Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының IV съездында чыгышы

2007 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләр!

15 ел элек дөнья татарларының беренче съездын уздыру турында указга кул куйганда, дөресен әйтим, милләтебезнең хәрәкәте шушындый зур колач алса иде дип чын күңелемнән теләгән идем. Чираттагы съездга дөньяга сибелгән татарның меңнән артык вәкиле җыелган икән, димәк, беренче адымнардан ук юлыбыз дөрес сайланган. Хәзер инде Бөтендөнья татар конгрессын халкыбыз тарихында иң уңышлы проектларның берсе дип бәяләргә мөмкин. Бу чынбарлыкта шулай. Иң куанычлысы - без бүген бер гаилә кебек: кая карама - таныш йөзләр күрәсең. Безнең барыбызны да тарихи Ватаныбыз Татарстанда, аның мәркәзе - меңьеллык Казанда җыелуыбыз белән чын күңелдән котлыйм.

Әгәр дә без элеккеге елларда нигездә татар телен һәм мәдәниятен саклау турында сүз алып барсак, бүген инде XXI гасыр шартларында халкыбызның үзаңы үсү таләпләренә җавап бирерлек сәясәт алып бару турында планнар корабыз.

Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкарма Комитеты үзләренең уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә тиешле абруй казандылар. Бүген алар белән Россия Федерациясе субъектлары да, чит илләр дә санлашырга мәҗбүр. Әлбәттә, моңа Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешендәге күтәрелеш тә, дөньяның төрле почмакларында татарларның мәдәни үзәкләрен торгызу да зур йогынты ясады. Татарстан татар халкына таянган шикелле, милләтебез дә республикабызга өмет баглый. Асылда, бу безнең ныклы һәм иң ышанычлы - нигез ташыбыз.

Безнең тарихыбыз искиткеч бай, мондый тарих белән теләсә нинди милләт горурланыр иде. Һәм без горурланабыз да. Бу галәмдә татарлар һәрвакыт ижтиһад итү вазыйфасын үтәп килгәннәр. Үзегез беләсез, заманында күп кенә китапларда һәм хәтта кайбер дәреслекләрдә дә татарларны, татар-монголларны җимерүчеләр дип яздылар. Соңгы елларда еш кына бу мәсьәләгә кагылышлы фәнни хезмәтләр, яңа карашлар барлыкка килә. Алар арасында Николай Гумилев дәвамчылары булган рус галимнәренең хезмәтләре игътибарга лаек. Вакытлар узу белән карашлар үзгәрә. Россия дәреслекләре дә әкренләп яңадан языла. Без бу юнәлештәге эшебезне алга таба да дәвам итәргә тиешбез. Тарихның бәхәссез дәлилләре безнең якта. Иртәме-соңмы, татарлар турында тарихи дөреслек җиңеп чыгачак. Моңа бернинди шигебез юк.

Әйтик, Чыңгыз хан да, Батый хан да - иң элек дәүләтчелекне үзгәртеп коручылар булганнар. Әлбәттә, урта гасырларда һәрвакыт һәм һәркайда сугыш барган, әмма безнең ата-бабаларыбыз бер халыкны да туган теленнән, мәдәниятеннән, диненнән мәхрүм итмәгән, алар һәрбер халыкка үз икътисадларын үстерергә тулы мөмкинлек биргәннәр. Алтын Урда булмаса, Россия дәүләтчелеге дә бәлкем алай тиз барлыкка килмәгән булыр иде, Евразия дә бөтенләй башкача оешкан булыр иде. Көнбатышны Көнчыгыш белән бәйләү татарларның тарихи миссиясенә әйләнгән. Бу вазыйфа бүгенгәчә актуаль булып кала. Алтын Урда төрле халыклар тормышына бөтен Европа һәм Азия үзләштергән хәрби сәнгатьне генә түгел, финанс, салым системаларын, элемтә ысулларын да керткән.

Совет заманында кайбер татарлар рус, үзбәк, казах булып язылдылар. Мин моны гаепләү күзлегеннән әйтмим. Киресенчә, без, бернигә карамастан, һәрвакыт җаныбыз, тәнебез белән татар булдык һәм татар булып калачакбыз. Язмышларыбыз төрле-төрле безнең. Шул сәбәпле кемдер татарча сөйләшә белми, кемдер керәшен, кемдер мөселман... Беләсез, Польша-Литва татарлары да бар, алар да бик үзенчәлекле. Әмма без - бердәм халык, чөнки без милли рухыбызны саклап калдык. Иң мөһиме шул. Бу - безнең рухи байлыгыбыз.

