Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Татарстан Республикасы көне белән котлавы

2008 елның 29 августы, җомга
Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Республика көне белән котлыйм.

1990 елның 30 августы – Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткән көн - безнең өчен аерата кадерле, истәлекле дата, чөнки ул дәүләтчелегебез үсешендә яңа сәхифә ачты. Без ул көнне республикабыз халкы мәнфәгатьләрендә иҗади хезмәт юлын сайладык һәм шул юлдан баруыбызны дәвам итәбез. Төрле тарихи дәверләрнең һәм вакыйгаларның мәгънәсенә төшенеп, аңлап-бәяләп яшәргә өйрәнеп киләбез, шуңа күрә үз киләчәгебезне, балаларыбыз һәм оныкларыбыз киләчәген күп гасырлар буе сакланган, ныгытылган, камилләштерелгән иң яхшы традицияләр нигезендә корабыз.

Узган унсигез елның иң мөһим сәяси нәтиҗәсе – республика һәм федераль үзәк арасында, гомумән, илебезнең барлык төбәкләре арасында нәтиҗәле, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырылу. Бүген Татарстан Республикасы күпмилләтле Россия дәүләтенең иң ныклы терәкләреннән берсе булып тора.

Татарстанның хәзерге тарихы күпмилләтле халкыбызның искиткеч булдыклы, көчле, зур башлангычлар белән чыгып олы эшләр башкарырга сәләтле икәнен күрсәтеп тора. Кешеләрнең җәмгыятькә файда китерердәй сәләтләре һәм мөмкинлекләре тулысынча ачылсын өчен тиешле шартлар тудырырга, иҗат иреге тәэмин итәргә, үсеш офыкларын киңәйтергә кирәк.

Татарстанлылар үз хезмәтләренең җимешләрен үз гомерләрендә күреп, тормышның яхшыра, матди һәм рухи яктан байый баруын үз гаиләсе мисалында тоеп яшәргә тиеш. Эшчәнлегебезнең төп максаты да нәкъ менә шунда. Бу уңайдан, быел игълан ителгән Гаилә елына багышланган гамәлләрнең әһәмиятен билгеләп үтү зарур дип саныйм.

Без быел Республика көнен халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендәге бик мөһим эшләр белән каршылыйбыз. Татарстан социаль-икътисадый үсештә ил буенча алдынгы урынын эзлекле төстә ныгытып килә. Мисал итеп сәнәгать тармагындагы һәм юл төзелешендәге уңышларны, торак төзү һәм төзекләндерү эшендәге куанычлы яңалыкларны китерергә мөмкин. Басу-кырларыбызда да мул уңыш үстерә алдык.

Узган еллар милли мәдәният һәм рухият, мәгариф һәм фән үсешендә дә уңай эз калдырды. Республикабызның шушы иң зур бәйрәм көнендә без Татарстан халкының бердәмлеген, үзара килешеп яшәвен тагын бер кат шатланып билгеләп үтәбез, чөнки милләтара һәм динара татулык - яшәешебез һәм иминлегебез нигезе.

Татарстанның тагын бер һичшиксез олы казанышы - 2013 елда Бөтендөнья җәйге Универсиаданы Казанда үткәрү хокукын яулау. Әлеге вакыйга икътисад, мәдәният, спорт үсешенә тизләнеш бирер, башкалабыз Казанны һәм, гомумән, Татарстанны дөньяга киңрәк танытыр, халыкара абруен тагын да югарырак күтәрер дип ышанам.

Татарстан Республикасы күп еллар буе тупланган тәҗрибәсенә, киң мөмкинлекләренә таянып, үсешенең барлык юнәлешләрендә фән һәм техниканың иң яңа казанышларына нигезләнгән юлдан көннән-көн ышанычлырак атлый, Россия һәм аның барлык төбәкләре белән бергә яңадан-яңа үрләр яулый.

Кадерле ватандашлар, газиз Татарстаныбыз һәм илебез иминлеге өчен куйган нәтиҗәле, игелекле хезмәтегез өчен барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм һәм сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм изге ниятләрегезнең тормышка ашуын телим.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International