Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Дәүләт Советына Юлламасы

2008 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Хөрмәтле депутатлар!

Иҗтимагый үсешнең хәзерге этабы финанс һәм фонд базарларында глобаль кризис күренешләре башлануга бәйле. Дөньядагы икътисадый үсешнең чагыштырмача уңай чорына алмашка сынаулар заманы килүе торган саен ныграк аңлашыла.
Халыкара мөнәсәбәтләр институтларына, бөтендөнья финанс-икътисадый багланышларга кагылышлы системалы үзгәрешләр төрле илләр һәм төбәкләрнең тышкы һәм эчке сәясәтенә җитди үзгәрешләр кертеп тә бара инде.
Шуны күздә тотарга кирәк, Россия Федерациясенең «егерме-егерме стратегиясе» дип аталган 2020 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше программасын әзерләгәндә һәм өчьеллык бюджетка күчү чорында бөтендөнья икътисадый кризисның тискәре йогынтысы фаразларда һәм бюджет чыгымнарында исәпкә алынмады. Шуңа күрә Россия Президенты Д.А.Медведевның Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә бу елның 5 ноябрендәге Юлламасы, барыннан да элек, ил эчендә һәм Россия хаклы рәвештә дөньяның төп илләренең берсе буларак эш иткән халыкара мәйданда килеп туган яңа таләпләргә җавап бирүче системалы чаралар җыелмасыннан гыйбарәт.
Әлбәттә, көннән-көн катгыйлана баручы шартлар республикабызның озак вакытка исәпләнгән программаларына, аларны гамәлгә ашыру вакытларына үзгәрешләр кертүне таләп итә. Шул ук вакытта, бу хәл республиканың киләчәген күздә тотып куелган максатчан бурычларны һич тә гамәлдән чыгармый. Сүз иң элек күпсанлы урта сыйныфы булган гражданлык җәмгыятенә; бөтенроссия һәм бөтендөнья икътисадый системаларына интеграцияләнүче күптармаклы икътисадка таянып тормыш сыйфатының югары стандартларына ия демократик дәүләт төзүне дәвам итү турында бара.
Хәзерге вакытта кризис йогынтысының безнең өчен шактый сизелерлек булуына да карамастан, республиканың киләчәк үсешен без оптимистик дип саныйбыз. Мондый ышанычның нигезе - соңгы елларда үзләренең актуальлеген һәм тормышчанлыгын күрсәткән киң колачлы социаль-икътисадый программаларның уңышлы рәвештә гамәлгә ашырылып килүе. Хәзерге шартларда үсешнең ирешелгән потенциалын саклап калу һәм арттыра бару бик мөһим. Без теләсә нинди үзгәрешләрне алдан күрә белергә һәм, конкурентлык өстенлекләребездән тулысынча файдаланып, аларга карата вакытында чара күрергә тиешбез. Татарстанлылар хакимиятнең вәзгыятькә тәңгәл чаралар күрүен, аларның киләчәктә дә конкрет гамәлләр белән ныгытылачагын белеп торырга тиеш. Алдагы елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы да, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карый башлаган өчьеллык бюджет та шушы максатка юнәлтелергә тиеш.
Минем Еллык юллама белән нәкъ менә хәзерге чорда чыгыш ясавым шушы вәзгыятькә бәйле.
Хәзерге дәвердә дә республиканың тактик һәм стратегик бурычлары нәтиҗәле үсешне дәвам итүдән гыйбарәт. Безгә өйрәнүче төбәк өстенлекләрен саклап калырга – республиканы бөтен дөньяга күрсәтергә генә түгел, үз эшләре белән Татарстанның зур конкурентлык мөмкинлекләрен, инновациягә омтылышын һәм инвестицион күркәмлеген тәэмин итәргә сәләтле яңа буынны, халыкара дәрәҗәдәге квалификацияле белгечләрне һәрьяклап әзерләргә кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!


Соңгы чорның җитди тышкы проблемаларына карамастан, тулаем алганда, узып баручы елда илебезнең шактый тотрыклы үсүен билгеләп үтәргә кирәк. Сәяси процессның барышы күбесенчә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар нәтиҗәсе белән билгеләнде. Бу сайлаулар илебездә дәүләт хакимиятенең яңа конфигурациясе формалашуның тәмамлануын белдерде. Беренчедән, җәмгыятьнең алга таба да демократик үсешенең һәм шәхес ирегенең конституциячел гарантияләрен тәэмин итү. Мәсьәләнең болай куелышы Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы тарафыннан хуплана. Икенчедән, социаль-сәяси тотрыклылыкны һәм дәвамчанлыкны тәэмин итү.
Бу процесска Татарстан да үзенең зур өлешен кертте: 2008 елның 2 мартында сайлаучыларның 79 проценттан күбрәге Дмитрий Анатольевич Медведевка тавыш бирде. Халыкның мондый югары активлыгы алдыбызга олы бурычлар куярга да, аларны хәл итәргә дә мөмкинлек бирә.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Д.А.Медведев һәм Хөкүмәт Рәисе, иң зур парламент партиясе «Бердәм Россия» Рәисе В.В.Путин яңа сәяси чынбарлыкны гәүдәләндерәләр.
Казанның 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру хокукы өчен көрәштә җиңеп чыгуы Татарстан ирешкән югары казанышларның нәтиҗәсе дә, символы да булып тора дию һич тә арттыру булмас. Бу вакыйга безнең борынгы башкалабыз – Казан шәһәре үсешендә яңа сәхифә ача. Россия өчен Казандагы Универсиада Сочи шәһәрендә 2014 елда узачак Олимпия уеннарының генераль репетициясе булачак.
Билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыру илебезнең мәдәният, спорт һәм туризм өлкәләрендәге өметле үзәкләренең берсе булган Казанның күркәмлеген күп тапкырга арттырыр, башкалабызны һәм бөтен республикабызны халыкара җәмәгатьчелеккә якынайтыр дип ышанам.
Инде берничә кат әйтелгәнчә, Татарстан үз тарихына сакчыл карашы белән аерылып тора. Без киләчәгебезне үткәннәрнең иң яхшы традицияләрен һәм казанышларын исәпкә алып төзибез. Бу уңайдан 2010 елда билгеләп үтеләчәк истәлекле дата - Татарстан автономияле республикасы төзелүнең 90 еллыгы аерым урын алып тора. Бу вакыйга республикабызның дәүләтчелеген торгызуда мөһим роль уйнады, милли-мәдәни һәм икътисадый үсешендә киң мөмкинлекләр ачты.
Бүген Татарстан җитди, амбицияле проектлар эшләп, аларны гамәлгә ашырырга сәләтле республика буларак, федераль һәм халыкара хезмәттәшлек даирәсенә ышанычлы рәвештә чыкты. Моңа республикабыз һәм федераль үзәк арасында, шулай ук илнең башка төбәкләре белән конструктив, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру ярдәм итте. Татарстан – федератив мөнәсәбәтләрне үстерү тарафдарларының иң эзлеклеләреннән берсе, күпмилләтле федератив Россия дәүләтенең ышанычлы терәге.
Россия Федерациясендә федерализмның зарурлыгы һәм мөһим роле турында Россия Президентының Юлламасында да ачык әйтелде. Кавказдагы хәрби конфликт милләтара мәсьәләләрне көч кулланып хәл итүнең тупикка китерүен тагын бер кат күрсәтеп бирде. Татарстан Республикасы мондый конфликтларны җайга салуның ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен үзенең 1990-94 еллар тәҗрибәсеннән чыгып белә.
Россия Президенты Д.А.Медведев игълан иткән биш принцип килеп туган вәзгыятькә тулысынча тәңгәл килә.
Шуңа күрә дә әлеге конфликт көннәрендә без гражданнарның һәм хакимиятнең бердәмлеген, Россия Федерациясе җитәкчелегенең эзлекле гамәлләрен - Грузияне тынычлык урнаштырырга мәҗбүр итү операциясен, Көньяк Осетиянең һәм Абхазиянең бәйсезлеген тануны, шулай ук конфликт корбаннарына гуманитар ярдәм күрсәтүне хуплауларын чын-чынлап тойдык.
Көньяк Осетия фаҗигасе игътибарны халык хокукларын халыкара оешмалар тарафыннан ышанычлы яклау зарурлыгына тагын бер кат юнәлтә. Территориаль бөтенлек принцибын көчлерәк як корал итеп кулланырга тиеш түгел, халыкара хокукта ачык язылган бит: «Һәр дәүләт уртак һәм мөстәкыйль гамәлләр ярдәмендә халыкларның тигез хокуклылыгы һәм үзбилгеләнеше принципларын тормышка ашыруга ярдәм итәргә бурычлы». Халыкларның ирекле үсешкә хокукы асылда кеше хокукларыннан аерылгысыз. Халыкара актларны комплекслы төстә, алардан теге яки бу очракка уңай килүче нигезләмәләрне аерып алмыйча куллану зарур. Биредә ике төрле стандартлар гамәле катгый кире кагыла.
Шул ук вакытта җәмгыятьтә ксенофобия һәм шовинизм таралуга һич тә юл куярга ярамый. Нәтиҗәле эчке милли сәясәт формалаштыру буенча җитди нәтиҗәләр ясау бик мөһим.
Кавказдагы вакыйгалар «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында» 1994 елгы Шартнамәнең олы әһәмиятен тагын бер кат исбатлады. Шартнамә нигезенә салынган принциплар Россия эчендәге мөнәсәбәтләрнең борылыш чорында да, киләчәктә дә тыныч, иҗади үсешенә юл ачты.
2007 елда җентекләп уздырылган килештерү эше нәтиҗәсендә төзелгән «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр һәм эшләр бүлешү турында» яңа Шартнамә республикабызның алга таба үсеше өчен җитди алшартлар тудырды. Шартнамәгә реаль эчтәлек бирү буенча куелган тырышлыкларыбыз әлегә аңа салынган мөмкинлекләргә туры килеп бетми дип уйлыйм.
Дәүләт Советына һәм Хөкүмәткә Шартнамә мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру эшендә бүген дә, алга таба да зур тырышлык кую зарур.
Дәүләт Советы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе - башка республикаларның закон чыгару җыелышлары белән берлектә, федераль законнарның нормаларын милли-территориаль берәмлекләр мәнфәгатьләреннән чыгып камилләштерү буенча тәкъдимнәрнең комплекслы пакетын эшләү булырга тиеш. Шулай ук, икътисадый һәм сәяси максатка ярашлыкларын исәпкә алып, уртак карамакта булган мәсьәләләрне алдан хокукый җайга салуны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен анализлау зарур. Федераль законнар кабул иткәндә Россия Федерациясе субъектлары фикерен ачыклау һәм исәпкә алу механизмын камилләштерүгә ирешергә кирәк.