Безгә, болгарлар яки татарлар, мөселманнар яки тәңречеләр дигән шикле сүз куертуларны туктатырга вакыт. Болгарлар һәм татарлар XIII гасырда сугышканнар, әмма аларның тамырлары уртак булган. Болгарлар - көнбатыш һуннар, ә татарлар - көнчыгыш һуннар. Асылда, алар бер культура кешеләре һәм уртак телдә сөйләшкәннәр.

Россия Федерациясендә халык исәбен алу вакытында татарларны бүлгәләргә теләүчеләр дә аз булмады. Әмма барып чыкмады. Без моңа юл куймадык. Бу алга таба да Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып калырга тиеш.

Туганнар! Кем кайда гына яшәмәсен, бу мәсьәләнең уңай чишелеше, турдын-туры безнең һәрберебезнең үз милләтен яратуыннан гына тора. Тиздән, киләсе елларның берсендә халык исәбен алуның чираттагысы уздырылачак. Шуңа күрә бу фикерне ассызыклап әйтүне мөһим дип саныйм.

Безнең халык төрле илләрдә яши һәм бар җирдә дә тотрыклыкка омтыла, дустанә мөнәсәбәтләр кора белә. Кайбер татарлар Польша-Литва чикләрен саклаган, кайберәүләр Россиядә генә түгел, Төркиядә һәм башка чит илләрдә сәясәтне, тел үсешен, икътисадны үзгәртеп корганнар.

Безнең ата-бабаларыбызның тормышы җиңел булмаган, әмма алар лаеклы яшәгәннәр. Бүген исә тормышыбызны югарырак дәрәҗәгә күтәрү һичшиксез зарур. Тарихны истән чыгармаска кирәк, аннан башка киләчәк була алмый. Татарстанның Фәннәр академиясе бу юнәлештә эшләп килә. Шул ук вакытта республикадан читтә яшәгән татарлар турында күбрәк язарга кирәк дип уйлыйм. Себер, Польша татарлары яки Кытайда яшәүче татарлар турында китаплар бар. Әмма татарлар күп җирләрдә һәм еш кына таралып яшиләр. Сан ягыннан күпме булуларына карамастан, алар барысы да безгә кадерле. Барысы турында да язарга кирәк, мөмкинлекләр дә, авторлар да табарга кирәк. Бу эшкә эшкуарлар да үз өлешләрен кертергә тиешләр дип саныйм, чөнки бу безнең уртак бурычыбыз.

2007 нче елда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары арасында вәкаләтләр бүлешү турында яңа Шартнамә гамәлгә керде. Бу уңайдан республиканың сәяси тормышында яңа чор башланды. 1994 елның 15 февралендә кабул ителгән Шартнамә үзенең тарихи ролен үтәде. Ул республикадагы икътисадый реформаларга, милекнең, эчке сәясәтнең һәм тышкы элемтәләрнең мөстәкыйльлегенә нигез салды. Аның күп кенә кагыйдәләре Татарстанның закон актларына әйләнде һәм илдә федератив мөнәсәбәтләрне үстерүгә аерым өлеш кертте. Нәтиҗәдә халкыбызның, республиканың дәрәҗәсе тагын да күтәрде.

Быел федераль закон көченә кергән Шартнамә яңа мөмкинлекләр ача. Ул Татарстан Конституциясен дәүләтчелегебез нигезләренең берсе итеп танып, республиканың гамәлдәге статусын беркетеп куйды. Бу исә республиканың статусы Татарстанның Төп законының 1 нче маддәсе буенча, референдум үткәрү нәтиҗәсендә генә үзгәртелә ала дигән сүз. Шартнамәнең мөһим пунктларының берсе - тел мәсьәләләрен җайга салу, атап әйткәндә, ул Татарстан Президенты вазыйфасына дәгъва итүче кандидат - республикадагы ике дәүләт телен дә белергә тиеш дигән таләпне раслады. Шартнамәдә республиканың халыкара элемтәләре дәрәҗәсе, милләттәшләр белән эшләү зарурлыгы, Татарстан паспортының үзенчәлекләре беркетелгән, икътисад, мәдәният һәм башка өлкәләрдә төп юнәлешләр билгеләнгән. Әйткәнемчә, бу Шартнамә - федераль закон белән расланды, шуңа күрә Рәсәйдә, республикада бөтен дәүләт органнары, шул исәптән суд органнары да аның белән исәпләшергә бурычлы.

