РОССИЯ МӨФТИЛӘР ШУРАСЫ РӘИСЕ, РОССИЯНЕҢ ЕВРОПА ӨЛЕШЕ МӨСЕЛМАННАРЫ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ РӘИСЕ, МӨФТИ ШӘЕХ РАВИЛ ГАЙНЕТДИНГӘ

2008 елның 6 декабре, шимбә
Хөрмәтле Мөфти Равил хәзрәтләре!

Изге Корбан бәйрәме уңаеннан Сезгә һәм Сезнең аша Россия Федерациясенең барлык мөселманнарына кайнар котлауларымны җиткерәм, чын күңелдән исәнлек-саулык һәм имин тормыш телим.

Корбан бәйрәмен киң билгеләп үтү илебездә диннәр арасындагы үзара тату яшәүнең югары мәдәнилеккә корылганлыгын раслый, җәмгыятьнең әхлакый нигезе торгызылуын, халыкның үз тарихи тамырларына һәм рухи кыйммәтләренә әйләнеп кайтуын күрсәтә. Нәкъ менә шушы сыйфатлар хәзерге катлаулы дөньяда кешегә яшәү дәрте бирә, өметен ныгыта, тормыш таянычына һәм камилләшү чыганагына әверелә, җәмгыятьтә игелек һәм гаделлек артуга ярдәм итә.

Диннәр арасындагы конструктив мөнәсәбәтләргә һәрвакыт әзер торучы, иҗтимагый багланышларны үстерүгә омтылучы Россия мөселман өммәте киләчәктә дә күпмилләтле илебез халыклары арасында дуслыкны ныгыту һәм үзара аңлашу процессында актив һәм эшлекле катнашыр, дип ышанам.

Мөселманнарның әлеге иң изге һәм сөекле бәйрәме һәр йортка игелек һәм татулык, һәр гаиләгә мәхәббәт, шатлык һәм муллык алып килсен.

М.Ш. Шәймиев

Татарстан Республикасы Президенты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International