Хөрмәтле депутатлар һәм сессиядә катнашучылар!

Татарстанның үсешендә тышкы элемтәләрне һәм төбәкара хезмәттәшлекне камилләштерү торган саен зуррак әһәмияткә ия була бара. Өстәвенә, төп басым халыкара элемтәләрне - ә алар бар - киңәйтүдән бигрәк, аларның нәтиҗәлелеген арттыруга ясала.
Халыкара хезмәттәшлекне безнең өчен традицион өстенлекле юнәлешләрдә – БДБ дәүләтләре, Европа илләре һәм Якын Көнчыгыш дәүләтләре белән – ныгытып, Татарстан Республикасы бөтендөнья глобальләшү процессында катнаша, Россия Федерациясе тышкы-икътисадый сәясәтенең яңа Концепциясен гамәлгә ашыруга зур өлеш кертә.
2008 елда Төркмәнстан Президенты Г.Бирдемөхәммәдовның, Азәрбайҗан Премьер-министры А.Расизадәнең Татарстанга визитлары, шулай ук республика Президентының Согуд Гарәбстаны Короле, Премьер-министрының Кувейт Премьер-министры белән очрашулары, алдынгы илләрнең югары дәрәҗәле затлары белән күп кенә очрашулар кебек мөһим вакыйгалар булды. Күп илләрнең дипломатлары һәм башка рәсми вәкилләре тарафыннан республикага карата кызыксыну артты. Казанда «Евромани» финанс төркеме белән берлектә әзерләнгән Инвестиция проблемалары буенча халыкара форум, Ислам дөньясы Фәннәр академиясенең XVI Халыкара фәнни конференциясе, Ислам үсеш банкы белән берлектә беренче тапкыр оештырылган Халыкара инвестиция конференциясе кебек зур чаралар узды. Нәтиҗәләр озак көттермәде: инде якын киләчәктә Кувейт-Татарстан инвестиция компаниясе үз эшен башлап җибәрәчәк, аның эшчәнлеге башлыча республикага чит ил капиталын гарәп дөньясы илләреннән җәлеп итүгә юнәлтеләчәк. Әлеге уникаль мөмкинлекләрне Ислам Конференциясе Оешмасы кысаларында да, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме форматында да кулланырга кирәк. Ислам үсеш банкы белән бергәләп, республикада Халыкара инвестиция конференциясен даими нигездә уздыру өстендә эшләргә, анда катнашучылар даирәсен мөмкин кадәр киңәйтергә кирәк. Бу конференция Татарстанны бизи торган бер күркәм вакыйга була алыр иде.
Минем карашка, XXVII җәйге Универсиада алдыннан, 2009–2012 елларда республикабызда БДБ һәм Балтия илләре яшьләре һәм студентлары фестивале, Халыкара спорт журналистлары форумы һ.б. кебек төрле халыкара җыеннар үткәрү тәкъдиме белән чыгу максатка ярашлы булыр иде, башка төрле инициативалар булу мөмкинлеген дә истән чыгармыйк.
Бу эштә республика Мәдәният министрлыгына аерым роль бирелә, ул хәзер үк инде ил, республика күләмендә, халыкара күләмдә яңгыраш тапкан төрле юнәлешләрдәге берничә проектны уңышлы төстә гамәлгә ашыра. Шулай ук иҗади берлекләребез эшчәнлеге өчен дә киң мәйдан ачыла.
Икътисад өлкәсендә «Татнефть» ААҖ Иранда, Сүриядә, Ливиядә нефть чыгару һәм сервис хезмәте күрсәтү буенча перспективалы эш алып бара, шулай ук «КамАЗ» ААҖ һәм башка компанияләр тарафыннан инновация проектлары, нефть химиясе, минераль ашламалар җитештерү буенча дөньяның алдынгы компанияләре катнашында зур проектлар тормышка ашырыла. Европа Берлеге һәм Азия-Тын океан илләрендәге партнерларыбыз катнашы белән без республикада, шул исәптән «Алабуга» махсус икътисадый зонасында да күп кенә мөһим икътисадый проектларны гамәлгә ашырабыз. Шул ук вакытта нык үскән илләрнең «локомотив төбәкләре» белән турыдан-туры багланышлар тәҗрибәсен дәвам итәргә кирәк. Андый элемтәләрнең нәтиҗәлелеген без Саксония белән күпьяклы хезмәттәшлек мисалында ачык күрәбез.
БДБ илләре белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлектә билгеле бер прогресс булуын таныган хәлдә шуны ассызыклау зарур: безнең алдынгы компанияләр, республика хакимияте органнарының актив ярдәме белән БДБ базарына чыгып кына калмыйча, анда үз тармакларында алдынгы позицияләр яуларга тиеш. Бездә моның үрнәкләре бар инде.
Республика министрлыкларына һәм ведомстволарына федераль хакимият органнары белән бергәләп, республикага БДБ илләреннән хезмәт ресурсларын җәлеп итүнең нәтиҗәле механизмнарын булдыру турындагы мәсьәләне хәл итәргә кирәк, биредә югары белем генә түгел, урта һөнәри-техник белем бирү проектларын да тормышка ашыру юлларын файдалану мөһим. Моңа бәйле рәвештә Казанда БДБ илләре гражданнарыннан белгечләрне һөнәри әзерләү федераль үзәге оештыру мәсьәләсен карарга кирәк.
Татарстан Республикасының үз милләттәшләре белән эшләү буенча Россия Федерациясендә алда баруына карамастан, бу юнәлештәге эшне җитәрлек дәрәҗәдә дип әйтеп булмый әле. Хөкүмәт, Тышкы элемтәләр департаменты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм бу өлкәгә кагылышлы башка оешмалар әлеге эшне камилләштерү буенча тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Ватандашларыбыз белән эшләү буенча координация советында карау өчен кертергә тиешләр.
Бу республикабызның якын һәм ерак чит илләрдәге вәкиллекләре эшчәнлегенә дә кагыла. Безгә республикабызның ышанычлы һәм өметле партнер булуын, эшлекле абруен цивилизацияле төстә ныгыту зарур.

Хөрмәтле депутатлар!

Республикада яңа сайлау кампаниясе башланды инде. Киләсе елның мартында дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайланачак.
Сайлауга әзерлек күп партиялелекнең инде оешкан системасы булу, җәмгыятьтә социаль мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгы шартларында уза. Сайлау кампаниясен уздыру хакимиятнең барлык органнарыннан да җаваплылыкның иң югары дәрәҗәсен, вакыйгаларны фаразлый белү, аларга тәңгәл һәм оператив эш алып бару осталыгы таләп итә. Сайлаулар процессын максималь рәвештә демократиячел һәм ачык итү бик мөһим. Сайлау алды чорын сәяси процессларны анализлау һәм гомумиләштерү өчен файдаланырга кирәк.
Хәзерге шартларда парламент эшендә законнар чыгару процессында профессиональлек дәрәҗәсен җитди күтәрү зарур. Шул ук вакытта Дәүләт Советы халыкның төрле катламнарының хәлен белеп торырга, сорауларына җавап бирергә, җәмәгатьчелек белән турыдан-туры һәм даими элемтәләрне җайга салырга тиеш. Халык белән мөнәсәбәтләрдә ачыклык һәм җаваплылык парламент эшчәнлегенең төп сыйфаты булып килде һәм шулай булып кала да. Һәм, әлбәттә, парламентның профессиональ сәяси эшчәнлек мәктәбе буларак ролен күтәрү дә зур әһәмияткә ия.
Боларның барысын да исәпкә алып, без 2009 елның мартында парламент сайлаулары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы составының җитди яңаруын көтәргә хаклы.
Шул ук вакытта законнар чыгару буенча тупланган тәҗрибәне һәм сәяси курсның дәвамчанлыгын саклап калу әһәмиятле. Башкарма хакимият органнарын формалаштыруда Дәүләт Советының роле тагын да арта баруы шартларында яңа парламент күпчелегенең җаваплы һәм төпле позициясе безнең өчен гаять мөһим. Күппартиялелек парламент эшенә дискуссия кору, төрле карашларның һәм төрле сәяси позицияләрнең үзара аңлашуы кебек сәламәт элементлар кертте.
Дәүләт структуралары исә халык ышанычын яулап республика парламентының яңа составына кергән барлык конструктив сәяси көчләр белән ачык сөйләшүгә һәм нәтиҗәле эшләүгә әзер, мин моны тагын бер кат ассызыклап әйтер идем. Россия Президенты Юлламасыннан күренгәнчә, хәзер моның өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.
Яңа муниципаль сайлауларга кадәр ике елдан да азрак калып барганын да онытырга ярамый. Шушы калган вакыт эчендә, законнарның 2009 елдан тулысынча эшли башларга тиешлеген күздә тотып, муниципаль реформаның барышын объектив анализлау бик мөһим дип саныйм. Республика хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының игътибар үзәгендә иң элек муниципаль берәмлекләрнең салым базасын ныгыту, аларның дәүләт һәм иҗтимагый институтлар белән үзара хезмәттәшлек механизмын камилләштерү, кадрлар потенциалын ныгыту белән бәйле мәсьәләләр торырга тиеш.

