концептуаль нигезләрен саклаган хәлдә, Татарстан Республикасы Конституциясенең яңа редакциясе илебез үсешендәге сәяси тотрыклылык, ышанычлы икътисадый алгарыш, социаль проблемаларның эзлекле рәвештә хәл ителүе белән бәйле яңа эпоха рухын чагылдыра.

Бүген Татарстан Конституциясе Россия бердәм сәяси-хокукый киңлекләрендәге республикабызның югары статусын тәэмин итә, чын федерализмның гаять югары мөмкинлекләрен ача.

Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасындагы эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында шартнамәне федераль закон сыйфатында раслау республикабыз дәүләти үсешенең конституциячел нигезләрен камилләштерүдә зур әһәмияткә ия. Татарстан Республикасы Конституциясенең Шартнамә турындагы нигезләмәсе хәзер камил төгәллек алды. Шулай итеп, бу мөһим документ безнең конституциячел хокукларыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде.

Реформа елларында халыкның хокукый культура дәрәҗәсе сизелерлек үсә баруы аеруча мөһим. Гражданнар үз хокуклары белән активрак кызыксыналар, алардан аңлап файдаланалар һәм аларны яклыйлар.

Быелгы Конституция көне Россия Федерациясендә парламент сайлауларының иң кызу чорына туры килде. Татарстанда сайлау алды кампаниясе федераль законнар таләпләре нигезендә, Татарстан Республикасы Конституциясе принципларына туры китереп алып барыла. Сайлауларны оештыру һәм уздыру өчен, шул исәптән аларда барлык гомумроссия сәяси көчләренең вәкилләре катнашуы өчен дә, бөтен тиешле шартлар тудырылды.

Илебез әйбәт тизлектә үсә бара. Президент В.В.Путинның соңгы вакытта ирешелгән уңышларга нигезләнгән стратегиясе җитди перспективага исәпләнгән, ул халкыбызның зур күпчелеге тарафыннан хуплана.

Татарстан сайлаучыларына җентекләп уйлау, зирәк сабырлык, бу елларда республикабыз алып барган стратегик курсның хаклыгына тирән инану хас. 2007 елның декабрендә татарстанлыларның аңлап тавыш бирүләренә иң ныклы нигез бу.

Кадерле дуслар!

Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, иминлек һәм бәхет, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең алга баруы һәм чәчәк атуы хакына хезмәтегездә зур уңышлар телим.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International