Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Яңа ел мөрәҗәгате

2008 елның 31 декабре, чәршәмбе
Хөрмәтле ватандашлар!

Без бүген иске ел белән хушлашып, яңа - 2009 елга аяк басабыз.

Уңышлы гына башланып киткән 2008 ел ахырына таба һич көтелмәгән дөньякүләм финанс кризисына дучар булды. Кавказда килеп чыккан конфликтлар йөрәк әрнеткеч фаҗигаләргә китерде. Шушы вәзгыятьтә без соңгы елларда республика ирешкән казанышларның әһәмиятен тагын да ныграк аңлый башладык.

Ирешкән уңышлыкларыбызның һәрберсе безнең өчен бик кадерле. Халыкның кереме арту, социаль ипотека буенча фатирлар төзелү, республика тарихында иң югары иген уңышы җыеп алу, зур күләмле проектлар тормышка ашыру - болар барысы уртак хезмәтебезнең күркәм нәтиҗәләре. Ә иң мөһиме һәм иң куанычлысы: быел Татарстанда балалар күбрәк туды, сабыйлар саны артты.

Гомумән алганда, Россия Федерациясе сәяси үсешенең яңа чорына адым ясады. Илебез халкы, яңа Президент сайлап, сәяси юнәлешнең дәвам ителүен яклап тавыш бирде. Социаль килешүгә, милләтара татулыкка һәм тотрыклы үсешкә ирешкән республика буларак, Татарстан илнең бердәмлеген ныгытуга игътибарга лаеклы зур өлеш кертә.

Узып баручы ел безне бик истәлекле тарихи вакыйгалар белән дә шатландырды. Башкалабыз Казан 2013 елда Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрү хокукын яулап алды. Олимпия чемпионнары казанышларында һәм ирешелгән җиңүләрдә Татарстан спортчыларының да өлеше зур. "Рубин" футбол командасы ил беренчелегендә җиңеп чыгып күптәнге хыялыбызны тормышка ашырды.

2009 ел Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү елы дип игълан ителде. Бу башлангыч барыбызның да күңеленә хуш килер дип ышанам. Чөнки үтеп баручы Гаилә елы нәтиҗәләре шуны раслап тора. Без гаиләнең рухи традицияләрен яңарттык, ата-аналарга, балаларга һәм өлкәннәргә ихтирам һәм мәрхәмәт тәрбияләүнең яңа сәхифәләрен ачтык.

Киләсе елның март аенда республиканың Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Татарстан сайлаучылары, гадәттәгечә, актив булыр, ә сайланган депутатлар җәмгыять каршында эшчәнлекләрен тагын да җаваплырак һәм камилрәк итеп оештырыр дип өметләнәбез.

Сүз дә юк, яңа елда игътибар үзәгендә финанс-икътисад һәм социаль мәсьәләләр торачак. Татарстан икътисады илдәге һәм дөньядагы кризисны үз җилкәсендә тулысынча тоячак. Бу - безнең өчен бик җитди сынау. Бигрәк тә соңгы айларда, халык каршындагы социаль бурычларны үтәү өчен, без Россия Федерациясе Хөкүмәте белән берлектә кулдан килгән барлык чараларны күрәбез. Бу иң элек ветераннар турында кайгырту, мәгариф, сәламәтлек саклау, фән, мәдәният, бизнес һәм халыкны эш белән тәэмин итү өлкәләренә кагыла.

Кадерле дуслар!

Яңа ел бәйрәменең шушы күңелле мизгелләрендә республика үсеше өчен куйган хезмәтегез, кылган игелекле гамәлләрегез өчен һәрберегезгә олы рәхмәт хисләрен җиткерәсем килә. Без сезнең белән бик кыен чорларны бергә уздык, киләсе елның көйсезлекләрен дә бердәм хәл итүебезгә шигем юк. Үгез елында үгез кебек көчле булып, сөзешмичә эш итәргә насыйп булсын.

Хөрмәтле ватандашлар!

Яңа ел тормышыбызга яңа уңышлар, яңа игелекләр китерсен. Барыбызга да саулык-сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.

Яңа ел котлы булсын!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International