* * *

Илнең уңышлы сәяси һәм икътисадый үсеше, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе, мәдәнияте һәм үзаңы үсеше исә гражданлык җәмгыяте үсеше, аның институтлары роленең көчәюе өчен уңай шартлар тудыра. Өстәвенә коммерциячел булмаган оешмаларның үсеш дәрәҗәсе сәламәт, ачык, тотырыклы социумның иң әһәмиятле күрсәткечләренең берсенә әверелә.
Республиканың коммерциячел булмаган өлеше мәнфәгатьләрен чагылдыручы төп вәкил - Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы. Аның өчьеллык эш тәҗрибәсе бу оешма эшчәнлегенең нәтиҗәле булуын күрсәтте һәм аның зарурлыгын раслады. Кайчакта ул кайбер чиновникларның ачуын да китерә, ә бу инде бер дә начар түгел дип саныйм. Иҗтимагый палата үз мәйданында вәкилләре палата составына кергән оешмалар белән генә түгел, республиканың башка барлык иҗтимагый оешмалары белән дә үзара хезмәттәшлек оештырса, дөрес булыр иде дип саныйм.
Башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарәләр каршында иҗтимагый советлар төзү буенча башлангычлар шулай ук хуплауга лаек. Бу юнәлештә инде гамәлгә керешкән муниципаль берәмлек җитәкчеләре хаклы дип уйлыйм. Инде алга таба барырга кирәк.
Идарәчел карарлар кабул иткәндә җәмәгать фикерен исәпкә алу, эшне җәмгыятьтәге өстенлекле мәсьәләләрнең расланган исемлегенә тәңгәл рәвештә оештыру механизмнарын камилләштерү бурычы Хөкүмәт һәм Иҗтимагый палата тарафыннан бу өлкәдә җентекләбрәк эшләүне таләп итә. Моннан тыш, иҗтимагый оешмаларга беренчел юнәлешләр буенча грантлы ярдәм итү системасын эшләүне тизләтергә кирәк, бу гражданлык җәмгыятен үстерү процессына уңай йогынты ясар иде. Моны озакка сузмавыгызны сорыйм.
* * *

Безнең социаль иминлегебезнең һәм үсешебезнең нигез ташы - милләтара һәм конфессияара татулык.
2008 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән кабул ителгән Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәте концепциясе Татарстанның тәҗрибәсен һәм безнең этник өлкәдәге омтылышларны туплаган төп документ булып тора.
Әлеге Концепция социаль-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итүгә, милләтара татулык, диннәргә тигез караш, республикада яшәүче халыкларның бер-берсен милли-мәдәни яктан баетуы традицияләрен үстерүгә юнәлтелгән.
Әлеге документның башкаларыннан аерымлыгы шунда ки: республика этник сәясәтенең принципиаль алымнары вакыт сынавын үткән, тормышчанлык статусы алган дияр идем.
Республиканың иҗтимагый тормышында Татарстан халыклары ассамблеясе мөһим роль уйный. Моңа оештыруның үзгәртелгән нигезләре, иң элек урыннардагы филиаллар һәм вәкиллекләр эшчәнлеге ярдәм итә. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына эшнең әлеге бик мөһим өлешенә аеруча зур игътибар бирергә кирәк, чөнки безнең гражданнарның милли үзаңы һәм социаль хәләте күпчелек очракта нәкъ менә урыннардагы вәзгыятьтән, этник үсеш һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча мәсьәләләренең ни дәрәҗәдә әдәпле һәм эзлекле хәл ителүеннән тора.

* * *

Бүген татар дөньясын һәм Татарстанны бер-берсеннән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае кабул иткән карарлар алдагы елларга татар халкының этномәдәни үсешендә һәм берләшүендә төп юнәлешләргә әверелде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына, Россия татарларының Федераль милли-мәдәни автономиясе белән бергәләп, милли хәрәкәтне алга таба да ныгытуга, аның абруен күтәрүгә ирешергә кирәк. Халыкның этномәдәни сыйфатларын, туган телне, милли мәгариф системасын, үзенчәлекле мәдәниятен саклап калу, шулай ук яшь буынны ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләренә тугрылык рухында тәрбияләү һәр милләтнең төп бурычлары. Без үз гамәлләребездә нәкъ менә шушы кыйммәтләрдән чыгып эш итәргә тиешбез.
Сезгә мәгълүм булганча, 309 нчы Федераль закон белән мәгариф стандартларыннан милли-төбәк компонентын төшереп калдыру милли республикаларда хаклы рәвештә ризасызлык тудырды. Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килүче шушы карар буенча без Россия Федерациясе Президентына, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына әлеге төзәтмәне гамәлдән чыгару турында тәкъдимнәр җибәрдек, аны федерациянең 21 субъекты хуплады. Аек акыл өскә чыгар һәм мәсьәлә уңай хәл ителер дип уйларга нигез бар. Республикабызның белем бирү программаларында милли компонентның сакланып калачагына ышанабыз, шулай да мин үзебезгә дә кайбер фәннәрне укытуны һәм аларның күләмнәрен оптимальләштерергә мөмкин дип саныйм.
Шуны ассызыклап әйтәсем килә: күпмилләтле Россия Федерациясенең бөтен мәгариф системасында туган телне өйрәнүне саклап калу безнең өчен гаять мөһим.

* * *

Илдә 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек башланды. Республика органнары бу эшкә актив катнашырга тиешләр. Шуны гына билгеләп үтәм - социаль-демографик һәм этник вәзгыять турында объектив белешмәләр алырга омтылу кешеләрне бүлгәләргә түгел, ә киресенчә, берләштерергә тиеш.
Республикабызда дәүләти-конфессиональ һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең шактый бай тәҗрибәсе тупланды, ул Татарстаннан читтә дә яхшы мәгълүм һәм киң танылды.
Шунысы әһәмиятле, диннең рухи-әхлакый потенциалы белән кызыксыну арта бара, дини оешмаларның гражданлык җәмгыяте үсешендә актив катнашучылар буларак эшли башлавы күзәтелә. Мондый хезмәттәшлекне хупларга гына кирәк.
Соңгы вакытта дини белем бирүгә җитди игътибар юнәлтелә. Дини белем бирүнең төрле типтагы учреждениеләре актив рәвештә торгызыла. Шунысы әһәмиятле, югары дини уку йортларында әзерлек дини белем бирү стандартлары буенча гына алып барылмый, дөньяви фәннәр һәм белгечлекләр дә укытыла.
Республика территориясенә безнең өчен ят булган дини карашлар һәм агымнар кертергә маташуларның тукталмавын исәпкә алсак, бездә нәкъ менә электән үк сакланган традицион дини белемнең экстремизмга каршы иң нәтиҗәле чара икәнлегенә төшенә баруыбыз бик мөһим. 2009-2011 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча кабул ителгән максатчан программада нәкъ менә шундый профилактик, мәгърифәтчел максатлар куелган, аны гамәлгә ашыру дәүләтнең дә, иҗтимагый институтларның да тырышлыкларын берләштерүне таләп итә. Татарстан Фәннәр академиясе каршында Исламны өйрәнү үзәге оештыруны да шушы кысаларда карарга кирәк. Шул ук вакытта без төп конфессияләрнең рухи башлыклары әлеге мәсьәләдә эзлеклерәк һәм төплерәк позиция алырлар дип исәплибез.
Россия Федерациясенең күп кенә субъектларының гомумбелем бирү учреждениеләрендә «Православие мәдәнияте нигезләре» фәнен кертергә маташулар җәмгыятьтә мәгълүм киеренкелек тудыра. Бу дәүләтнең дөньяви рәвешенә, аның Конституциясенә каршы килә, күпмилләтле Россия халкының бердәмлегенә һәм төрле диннәрнең татулыгына зыян сала.
Инде күп тапкырлар әйткәнемчә, безнең аңлы рәвештә сайлаган юлыбыз – «Диннәр тарихы» дигән гомуми курс укыту. Эксперимент нәтиҗәләре моның җәмгыятьтә дин белән кызыксынуның табигый артуына тәңгәл җавап булуын күрсәтеп тора.

* * *

Республикада заманның иң нәтиҗәле институтларының берсе булган массакүләм мәгълүмат чараларының актив үсеше татарстанлыларның киң мәнфәгатьләренә туры килүче мәгълүмати киңлек булдырырга мөмкинлек бирә. Узып баручы ел әлеге тармак өчен күп яктан борылыш чоры булды. Дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларын акционерлаштыру һәм «Татмедиа» ачык акционер җәмгыяте төзү җирле басмаларның һәм телеканалларның конкуренциягә сәләтен һәм мәгълүмати яктан кызыксындыра алуын арттырырга мөмкинлек бирде.
Республиканың уңай образын булдыруда һәм инвестиция кертү белән кызыксындыра алуны яхшыртуда Россиянең Интерфакс, ИТАР-ТАСС, РИА Новости кебек алдынгы агентлыклары белән хезмәттәшлек мөһим роль уйный. 2013 елгы Универсиаданы уздыруга әзерлекне исәпкә алып, мондый хезмәттәшлекнең кысаларын киңәйтү, шул исәптән чит илләрнең танылган массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә урнаштыру зарур.
Татарстан турында күп телләрдәге популяр ресурсларны («Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, Татарстан Республикасының рәсми серверы «Татар.ру», «Электрон Хөкүмәт» системасы) оештырып һәм аларга ярдәм итеп без республика турында халыкара күләмдә иҗтимагый фикер тудыру һәм үз позицияләребезне бөтендөнья мәгълүмат киңлегенә чыгару юлларын булдырабыз. Татарстанның Интернет глобаль челтәренә тирән үтеп керүенә юнәлтелгән максатчан эшне көчәйтергә, бигрәк тә аның татар сегментын үстерүгә аеруча игътибар бирергә кирәк, чөнки бу татар диаспорасының тарихи ватан белән иң нәтиҗәле элемтә чараларының берсе булып тора.
Милли китаплар бастыруның аерым проблемалары бик озак хәл ителә, мин бу хакта әйттем инде. Дәүләткә генә ышанып ятмыйча, милли китапларны укучыларга, шул исәптән республикадан читтә яшәүчеләргә дә җиткерү механизмнарын табу зарур.
Татарстанның ТНВ телерадиокомпаниясен һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясен үстерү зур игътибарга лаек гамәл. ТНВ спутник телеканалын кабул итү географиясен киңәйтү һәм программаларның эчтәлеген яхшырту буенча эшне дәвам итәргә кирәк.
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең федераль корреспондентлык пунктлары ачу, Россиянең «Вести», «Культура», «Спорт» каналларында үз программаларын булдыру, аларны Татарстан Республикасы территориясендә күрсәтү буенча эзлекле эшчәнлеге хуплауга лаек.
ТНВда яңа республика балалар каналы булдыру яшьләр белән аралашуда зур ярдәм булырга тиеш, без аны оештыруга бюджеттан акча бирүне күздә тотабыз.
Цифрлы телевидение кертелә башлау сәбәпле, без үсә баручы җирле телевидениебезне саклап калуга да игътибар бирергә тиешбез. Аларны телетапшыруның цифрлы пакетына кертү өчен республика һәм шәһәр телеканалларын яңартуны вакытында башлау зарур дип саныйм.

Хөрмәтле депутатлар!

Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилеена да вакыт күп калмады. Бөтендөнья тарихындагы шушы иң зур сугышта катнашучыларның исәннәре ел саен кими бара. Юбилей чараларын әзерләү буенча республика программасы хупланды. Хакимиятнең барлык дәрәҗәләре эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш итеп сугыш һәм тыл ветераннарының барысына да кадер-хөрмәт күрсәтүне, һәръяклап ярдәм итүне саныйм.
Җиңү юбилееның башка бик мөһим ягы да бар. Бөек Ватан сугышы - безнең тиз үзгәрүчән җәмгыятебезне берләштерүче тарихи вакыйга да ул. Җиңү – патриотлык мәктәбе, горурлык һәм социаль оптимизм чыганагы. Сугыш турында тарихи дөреслекне яктырту, республикабызның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында мәгълүмат тарату эшен алга таба да мөһим сәяси бурыч дип карарга кирәк.

* * *

Татарстанда быел игълан ителгән Гаилә елы гаиләнең рухи традицияләрен яңарту, саклап калу һәм ныгыту буенча җәмгыять һәм дәүләт алдында торган бурычларны яхшырак аңларга ярдәм итте. Гаилә елы программасы чынлап та эчтәлекле һәм вакыйгаларга бай булды. Мин моңа катнашкан барлык кеешләргә дә олы рәхмәтемне белдерәм.
Ятим балаларның тормышын коруда актив катнашкан республика халкының рухи омтылышын билгеләп узмыйча мөмкин түгел. Ятим яки ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган алты мең чамасы бала бүген опекага алынган. Меңнән артык гаилә ике мең чамасы баланы тәрбиягә алган.
Гаиләләргә ярдәм итү системасын камилләштерү мәсьәләләренә тиешле игътибар бирү, Гаилә елында башланган күпкырлы эшне алга таба да дәвам итү бик мөһим. Татарстанның Хөкүмәт тарафыннан 2010 елга кадәр эшләнгән һәм 2030 елга кадәр исәпләнгән демографик үсеш программасы шушы максатка юнәлтелгән.
Республикада гаилә культын пропагандалау, гаилә традицияләрен торгызу һәм ныгыту эше Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителгән 2009 елда да лаеклы дәвам итәргә тиеш. Аның бурычлары: сәламәт кешеләр санын арттыру, татарстанлыларның актив гомерен озынайту, гаилә спортын үстерү, төрле социаль-демографик төркемнәрдә һәм тулаем республикада сәламәт мораль-психологик климат булдыру.
Массакүләм физик культураны һәм югары казанышлы спортны үстерә бару, бигрәк тә 2013 елгы Универсиада алдыннан югары нәтиҗәләргә һәм җиңүләргә омтылыш тәрбияләү, Россияне - бөек спорт державасы, Татарстанны Россия спортының танылган үзәге итеп күрсәтү – бик зарури гамәлләр.
2006-2008 елларда гына да республиканың 5 командасы Россия чемпионы булуга иреште: «Ак Барс» (хоккей) - 1998, 2006 еллар, «Динамо» (чирәмдәге хоккей) 2003-2008 елларда ел саен, «Синтез» (су тубы) – 2007 ел, «Динамо – Таттрансгаз» (волейбол) – 2007 ел, ә «Уникс» (баскетбол) – Россия кубогы иясе булды. Һәм менә Татарстан тарихында беренче тапкыр «Рубин» футбол клубы Россия чемпионы булды һәм футбол буенча Европа чемпионнары лигасына чыкты. Барыбызны да чын күңелдән шушы олы җиңү белән котлыйм! Берничә ел элек безгә «хыялга биреләсез» диярләр иде... Әйе шул, хыялландык һәм булдырдык та!
2009 ел Россиядә Яшьләр елы дип игълан ителде, бу безгә республикадагы Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елының максатларын һәм бурычларын киңәйтергә, татарстанлыларның һәрьяктан сәламәт буынын тәрбияләү эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Хәзер социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлешләренә тукталып китәргә рөхсәт итегез. Бу иң «сизгер» даирәдә халыкның тормыш сыйфатын даими яхшырту, һәрвакыттагыча, төп бурыч булып кала. Әлеге гаять тирән төшенчә социаль даирәнең торышын күрсәтеп тора, аңа гражданнарның керемнәре, мәгарифнең, сәламәтлек саклауның, мәдәниятнең, экологиянең сыйфаты, иминлек һәм хокук саклауны тәэмин итү керә. Соңгы елларда ирешелгән икътисадый үсешнең татарстанлыларның социаль яшәешендә чагылыш табуы безнең өчен гаять мөһим.
Соңгы биш елда җыелма региональ продукты күләмнәренең ел саен уртача 7-8 процентка артуы керемнәр дәрәҗәсенә уңай тәэсир итте. Агымдагы елның 9 ае эчендә реаль хезмәт хакы, инфляцияне исәпкә алып, 14 процентка артты. Уртача айлык хезмәт хакы – 14548 сум, ә сентябрьдә 15530 сум булды. Азрак керемле кешеләр категориясенең реаль керемнәре исә 16 процентка артты, күбрәк кирәк иде, әлбәттә. Мондый нәтиҗәләргә ирешүгә тормыш сыйфатын яхшырту һәм керемнәрне легальләштерү комиссиясе эшчәнлеге дә ярдәм итте. Минималь куллану бюджеты күләменнән азрак хезмәт хакы түләнә торган предприятиеләр саны өчтән бер өлешкә кимеде. Әлеге күренеш урта сыйныфның тотрыклы үсеше белән дә дәлилләнә, бу исә яшәү ихтыяҗы минимумыннан түбәнрәк керемле кешеләр, ягъни ярлылар саны кимүгә китерде. Ярлылык дәрәҗәсе Россия Федерациясе буенча - 12 процент, Татарстан Республикасы буенча 8 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта бездә 992 мең пенсионерның 108 меңе (10,9 проценты) әле хәзергә кадәр пенсионерларның яшәү минимумыннан азрак пенсия ала. Пенсиянең уртача күләме хәзер 4312 сум тәшкил итә. 2009 елда ике этапта: 1 марттан һәм 1 декабрьдән хезмәт пенсиясен 37 процентка күтәрү каралган һәм нәтиҗәдә ул - 5750 сум, ә социаль пенсия 4176 сум булачак.
Быел Дәүләт Советы ике әһәмиятле закон кабул итте: минималь куллану бюджеты турында һәм куллану кәрҗине турында. Хезмәт хакының минималь дәрәҗәсенең һәм минималь социаль стандартларның хәзер закон нигезендә билгеләнүе бик мөһим. Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе, Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Профсоюзлар федерациясе яңа хокукый актларны өч яклы җайга салу системасы аша вакытында гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә тиеш.
Бюджет даирәсе хезмәткәрләренең керемнәрен эзлекле күтәрү эше дәвам итә. Соңгы өч ел эчендә бу даирәдә хезмәт хакы 2,2 тапкырга артты. Агымдагы елның 1 февраленнән тариф ставкалары 14 процентка күтәрелде, моңа кадәр республика Хөкүмәт персональләштерелгән өстәмә түләүләр керткән иде. Нәтиҗәдә сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт хакы - 10111 сум, мәгариф өлкәсендә 8455 сум булды. Тулаем алганда, бюджет даирәсендә хезмәт хакы узган ел белән чагыштырганда 39 процентка артты һәм 8972 сум тәшкил итте. 2009 ел бюджеты проектында 1 гыйнвардан бюджет хезмәткәрләренең минималь хезмәт хакын 4330 сумга кадәр күтәрү каралган, еллык хезмәт хакы фонды 16 процентка арттырылачак.
Гомумән алганда, киләчәктә бюджет даирәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрү мәсьәләсе бу тармаклардагы структур үзгәрешләр һәм хезмәткә түләүнең тармак системаларына күчү аша хәл ителәчәк. Бу бик катлаулы һәм җаваплы эш. Хөрмәтле депутатларга һәм Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать итеп, мин һәрберебезне борчый торган әлеге мөһим мәсьәләне ныгытып уйлап кына хәл итүләрен сорар идем. Кризис шартларында керемнәрне яңадан бүлүне бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү системасын үзгәртү аша башкару кебек гаять зур адым ясарга кирәк микән безгә? Аерым районнарда башланган экспериментның барлык үзенчәлекләрен 2009 ел барышында ачыклап дәвам итү һәм 2010 елның 1 гыйнварыннан яңа шартларга тулысынча күчү максатка ярашлырак булыр иде дип саныйм.
Акчалата керемнәрнең үсеше мәсьәләсен күтәргәч, барыбызны да борчый торган инфляция турында әйтми мөмкин түгел. Мәгълүм булганча, кризиска каршы көрәш максатларында федераль хөкүмәт банк һәм инвестиция системаларына 4 трлн. сумнан күбрәк акча бүлеп бирде. Бу хәл исә, энергия ресурслары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләренең, табигый монополияләр тарифларының кискен үзгәрешләре белән берлектә, инфляция арту ихтималын көчәйтә. Куллану бәяләре индексы, моннан – инфляция дәрәҗәсе дә 2008 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча 13 процентка җитте инде.
Моңа бәйле рәвештә, республика Хөкүмәтенә инде быел ук бу мәсьәләне һәрьяклап өйрәнергә һәм төп социаль программаларны инфляциягә вакытында яраклаштыру мөмкинлеген күздә тотарга кирәк. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә бәяләр үзгәрү динамикасына аерым игътибар бирергә кирәк. Республика Хөкүмәте һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре аз керемле кешеләргә күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләр тарифларының гомуми үсешен аерым контрольдә тотарга тиеш. Ул инфляция дәрәҗәсеннән артып китмәскә тиеш. Аз керемле гаиләләрнең торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре һәм торакка түләү өчен тиешле субсидияләрне вакытында алуы бик мөһим. Йортларның электр энергиясенә гомуми чыгымнарын гадел бүлү мәсьәләсе халыкта җитди борчу тудыра. Кызганычка каршы, бүгенге көндә федераль норматив-хокукый актлар хисап приборы урнаштырып, шуның күрсәткечләре буенча түләүче намуслы кешеләрнең хисап приборы куймаган күршеләре белән чагыштырганда күбрәк акча сарыф итүләре кебек гаделсезлеккә урын калдыра. Шушы көннәрдә мин Россия Федерациясе Хөкүмәтенә мондый хәлне мөмкин кадәр тизрәк төзәтүне сорап рәсми рәвештә мөрәҗәгать иттем.
Мәгариф өлкәсендәге бурычлар. Д.А.Медведев үз Юлламасында шәхси уңышка ирешүнең һәм ил үсешенең беренчел нигезе буларак, мәктәптә белем бирүгә аерым игътибар юнәлтте. Укытучының җәмгыятьтә абруен күтәрү, мәктәпләрнең эчтәлек ягыннан да, форма ягыннан да балаларны җәлеп итәрлек булуын тәэмин итү бурычы куелды. Мәгариф системасына һәрвакыт зур игътибар бирүебезне искә алып, бу өлкәдәге яңа бурычларны үтәү Татарстанның хәленнән киләчәгендә шигем юк. Казанда 177 нче мәктәп – киләчәк көн мәктәбе – төзелде инде. 2009 елның август конференциясендә катнашучылар аның эшчәнлеге белән һичшиксез танышачаклар.
Игътибарыгызны балаларга телләр өйрәтү эшен көчәйтүнең мөһимлегенә юнәлтәсем килә. Мәгариф һәм фән министрлыгына, район, шәһәр җитәкчеләре белән бергәләп, барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә балаларга туган телләрен (татар, рус телләрен) һәм, булдыра алганча, инглиз телен нәтиҗәле өйрәтүне оештырырга кирәк. Балаларның үскән вакытындагы «алтын» чорны бушка уздырырга ярамый, бу чорда алар телләрне аеруча яхшы үзләштерәләр.
Югары белем бирү өлкәсендә исә без республика Фәннәр академиясе җитәкчелегендә бар көчебезне мәгариф, фәнни-тикшеренү процессларының төп элементларын инновация инфраструктурасына кертүче пилот проектны гамәлгә ашыруга туплап, яңа модельдәге мәгариф учреждениесе – Федераль университет төзи алыр идек. Безнең фикеребезчә, аның үзәгендә Казан дәүләт университеты торырга тиеш. Шул ук вакытта республиканың башка югары уку йортларының куәтле фәнни-мәгариф потенциалын да җуймаска кирәк. Республикада мәктәптә белем бирүне махсус урта һәм югары белем алу белән үзара бәйләү системасын булдыру гамәлгә ашырыла, әлеге система тагын да көчәйтелергә һәм җитештерү өлкәсе белән интеграцияләнергә тиеш.
Белем бирүне коммерцияләштерү өлкәсендә, аеруча югары уку йортларында күп кенә проблемалар бар. Республикада уку өчен түләү бәяләрендә аермалыклар арта бара. Мәгариф һәм фән министрлыгына, Югары уку йортлары ректорлары советына бу хәлне тикшерергә һәм чикләү механизмнары аша чаралар күрергә кирәк, мәгариф хезмәтләренә юл һәркемгә ачык булырга тиеш. Уку өчен түләү күләме акылга ярашлы булырга тиеш һәм ул кимүгә таба барыр дип уйлыйм. Ул белем бирү сыйфатына һәм мәгариф учреждениесе рейтингына туры килергә тиеш.
Мәгариф учреждениеләрендә акча җыю һәм ришвәт алу кебек начар күренешләрнең дә тамырын корытып булмады әле.
Һәр югары уку йортында икътисад һәм менеджмент кафедралары бар. Мин ректорларга, аеруча финанс кризисы шартларында, үзегезнең ни дәрәҗәдә уңышлы идарәчеләр булуыгызны күрсәтегез, дип мөрәҗәгать итәр идем. Бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә финанс белгечләре, икътисадчылар, сәясәтчеләр кризисның сәбәпләре һәм аннан чыгу юллары турында фикер алышканда, без хәзергә республика югары уку йортларының берсеннән дә нинди дә булса анализ яки игътибарга лаеклы берәр тәкъдим алганыбыз юк.

