Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев МӨРӘҖӘГАТЕ
2008 елның 7 марты, җомга
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән язның гүзәл бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән тәбрик итәм!
Вакытлар узу белән әһәмиятен югалтмыйча, яңа, заманча мәгънәгә ирешкән истәлекле көннәр аз түгел. Язның, мәхәббәтнең, гүзәллекнең һәм ана бәхетенең якты тантанасы булган 8 Март та хаклы рәвештә шундый бәйрәмнәргә керә.
Һәркайсыбыз тумыштан ук үз йөрәгендә үз әнисенә карата бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт һәм хөрмәт хисе саклый. Ир-атны гомер буена хатын-кызның гүзәллеге, назы, биниһая мәрхәмәте һәм игелеге үзенә тартып тора. Бала тудыру - илаһи могҗиза, шул рәвешчә сез кешелекне, балалар һәм оныклар аша, мәңгелеккә илтәсез. Сезгә булган мәхәббәткә, назга, хөрмәткә тиң сүзләр юктыр дөньяда, гүзәл ханымнарыбыз һәм туташларыбыз!
Хатын-кызның борын заманнардан ук гаилә учагын саклаучы булып саналуы мәгълүм. Бүгенге көндә - югары технологияләр чорында, гаилә һәм никахка карата электән килгән изге караш үзгәреп барган вакытта, әлеге гади хакыйкатьнең кадере арта. Шуңа күрә, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең уртак тырышлыгы хатын-кызларыбызның тормышта үз сәләтләренә тиң шөгыль табуын тәэмин итүгә, моның белән беррәттән, гаилә кору, ана булу вазыйфасын да гамәлгә ашыру өчен лаеклы шартлар тудыруга юнәлдерелергә тиеш.
Дәүләтнең демография мәсьәләләрен хәл итүгә игътибары арта бару боларны тирәнтен аңлауның бер чагылышы булып тора. Моның өчен бик күп чаралар күрелә, аларның иң үтемлесе – «ана капиталы» булдыру икәнен әйтеп китү зарур. Бу өлкәдә уңай үзгәрешләр дә күзәтелә инде. Соңгы вакытта балалар күбрәк туа башлады. Лаеклы аналарны һәм күп бала тәрбияләүче тырыш гаиләләрне яшьләр үрнәк итеп кабул итә. Болар барысы да, һичшиксез, безне сөендерә һәм республикабызның, күпмилләтле илебезнең киләчәгенә ышанычны арттыра.
Татарстанда һәм Россиядә Гаилә елы игълан ителү гаилә һәм никахны ныгытуга, яшь буынга гаиләнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен тапшыруга яңа этәргеч бирер дип ышанам. Безнең республикада ул Хәйрия елының матур дәвамы да булып тора. Хәйрия елы исә безнең барыбызга да иң яхшы сыйфатларыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирде. Бүген авыр хәлдә калган балалар, ятимнәр үзләренә яңа гаиләләрне ешрак табалар, ә социаль хәйрия бөтенхалык эшенә әверелә бара. Җыеп әйткәндә, бездә гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм үстерү буенча уңай тәҗрибәгә кытлык юк. Моның өчен, барыннан да элек, гүзәл затларыбызга рәхмәт әйтергә бурычлыбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне кадерлибез, без сезне яратабыз һәм киләчәктә тормышыгызны тагын да лаеклы һәм бәхетле итү өчен барысын да эшләячәкбез.
Шул ук вакытта без өлкән буын вәкилләренә - ир-атлар белән беррәттән Бөек Ватан сугышының коточкыч авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, илне хәрабәләрдән торгызган, шуңа да карамастан иң гүзәл хатын-кыз сыйфатларын саклап кала алган апаларга аеруча хөрмәт белән карыйбыз. Кызганыч ки, вакыт аяусыз һәм бу каһарман хатын-кызлар саны һаман кими бара. Шуңа күрә, бүген безнең арадагы хатын-кыз ветераннарга карата игътибарлы булу һәм алар турында кайгырту – бөтен җәмгыятебезнең бурычы. Кадерле апалар һәм әбиләр! Сезне чын йөрәктән 8 Март көне белән котлыйм, сезгә сәламәтлек телим һәм мондый матур бәйрәмнәр сезнең тормышыгызда мөмкин кадәр күбрәк булсын иде дип телим. Илебез һәм халкыбыз хакына башкарган һәм башкарылучы барлык эшләрегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм!
Танылган шагыйрь Ренат Харис күңелдә уелып калырлык сүзләр әйткән иде: «Хатыннарга карап күрәм язны». Һәм, чыннан да, без – ир-атлар өчен яз һәм хатын-кыз төшенчәләре аерылгысыз, чөнки сезнең елмаюыгыз, матур сүзләрегез, язгы кояш табигатьне уяткандай, бездә яшәү көчен яңарта. Һәм без әлеге яз бәйрәме гомер буе дәвам итсен өчен көчебездән килгән бар нәрсәне эшләргә әзербез.
Кадерле хатын-кызлар! Йөрәкләрегез һәрвакытта мәхәббәт һәм шатлык белән тулып торсын, һәрчак сөйкемле һәм сөекле булыгыз!
Бәхет, тынычлык, исәнлек-саулык, игелек һәм муллык юлдаш булсын сезгә!
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев
2008 елның 7 марты
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
1
апрель, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: “Безгә маяклар кирәк!”
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән милләт, мәгариф һәм тел язмышы мәсьәләләрен үз эченә алган әңгәмә кордык.
4
март, 2020 ел
Яңарыш” Фондына – ун ел. Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус илчесе
Барыбыз да яхшы хәтерлибез: 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан Казан Кремле биләмәсендә тарихи Кол Шәриф мәчетен тергездек һәм Благовещение соборын яңарттык. Ул чакта бу биналарны торгызу өчен фонд оештырылды, анда республиканың зур һәм кече предприятиеләре, бөтен халкы катнашты. 1996 елда иген уңды, авыл кешеләре үз җыеннарында һәр гектардан берәр центнер ашлык сатып, акчасын Кол Шәриф мәчете төзелеше һәм Благовещение соборын торгызу исәбенә күчерергә карар итте. Һич күпертмичә әйтәм – бу вакыйга көчле рухи яңарыш башлануын дәлилләде. Алга таба ул 2010 елда без оештырган “Яңарыш” Фондының Болгар һәм Зөя шәһәрләрендәге тарихи–мәдәни истәлекләрен тергезү эшчәнлегенә бөтен халык ярдәме рәвешендә ачык чагылды. Биш елдан соң, замана таләбе буенча, эшчәнлегебез киңәйде, яңа проектлар барлыкка килде: бер үк вакытта без Болгар ислам академиясен төзү һәм Мәрьям ана Казан иконасы соборын тергезүгә тотындык.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз