КОРБАН БӘЙРӘМЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

2008 елның 8 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!

Сезне ихлас күңелдән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң олы, күңелләргә иң якын бәйрәмнәрнең берсе. Ул мөселманнарның тынычлык, дуслык, игелек кебек югары идеаллар тарафдарлары булуын раслап тора. Иманлы кеше өчен иң мөһим, Ходай каршында иң сөекле гамәл - игелек кылу. Коръән Кәримдә дә: "Кешеләргә карата рәхим-шәфкать күрсәтсәгез, үзегез дә Аллаһ Тәгаләдән мәрхәмәт күрерсез", - диелгән.

Без республикабыздагы милләтләр һәм гражданнар, төрле диннәр һәм төрле халыклар арасындагы татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек белән горурланабыз. Киләчәктә дә әлеге тиңсез казанышыбызның кадерен белеп, әҗерен күреп яшәргә насыйп булсын. Татарстан мөселманнары ислам диненең иң күркәм традицияләрен саклауда һәм ныгытуда, дин гыйлемен үстерүдә зур көч куялар. Шул ук вакытта, башка дин вәкилләре белән бергәләп, рухи-әхлакый мирасыбызны баетуда, социаль әһәмияткә ия программаларны гамәлгә ашыруда, яшь буынны тәрбияләүдә дә актив катнашалар. Мондый нәтиҗәле эшчәнлек җәмгыятебезнең әхлакый яңарышына ярдәм итәр дип ышанам.

Изге Корбан бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, һәр гаиләгә иминлек, мәхәббәт, мәрхәмәт һәм бәрәкәт китерсен.

Барчабызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим!

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев

2008 елның 8 декабре

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International