* * *

Соңгы еллардагы кыенлыкларга карамастан, республикада сәламәтлек саклау системасына һәрчак сакчыл караш яшәп килде. Без медицина ярдәменнән һәркем файдалана алырлык шартлар тудырып, аларны саклап кала алдык, авыл җирендә сәламәтлек саклау системасын ныгытуга, кардиохирургия, нейрохирургия, эндопротез ясау, онкология кебек махсус һәм югары технологияле юнәлешләрне үстерүгә ирештек. Бу максатларга соңгы өч ел эчендә өстәмә рәвештә 6,8 млрд. сум акча җибәрелде.
Республика сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге күрсәткечләренең Россия Федерациясе буенча иң яхшы күрсәткечләр исәбенә керүе сайлаган юлыбызның дөреслеген дәлилли. Аларның иң мөһиме - сабыйлар үлеме буенча күрсәткеч тарихыбызда беренче тапкыр иң түбәнгә төште һәм 2008 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча исән туган 1ϰ000 балага 6,2 булды ( Россиядә - 9,4, Идел буе федераль округында – 8,9). Шушы ук чорда бала табу 8,6 процентка артты, 1000 кешегә 11,4 яңа туган бала туры килә. Республикада уртача гомер озынлыгы берникадәр артты: ирләр уртача 63,2 яшькә (Россия Федерациясендә - 61,4), хатын-кызлар 75,9 яшькә (Россия Федерациясендә - 73,9 ) кадәр җитә.
Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина учреждениеләренең кан тамырлары, онкология авыруларын, травма алу, аеруча юл-транспорт фаҗигаләрендә җәрәхәтләнү нәтиҗәләрен киметүгә юнәлтелгән эшчәнлеген камилләштерү зарур. Бу өлкәләр бүген һәрберебездә борчу хисе уятадыр, мөгаен. 2009 елга бюджет керемнәре мәсьәләсенең катлаулы булачагын чамаласак та, медицина өлкәсендә, аеруча республиканың бөтен территориясен югары технологияле медицина хезмәте белән тәэмин итү буенча алдан билгеләнгән барлык гамәлләрнең башкарылачагын тагын бер кат расларга тиешмен.

* * *

Дәүләт социаль сәясәтенең иң мөһим өстенлекле юнәлешләренең берсе булып, элеккечә, торакның һәркем алырлык булуын тәэмин итү тора. Республикада 2008 елда торак тапшыру планнары үтәлә, 2160 мең кв.м. яисә бер кешегә 0,6 кв.м. торак төзеп тапшырылачак. Торак тапшыру ил буенча якынча 30 процентка кимер дип көтелә. Төзелеш күләмнәре буенча Татарстан бүгенге көндә Россия Федерациясендә алдынгы урыннарга чыкты.
Быел моңарчы булмаган зур эшкә тотындык - Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы эшли башлады. Анда гомуми мәйданы 7,8 млн.кв.м тәшкил итүче 2 меңнән артык йортны төзекләндерү һәм шул рәвешчә 370 меңнән артык кешенең торак шартларын яхшырту каралган. Бу максатларга 4 млрд. сумнан күбрәк акча җибәрелде. Бу проблеманың халык өчен мөһимлеген аңлап, без Россиянең Региональ үсеш министрлыгына 2009 елда паритетлы финанслау нигезендә торакка капиталь ремонт ясау күләмнәрен икеләтә арттырып, аның еллык күләмен 9 млрд. сумга җиткерү турында тәкъдим керттек.
2009 елда ил буенча торак төзелешенең кимүе көтелгән шартларда, безгә төгәлләнмәгән төзелеш очракларын анализларга; заказчыларга, төзүчеләргә һәм төзелеш индустриясе предприятиеләренә ярдәм итү формаларын табарга кирәк.
Аеруча мохтаҗ кешеләрне торак белән тәэмин итүдә Социаль ипотека программасы хәлиткеч роль уйный. Торакны төзү вакыты һәм бәясе буенча һәркем алырлык итү юнәлешендә бу әлегә иң нәтиҗәле чара булып тора.
Агымдагы елда әлеге программа буенча 11 мең фатир тапшырылыр дип көтелә. 2009 елда 800 мең кв. м торак төзү планлаштырыла, бу исә төзеләчәк барлык торакның 40 проценты тирәсен тәшкил итәчәк.
Дәүләт торак фонды инвесторларына – республиканың товар җитештерүчеләренә тагын бер кат рәхмәт әйтеп, шактый катлаулы булачак киләсе елда да әлеге игелекле, һәрберебезгә файдалы, уникаль проектта бер генә юридик затның да, хәтта очраклы рәвештә дә катнашмый калмаячагына ышаныч белдерәсем килә.
Өлешле торак төзүче кешеләр белән кабат проблемалар килеп чыкмасын өчен хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан тиешле чаралар эшләнә, алар хәтта торакның кайбер өлешен дәүләт милкенә сатып алуны да күздә тотачак. Шул ук вакытта хәзерге вәзгыятьтә төзелеш компанияләренең кайбер намуссыз җитәкчеләре, төзүчеләр, арадашчылар үз хаталарын финанс кризисына, федераль һәм җирле бюджетка сылтап калдырып, өлешле торак төзүчеләрнең законлы мәнфәгатьләре белән исәпләшмәскә маташалар. Мондый хәлләрне булдырмау максатында республика Хөкүмәте, муниципаль берәмлекләр башлыклары белән бергәләп, үтемле кисәтү чаралары күрергә тиеш. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт торак инспекциясенең дә моңа вәкаләтләре җитәрлек, иң мөһиме - бу эштә характер күрсәтү. Безнең гражданнар төзелүче барлык объектлар, ялганчы компанияләр, аларны гамәлгә куючылар һәм аларның җитәкчеләре турында тулы мәгълүматка ия булырга тиеш.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт торак фонды төзелеп бетмәгән проблемалы торакны Татарстан социаль ипотекасы бәяләре буенча сатып алу мәсьәләсендә федераль органнар белән актив эш алып барырга тиеш.

