М.Шәймиев: "РФ Президенты Юлламасында тышкы һәм эчке сәясәттә басымнар төгәл куелган"

2008 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев дәүләт башлыгының Федераль Җыенга Юлламасын анда билгеләнгән максатлар һәм куелган бурычлар буенча конкрет дип саный.

"Тирән эчтәлекле, билгеләнгән бурычлары һәм максатлары буенча конкрет әлеге Юллама белән Президент җәмгыятькә Россиянең демократик нигездә үсәргә тиешлеге һәм үсәчәге турында ачык сигнал бирде", - диде "Интерфакс"ка биргән интрвьюсында М.Шәймиев. Ул Президент Дмитрий Медведевның бөтен чыгышы әлеге фикер белән сугарылганлыгын закончаклыклы күренеш дип саный. "Демократияне үстерү һәм шәхес иреген тәэмин итүдә дәүләт гарантияләре хакында сөйләгәндә, Президент декларация түгел, ә чынбарлыкка әверелергә тиешле Конституция нигезләмәләреннән чыгып эш итте", - дип ассызыклады М.Шәймиев.

Аның фикеренчә, кешеләр югары хакимиятнең, беренче чиратта, гражданин үзе мөһим, аннары гына дәүләт дип әйтәчәк мизгелне күптәннән көтте. "Барлык хакимият органнары да моңа таянырга тиеш. Дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген оештыруның гомуми принциплары турындагы закон нигезендә вәкаләтләрне бүлешү процессы тирәнәйтеләчәк дигән тезис та бик мөһим", - дип саный республика башлыгы. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда беренче тапкыр Россия Федерациясе Президенты күп милләтле Россия шартларында федерализмның роле, шулай ук аның территориясендә яшәүче барлык халыкларның мәнфәгатьләрен яклау турында бөтен тавышына белдерде.

"Федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне чикләүнең милеккә бәйле проблемага кагылуы да бик мөһим. Оптимальләштерү чынлап та булыр, бер-берсен кабатлаучы федераль территориаль хакимият органнары кыскартылыр дип өметләнәм", - диде ул.

Татарстан башлыгы Президент Дмитрий Медведевның Федерация Советы турында әйткән фикерләренә басым ясады. "Закон кысаларында әлеге органны формалаштыру мәсьәләсендә нинди генә хәйләләр уйлап табылмасын, барлык бу яңалыклар әлегәчә төбәкләрнең бар ышанычын юкка чыгара", - дип ассызыклады М.Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, Федерация Советы тулысынча РФ Конституциясенә тәңгәл килергә тиеш. "Хәзерге составны, кызганычка күрә, бик яхшы дип әйтеп булмый. Әлеге һәм башка кайбер сәбәпләр аркасында бүгенге көндә югары палатага ышаныч аз һәм ул җәмгыятьтә абруйга ия түгел", - дип саный республика башлыгы. Президент тарафыннан әлеге проблема буенча куелган бурыч дәүләт төзелешендә иң төп бурычлардан санала. "Федераль дәүләттә башкача булуы мөмкин дә түгел.

Президентның сайлауларда җиңгән партиянең төбәк башлыклары вазифасына үз кандидатларын тәкъдим итәргә тиешлеге турындагы фикере дә хуплауга лаек", - дип ассызыклады республика башлыгы. Дәүләт башлыгының банкларга кредит ресурслары рәвешендә күрсәтелүче ярдәм кысаларында финанс өлкәсен савыктыру буенча федераль дәрәҗәдәге чараларның әлегә кадәр икътисадның реаль секторына килеп җитмәвенә канәгатьсезлек белдерүе белән дә килешмичә булмый. Нәкъ менә шушы сәбәп белән һәм банклар тарафыннан бер яклы тәртиптә процент ставкаларының күтәрелүе аркасында дөньядагы финанс кризисы Россия икътисадында, зур һәм кече бизнеста көннән-көн тискәре чагылыш таба. "Бу вәзгыятьтә барыннан да элек локомотив-төбәкләр зыян күрә, чөнки нәкъ менә аларда җәлеп ителгән инвестицияләр нигезендә эре проектлар гамәлгә ашырыла, шулай ук гаять зур күләмдә сәнәгать продукциясе җитештерелә", - диде М.Шәймиев.

Республика башлыгы шулай ук Юлламаның коррупция һәм бюрократиянең зарарлы йогынтысы турындагы өлешенә дә игътибар юнәлтте. "Президент коррупцияне беренче номерлы дошман дип атады, шуның белән бергә кризистан файдаланып калырга тырышучыларның барысын да аңлаешлы формада кисәтте", - дип ачыклык кертте М.Шәймиев. Бу проблема бөтен җәмгыятьне борчый, коррупциягә каршы законнар кабул итү һәм хакимиятләрнең конкрет гамәлләре нәтиҗәсендә вәзгыятьне җитди үзгәртү мөмкинлегенә өмет уяна.

"Юлламада тышкы һәм эчке сәясәттә басымнар төгәл куелган, Россиянең дөнья аренасындагы роле билгеләнгән. Моннан тыш, Ауропада Американың ракетага каршы оборона системасын җәелдерүгә бәйле рәвештә, дәүләтнең оборона сәләтен һәм иминлеген ныгыту буенча чаралар системасы да күрсәтелгән. Хәзер җавап чарасы сыйфатында Калининград өлкәсендә һәм безнең чикләр буенда нинди көчләр урнаштырылачагы һәркемгә ачык аңлашыла", - диде Татарстан лидеры.

Аның фикеренчә, залдагы барлык кеше Юлламаның бу өлешен, мондый чаралар зур чыгымнар таләп итүгә карамастан, канәгатьлек белән кабул итте. "Без, россиялеләр, илебезнең куәте һәм үзен якларга сәләтле булуы белән горурландык. Мин моны бик мөһим дип саныйм", - дип өстәде М.Шәймиев. Ул шулай ук дәүләт башлыгының киләчәк дәүләт төзелешенә бәйле вәзгыятькә сәяси бәя бирүенә, дөнья сәясәтен булдыру процессында, шул исәптән энергетика, азык-төлек иминлеге һәм финанс-икътисади тотрыклылык кебек глобаль проблемаларны хәл итүдә әйдәп баручы державаларның ролен билгеләвенә игътибар юнәлтте.

Юлламада мәктәптә белем бирүдән башлап, кадрлар әзерләү проблемасына зур әһәмият бирелүгә бәйле рәвештә, М.Шәймиев 2010 ел Дмитрий Медведев тарафыннан тикмәгә генә Укытучы елы дип игълан ителмәде дип уйлый. "Яңа мәктәп системасын формалаштыру, заманча, нәтиҗәле һәм лаеклы кадрлар әзерләү юлы белән дәүләтнең иминлеген тәэмин итү бурычы куелган", - дип сүзен йомгаклады М.Шәймиев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International