Пользуясь случаем, хотел бы особо отметить и поблагодарить Президента Российской Федерации Владимира Владимировича Путина за понимание и поддержку в принятии федеральной Программы социально-экономического развития Республики Татарстан на 2001 - 2006 годы, которая стала основой нынешнего успешного развития республики, за личное руководство государственной комиссией по подготовке и проведению юбилейных торжеств 1000-летия города Казани, а также за политическую волю в утверждении Федеральным Собранием нового Договора о разграничении полномочий между органами государственной власти Республики Татарстан и Российской Федерации.

Важным событием текущего года стало проведение Съезда народов Татарстана, который принял решение о создании Ассамблеи народов республики. Думаю, что Исполком Конгресса татар будет тесно сотрудничать с этой важной структурой.

В последние годы наблюдается ощутимый рост самосознания русского и других народов страны. Этот сложный процесс часто проходит болезненно, вызывая иногда и открытые националистические стычки. Наша с вами задача - сделать всё возможное, чтобы даже самые сложные противоречия разрешались мирным путем.

Национальное образование у татар имеет глубокие традиции и играет важную роль в формировании их национальной идентичности. Поэтому с тревогой было встречено татарской общественностью и органами государственной власти ряда субъектов решение федеральных парламентариев об изъятии национально-регионального компонента из системы образовательных стандартов. Государственным Советом Республики Татарстан и мною направлено обращение Президенту страны о недопустимости такого подхода. Надеюсь, что новый состав Госдумы вернется к рассмотрению данного закона. Надо четко представлять себе, что народы Российской Федерации рассматривают наличие национального образования как важное завоевание демократии, от чего они просто так не откажутся.

Безнең Конституциядә, яңа Шартнамәдәге кебек үк, милләттәшләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирүче маддә бар. Республика органнары һәм Татарстанның җәмәгать оешмалары бу юнәлештә Россия Федерациясенең Чит ил эшләре министрлыгы белән бергә эш итәләр. Һәм һәрвакыт уртак тел табалар.

Татарларның дөнья буйлап бик күп мәдәни үзәкләре барлыкка килде. Әмма Казан шәһәре барыбер милләтебез символы гына түгел, бөтен татарның башкаласы булып кала. Бөек Тукай язганча:

Әйтә иртәнге намазга бик матур моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.


Башкалабыз Казанның Россиядә күренекле шәһәрләрнең берсенә әверелүе очраклы хәл түгел. Ә кайбер газеталар аны хәтта көнчыгыш башкала дип тә атыйлар. Казаннан рәсми делегацияләр һәм туристлар өзелми. Казан Кремле, инде белгәнегезчә, ЮНЕСКО ның тарихи мирас исемлегенә кертелде.

Гомумән, Татарстан тормышында: икътисадта да, сәясәттә дә, авыл хуҗалыгында да, мәдәнияттә дә җитди уңай үзгәрешләр күзгә ташлана. Республиканың ил төбәкләре арасында абруе тагын да күтәрелде, халыкара элемтәләребез ныгый. Бүген Татарстан зур төзелеш мәйданын хәтерләтә. Хәер, республиканы торак төзелеше генә түгел, нефть химиясе, химия, машина төзү кебек тармаклар үсеше дә нык үзгәртә. Табигый ки, нефть чыгару мөһим тармак булып кала бирә, ләкин республиканың киләчәге югары технологияләргә, фәнгә һәм мәгарифкә бәйле. "Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар", - ди безнең халык мәкале. Биредә дә халык акылына таянырга кирәк. Күптән түгел Казанда татар галимнәренең I Халыкара форумы узды. Бөтен дөньядан җыелган татар галимнәре үзара фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Форсаттан файдаланып, Төркия белән бергәләп Анталиядә телескоп куйган һәм яңа галактика ачкан галимнәргә, аеруча Казан дәүләт университеты галимнәренә рәхмәт әйтәсем килә. Мондый казанышлары булган илләр бик күп түгел.