* * *

Республика территориясен төзекләндерү һәм авыл хуҗалыгын өстенлекле үстерү бездә бер бурыч буларак карала. Ул икътисадый гына түгел, социаль категория дә булып тора. Алга киткән агросәнәгать комплексыбыз, аның хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыгы аркасында без җитәрлек «ныклык запасына» ия, бу безгә хәтта кризислы хәлләрдән дә азрак югалтулар, түбәнрәк инфляция, арзанрак кулланучылар кәрҗине белән чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Бездәге кулланучылар кәрҗине бүгенге көндә ил буенча иң арзаны.
Җыелма авыл хуҗалыгы продукциясе бәясе буенча Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында икенче урынга чыкты, 2008 елда аның күләме 115 млрд. сумнан күбрәк булыр дип көтелә. Республикада тотрыклы рәвештә елга 5 млн. тонна ашлык җитештерелә, ә бу елда аның тулай җыемы 6,2 млн. тоннадан артып китте. Шулай ук 2 млн. тонна шикәр чөгендере һәм 1,8 млн. тонна бәрәңге җыеп алынды. 380 мең тонна ит, 1,8 миллион тонна сөт җитештереләчәк. 2008 елда бер сыердан сөт савып алу 4500 килограммга җитәчәк. Авыл хуҗалыгында төп капиталга инвестицияләр өч ел эчендә 60 млрд. сум тәшкил итте.
Инвестицияләрнең төп күләме «ВАМИН», «Кызыл Шәрык Агро» ААҖ, «Алтын Башак» ХК» ЯАҖ, «Агросила групп» ЯАҖ, һәм башка компанияләр өлешенә туры килә. Хәзер иң мөһиме шул -Россия Федерациясе Хөкүмәте агросәнәгать комплексына ярдәм итү чаралары күрә һәм безнең Хөкүмәт, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, компанияләр җитәкчеләре алардан файдалана белергә тиеш. Кредит ресурсларына һәм моңа кадәр алынган кредитларга кагылышлы хәл бүген бик катлаулы. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, муниципаль районнар башлыклары 2009 елда агросәнәгать комплексына республика бюджетыннан ярдәмнең аз булачагын белеп торырга тиешләр.
2009 елда аеруча терлекчелек үсеше, быел әзерләнгән терлек азыгына нигезләнергә тиеш. Шуңа күрә ашлык запасларын бик сак тотарга кирәк. Кризис шартларында иң мөһиме - терлекчелекне саклап калу.

* * *

2008 елдан башлап, инфраструктура өлкәсендәге өстенлекле юнәлешебез - автомобиль юллары төзү. Алар тормыш сыйфатын тәэмин итүнең, арзан социаль хезмәтләр булдыруның һәм икътисадый үсешнең нигезе буларак, стратегик әһәмияткә ия. Яхшы юллар төзелгәч, авыл кешеләренең дә, шулай ук шәһәр кешеләренең дә кәефе яхшыруын без сиздек инде.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгын һәм муниципаль район һәм шәһәр башлыкларын алдан ук кисәтеп куярга тиешмен: юллар төзү һәм төзекләндерүне финанслау 2009 елга бюджетта каралган акча кысаларында гына башкарылачак, шуннан арттырылмаячак. Бернинди өстәмә үтенечләр дә каралмаячак.
.
Хөрмәтле депутатлар!

