ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЕЛМАННАРЫ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ РӘИСЕ, МӨФТИ ГОСМАН ХӘЗРӘТ ИСХАКОВКА

2008 елның 6 декабре, шимбә
Хөрмәтле Госман хәзрәт!

Сезне һәм Сезнең аша бөтен республикабыз мөселман өммәтен изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм.

Мөселманнарның аеруча яраткан һәм зурлаган әлеге бәйрәме кунакчыллык һәм юмартлык кебек игелекле гореф-гадәтләрнең чагылышы булып тора, хак дин юлындагыларга тагын бер кат шәфкатьлелек һәм киң күңеллелек күрсәтү, якыннары турында кайгырту һәм мохтаҗларга ярдәм итү мөмкинлеге бирә. Бу шатлыклы көннәрдә күңелебез саф булсын, игелекле башлангычларыбыз уңышлы рәвештә тормышка ашсын.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республикада тынычлык-татулыкны ныгытуга, күпмилләтле җәмгыятебезнең әхлакый нигезләрен камилләштерүгә үз өлешен кертә, хәйрия чараларында актив катнаша. Татарстан Республикасы мөселманнары киләчәктә дә рухи җитлеккәнлек һәм тәкъвалык, кешеләргә һәм җәмгыятькә риясыз хезмәт итү үрнәге күрсәтерләр, дип ышанам.

Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, мәхәббәт һәм гаилә бәхете телим.

М.Ш. Шәймиев

Татарстан Республикасы Президенты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International