Бөтендөнья татар конгрессының Татар авыллары ассоциациясе оештыру башлангычын да хупларга кирәк дип саныйм. Мәдәниятебез гасырлар буе авылда үскән һәм авылда сакланган. Авыл - ул икмәк үстерә торган туфрак кына түгел. Әхлагыбыз, туган телебез авыл җирендә шытып чыккан. Милләтнең тамырлары - авылда. Күренекле татар сәясәтчеләре, эшкуарлары, мәдәният эшлеклеләре дә күбесенчә авылдан чыккан шәхесләр. Авылның кадерен белергә кирәк. Туган авыл, туган туфрак - татарда үзе бер тирән фәлсәфә.

Татарстан Республикасы халыкара мөнәсәбәтләрен ныгытып килә. Бу - милләтебезне дөньяга танытуның бик отышлы юлы дип исәплим. Безгә күп кенә чит дәүләтләрнең башлыклары килә башлады. Быел рәсми визит белән Кытай Халык республикасы рәисе Ху Цзиньтао килеп китте. Республикада Кытай иҗат коллективларының чыгышлары узды, Конфуций үзәге ачылды һәм күп кенә үзара килешүләргә кул куелды. Чех Республикасы Президенты Вацлав Клаус та Казанга сәяхәтеннән канәгать калды.

Ислам Конференциясе Оешмасының Халыкара форумы белән багланышлар ныгыды. Россия Федерациясенең Чит ил эшләре министрлыгы каршында оештырылган "Россия - Ислам дөньясы" төркеме белән хезмәттәшлек тә яңа баскычка күтәрелде. Моңа Татарстан делегациясенең Төркия, Согуд Гарәбстаны, Катар, Иордания илләренә баруы да йогынты ясады. Сөйләшкән-килешкән эшләрне гамәлгә ашыру өчен Ислам Конференциясе Оешмасының Яшьләр форумын, Ислам Фәннәр академиясенең утырышын Казанда уздырдык. Ислам банкы белән хезмәттәшлеккә нигез салынды. Тиздән Россия-Гарәп эшлекле советы һәм Ислам Конференциясе Оешмасы, Ислам банкы, Россиянең Чит ил эшләре министрлыгы ярдәмендә Халыкара инвестиция конференциясе дә Казанда үткәреләчәк. Башкалабызда шушы көннәрдә Иранның генераль консуллыгы ачылу да Татарстан һәм Иран эшкуарлары арасында элемтәләрне ныгытачак.

Татарларның ислам диненә бәйле традицияләре белән кызыксыну көчәя. Бу рухи мирас безнеке генә түгел, ул дөньякүләм мирас та булып санала. Россия Хөкүмәте җитәкчеләре уңай бәя биргән Россия Ислам универститеты, илдәге һәм чит илләрдәге күп санлы мәдрәсәләр бу традицияләрне дәвам итәр дип ышанам.

Татарстан һәм Европа илләре арасындагы элемтәләрнең ныгуы да куанычлы хәл. Мәсәлән, Европаның реконструкция һәм үсеш банкы (ЕБРР) үзенең еллык җыелышын зурлап Казанда үткәрде.

Без Европа Советында Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында уңышлы катнашып киләбез. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин 2000 нче елдан башлап Төбәкләр Палатасының Мәдәният һәм мәгариф комитетын җитәкли. Бу республиканың һәм халкыбызның абруе үскәнен дәлилләүче тагын бер бер мисал.

Соңгы елларда бөтен дөнья буйлап Сабан туе үткәрү матур гадәткә әйләнде. Бу татарлар өчен генә түгел, башка күп халыклар өчен уртак бәйрәмгә әйләнде. Әмма матур гадәтләр белән беррәттән яңа башлангычлар да кирәк безгә. Мәсәлән, заманча оештырылган милли үзәкләр, интернет- технологияләр, китапханә, медиаханәләр, "Татарстан - Яңа гасыр" телекомпаниясенең корпунктлары, эшлекле-зыялы татар клублары булдыру - болар барысы да милли мәнфәгатьләр өчен хезмәт итәргә тиешләр. Әлеге үзәкләр каршында татар мәдәниятенә ярдәм фондлары булдыру да яхшы булыр иде.