Анализ күрсәткәнчә, хәзергә, ассызыклап әйтәм – хәзергә, фаразларыбызны үзгәртү өчен төпле нигез юк: предприятиеләр нигездә тотрыклы эшли, банк системасының ликвидлыгын күтәрү буенча чаралар күрелә. Шул ук вакытта без бүген предприятиеләрнең капиталлашу дәрәҗәсе төшүнең, Россия икътисадының төп секторларында кайбер борчу хисләре тууның шаһиты булып торабыз. Илдәге кайбер зур предприятиеләр, шул исәптән бездә дә, товарларына ихтыяҗ кимүгә тап булалар.
Сезгә мәгълүм булганча, соңгы еллар дәвамында республиканың социаль-икътисадый үсеше Россия Федерациясе буенча тулаем темплардан тизрәк барды. Агымдагы елның төп үсеш нәтиҗәләре дә уңай булыр дип көтелә. Чагыштырма бәяләрдә җыелма региональ продукты күләме артачак, алдан бәяләү буенча, 2007 елгы дәрәҗәгә карата 8 процентка (РФдә - 7,8 процент), сәнәгать җитештерүе – 7,5 процентка, ә Россия Федерациясе буенча уртача 5,2 процентка артачак.
Сәнәгать үсешендә төп авырлык эшкәртү производстволарына төшә. Сәнәгать производствосы структурасында аларның өлеше хәзер 62 процент тәшкил итә, ә үсеш темплары – 16 проценттан югарырак. Югары технологияле секторларның икътисадый үсешкә керткән өлеше хәлиткеч факторга әверелә.
Соңгы елларда күзәтелгән икътисадый күтәрелеш республика икътисадына инвестиция ресурсларының тәңгәл агышыннан башка мөмкин булмас иде. Җыелма региональ продуктында инвестиция өлеше соңгы өч ел эчендә 28,4 процентка кадәр артты, ил буенча – 21,2 процент. Бу чор дәвамында чит ил инвестицияләре 3,5 тапкыр артты һәм АКШ долларларында 1,68 миллиард тәшкил итте. 2007 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында алтынчы урынны алды.
Товарлар чыгаруда һәм предприятиеләр тарафыннан хезмәт күрсәтүдә өстәлмә бәя өлешенең кими баруы тенденциясен, быел, ниһаять, үзгәртә алуыбыз - уңай күренеш. Чагыштырма бәяләрдә аның үсеш темпы 10,4 процент тәшкил итте. Бу халыкның керемнәрен үстерүнең финанс базасын формалаштыру һәм социаль сфера программаларын гамәлгә ашыруның нигезе булып тора.
Өстәлмә бәянең үсеш резервы булып импорт товарларын үзебезнең товарларга алмаштыру тора. Тышкы сәүдә әйләнеше структурасының уңай булуына карамастан, импортның пропорциональ булмаган үсеше (40 проценттан артык) һәм структурасы киләчәктә куркыныч тудырырга мөмкин. Беренче чиратта, бу машина төзелешенә кагыла - әлеге тармакта субъектив һәм объектив сүлпәнлек сизелә. Яңа эшләнмәләрне үзләштерү юлларын гадиләштермичә генә әйтәсем килә: безгә колачлы проектларга кыюрак алынырга кирәк. Кризис кризис инде ул, әмма иртәгәге көн турында да уйларга кирәк. Мәсәлән, Газпромның куәтлерәк (25 мегаваттан артык), файдалы эшчәнлек коэффициенты зуррак һәм экологик характеристикалары яхшырак булган газ кудыру агрегатларына ихтыяҗы бар. Мондый заказлар кайсы яктан гына карасаң да, гаять перспективалы. Бу – тотрыклы рәвештә акча түли алучы заказчы һәм технологияләрнең иң югары дәрәҗәсе дигән сүз.
Безнең «КМПО» ААҖ, «Казанькомпрессормаш» ААҖ һәм кайбер башка предприятиеләребез, бу өлкәдәге федераль һәм республика фәнни тикшеренү институтлары мондый эшләнмәләрне үзләштерүгә һәм җитештерүгә тотынырга тиешләр. Бу максатка ирешүдә республика Хөкүмәте сезнең белән тулысынча хезмәттәшлек итәчәк.
Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясенең, «Газпром» ААҖ нең самолет детальләре ясау, газ торбаларын коррозиядән саклау өчен полимер һәм композит материалларга ихтыяҗы бар. Хәзерге вакытта алар бу материалларны чит илдән сатып алалар. Мин әле мөмкинлекләребзнең кайберләрен генә мисалга китердем. Бурычларны дөрес куйсак һәм эшебезне, иң беренче чиратта, үз-үзебезне оста оештыра алсак, без бик күп нәрсәгә ирешәчәкбез.
«Электроприбор», «Радиоприбор» акционерлык җәмгыятьләре һәм башка кайбер предприятиеләр, автомобильләр базары перспективаларыннан чыгып, үз эшчәнлекләрен яңача оештыра алырлар иде. Әлегә кулланучылар ихтыяҗы товарларын читтән сатып алу елдан ел тизрәк темпларда үсә. Әгәр дә республикага кертелүче азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны - ассызыклап әйтәм: минималь куллану бюджеты составына кергән исемлектәге товарларны - алсак, аларның күләме бер елга исәпләгәндә 50 миллиард һәм 70 миллиард сум чамасы тәшкил итә.
Бер генә мисал китерәм. Республикада ел әйләнәсендә үзебез җитештергән сөт продукцияләре булуга кармастан, күпчелек төбәкләрдән аермалы буларак, без кибетләребез киштәләрендә Кытайда, Көньяк Кореяда, Таиландта җитештерелгән коры сөттән ясалган продуктлар күрәбез, ә аларда кеше сәламәтлеге өчен зарарлы меламин - химикат бар. Мондый фактлар белән килешергә мөмкинме соң? Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бар, территориаль күзәтчелек органнары бихисап. Без үзебезнең табигый азык-төлекне тәкъдим итә белмибез һәм сыйфаты шикле булган продукцияне колачлап куллануны дәвам итәбез.
Хөкүмәткә шулай ук дәүләт заказын, дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулар системасын формалаштыру тәртибен үзгәртергә һәм үз товар җитештерүчеләребез эшләнмәләренә өстенлек бирергә кирәк. Өстәвенә инде федераль дәрәҗәдә дә хәзер дәүләт сатып алулары шартларын үзгәртү кирәклеге турында сөйли башладылар. 2009 елда дәүләт кече эшкуарлыкка һәрьяклап финанс ярдәме күрсәтүне арттырырга ниятли. Шушы чаралардан файдаланып, без кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итәргә тиешбез. Бизнес әлеге сигналны ишетергә тиеш. Бу секторның икътисадта тиешле сизгерлекне тәэмин итүенә үз тәҗрибәбез аша инандык, чөнки ул базар ихтыяҗларына тизрәк җавап бирә. Кече предприятиеләрнең үсеш темпы узган ел белән чагыштырганда 12 процент булды. Әлеге өлкәдә эшләүчеләр саны арту тенденциясе дә күзәтелә, бу даирәдә хәзер 300 меңнән күбрәк кеше хезмәт куя. Агымдагы елның беренче яртысы йомгаклары буенча тулай төбәк продуктында кече һәм урта бизнес өлеше 25 процент чамасы булды (21 процент – кече бизнес, 4 процент – урта бизнес). Эшкуарлар съездында карарлар кабул ителүгә һәм алар белән хакимият органнары вәкилләренең килешүенә карамастан, административ киртәләрне киметү эше бик акрын бара. Алар элеккеге кебек үк югары, аеруча эшкуарлык эшчәнлеге субъектларын теркәгәндә, төзелешкә җир кишәрлекләре һәм рөхсәт алганда, муниципаль милектән үз милкенә яки арендага күчемсез объектлар сатып алганда, объектларга электр, җылылык, су һәм газ тоташтырганда һәм башка өлкәләрдә.
Тикшерүче органнарның килешенмәгән эшчәнлеге аркасында хуҗалык субъектлары җилкәсенә төшә торган авырлык элеккечә зур булып кала бирә. Мәсәлән, 2008 елның беренче яртысында гына да юридик затларны урынга чыгып 22 мең тапкыр һәм шәхси эшкуарларны 7,3 мең тапкыр тикшергәннәр (бу 2007 елның беренче яртысына караганда 12,3 һәм 10,7 процентка күбрәк). Барлык тикшерүләрнең 90 проценты контроль органнарының алтысына туры килә: баш ветеринария идарәсе – 34,4 процент, дәүләт торак инспекциясе – 26,5 процент, дәүләт алкоголь инспекциясе – 12,4 процент, дәүләт хезмәт инспекциясе – 7,9 процент, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы – 7,7 процент, дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе – 6,9 процент.
Министрлар Кабинетына тиз арада, Федераль законнар кысаларында, рөхсәт документларының һәм тикшерүләрнең артык өлешен бетерүгә юнәлтелгән тиешле норматив актларны кабул итәргә кирәк. Республика прокуратурасына бу даирәдә кабул ителгән законнарның үтәлешен принципиальрәк һәм тизрәк тәэмин итү зарур. Хәзерге вакытта эшкуарлыкка ярдәм итүгә юнәлтелгән яңа законнар эшләнә. Тикшерүче органнар үзләре дә кризис тәэсир иткән шартларда хуҗалык субъектларының хәле бик җиңел булмавын исәпкә алырга тиеш.
Предприятиеләрне финанс ягыннан савыктыру процессында да ахырга кадәр тәртип урнаштырылмады әле. Нәтиҗәдә банкротлык процедурасы, кагыйдә буларак, оешмаларны ябу һәм аларның мөлкәтен сату белән тәмамлана. Күпчелек очракта арбитраж идарәчеләр үз бурычларын үтәргә сәләтсез булалар. Агымдагы елда гына да тиешле органнарга аларның кыек эшләре буенча 151 эш җибәрелде. Хәзерге вәзгыятьтә үзләренең шәхси проблемаларын һәм һөнәри яктан булдыксызлыгын кризиска сылтап калдырырга тырышучылар артты. Ә бит сүз төрле зурлыктагы 1100 оешма язмышы турында бара. Министрлар Кабинеты, федераль территориаль органнар белән бергәләп, мондый предприятиеләрнең язмышына йогынты ясауның үтемлерәк механизмнарын табарга тиеш.

* * *

Без игълан иткән кластерлы үсеш принциплары сәнәгать үсешенең нормасына әверелергә тиеш. Хәзерге вакытта республика икътисадында өч кластер: нефтехимия, автомобиль һәм энергетика кластерларын формалаштыру тәмамлана. Соңгы елларда әлеге кластерларның үсеш темплары һәм аларның республика икътисадындагы роле сизелерлек артты. Әйтик, нефтехимия кластеры сәнәгать структурасында 20 процентка якын урын алып торган булса, 2007 ел йомгаклары буенча ул 27 процентка җитте.
Агымдагы елда ил күләмендә нефть чыгаруның кимүе һәм аның запасларын тулыландыру мөмкинлегенең кулдан ычкындырылуы кебек күренешләр «Татнефть» берләшмәсенең, аның институтларының, Татгеофизиканың нефтьне озак вакытка тотрыклы күләмдә чыгару стратегиясенең дөрес булуын раслый.
Алдагы ике-өч елда «Татнефть» ААҖ сайлаган юлның - «ТАНЕКО» заманча нефть химиясе комплексын төзүнең альтернативасы булмау да расланачак. Кече нефть компанияләре төзүгә тоткан юлыбыз да шулай ук отышлы, өметле булып чыкты. Сез беләсез, шушы көннәрдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе В.В.Путин кече нефть бизнесын үстерү бурычы куйды. Хәзерге вакытта иң мөһим бурычыбыз - нефть бәяләренең тотрыксызлыгы шартларында кайбер скважиналарның рентабельсезлеген булдырмау өчен нефть чыгаруда эксплуатация чыгымнарын киметү буенча катгый чаралар эшләү. Без сезнең белән моны бер тапкыр узган идек инде.
Соңгы елларда «Нижнекамскнефтехим» һәм «Казаньоргсинтез» ачык акционерлык җәмгыятьләрендә гаять әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырылды. Әлеге компания җитәкчеләренең һәм идарәчелегенең төп бурычы – җәлеп ителүче кредитларны вакытында файдалануны тәэмин итеп, бу производствоның нәтиҗәлелеген киметмәү. «Нижнекамскшина» ААҖнең КамАЗ автомобильләрен комплектлау өчен йөк машиналарына яңа шиннарны тизрәк чыгара башлавы безнең өчен шулай ук гаять мөһим. Үзебездә бөтен мөмкинлекләр була торып, шиннарны читтән сатып алу һич тә ярый торган эш түгел дип саныйм.
Автомобиль кластеры предприятиеләре дә сәнәгать җитештерүендә үз өлешләрен 15 процентка кадәр арттырдылар. Быел 55 мең йөк һәм 51 мең җиңел автомобиль җитештерелер дип көтелә. Гомуми үсеш 15 процент тирәсе булачак дип бәяләнә. Бүген республикада йөк машиналары белән беррәттән, җиңел автомобильләрнең тулы линиясен җитештерү өчен бөтен шартлар бар. Җитештерүне туплау, сәнәгать өчен тотрыклы компонентлар базасы булдыру – кичектергесез бурыч. Автомобиль кластерының үзәге булып «КамАЗ» һәм «СОЛЛЕРС» («Северсталь-авто») ачык акционер җәмгыятьләре тора.
Кризис белән бәйле рәвештә иң зур куркыныч машина төзү тармагына, шул исәптән автомобильләр төзүгә янарга мөмкин, чөнки бу товарлар базары кулланучылар ихтыяҗлары үзгәрүгә үтә сизгер.
Бу көннәрдә «КамАЗ» ААҖ администрациясе куйган тырышлыклар акционер җәмгыятенең проблемалар лабиринтыннан исән-имин чыгасына өмет уята. Биредә Чаллы шәһәре һәм «КамАЗ» ААҖ җитәкчеләренең үз язмышларын автогигант белән бәйләгән күп кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклау өчен үзара килешенеп эш итүе кирәк.
Безнең өчен энергетика тармагы - система төзүче тармакларның берсе. Халыкның мул яшәве, предприятиеләрнең конкуренциягә сәләте күбесенчә аның эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә турыдан-туры бәйле. Бу вәзгыятьтә безгә сәнәгатьчеләрнең һәм энергетикларның уртак мәнфәгатьләрдә эш итүе кирәк. Татарстан икътисадының алдагы өч елга билгеләнгән үсеш темпларын тәэмин итү өчен зур товар җитештерүчеләрнең чит энергия чыганакларына күчүе безнең өчен отышлы түгел. Бөтен республика энергетика комплексын үстерү стратегиясенең һәм уйланылган тариф сәясәтенең гаять зур әһәмияткә ия булуы шуннан килеп чыга. Моңа бәйле рәвештә, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, «Татэнерго» ААҖ, Тарифлар комитетына, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына җирле үзидарә органнары белән бергәләп, 2009 елның беренче кварталында, торак-коммуналь хуҗалыгы ихтыяҗларын да кертеп, алдагы өч елга энергия белән тәэмин ителеш программасын эшләргә кирәк.
Җылылык һәм энергия белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләрдә без теләсә нинди зурлыктагы хуҗалык субъектларының үзләре турында гына уйлауларына юл куя алмыйбыз.

