М.Шәймиев: "Хәйрия акцияләре Татарстанда шәфкатьлелек һәм кайгырту атмосферасын тудырды"

2008 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Хәйрия эшчәнлегенә карата җәмгыятьнең уңай мөнәсәбәтен формалаштыру Гаилә елында Татарстан җитәкчелеге алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүген "Интерфакс" агентлыгына биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.

"2008 елның беренче ярты еллыгы - Гаилә елы - Татарстанда "Икенче сулыш", "Кан бүләк итеп башка кешенең гомерен саклап каласың", "Тынычлык минем өемә керәчәк" һәм башка хәйрия акцияләренең башланып китүе белән билгеләп үтелде", - дип ассызыклады республика башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, боларның барысы да нәселдән килгән ашказаны асты бизе авыруларыннан интегүче балалары булган гаиләләргә, яман шеш авырулары белән чирләүче мәктәп яшендәге балаларга ярдәм итүгә, шулай ук бушлай кан бирү хәрәкәтен пропагандалауга юнәлдерелгән.

"Соңгы елларда куелган тырышлык аркасында без республика халкын игелек, шәфкатьлелек һәм кайгырту атмосферасына җәлеп итә алдык", - дип билгеләп үтте М.Шәймиев.

Аның сүзләренә караганда, бронхиаль астманың авыр формасы диагнозы куелган мәктәпкәчә яшьтәге балалар, инсулинга бәйле шикәр диабетыннан интегүчеләр, чукрак һәм начар ишетүче балаларга булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән "Балага ярдәм ит" хәйрия акциясе барышында дистәләгән миллион сум акча җыелган. "Ашыгыч рәвештә кыйммәтле операцияләр һәм дәвалауга мохтаҗлык кичерүче яман шеш белән авыручы балалар шулай ук сизелерлек ярдәм алды - җыелган акчалар нәтиҗәсендә әлеге балалар иң яхшы чит ил клиникаларында дәвалану мөмкинлеге алды", - диде республика башлыгы.

"Бергәләп - тигез мөмкинлекләргә" хәйрия акциясе барышында республика барлык инвалидларны да сыйфатлы кресло-коляскалар белән тәэмин итүгә иреште.

"Беренчеләрдән булып коляскаларны үз акчаларына депутатлар, министрлар, район башлыклары, предприятие җитәкчеләре сатып алды һәм аларны инвалидларга тапшырды. Изге башлангычны халык та күтәреп алды - хезмәт коллективлары үзлдәренең бер көнлек эш хакын акциянең махсус счетына күчерде", - дип хәбәр итте М.Шәймиев.

Аның сүзләренә караганда, республикада 2007 елда беренче тапкыр аз тәэмин ителгән балаларга исәпләнгән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе үткәрелде. 2007 елда әлеге акция барышында җыелган хәйрия акчаларының гомуми суммасы 7,5 миллион сум тәшкил итте, бу аз кермле гаиләләрдә тәрбияләнүче 7 меңнән артык беренче сыйныф укучысына үз тормышларындагы иң мөһим вакыйгаларның берсенә - Белем көненә лаеклы төстә әзерләнергә мөмкинлек бирде.

"Күп санлы игелек акцияләре безнең һәркайсыбызны янәшәбездәге кешеләрнең ничек яшәве, аларны нинди проблемалар борчуы, аларга конкрет нинди ярдәм кирәк булуы турында уйланырга мәҗбүр итте", - дип ассызыклады республика башлыгы.

"2008 елның беренче ярты еллыгында Татарстанда 276 бала уллыкка алынган. Дәүләт учреждениеләрендә тәрбияләнүче балаларның саны кимүе куанычлы хәл. Ике ел эчендә дүрт балалар йорты ябылган, агымдагы елда тагын өчесе ябылачак", - дип хәбәр итте М.Шәймиев.

Республикада күп балалы гаиләләргә һәм ятим балаларга социаль ипотека буенча республика торак программасын гамәлгә ашыру кысаларында торак сертификатлары бирелә. "Ятим балаларга сертификатлар бирү тантаналы шартларда уза һәм тәүге өй туйлары бәйрәм ителә", - дип өстәде Татарстан Президенты.

Аның фикеренчә, җәмгыятьтәге мондый мөнәсәбәт республикада туучыларның саны артуда үз ролен уйнады. Мисал өчен, 2008 елның беренче ярты еллыгында республикада ул 2007 елның шул чоры белән чагыштырганда 8,6 процент тәшкил итте.

"Инде хәзер үк игелек эшләү теләге татарстанлыларның иң мәгънәле традицион омтылышларының берсенә әверелә дип бернинди арттырусыз әйтергә мөмкин", - диде М.Шәймиев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International