Казандагы югары уку йортларында читтә яшәүче милләттәшләребезнең балаларын укытуга мөмкинлекләр ачылу мисалында бер фикер әйтәсем килә. Хәзерге вакытта Татарстанда, Алабуга шәһәрендә ирекле икътисадый зона эшли башлады, Түбән Кама шәһәрендә бик зур нефтехимия комплексы төзергә керештек. Бу комплексларны төзү һәм анда эшләү өчен безгә бик күп яшь белгечләр, яшь хезмәткәрләр кирәк. Республикада яшьләр өчен махсус торак ипотека системасы булдырылды. Ул хәзергә Россиядә бердәнбер. Ул түбәндәгедән гыйбарәт: иң күбе - өч ел эчендә яшьләргә, 27 ел дәвамында түләү шарты белән, елына җиде процентлы кредит нигезендә фатир сатып алу мөмкинлеге бирелә. Шушы 2007 нче елда гына, әлеге ипотека буенча 10 мең фатир төзелеп яшьләргә биреләчәк. Минем уйлавымча, без мондый шартларны читтә яшәүче милләттәшләребезгә дә тәкъдим итә алабыз. Мондый гамәл сезнең күңелләргә хуш килер дип саныйм. Тотыныйк әле без бу эшкә! Яшь белгечләр булып үзебезнең балаларыбыз, балаларның балалары килеп эшләсә, монда урнашып, ныклап тамыр җәя алырлар иде.

Тагын бер мәсьәлә. Сез беләсез, Майкрософт фирмасы татар шрифтларын үз системасына кертте. Хәзер татарлар Интернет аша иркенләп аралаша алалар. Татарның таралып яшәвен исәпкә алсак, бу безнең өчен бик мөһим, җитди адым. Хәзер безгә татарлар өчен уртак мәгълүмат киңлеге булдыру күпкә җиңеләйде.

Республикабыз өчен өстенлекле бурыч - "Татарстан - Яңа гасыр" спутник телевидениесен үстерү. Биредә без хәл итәсе финанс мәсьәләләре дә бар. Бу телеканал гомумтатар каналы, бәлки, аннан да колачлырак канал булсын өчен, яхшыдан-яхшы кадрлар, Россиядә һәм башка илләрдә яңа корпунктлар ачу зарур. Аны руслар да, казахлар да, башка милләт, башка ил кешеләре дә карый бит. Дөрес, бу мәсьәләләрнең барысын да бер көндә хәл итү мөмкин түгел, әмма шуны онытмаска кирәк: бу - безнең милләт алдындагы изге бурычыбыз. Берничә ел элек мондый телеканал тормышка ашмас хыял кебек иде, ә бүгенге көндә ул инде эшләп килә, аның эшчәнлеген киңәйтергә кирәк.

Туган телне саклап калу мәсьәләсе дә элеккечә көн үзәгендә. Без Тукайның "Туган тел" шигырен яхшы беләбез. Ул хәзер татарның гимны булып санала. Татар телен саклап калуда республиканың, мәктәпләрнең, галимнәрнең роле зур, әлбәттә. Әмма - минем ассызыклап әйтәсем килә - ана телен өйрәтү иң элек гаиләдә башланырга тиеш дип саныйм. Бөтен проблемаларны дәүләт җилкәсенә күчереп калдыру дөрес булмас иде. Әйтик, "Туган тел" не бишектә үк ишеткән баланың татар булып үсүенә ышаныч зуррак. Татарстанда без болай карар иттек: балалар ким дигәндә өч тел: татарча, русча, инглизчә белергә тиеш. Бу безнең яшьләргә, хәзерге заман шартларында, зур мөмкинлекләр ача.

Хөрмәтле делегатлар! Мөхтәрәм кунаклар!

Биш елга бер шушылай зур җыен җыеп, бер фикердә булып, милләтебез алдындагы бурычларны бергәләп барлау, хәл итү әмәлләрен эзләү - киләчәгебезгә ышанычны арттыра. Иншалла, эшебезнең күркәм нәтиҗәләрен дә күрәбез. Алга таба да милләт абруен саклап, башка халыкларга үрнәк булып яшәргә кирәк безгә. Тормыш ваклыкларыннан өстен булыйк, бер-беребездән гаеп эзләмик. Замана бездән бердәмлек таләп итә. Бердәм булганда, без булдырабыз. Күптән түгел узган Дәүләт Думасына сайлаулар да моны ачык күрсәтте. Март аенда буласы Рәсәй Президентын сайлау да һичшиксез оешкан төстә узачак.

Кадерле милләттәшләр!

Тиздән Корбан гаетен бәйрәм итәрбез. Яңа ел да якынлашып килә. Барыгызны да шушы бәйрәмнәр белән чын күңелдән котлыйм. Һәммәгезгә исәнлек-саулык, иминлек, муллык, бәхет теләп калам. Уйларыбыз изге, гамәлләребез игелекле булсын.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International