Минтимер Шәймиев Чыңгыз Айтматовның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты

2008 елның 11 июне, чәршәмбе
11 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Чыңгыз Торекулович Айтматовның вафаты уңаеннан аның тормыш иптәше Мария Урматовна Айтматованың кайгысын уртаклашкан телеграмма юллады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Чыңгыз Торекулович минем өчен бөек язучы һәм абруйлы җәмәгать эшлеклесе генә түгел, ә бәлки гаҗәеп, зирәк һәм тормыш сөючән кеше, чын дус һәм туганым булып калачак. Бөтен дөньяга танылган әдип, чын гуманист буларак, ул үзенең һәр әсәрендә гаделлеккә һәм якты киләчәккә ышануны раслады, бүгенге көндә бик кирәкле, кешеләр бәхете хакына үз-үзен аямыйча көрәшергә һәм теләсә нинди каршылыкларны җиңеп чыгарга сәләтле каһарманнарны безгә үрнәк итеп куйды.

Чыңгыз Айтматовның арабызда булмавы турындагы уй белән килешеп булмый, әмма аның исеме, аның үлемсез әдәби мирасы, аның игелекле гамәлләре безнең рәхмәтле хәтеребездә мәңге сакланачак. Чыңгыз Торекуловичның балаларына да кайгы уртаклашуым хакында җиткерүегезне үтенәм. Бу кайгылы көннәрдә Сезгә сабырлык телим", - диелә республика Илбашы телеграммасында. Татарстан Президенты шулай ук Кыргызстан Республикасы Президенты Курманбек Салиевич Бакиевка да кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

"Чыңгыз Айтматов соңгы мизгелгәчә үз талантын, көчен һәм энергиясен ватандашлары хакына бирде, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, Кыргызстан өчен күп эшләр башкарды... Бу гаиләсе, дуслары һәм якыннары өчен генә түгел, Кыргызстан халкы, бөтен дөнья мәдәнияте өчен зур югалту. Татар халкы, Татарстандагы һәр кеше өчен зур әрнү хисе", - дип билгеләп үткән Минтимер Шәймиев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International