* * *

Соңгы 2 ай эчендә без сезнең белән дәүләтнең финанс һәм икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итүдә яисә тәэмин итмәүдә банк системасының нинди роль уйнавын бик ачык тойдык. Бер үк вакытта финанслар белән идарә итүдә дәүләт роленең дә никадәр зур булуына инандык.
Татарстан Республикасы кредит оешмаларының гомуми саны һәм устав капиталлары 150 миллион сумнан да ким булмаган теркәлгән банклар саны буенча беренчелекне элеккечә саклап кала.
Ел башыннан санаганда, банклар 426 миллиард сумлык кредит биргәннәр, шул исәптән бары ипотека кредитлары гына да 7,3 миллиард сум тәшкил иткән. Банкларның ликвидлыгы белән бәйле кыенлыклар Америкадагы финанс кризисы һәм федераль банк-финанс структураларының моңа соңарып җавап бирүе аркасында килеп чыкты. Массакүләм мәгълүмат чараларының вәзгыятьне кыздырып тору моменты да булды, әлбәттә. Акчаларын банкларда саклаучы кешеләрнең ышанычын какшату максатында республикабызның кайбер банклары да мәгълүмати агрессиягә дучар булды. Нәтиҗәдә акча салулар вакытлыча кимеде, бу исә банкларда физик затлар акчаларының 7 процентка кимүенә китерде. Россия Хөкүмәте һәм Үзәк банк күргән чаралар нәтиҗәсендә хәзерге вакытта хәл берникадәр нормальләште. Хәзер кешеләр алдына банклардан алынган акчаларын саклау һәм алардан файдалану мәсьәләләре килеп басты. Әлеге хәлдә банклар үзләренең озак вакытка ышанычлы булуларын исбатларга тиешләр. Финанс кризисы барышында Хөкүмәт һәм Үзәк банк илнең иң алдынгы берничә банкына башка бай банкларны рефинанслауга акча бүлеп бирде. Бу акчаларны бүлүнең ачык регламентлары булмау аркасында, әлеге банклар дәүләттән 8 проценттан да кимрәккә кредитлар алып, башка банкларга акчаны үтә югары банкара процентлар буенча бирәләр. Ә соңгылары исә реаль икътисадка кредитларны 18-20 процентлы ставка буенча тәкъдим итәләр. Предприятиеләр, урта һәм кече бизнес җитәкчеләре хаклы рәвештә ризасызлык белдерә. Шундый җитешсезлекләр нәтиҗәсендә кризис икътисадка торган саен күбрәк зыян сала. Шушы көннәрдә Премьер-министр Владимир Путин Хөкүмәтнең банкларга бирелгән ликвидлыкны чамадан тыш табыш алу өчен куллануга юл куймаячагын белдерде. Банклар бу акчаларны икътисадка нормаль базар ставкалары буенча кредит бирүгә тотарга тиешләр. Биредә вакыт бик кадерле, илдә икътисадны кредитлауның нормальләшүе бик кирәк.
Ликвидлыкны күтәрү максатларында республиканың зур банклары залогсыз аукционнарда 21 млрд. сумлык кыска вакытлы, 12-13 процентлы кредитлар алдылар. Биш банк Россия Федерациясе Үзәк банкыннан залогка 5 млрд. сумлык кредит алды (еллык 9 процент), тагын биш генераль кредит килешүе рәсмиләштерелә. Шулай ук резервлау нормативларын киметү исәбенә Россия безнең банкларыбызга 10 млрд. сум акча кайтарып бирде. Бу акчаларны исәпләгәндә, банкларыбыз якынча 40 млрд. сум алды.
Икътисадыбызның кредитларга ихтыяҗы зур – эшне барлык юнәлешләрдә дәвам итәргә кирәк. Бу шартларда Хөкүмәткә һәм Милли банкка вәзгыятьне һәрдаим мониторингларга, банкларга керүче кредит-финанс акчаларыннан реаль сектор файдалана алсын өчен тиешле шартлар тудырырга, бер үк вакытта физик һәм юридик затларны акчаларын банкларга салуга тартырга кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Җирле үзидарә реформасын гамәлгә ашыра башлауның өч еллык чоры тәмамланып килә. Бу чорда җирле үзидарә органнары карарлар кабул итүдә мөстәкыйльлеккә таба бик җиңел булмаган юл үттеләр, үз территорияләренең социаль-икътисадый үсеше өчен җавап тотарга өйрәнәләр. Шушы вакыт эчендә барлык муниципаль районнарның яртысыннан күбрәге үз-үзләрен тәэмин итә алырдай районнарга әйләнде. 2010 елга мондый районнар саны 30га җитәргә, ә 2015 елга мондый муниципаль берәмлекләрнең өлеше 75 проценттан да ким булмаска тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, җирле үзидарә органнарын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү беренче планга чыга.

* * *

Социаль җаваплылык тоючы дәүләт үзләренә хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең ихтирамлы мөнәсәбәтеннән башлана. Дәүләт органнары хезмәткәрләре үзләренә эш хакы өчен акчаның салым түләүчеләр кесәсеннән алынуын аңлап эш итәргә, шуңа күрә кешеләргә иң югары сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тиеш. Гомумән, сыйфатлы дәүләт хезмәте күрсәтүнең тизлеген аның төп күрсәткече дип танырга кирәк.
Россия Федерациясе Президенты Д.А.Медведев билгеләгәнчә, коррупция - чорыбызның җәмгыять үсешен һәм икътисадый үсешне тоткарлаучы иң җитди проблемаларыннан берсе. Республикабыз коррупциягә каршы законлы һәм системалы чаралар күрүче пилот регионнарның берсе булып тора. Тәҗрибә күрсәткәнчә, хокук бозулар күпчелек очракта бюджет акчаларын законсыз рәвештә тотуга, җир һәм мөлкәт белән эш итүгә бәйле.
Кызганычка каршы, коррупциягә бәйле рәвештә хокук бозганнары өчен муниципаль берәмлек башлыкларыннан сигез кеше һәм аларның урынбасарлары җаваплылыкка тартылды инде. Тулаем алганда икътисадый җинаятьләрнең кимүе сизелми әле. Агымдагы елның 9 ае эчендә авыр, аеруча зур күләмдәге 1700 ләп икътисадый җинаять кылынган, шуларның 578-е – коррупциягә бәйле. Хокук саклау органнарына уйланыр өчен нигез бар. Бу золым белән көрәшне көчәйтү өчен сезнең көчегез һәм квалификациягез җитәрлекме? Тиздән федераль законнар пакеты кабул ителәчәк – көчәергә, ә иң мөһиме - кыю рәвештә һөҗүм итәргә кирәк!

Хөрмәтле депутатлар!

Кризис шартларында һәрвакыт иң алга киткән төбәкләрнең күбрәк зыян күрүен аңларга кирәк. Моны без үзебезнең мисалда бик ачык күрәбез. Нефтькә бәяләр төшүне телгә алмаганда, нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясен гаять зур күләмдә читкә сатучы республика буларак, дөнья икътисады темплары кимү нәтиҗәсендә безнең күп нәрсә югалтуыбыз мөмкин. Зур инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда без дөнья һәм илебез банкларыннан күп миллиардлы кредитлар алабыз.
Сүз дә юк, зур компанияләребез һәм республика Хөкүмәте, федераль үзәк белән бергәләп, мөмкин булган тискәре нәтиҗәләрне киметү өчен булдыра алганның барысын да эшлиләр.
Моңа өстәп шуны әйтергә телим: депутатлар корпусы да, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре дә, муниципаль район һәм шәһәр башлыклары да вәзгыятьнең җитдилеген тирәнтен аңласыннар иде. Алдан ук әйтеп куям: һәр өлкәдә сакчыллык кирәк, төрле дәрәҗәдәге бюджетларның акчаларын билгеләнгәннән артык сарыф итмәскә кирәк. Хисап Палатасының бу мәсьәләне аерым контрольгә алуын үтенәм. Зур ихтыяҗ булмаган очракта объектлар төзелешен туктатып торырга, яңаларын башламаска кирәк. Төзи башлауны сорап мөрәҗәгать ителгән һәр объект тикшереләчәк һәм алар буенча карар Премьер-министр яисә аның тәкъдиме белән республика Президенты тарафыннан каралачак. Дәүләт Советы һәм Хөкүмәт моңарчы кабул иткән программаларны гамәлгә ашыру вакытлары, финанс мөмкинлекләреннән чыгып, чигерелергә мөмкин. Финанс вәзгыяте үзгәрешләренә һәм 2009 елның беренче яртысында бюджет үтәлешенә карап, республика Президентының үсеш күрсәткечләренең кайберләренә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәре булу ихтималын кире какмыйм.

Хөрмәтле депутатлар!

Алдыбызда торучы бурычлар бездән көчебезне туплауны таләп итә. Икътисадый кризис шартлары шундый ки, Татарстан үз гражданнары ирешкән тормыш дәрәҗәсен саклап калуда сизгерлеген һәм осталыгын гына түгел, хәзерге заман куйган таләпләргә нәтиҗәле җавап бирә алу сәләтен дә күрсәтергә тиеш. Мин эшебезнең барып чыгасына ышанам, чөнки без белемле, эшчән һәм бердәм! Без булдырабыз.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International